Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 октябрь , 09:25

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (6)

Күңеленә тулган моңны тышка түгәргә теләп, Дәрига икенче кабыргасына әйләнә, тагы кире борыла: тегеләй дә, болай да чәнчә аркасы. Нишләп кенә карарга икән?Сызланып ята. Ак дөнья, тимер караватлар... Ул җан иясе, табигатьнең бер баласы түгелме соң? Барысы да син дә мин йөреп ята, ул гына дөнья ямьнәреннән мәхрүм. Сөеклесеннән мәхрүм булып яшәде, хәзер сәламәтлектән мәхрүм. Әнә тышта ап-ак карлар өеме, кешеләр үтә, тормыш кайный, ә Дәрига өчен вакыт туктаган кебек.

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (6)
Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (6)

(Дәвамы.)

Озак-озак әрнеп, сызланып ята. Гыйльван, чынлап та, хыялының таҗы, уңышсызлыкларының башы булды. О, ул Дәрига язмышында хәтәр дә, зәһәр дә көйне уйнады! Ул шушы кылларны саксыз чиртте һәм бичараны мәңгегә зарлы итте. Үкенә, ачыргалана. Дәригага Гыйльван өчен бәхетле көйне уйнарга язмаган.
Ул кара көз үтә салкын туды. Бүлмәләр тыштан да салкынрак, эчтән дә шыксызрак тоела иде Шуннанмы, ярсып, җанындагы вулкан кабат атылды. Нишләргә, сөеклесенә каргыш яудырыргамы? Фабрикада бергә эшлиләр, янәшә яшиләр, шуннан тагы чиргә сабышты. Цехтан тирләгән көе урамга чыгып йөрү бөлдерде. Саксыз кыландылар, янәсе, яшьләр – бирешмәсләр. Цехта эссе, ә коридорда – кара салкын, шуңа ничек тә күнегергә кирәк иде. Әллә бер ул гына йончу, җебек бер бәндә булып чыктымы?
Бөеренә приступтан соң Дәрига Ходайга табынды. Имеш, зур гөнаһ эшләгән дә каргышы Алла каһәре булып башына төшә. Әнисе сөйләвенчә, Аллаһ җирдәге һәр адәмнең кыланышын күреп тора. Бозыклыкны, хыянәтне аеруча кичерә алмый.
Дәрига үзен каргамый, тик Гыйльванны ялгыш каргасам, үземә гөнаһ алырмын дип курка. Чак-чак түзеп тора. Каргышы көчле, авызын ачса, тышка атылып чыгар кебек. Тагын түзә, тагын кичегә. Үзен тыя. Кешегә начарлык теләсәң, ул күктән урап үзеңә әйләнеп кайта, диләр. Кешегә баз казыма, казысаң да, бигүк тирән итмә – үзең шул базга төшүең бар.
Бахыр хатын нәрсә эшләргә белми, аңа Гыйльванны Зифадан аерып алу кирәкми. Бу хакта уйлаганы да юк.
Әйе, ул үзен Ходай каршысында актак-ак, пакьтән-пакь дип уйламый. Тагы әлеге ире Заһиры хакында да уйлый: ул тел бистәсенә дә яраган гына хатын була алмады, юк. Анысы белән килделе-киттеле яшәделәр инде. Ходай алдында бу да гөнаһ, Заһир үзе шулай теләде. Юк, ул үзен акламый, Заһир алдында да гаепле: берәү белән яшәп, икенчене сөйде, Заһир – янында, Гыйльван уенда булды. Бәлки, сәламәт чагында уйланырга, хак юлга басарга кирәк булгандыр. Хак мөселман хатыны буларак, көферне уйламаска, юкка ымсынмаска, бушка омтылмаска, хәләл иреңне тиң күреп яшәргә, тигез дөнья көтәргә... Шуңа хәзер тәүбә итә. Күктәге Аллаһ аны күрәдер, хәләл ире алдындагы гөнаһын микъдарынча бәялидер. Хәзер ул ирен дә кичерде, аның ахмаклыгын да гафу итте, тик менә янындагы Мыштымны гафу итә алмый. Мыштым һаман аның белән булаша: аннан күбрәк ашарга, шәбрәк булырга тырыша, ярыша. Дәригага синең белән узышырга!.. Дәрига болай да синең тырнак очына да тормаганыңны белә бит, белә. Ә Мыштым көн дә, һәр адымында шуның киресен исбатлап маташа.
Дәрига башын кая тыгарга, күзен Мыштымнан ничек яшерергә белми. Белми, күрми. Кирәкми, юк, күрәсе килми ул Мыштым бикәне-бичараны.
Басылып ята. Сызлана. Сер бирмәскә тырышкан була.
Мыштымны хәтеренә төшергәч, күрше бүлмәдәге ирне уйлый. Ул сирәк кенә коридорга чыга, ашханә ягына үтә. Дәрига аны тормышта күпне күргән итеп күрә. Аны аңлый. Аның хатыны үлгән, кечкенә сабыйлары калган, дип сөйлиләр, хәзер шуларны кеше итәм дип тырыша, үзе чирләп киткән. Күрше районнан икән.
Шуннан соң көйсез хатын киләчәк хакында баш вата башлый. Барысы да яңача тоела. Шундый кичерешләрне ул гомерендә дүрт тапкыр кичерде бит. Беренчесендә – Гыйльванга кияүгә чыгарга җыенганда. Икенчесендә – Заһиры белән дөнья корды. Өченчесендә – Катауда комбинатка эшкә килде. Нәкъ шунда тормышы яңадан башланган сыман булды. Шулчак өмете зур иде, киләчәгенә олы ышаныч белән карады. Дүртенчесе – Гыйльванны кабат Катауда күрүе. Сөйгәнем янында куанып яшәрмен дип хыялланды... Шунда үз дөньясын яңартып, Мөслимен кеше итәргә дип тырышканы хәтердә.
Тамагына төер тыгылды, шатлыктан, әллә нинди өметләрдән башы әйләнде. Хатын әле элеккечә чибәр, ирләр аңа күз ата, бары Гыйльван гына күрми дә, белми дә. Ул яшьлегендә аның тәмен татыды да сырты белән әйләнде. Ирләр шулай инде ул: аларга ачылсаң, ихлас күңелдән җаныңны бирәсең... Хәзер Дәрига төс ташлады, чир аркасында йөзе качты, картайды. Әкәмәт, утыз өстенә менмәгән, ә картайган! Элекке алсу чырае, төз гәүдәсе, төртеп торган түшләре кая? Кая аның боландай текә басып йөргән чаклары? Ул да чибәр, әйе, ымсындыргыч бер хатын иде. Хәзер шул чаклары кире кайтмаска үттеме, әй, гомер?
Күңеле төшенке, йөзе – кояшта уңган яулык төсле. Куллары ярылган, кем әйтер алтын куллар, дебет шәл бәйләү остасы дип? Кем белә, кемгә кирәк хәзер аның шәл бәйләве, скрипкада уйнавы? Барысы да вакытында кыйммәт икән. Кеше сәламәт чакта, йөгереп йөргән чакта кадерле. Хәзер шул талантларның әсәре дә калмады.
Ачы җилләр исә. Узган еллар аны тагын да йомыграк итте. Хәзер аңарда ялкын да, яшәүгә ямь дә калмаган кебек.
Уе талгын гына, теләксез генә агыла. Гүя, ул сусаган, гүя тирә-юньдә – корылык, су җитми. Ул үзе дә корыган коега төбәлеп катып калган. Сискәнә, әллә кайдан әллә нинди аваз колагына чалына. Бөтен дөнья тынган.
– Дә-ри-га...
– Заһир? Юк, Гыйльван!
– Әү-ү...
– Син минем мондалыкны каян белдең?
– Зифа аша инде...
– Зифа – молодец. Ул – шәп хатын.
– Ул синең Катауда күренмәгәнеңне әйтте.
– Ә син, бергә эшләп шуны да белмәгән идеңме?
– ...
– Гыйльван!
– Әү-ү...
– Кая югалдың?
Гыйльван белән сөйләшкәч, җаны тетрәнде, тагын үткәннәре, кимсенүләре искә төште. Гыйльван аны алып китте, башта син дә мин йөрделәр. Ир белән хатын кебек иделәр, барысы да, алар киләчәктә өйләнешәчәк дип уйлады, китте, азак... Гыйльван, рәхәтен татыды да, ташлады. Әче чияне тәмләде дә кире төкерде. Тегендә, айлы төндә сихри күл буенда икесенә дә рәхәт иде бит, икесе дә ләззәт кичерде, гомердә татымаганны татыдылар, шуннан аның тормышы караңгы төнгә әйләнде.
Гыйльван белән сөйләшкәч, күрше палатадагы иргә дә карый алмый йөрде. Ирләр барысы да бертөсле алдакчы, хатын-кызны рәнҗетергә генә белә, тәмен татый да ташлап кача. Бер бит сөрткән тастымал кебек кенә күрәләр хатын затын.
Азак ул ир хастаханәдән чыккан дип ишетте, ә Мыштым күршесен һаман янында тоталар.
...Күзенә яшь тулышты. Нишләп ул шәл бәйләргә тотынып китте әле? Шәл бәйләп кеше байыймы? Шәл бәйләү – җанга тынычлык, йөрәккә ял бирә. Юккамыни шәл бәйләгән хатыннар тыныч була. Нервыны баса, беләкләргә ял була. Кеше үз-үзен җиңә, ярсуы басыла... Оеп, наз-сагышка чорналып утырасың да утырасың. Күз артыннан күз арту сине тибрәтә, йомшак дулкыннар иркәли.
Дәрига, ахирәтенә дип аталган икенче шәлне бәйләп өлгерә алмады. Истәлек өчен булыр дип тырышкан иде. Төсем итеп ябыныр, кайсыбердә хәтеренә төшерер, дигән иде.
Дәрига бу шәлне Гыйльванның көн дә күрәчәген дә белә. Шунысы да аны сөендерә. Гыйльван аңламастан шул шәлгә кагыла, ефәк шәл остасы Дәриганы хәтерли... Шәле шундый йомшак, кабарынкы, аңа ишенең күз нуры ягылган. Шул ефәккә кагылу Дәриганың кулларына кагылу сымак булачак. Шулай юрый: Гыйльван аның кулы җылысын, иркәләвен тояр! Тик Гыйльван төшенерме, хатыныннан бу шәлнең иясен сорашырмы? Хатынының башын сыйпаса, шәл остасы Дәриганың да учын сыйпаган төсле булыр...
Гыйльван барыбер бу шәл Дәриганың кулы икәнен беләчәк. Бер булмаса, бер әйтер хатыны. Ул эчкерле кеше түгел бит, түгел!
Дәрига Зифага дигән шәлне аерым бизәк белән бәйләде. Уртасына чәчәк төшерде. Әйдә, шул чәчәк аның йөрәк бүләге булсын: мин сиңа ишемне – дөньядагы иң кадерле кешемне бүләк итәм! Сурәткә ул шундый мәгънә салды.
Тагын, тукта. Әгәр икенче сюжет сайласа? Дебет шәл уртасында – ялгыз каз. Ул дуслары тарафыннан читкә тибелгән. Кыерсытылган. Дәрига – тормышта кагылган-сугылган кеше, ялгыз каз. Нәфислеген, матурлыгын кешеләргә күрсәтми. Бу каз – аның үзе. Моның белән ул Зифага, аннан бигрәк Гыйльванына ни әйтергә тели? Бәндә көненең бер кызыгы да юк, алда да бернинди дә яктылык булмаячак. Өметләндең ни, өметләнмәдең ни. Хәзер шушы дөньяда аны берни дә кызыксындырмый.
Ала каз үзенә бер почмак, сыеныр бер гамь тапмый. Җимгә дә, суга да дуслары туеп беткәч кенә кагыла. Яманы да, яхшысы да күз алдында. Иптәшләре өчен ул бар ни, юк ни.
Дебет шәлне юып, карават башына элгән иде. Шуннан аны хастаханәгә салдылар. Шәле шулай онытылып калды, күңеле сагыш-моңга тулды. Сагыш ягылган дөньясы. Хәзер ничәмә көннәр хастаханә түшәгендә ауный. Әйтерсең, озын бер дәвер. Теге рәсем исенә төшә.
Күңеленә тулган моңны тышка түгәргә теләп, Дәрига икенче кабыргасына әйләнә, тагы кире борыла: тегеләй дә, болай да чәнчә аркасы. Нишләп кенә карарга икән?
Сызланып ята. Ак дөнья, тимер караватлар... Ул җан иясе, табигатьнең бер баласы түгелме соң? Барысы да син дә мин йөреп ята, ул гына дөнья ямьнәреннән мәхрүм. Сөеклесеннән мәхрүм булып яшәде, хәзер сәламәтлектән мәхрүм. Әнә тышта ап-ак карлар өеме, кешеләр үтә, тормыш кайный, ә Дәрига өчен вакыт туктаган кебек.
Хәзер аның башка киңлекләргә чыгасы килә. Саф һавага, иркенлеккә тартыла. Анда – азатлык... Газиз туфрак аны колач җәеп каршылаячак.
Хатынның күзләре тагы яшь белән тула. Аңламастан аның шулкадәр дә авылына кайтасы килеп китте. Тагы Катавына, балалары-газизләре янына итсәләр дә ярый.
* * *
Янына ахирәтләре килеп утырды. Зифа үзләренә кунакка чакыра. Унөч көннән Гыйльванга утыз биш яшь тула икән.
Гыйльван турында ишеткәч, Дәрига ахирәтенә ефәк шәлен тоттырыйм дигәннән чак тыелып калды.
Кунакка барырга ризалашмады.
– Миңа килешмәс...
– Нигә?
– Гыйльван – фабрикада зур кеше, мин – гади флотатор. Кешеләр дә аңламас.
Зифа аны җиңә алмады, ахирәте киреләнде дә куйды. Кәҗә тәкәседәй, аяк терәп каршы торды. Дәрига Гыйльваннарга кунакка барса, барысын да югалтыр кебек тоела. Кунакта сере чишеләчәк, Зифа алдында да кыен. Шулай да Зифа ай-ваена карамый, кыстый.
Дәрига үзенең кунакта ничек утыруын да күз алдына китерә алмый. Оятыннан үләчәк. Тагы икенче уй да теңкәсен корытты: бер тапкыр барырга кирәк, бер һәм соңгы тапкыр! Ул Гыйльваннан аерым яшәячәк, читкә качачак! Юк, Гыйльван моннан соң аны күрмәс тә, белмәс тә. Бергә эшләсәләр ни... Бер яктан караганда, Гыйльван белән хушлашуга бармау – яман эш. Соңыннан үкенәчәк.
Дәрига ире Заһир белән җитәкләшеп Гыйльваннарга кунакка барырга булды ди. Менә аларны сагаеп каршылыйлар. Гыйльван көлгән була, төрле мәзәк сүзләр сөйли. Түргә уздыралар, кунаклар килә, бераздан хуҗалар аларны оныта, барысы да бутала...
– Элекке төркемдәшләрем минем туган көнемдә булсын дигән идем, – дип аклана Гыйльван.
Дәрига скрипкада уйный. Кунакларга ошый бугай. Вальс әйләнәләр, кунакларга ияреп, бар дөнья әйләнә, әйлән-бәйлән килә. Вальс аларны җирдән аера.
...Биюченең хәрәкәтләре шундый җитез, гәүдәсе – нәфис. Адымнары вак-вак.
Зәңгәрсу һава иңенә тәүге нурлар сибелә. Җиләс җил исә. Үләннәр дә, чәчәкләр дә күзләрен ача. Тәлгәшләр бер-берсенә ятып оеган. Төз муенлы сылу кызлар кебек, ялангач беләкләрен сузып киереләләр. Җил аларны нәзек билләреннән кочаклап сөя. Кинәт күктә –
чая авазлар, биюче талпына, ул да шул илгизәрләр артыннан юлга ашкына. Һавага күтәрелер дә югарыга, чиксезлеккә ашар.
Торна – тын илдә. Канатларын салмак кына кагып, сызланып тавыш бирә.
– Тор-ыйк, тор-ыйк!
Сихри аваз тынмый, җанны изрәтә.
Хыялый кош хакындагы поэма тәмам, барысы да һушсыз утыра.
Көй тыну белән дөнья тынып кала. Шунда янә Дәрига алга чыга:
– Гыйльван, туган көнеңә – бүләк. – Дәрига төргәген ачып җибәрә. Көрәнсу шәл, күпереп-кабарып тора. Бу – аның иҗат җимеше. Бу дебет шәлдә кулларының назы, күзләренең явы. Җил исүе, башаклар шавы чагыла бу дебет шәл битендә.
– Юк, Дәрига, бу артык зур бүләк...
– Гыйльван, Зифа... – Дәрига, яклау эзләгәндәй, як-ягына карана. Гыйльван нишләп шулай кылана икән? – Гыйльван, Гыйльван!
Дәрига, җаны көеп, шәлен тартып ала да тышка атыла.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (6)
Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: