Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 октябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (32)

Телиме-теләмиме, әтисе кулына калды ул. Әтисе аны сабый бала кебек карады. Табиблар да чакырды, дарулар да тапты, эшеннән ял алып, ашын пешерде, керләрен юды... Ә беркөнне ул кызлыкка алган баласын тотып көчләде.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (32)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (32)

IX

...Иң элек болытлар күрде ул. Дегет кебек куе кара болытлар. Алар күк йөзе буйлап акмыйлар, ә күк гөмбәзенең күзенә төшеп кайныйлар, аннары ургылып-ургылып киләләр дә, йомгакка йомарланып, Галәм төпкеленә китеп югалалар... Алар урынын яңалары ала... Кемдер шул болытларны үрелеп алмакчы була... Беркем дә түгел, агач башлары шулай күкне себерә икән... Биек-биек агачлар күк катыннан әнә шул кара болытларны себереп төшермәкче буламы әллә? Шулвакыт күк җиргә иңгән кебек булды... Ул «ә» дигәнче җир йөзен, андагы яктылыкны, тормышны каплап алды... Бераздан бу караңгы күк йөзе, бер ноктага җыелып, кара кояшка әверелде... Менә хикмәт, тамырлары шартлап, кызыл нурлар булып як-якка пәрәвезләнеп киткән бу галәмәт кеше күзе булып чыкты... Тиздән күз алдында ул кешенең җыерчыкка баткан йөзе пәйда булды. Бу йөзнең никадәр ямьсез, сөмсез икәнен сөйләп кенә аңлатып булмыйдыр. Юл тузаны каткан тирән җыерчыклар, очлаеп киткән кылыч борын, ике як чигәдән асылынып төшкән берәр тотым саргылт чәч, сөяккә калган яңаклар, урыны-урыны белән кара янып чыккан, беленер-беленмәс торган тар иреннәр, яңа айның аскы очы кебек алга төртеп чыккан, очында берничә кыл бөртеге чәбәләнгән ияк...

Шулвакыт бу хәшәрәт йөз, кара кояш, агач башлары, күк дөньясы, андагы кара болытлар берьюлы дәррәү селкенә, калтырана башладылар, бераздан бу калтырану салмакланды, бер тирбәлеш ритмына керде... Шунда гына ачыкланып җитте: ул – сабый бала – кемнеңдер кулында, кочагында бара лабаса!.. Бу кеше ашыга, кабалана, абына язып кала, әмма юлны яхшы белә, ахры, сөрлекмичә, егылмыйча, йөгерә-атлый алга бара... Үзе бертуктаусыз мыгырдана, ниндидер әфсен сүзләре, догалар пышылдый...

Менә алар ниндидер яктылыкка, бушлыкка килеп чыктылар. Баш очында агачлар да, болытлар да сирәгәйде. Аның каравы баягы җан өшеткеч йөз икегә әверелде. Әһә, янәшәдә генә тагын бер йөз бар икән әле. Анысы яшь, чибәр, әмма шундый ук шомлы һәм караңгы. Сабый бик тиз генә әнә шул чибәр йөз куенына күчте, шыксыз-котсыз йөзләр, кырт борылып, каядыр китеп бардылар.

Аны ниндидер пыялалы ишектән эчкә алып керделәр: бу юлы ул яткан җир җылы, йомшак иде, баш очында пәйда булган йөз тагын да чибәррәк, өстәвенә аңардан тәмле-татлы исләр килә иде. Һәм бу пыяла дөнья бик тиз бара, хәтта оча иде... Тәрәзә артындагы агачлар да, болытлар да бик тиз артка калалар... Бераздан аны тагын каядыр алып керделәр. Бер кулдан икенчесенә күчә-күчә, ул иң алдан керде. Ап-ак дөньядан аның күзләре чагылып китте. Чытырдатып күзләрен йомган гына иде, дөм караңгы дөньяда пәйда булды. Бу аңа ошамады, һәм ул шыңшып еларга кереште... Чибәр йөз аны шундук кулына алды, матур көй көйләп, бүлмә буйлап йөренергә тотынды. Үзе бертуктаусыз сөйләнә: «Кызыбыз кайтты бит безнең... Хәзер безнең дә кызыбыз бар... Кеше алдында башны югары чөеп йөри алабыз, Аллага шөкер. Юк-юк, Аллага шөкер түгел. Ходай бездән күпсенде бер бала кисәген, урманга рәхмәт! Аннары... әтисенә рәхмәт, шулаймы, кызым? Әтиебезгә рәхмәт әйтәбезме?» – Үзалдына сөйләнә-сөйләнә, әнисе (әйе-әйе, мондый йомшак, җылы, ягымлы кеше әни генә була ала!) аны түшәккә яткызып, ап-ап чүпрәкләргә төрде, җайлы-уңайлы бишек-караватына салды, моңлы җыр көйләп тирбәтә башлады...

...Менә ул көзге каршында басып тора. Көзгедән аңа бер кыз елмая. Үзенә охшаган кыз. Әллә үземе? Үзенең көзгедәге чагылышымы? Ул бит бүген тәпи китте. Әтисе белән әнисе арасында ике-өч адымны үтеп-сүтеп йөри торгач, ялгыш читкәрәк китеп, зур көзге каршында пәйда булды... Ул көзгедә дә бер кыз тәпи йөрергә өйрәнә иде, ахры... Менә алар бер-берсенә карап торалар, шулай танышалар... Шулай танышалардыр дип, Майя телен чыгарып күрсәтте. Теге кыз да телен чыгарды... Майяга бу ошамады – елап җибәрде... Бер яктан – әтисе, икенче яктан әнисе йөгереп килделәр. Икесе берьюлы кулларына алып, пар кочакларына сыендырдылар...

– Кем куркыткан кызымны? Кем рәнҗеткән?.. – Әнисе Майяның яшьле күзләрен сөрткәләде.

Әтисе исә, кашларын сикертеп, маңгаен җыерды:

– Ә-ә, шулаймыни?.. Әнә теге кыз рәнҗеттеме? Мин аны хәзер мәэмәй итәм... Менә шулай, менә шулай...

Майя көзгегә карады: андагы кызны әтисе мәэмәй итә иде. Шуңа да Майя елавыннан туктады. Әтисенең үзе артында кул болгап торуын сизмәде дә... Ул бүген беренче тапкыр күңелендәге хисләрне аңлый алмады. Бу каршылыклы халәткә беренче тапкыр дучар булган иде шул аның нәни күңеле: үзе рәхәт, үзе кыен...

...Бүген мәктәпкә баралар! Беренче сыйныфка! Иртәрәк тордылар. Әнисе Майяга кичтән үк әзерләнеп куелган киемнәрен кидерде. Иң ошаганы ак бантик булды. Ул күбәләк сыман гына түгел, ә чын-чынлап күбәләк рәвешендә эшләнгән иде. Шуңа да, әлеге бантикны бәйләгәч, Майяның чәчләренә күбәләк кунган кебек күренә иде... Мәктәпкә аны әтисе белән әнисе ике яктан җитәкләп илттеләр. Мәктәп капкасы төбендә аларны укытучылары каршы алды. Бигрәк тә әтисе белән билен бөгә-бөгә, бөтен йөзе белән елмаеп күреште ул, аннары гына Майя белән танышты. Әнисен бөтенләй дә игътибарсыз калдырды. Шунда Майя беренче тапкыр аңлап калды: аның әтисе зур начальник, ахры, бу кадәр дә матур елмаеп сөйләшмәсләр иде...

...Быел да, җәйгә керү белән, диңгез буенда ял иттеләр. Бер ел эчендә Майя буйга шактый үскән булып чыкты: әтисе белән әнисе коену киемнәре кигән үсмер кызларына карап туя алмадылар. Аеруча әнисе сокланып бетә алмады, ә менә әтисе... Әтисенең карашында Майя өчен әлегә билгесез бер тойгы, уй шәйләнә иде. Бу билгесезлек артында соклану белән араташ шом да, ниндидер астыртын ният, исәп-хисап та бар кебек. Беренче мәртәбә кыз әтисеннән шикләнде, хәтта бер очрашудан соң ныклап сагаерга мәҗбүр булды. Бердәнбер көнне Майя су коенып чыккач, аның янына әтисе килде дә сөлге белән кызының тәненнән су тамчыларын сөртеп төшерә башлады. Арка-кулбашларын сөртеп алгач, әтисе Майяның бүртеп кабара башлаган күкрәгенә үрелде... Табигать инстинкты үзенекен эшләде – Майя кискен хәрәкәтләр белән әтисенең йөнтәс кулын читкә этәрде...

...Мәктәптә соңгы кыңгырау. Кызының мәктәп белән саубуллашу, дөресрәге, хушлашу чарасына әтисе үзе генә барды. Әнисе, авырып, түшәктә калды. Әнисе булмагач, Майя өчен бәйрәм бәйрәм кебек тә булмады. Әтисе генә шаярды, көлде, әллә ничә тапкыр чыгыш ясады... Бераз исереп килгән иде шул ул соңгы кыңгырауга. Әллә аракы шаукымы булды – әтисе очраган бер хатын-кызга бәйләнеп йөри башлады, хәтта Майяның сыйныфташларын да бимазалап бетерде. Кыз аны көчләп диярлек алып чыгып китте. Ләкин алып китүенә шундук үкенә дә башлады. Урамга чыгуга, ата кеше кызын кочакларга, үбәргә кереште. .. Ләкин Майя да исәр түгел: ул инде бу яшендә ата назы белән чит ир-атларның оятсыз рәвештә бәйләнүен күңеле белән дә, табигате белән дә тоеп, аера ала... Әтисе сөйләнүендә булды: янәсе, әниләре үлгәч, алар бер гаилә булып, икесе генә калачак. Бу – Ходай ихтыяры, ә Ходай теләген үтәү мәҗбүри, һәм алар моннан соң ата белән кыз кебек түгел, ир белән хатын кебек яши башларга тиешләр. Башта ук шулай уйланылган. Имеш, ул Майяның үскәнен генә көткән...

Башка берәр кеше хакында сүз барса, бу мәгънәсез, хәтта гөнаһлы, языклы сүзләрне Майя исенә дә алмас иде... Исерек әтисенең телен белә ул. Тик бу очракта аның үзе хакында сүз бара бит!.. Үзенә килеп ягыла бит бу пычрак сүзләр! Электән үк сизә, тоя иде ул әтисенең майлы күз карашын. Әмма бу хәлләргә кадәр килеп җитәр дип кем уйлаган?!

Майя әтисен, үзеннән чак-чак йолкып алып, юл уртасында ташлап калдырды да өйләренә йөгерде. Ишектән килеп керү белән, яңгыр суына чыланган туфлиләрен дә салып тормыйча, йокы бүлмәсенә үтте һәм түшәгендә ярым уяу яткан әнисенә барып капланды. Туйганчы елады, үкседе ул бу көнне. Әнисеннән яклау, ярдәм көтеп, кайнар яшьләрен түкте. Тик терелеп булмый торган авыруга дучар әнисендә якты дөнья гаме калмаган иде шул инде. Аңарда кайчандыр табылып, яши-яши үз баласына, бәгырь кисәгенә әверелгән Майяның кайгысы да юк иде...

...Ул көннәрне Майя мәңге дә оныта алмаячак. Әнисен җирләгән вакытлар... Әллә әнисен югалтудан, әллә күңелендәге тынгысызлыктан, күбрәк билгесезлектәндер, кыз үзе түшәк иясе булды. Югыйсә тормышы җайланып кына килә ләса. Әтисе иң яхшы уку йортының иң яхшы факультетына укырга кертте. Майяның конкурстан узуы турында хәбәр алып кайткач: «Минем кебек яхшы юрист булырсың!» – дип, тостлар әйтте. Ә бит бер җире дә авыртмый кебек, ә үзе аягына да баса алмый. Барыбер ниндидер диагнозлар куйдылар, дарулар яздылар... Хәлен белергә килгән табиб кына: «Берәр нәрсә эчмәгән идегезме?» – дип, кат-кат сорап тилмертте...

...Телиме-теләмиме, әтисе кулына калды ул. Әтисе аны сабый бала кебек карады. Табиблар да чакырды, дарулар да тапты, эшеннән ял алып, ашын пешерде, керләрен юды... Ә беркөнне ул кызлыкка алган баласын тотып көчләде. Хәлсез яткан Майя каршылык күрсәтә алмады. Әтисе үз эшен эшләгәндә, мендәрен тешләп, тик ятты. Хәтта күзеннән бер тамчы яшь тә чыгармады...

...Шулай яшәп киттеләр. Ниндидер бер язмыш чигеннән узгач, сиңа барыбер икән. Дөньяны ничек бар, шулай кабул итәсең дә яши бирәсең... Ләкин билгеле бер чиккә кадәр генә. Майя ул чикне тоя алды, аны, дөресме-түгелме, үз юлы белән үтә алды. Юристлыкка укып йөргән кыз кайбер хәйләләрне белә иде инде. Бердән бер көнне исерек әтисе, гадәттәгечә, йонга чорналган килбәтсез тәне белән Майя өстенә капланам дигәндә генә, үрелеп, алдан ук өстәл читенә беркетелгән фотоаппаратның төймәсенә басты. Үзе шундук әтисен түшәгеннән тибеп төшерде.

...Хәшәрәт ерткычны хәтерләткән котсыз бәндә һәм аның астында газапланып, үрсәләнеп ятучы сылу тән төшеп калган фотолар барысын да хәл итте. Моннан соң әтисе ни генә кыланса да, никадәр генә холыксызланса да, Майя аның йөзенә шушы шакшы фотоларны китереп тери: «Якын килсәң, бу фотолар хәзер үк бөтен дөньяга билгеле булачак!..» Шулай итеп, тотнаксыз деспот ир бер көн эчендә нәрсә әйтсәң дә баш кагып торучы, нәрсә кушсаң – шуны эшләүче, нәрсә сорасаң – шуны табып бирүче ихтыярсыз, рухсыз бер бәндә кисәгенә, мәхлукка әверелде...

Кайчакта, бигрәк тә эчеп-исереп кайткан көннәрдә, бу бәндә аның алдына килеп тезләнә, башын кызының аяк очына бәрә-бәрә елый, чын җанвар кебек үкерә-үкерә, кичерүен, ярлыкавын сорый... Еш кына кызы өстенә учлап-учлап кәгазь акча сибә, аны як-яктан кыйммәтле бизәнү әйберләре белән чорнамакчы була. Үзе бертуктаусыз: «Майя! Майя!» – дип тәкрарлый, кызын аякларыннан кочмакчы, назламакчы була... Мондый очракларда Майя аны кулбашыннан тотып торгыза да диванга алып барып яткыра, күзгә дә күренмәсен дигәндәй, өстен җәймә белән каплап куя...

– Майя!.. Майя!..

Тагын әтисеме әллә? Тагын ни кирәк инде аңа? Тагын исереп кайтканмы? Инде акылга утырган кебек иде...

– Майя!.. Майя!..

Юк, бу әтисе түгел, бу – чит тавыш, әмма... таныш тавыш...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (32)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (32)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: