Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 октябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (33)

Хәлимнәр турысындагы сукмак өстендә ике сәер бәндә пәйда булды. Карт дисәң, карт түгел, җен дисәң, җен түгел...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (33)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (33)

X

Аны, ике як кулбашыннан тотып, сак кына җилтерәтеп, Хәлим уятырга тырыша иде. Майя, ниһаять, уяну юлына чыкты: «Хәлим... Кампәрле Хәлиме... Шул-шул! Алар икәүләп урманга кереп баралар иде... Албасты карчыклар янына...»

– Майя, тор инде, уян... Болай да күп вакыт әрәм иттек... Майя!

– Хәлим... Син...

– Мин бу, кем булсын?! Ну йоклап та карыйсың, кызый!.. Мәрт йокысына киткәнсең дип уйлый яздым.

– Беләсеңме, Хәлим, мин беренче мәртәбә үткәнемне күрдем...

– Ну ничек анда үткәнең? Әйбәтме? Син анда бәхетле идеңме?

– Хәлим! Бу турыда сөйләшмибез, яме...

– Ярый, сөйләшмибез... Мин болай да барысын беләм.

– Ничек инде? Ничек беләсең?

– Син күргән төшне мин дә күрдем бит... Без башларны башка куеп йоклаганбыз, Майя. Мин, чыннан да, син күргәннәрне, кичергәннәрне күрдем, кичердем, син булып яшәп алдым.

– Әтием хакында да беләсеңме?

– Беләм, әтиең турында да беләм... Син минем алда бер башка күтәрелдең, Майя. Мин бит сине җиңел акыллы, җилбәзәк бер кыз дип кенә уйлаган идем. Гафу...

– Ә хәзер ничек уйлыйсың?

– Мин әлегә берни дә уйламыйм. Ләкин шуны беләм: син изгелекнең, илаһилыкның кырына кагылып үткәнсең. Миңа әле бу турыда күп уйларга кирәк. Аннары...

– Нәрсә «аннары», Хәлим?

– Аннары... Кеше үзен үзе дә аңлап бетерә алмый, кая ул башкалар турында фикер йөртү?! Мин дә шул халәттә. Үз-үземне аңлый алмый башласам, урманга чыгып китәм мин. Менә әле генә шул уй башка барып җитте... Син дә минем кебек, ахры, без бу яклап, чынлап та, охшашканбыз...

Алар, үзалларына сөйләшә-сөйләшә бераз баргач, урман сукмагына төштеләр. Хәлим Майяны алга чыгарды. Урманда йөргәндә, төп җаваплылык арттан барган кешегә төшә. Бу кыргый дөньяда җанвар халкы корбанына арттан ташланучан.

– Хәлим...

– Нәрсә?

– Ул төшне күргәч, минем турыда начар уйлый башладыңмы? – Хәлимнең баягы сүзләреннән соң Майя һамаң тынычланып җитә алмый иде булса кирәк.

– Майя, әйдә бу хакта бүтән сөйләшмибез. Мин синең турыда бервакытта да начар уйламадым. Хәзер дә уйламыйм.

– Ләкин яратмадың да...

– Анысы икенче нәрсә. Минем бер Майям булды инде. Ул минем йөрәгемдә мәңгелеккә калды. Аннан аны беркем дә чыгара алмаячак...

– Нәфисә дәме?

Хәлим бераз уйланып барганнан соң гына җавап бирде:

– Әйе, хәтта Нәфисә дә.

– Ничек алай була? Ул да синең яратканың бит.

– Яратканым.

– Шулай булгач?

– Нәфисә аның урынын алмады. Ул Майя янына кереп урнашты. Ә Майя аңа үз янында урын бирде...

– Бу хикмәтле фәлсәфәгә минем башым җитми, Хәлим.

– Шуңа да бу сөйләшүне туктатабыз. Безгә күптән инде урман гаменә бирелергә вакыт, һаман тирәнгәрәк керәбез. Уяу булырга кирәк. Хәзер сихерле, шаукымлы урыннар башлана. Хәзер ул ялгыштыра, буташтыра башлый... Бу очракта артык сүз, буш әңгәмә зиһенне алачак, уяулыкны киметәчәк.

– Тагын бер сорыйм да... Бу сукмакның бер очы бармы-юкмы, Хәлим. Ике сәгать киләбез бит инде...

– Киекләр сукмагы бу, кайчан да булса бу сукмак икегә йә өчкә аерыла. Шул урынны искәрми калырга ярамый.

– Ни өчен, Хәлим? Әллә ниләр беләсең син...

– Чөнки киекләрнең үз акылы, үз кануны. Алар, сукмакларын чатларга аерып, юл яздырырга яраталар. Ахыр чиктә... кешеләр дә шулай.

– Монысы миңа таныш, монысы аңлашыла...

Тагын бер сәгатьләп бардылар. Майяның арыганлыгын күреп, Хәлим ялга тукталырга ният кылды:

– Привал... За мной!

Хәлим, солдатларча җәһәт адымнар белән бераз читкәрәк китеп, ял итү өчен, бер ачыграк урын билгеләде. Кояшның тыйнак кына нурлары үтеп кергән бу җиргә чеметем генә булса да чирәм үскән. Шул кечкенә яшеллеккә дә сөенеп бетә алмады Майя. Ул, тезләрен бер якка авыштырып, шул чирәмлеккә утырды. Бик арыган-талчыккан, ахры, юк-бар сораулары белән Хәлимне тинтерәтми инде. Онытылып, үз уйларына бирелгән. Гүя үз күңелен ачып кергән дә чыгарга юлны оныткан...

Сөйләшмичә генә тамак ялгап алдылар. Бер-берсенен күзләренә карарга кыенсыналар иде, ахры. Майя үз башына төшкән язмыш сынаулары өчен оялган кебек, Хәлим исә Майяның үткән тормышын белгәнгә авырсынып утыра. Ул баштарак төштә күргәннәрен төш итеп кенә кабул итмәкче булды. Майя барысын да раслап күрсәткәч, акылдан шаша язды, аннары ул бу тормышта күп нәрсәне әле аңлый алмаганлыгына төшенде. Хәтта үзен нык кына картайган кебек хис итте. Үзенең кешеләрне таный алмавына аптырады. Бу хатын, баксаң, аның үзенә караганда күпкә тәҗрибәлерәк, урысча әйткәндә, мудрыйрак, изгерәк... Аның тормыш фаҗигасе беренче Майя язмышы, аннары Нәфисә язмышы белән генә тиңләшә аладыр. Өч туган. Өч кыз. Өч игезәк җан... Никадәр охшашлар һәм... никадәр төрлеләр... Язмышлары бер. Чөнки ата-аналары, туган нигезләре бер, аларның нәселенә төшкән каргыш та бер...

Хәлим, уйларының тирәнгә кереп баруын аңлап, тизрәк китәргә җыена башлады. Күккә карап алды. Киң ябалдашлы агачлар арасында ямау кебек кенә күренеп торган күк йөзе кояшны офык читенә тәгәрәтеп төшерә башлаган иде инде. Җәйге көн озын булса да, ул кайчан да булса бер тәмамлана шул... Гомер кебек үк...

– Бүген барып җитеп булмас, ахры... – Хәлим, юл капчыгын җыя-җыя, үзалдына гына әйтеп куйды.

Аны Майя ишетеп калган икән.

– Бүген? Булмас?.. Ни сөйлисең син, Хәлим? Урман шулкадәр зур була димени?!

– Була шул, ничек кенә була әле! Их, Давыл белән Җавыл да килеп чыкмый, ичмаса?.. Җилдереп кенә илтеп ташларлар иде «албастылар утары»на! Ә?!

– Кемнәр алар Давыл белән Җавыл? Урманчылармы? Әллә... урман рухларымы?!

– Шүрәлеләр. Бармакларын күрсәң!..

– Шүрәле? Шүрәлеләр, албастылар әкиятләрдә генә була бит, Хәлим!

– Ә без кая барабыз соң?

– «Албастылар утары»на.

– Шулай булгач... Димәк, албастылар бар, албасты булгач, шүрәлесе дә бар инде аның. Урман бит ул... очсыз-кырыйсыз сихер дөньясы. Анда ниләр генә булмас та, кемнәр генә йөрмәс...

Үз сукмакларына чыгып, тагын бер сәгатьләп бардылар. Баштарак сөйләшмәделәр. Дәшми бару икесен дә нык ялкытты, тәмам арытты. «Сөйләшеп барган юл кыскарак» дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Әйе, бабайлар хаклы: сүз белән юл җиңеләя. Беренче сүзне Хәлим әйтте. Сүз артыннан сүз китте:

– Майя, бер әйбер сорасам ачуланмыйсыңмы?

– Нәрсә сорасыңны каян белим мин... Ачуланырлык итеп сорама, шул гына. Җавап бирергәме-юкмы – анысын карарбыз. Ачуланмаска сүз бирәм, анысы өчен тыныч бул.

– Сезнең арада булган хәлләрдән соң ник әтиеңнән китмәдең? Хотя... әтиең дә түгел инде ул...

– Сиңа бу бик мөһимме?

– Мөһим. Шушы сорауга җавап бирсәң, мин синең хакта күбрәк беләчәкмен.

– Ярый, синеңчә булсын. Дөресен әйтәм: минем аннан үч аласым килде. Минем алда мүкәләп, өстерәлеп йөрүен теләдем, һәм үз теләгемә ирештем дә... Мин үчемне меңе белән кайтардым.

– Алай булгач, нигә бу театр? Нигә аның белән уйныйсың? Нигә кешеләр алдында спектакль куясың?

– Анысын үзем дә аңламыйм. Азартка кердем, ахры. Әллә күнектемме? Сөйләшмичә генә үзара шулай килештек. Болай яшәү җайлырак. Киләчәктә максатың, өметен булмаганда, болай яшәү җиңелрәк тә...

– Мин алай яши алмас идем.

– Яшисең... Җаның көрчегенә килеп терәлсә яшисең... Кая барасың...

– Җаның шулкадәр изалангач, ни дип урманга кереп барабыз соң без?.. Тормышта, язмышта гамең булмагач, нигә бу сәфәр? Без бит тәмуг авызына кереп барабыз... Ни өчен?

Майя җавап бирергә өлгерми калды, көчле җил чыгып, якындагы куакларны җиргә чаклы бөгеп, егып үтте. Аннары, агач башларына менеп, җен туе – гарасатлы өермә ясап йөри башлады.

Бераз телсез калып торгач, Хәлим ис-акылына килде. Тирә-ягына карана башлады. Берни дә тапмагач, Майяны, кулыннан тотып, юлдан читкәрәк алып китте. Ләкин алар берничә адым гына атларга өлгерделәр, тагын җил көчәйде, гарасат купты. Агач-куаклар шаулап кына калмадылар, ямь-яшел килеш аларның яфраклары, өзелеп-өзгәләнеп, баш очында очып уйный башлады. Шунда ук Хәлимнәр турысындагы сукмак өстендә ике сәер бәндә пәйда булды. Карт дисәң, карт түгел, җен дисәң, җен түгел... Карарга куркыныч, шул ук вакытта кеше кыяфәтендә пәйда булган бу затлар Хәлим белән Майя турысына җиткәч туктап калдылар, як-якларына карангалап, кемнедер эзли башладылар...

Хәлим шунда гына бу затларның аларны эзләп йөрүен аңлап алды. Кайчандыр Ирәмәл аларның явыз булмавы, кешеләрне һич юкка рәнҗетмәве хакында әйткән иде шул. Кирәк вакытта ярдәм дә итәләр, тели генә, сорый гына белергә кирәк, дигән иде. Ул вакытта аны бабасының каберенә шушы сихри затлар җил канатында очыртып алып китте ләбаса... Шулай да... Хәлимнәрнең урман сукмагына чыгуы хакында каян белгәннәр соң алар? Нишләп белмәсен?! Соңгы ял вакытында Хәлим үзе Давыл белән Җавылны юксынып торган иде, димәк, алар Хәлимнең теләген ниндидер серле тылсым ярдәмендә тоеп, белеп алганнар һәм ярдәмгә килгәннәр.

Хәлим сукмакка килеп чыкканда, теге ике зат һаман әле, ике як сукмак очын күзли-күзли, аптырабрак басып тора иде. Аларның тыныч кына көтеп торуын күреп, Хәлим Майяны чакырып алды. Майя сукмакка керергә дә өлгерми калды, теге ике урман заты, икесен ике яклап култыклап тотып, дәррәү кузгалып киттеләр. Хәлим шуны гына аңлап-төшенеп алды: алар җирдән йөрмиләр, аз гына калкынып, сукмакка тияр-тимәс очып баралар... Җил-гарасат шулкадәр көчле иде ки, күз кабакларын күтәреп, якты дөньяга карап булмый. Ә күзләр йомылган икән, шундук йокы шаукымы сине иләс-миләс халәткә дучар итә, аңны-зиһенне томалап, бу якты дөньядан йөз чөерерлек хәлгә китерә...

Бу ярым йокылы, ярым шаукымлы дөньяда бушлыктан башка берни дә юк. Уй да, тойгы да юк анда, аң-зиһең томаланган, йөрәк туктар-туктамас кына тибә... Кыядан упкынга очып төшеп барган халәтне хәтерләтә... Битне кисеп, җил исә. Җан үзенең көрчегенә җитеп тартылган.. Ярый әле бу хәл озакка бармады, менә аларның күз алдында дөнья яктырып киткәндәй булды, гүя тәрәзәне каплап торган калын пәрдәне читкә тартып куйдылар... Җил кинәт тынды... Хәлим белән Майя, юыртып барган ат арбасыннан егылгандай, гөрселдәп, чирәмлеккә тәгәрәделәр. Бераз кузгалмый яттылар. Күңелдән генә өяк-санакларын барладылар. Аннары гына торып утырдылар, як-якларына карандылар. Яннарында беркем дә юк иде инде. Бер җилсез көнне якындагы өянке агачының ябалдашлары гына җилфердәп куйгандай булды. Әкәмәт хәлләр...

Хәлим кыңгырау чәчәкләре арасында тыйнак кына ыңгырашып яткан Майяга торырга булышты. Юк, торып ук бетә алмадылар әле, бер калку җиргә үрмәләп менделәр. Аннары бер-берсенә сөялешеп, иңгә-иң куеп утырдылар да аякларын сузып җибәрделәр... Хәлим кызның чәч араларына кадалган үлән бөртекләрен чүпләп алгалады, битен сыйпап үтте, аннары кулларын-беләкләрен тоткалап чыкты:

– Берни дә булмадымы? Авыртмыймы?

– Хәлим... Нәрсә булды бу? Ничек килеп эләктек бу урынга? Кемнәр китерде безне? Син берәр нәрсә аңлыйсыңмы, юкмы?..

– Аңлыйм да, аңламыйм да... Ярый, бу турыда сөйләшербез әле... Килгән-килгән инде. Ничек кенә булса да, утарга якынрактыр әле...

Шунда гына Хәлим тирә-ягын ныклап өйрәнә башлады.

Ниндидер таныш түгел урын. Кара урман эчендә шундый киң, иркен аланлыклар булыр икән! Өянке! Өянке бар икән, димәк, монда яр-чокырлар, сулыклар бар. Чишмә бар! Әнә анда – өянке янындагы түбәнлектә – шул чишмә булырга тиеш... Су тавышы да ишетелгән кебек... Тавышлар... Бу коры аланда кайтаваз булып ниндидер тавышлар яңгырап тора сыман... Әле сыер мөгри, әле эт өреп куя, әле медер-медер кешеләр сөйләшә... Ниндидер хикмәтле алан, Күкчәчәк аланына бик охшаган...

Шунда Хәлимнең башына сукты: Күкчәчәк аланы ласа бу! Таныш, кадерле, газиз алан! Ул сикереп үк торды. Әмма Күкчәчәк аланы буенда урнашкан «албастылар утары»н күрмәде. Тавышлары бар, ә утарның үзе юк... Монысы инде карчыклар эше булырга тиеш. Алар чит-ят күзләрдән утарны яшереп куялар – бу хәлне күреп, Хәлимнең шаккаткан чаклары күп булды. Аучылар, урманчылар, адашып килеп чыккан бер генә адәми зат та тиз генә күрә алмый бу аландагы тормышны. Хәлим күрә иде, таба иде әле бу сихер оясын. Ничек кенә усаллансалар да, карчыклар аны үз итәләр иде. Ә хәзер аңа да юлны япканнар... Бу әйбәт фал түгел...

– Майя... Без килеп җиттек... Ә-әнә теге урман буе шул утар инде... Тик безгә юл ябык монда, нишләптер безне якын җибәрмиләр.

– Юк, мин кире китмим! Әбиләрне күрмичә китмим! Көне буе юкка интегеп йөрдекмени, ә?!

– Анысы... Мин үзем дә китәргә җыенмыйм. Төнгә каршы урман юлына чыгарга ярамый да. Шушында ышык урын әмәлләп, төн кунарбыз, бу турыда сүз дә юк... Тик әлегә бу сихри дөньяда без икәү генә, һәм мин бу шаукымлы дөньяны борчырга уйламыйм. Бездән башка беркем дә юк монда, аңлыйсыңмы шуны? Иртәгәгә кадәр көтәбез дә, утар ачылмый икән, кире китәбез...

– Беркем дә юк, дисеңме?.. Ә алар кемнәр?

Хәлим Майя күрсәткән якка борылып карады. Чынлап та, бу минутта урман читендәге биек тупыл агачлары яныннан ике кеше кубарылып чыгып килә иде. Алар якынлашкан саен, Хәлимнең йөрәге бер җылынды, бер бозга катты. Ул инде таныш карчыкларны йөрешләреннән, киемнәреннән, хәтта алар артыннан дулкын кебек ургылып ияреп килүче зәңгәрсу сихер ташкыныннан танып алган иде...

Хәлим белән Майя карчыкларны баскан урыннарыннан кузгалмыйча, алардан күзләрен дә алмыйча, эчке дулкынлану, тетрәнү белән каршыладылар. Нәрсә булыр? Бу карчыкларның ниятләре нинди? Билгесезлек – күңелне изалый, талкый торган хис, ул кешене картайта, авыруга сабыштыра...

Хәлим белән Майя картаерга да өлгермәделәр, хәтта авыруга да сабыша алмый калдылар, утар ияләре, атлап түгел, шуыпмы, очыпмы – Күкчәчәк аланына килеп тә җиттеләр. Алар Хәлимгә игътибар да итмәделәр. Аны узып китеп, Майя янына ашыктылар. Очлы күзләре белән төбәлеп бераз карап торгач, бу хәлләрдән чак кына аңын югалтмыйча, үрә катып торучы Майяның кулларыннан, йөзләреннән, чәчләреннән сыйпаштыра башладылар. Хәлимнең үзенең дә җаны табан астына төшеп яткан иде инде. Бер генә нәрсә тынычландыра: бу минутта Хәлим аларга кызык түгел. Карчыкларның бөтен игътибары Майяга юнәлгән. Шуңа күрә, җанны урынына кайтарып, кешеләрчә исәнләшергә дә буладыр:

– Исәннәрмесез-саулармысыз, Тәкыя әби, Нәкыя әби... Әйбәт кенә торасызмы? Менә Майяны алып килдем... Өченче Майяны... Аның сезне бик күрәсе килде...

Карчыклар, җавап итеп, Хәлимгә күтәрелеп карадылар. Әмма бер сүз дәшмәделәр. Ләкин шушы карашларында ниндидер җылылык, хәтта мөлаемлык бар иде инде. Димәк, карчыклар аларны кабул итте, хәзер ничек тә утарга керәсе генә калды.

Хәлимнең уйларын укыгандай, Тәкыя карчык алгарак чыкты, уң кулын үзләре килгән якка сузып җибәреп, боҗралатып болгап алды, аннары шул күренми торган боҗраны дүрткә бүлде. Ахырдан әлеге уйдырма түгәрәкнең урта бер җиренә очлаеп җыелган бармакларын төртеп куйды. Шул нокта куйган мәлдә, ысылдабрак, үзе генә белгән әфсен кәлимәсен пышылдады: «Ысынгылга – ысынгыл, ырыскылга – ырыскыл». Шулвакыт каршыдагы һава уйнаклап алгандай булды, һәм күз алдында утар манзарасы ачыла башлады. Башта тонык пәрдә аша саман алачыклар, бура йортлар пәйда булды, аннары утарның урам-тыкрыклары, абзар-куралары, мал-туары, бәндәви затлары күзгә чалына башлады...

Шул ук мизгелдә Тәкыя карчык бу хәлләрдән тәмам телсез калган Майяны, җитәкләп, әнә шул йортлар ягына алып китте. Аларга Нәкыя белән Хәлим иярде. Хәлим Нәкыя карчык белән элек-электән яхшырак аңлаша, бу юлы шуннан файдаланып калмакчы булды.

– Нигә яптыгыз утарны? Минем киләсен белә идегез бит?

– Сине алып килгән җен-пәриләрдән яшерендек. Шулай кирәк иде. Ә Майя өчен рәхмәт. Бер кайтырга тиеш иде ул. Без кайтара алмаган идек, син алып кайттың... Кайтты кызыбыз... Инде китмәскә кайтты... Кайчандыр... ана карыныннан өзелеп, кендеге киселгән көнне ничек килгән булса, шулай тормыш карыныннан да өзелеп килде кызыбыз...

Хәлим, ниһаять, һушын җыеп ала алды. Майя белән кара урман кичеп килгән сәфәре менә шулай аянычлы тәмамланыр дип һич уйламаган иде ул. Хәерсез язмышка дучар булган бу җан кисәген үзе үк сихерче карчыклар кул астына илтеп тыгачагын белсә, урман ягына ярты адым да атламас иде дә... Тагын язмышка сылтаргамы инде моны?

– Туктале, Нәкыяттәй! Нигә ул сезгә?! Болай да дөньяның ачысын-төчесен татыган бәндәне инде шушы сихер оясына китереп тыкмакчы буласызмы? Мин моңа каршы!

Нәкыя карчык Хәлимне бөтенләй ишетмәде дә, ахры.

– Без картайдык, санаулы гына көннәребез калып бара. Ул безне алыштырырга тиеш... Үзең беләсең: Нәфисәгә кул күтәрелмәде. Ул үз нигезенә нык береккән булып чыкты. Ә менә Майя... Аны Морат шайтан белән берни дә бәйләми инде... Монда ул имгәтелгән, мәсхәрәләнгән җанын ныгытачак, терелтәчәк... Үзенең кем икәнен исенә төшерәчәк. Аның йомшаган рухына ныклык кына җитми, сихри шаукым да кирәк. Без белгәнне ул да белергә тиеш, без кылганны ул да кылырга тиеш... Ә моңа җиде Ай туып, шул җиде Ай үлгәнче вакыт кирәк... Бар, бераз ял итеп, тамак туйдырып ал да юлга чык. Майя синеке түгел инде, аны онытсаң да була...

– Барыбер аңламыйм... Син ашыкма әле, Нәкыяттәй... Ничек инде «кала»? Без алай сөйләшмәгән идек! Ул бит, килеп, күреп кенә китәм, диде... Майясыз кайтсам, атасына... әй лә... Моратка нәрсә дип әйтермен?

– Берни дә әйтмә. Ул әлегә Майяны онытачак... Ләкин без аның хәтерен озакка ала алмаячакбыз. Аның үзендә дә көчле шайтан коткысы бар... Кара шаукымның көче зәһәр, аңа вакытлыча гына каршы торып була...

– Ә сезнең сихер кара түгелмени?

– Безнең сихердә барысы да бар. Төрле вакытта төрлечә дә була ала. Тик... барыбер кара сихер, хорафат өстенлек алмады...

– Шуннан? Хәтере кайтып, Морат дигәннәре Майяны эзли башласа, юл табып, монда килеп чыкса, нәрсә эшләрсез? Сихере бар, дисең бит?..

– Монда аның сихере көчсез. Аның сихере кешеләр арасында яши. Ә монда ул... тырнагын тырпайтса да тырный, өзгәли алмаячак... Бер тырышып караган иде инде... Шулай да ул вакытта, саклык өчен, Майяны биреп җибәрергә туры килде... Хәзергә кадәр шуның өчен үкенеп яшибез. Яшәдек... Бу юлы инде бөтенләй башкача булачак. Абзар-курада мал күп, аларга да караучы кирәк ләса... Морат шайтанның урыны әнә шунда булыр... Ә хәзер бар, күземнән олак, бераз ял ит тә юлга кузгал... Урманда кунарсың. Төнгә сине утарда калдырырга куркыныч. Калдырып карадык инде... Бар! Ризыкланырга кая барырга беләсең... Без бүтән очрашмаячакбыз... – Нәкыя карчык, инде китәм дигәндә генә, кырт борылып, кабат Хәлимгә эндәште: – Ә Майя өчен рәхмәт. Курыкма, ул кара сихердән ерак булачак. Син бит теге вакыттагы Майяны беләсең... Шуны хәтерлә дә... җаныңны тынычландыр...

Хәлим «ә» дип тә, «җә» дип тә әйтә алмады, Нәкыя карчык күз ачып йомганчы һаман әле урман буенда сарылып, тирә-юньне шомландырып торган саргылт томан эченә кереп югалды...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (33)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (33)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: