Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 октябрь , 20:02

Амур ФӘЛӘХ. Зимагур. Повесть (Ахыры)

– Син, сугыш ветераны, өч малаең армиягә киткәндә кайда булдың? Хәзер без кирәк булдыкмыни? Син ташлап киткән өч баласына азык юнәтеп йөреп, әниебез бер кулсыз калганда нигә монда түгел идең?..

Амур ФӘЛӘХ. Зимагур. Повесть (Ахыры)
Амур ФӘЛӘХ. Зимагур. Повесть (Ахыры)

7.

Унбиш ел буе күрмәсә дә, берсеннән-берсе кечкенә өч баласын, үзен сугыштан зарыгып көтеп алган хатынын хыянәтчел рәвештә ташлап киткән бу кешене тиз таныды Нурулла. Сүзсез генә кул биреп исәнләштеләр. Сүзсез генә туган нигезләренә, Нурулла өенә таба атладылар.

– Әти, – диде Нурулла, капка төпләренә кайтып җиткәч, – сөйләшеп алыйк әле.

«Әти» сүзен ишеткәч, Харисның күңеле тулды. «Ул мине әтисе дип таный. Таный!.. Ул бит ир-ат, мине аңларга тиеш...»

Капкага терәп ясалган эскәмиягә барып утырдылар. Харис, түш кесәсеннән тәмәке кабы чыгарып, Нуруллага сузды. Улы баш тарткач, аның кулында нәни бала да булуын искә алып, үзе дә бераз икеләнеп утырды. Тик озак түзә алмады, рөхсәт сорап, Нурулланың күзләренә текәлде.

– Тарт, тарт, мин Фәнияне әнисенә биреп чыгам, – дип, Нурулла өйгә кереп китте.

Ул да булмады, кире чыгып та җитте.

– Әти, әйдә, керик. Әни дә кайткан...

...Сүз башлый алмыйча, һәркем үз уйларына батып байтак утырдылар.

– Әти! – Сүзне Нурулла башлады. Ул бу сүзне әйткәч, барысы да сискәнеп киттеләр. Әнисенең кинәт йөзе үзгәргәнен ачык күрсә дә, Нурулла игътибар итмәскә тырышты. – Кем генә, нинди генә булсаң да, минем өчен әти инде син...

Харис белән Галиянең күзләре очрашты. Кодрәтеннән килсә, җир тишегенә кереп китәр иде Харис бу мизгелдә. Нәфрәт катыш җирәнү чаткыларыннан ялтырап торган күзләр ирнең бәгырен өтеп алды...

– Дөресен әйтим, шулкадәр вакыттан соң кайтып күренерсең дип уйламаган идек, – дип дәвам итте Нурулла. – Үзең дә күреп торасың, монда сине көтмәделәр.

– Улым!.. – Харисның тамагына төер утырды, күзләре яшьләнде.

Нурулла, үзе дә искәрмәстән, пыскып торган учакка бер кочак коры мамык ташлагандай кабынып китте.

– Нәрсә «улым»? Унбиш ел буе кайда идең син? – дип җикерде ул Хариска. – Син, сугыш ветераны, өч малаең армиягә киткәндә кайда булдың? Хәзер без кирәк булдыкмыни? Син ташлап киткән өч баласына азык юнәтеп йөреп, әниебез бер кулсыз калганда нигә монда түгел идең?..

Харис сискәнеп китте. Галиягә, аның бер карашка башка сәламәт кешеләрдән берни белән дә аерылып тормаган кулларына карап куйды.

– Галия!.. Берьялгызыңа гына авырга туры килгәндер, булдыра алсаң гафу ит.

Үзен бик нык рәнҗеткән, авыр чакта ташлап киткән, ачыктан-ачык хыянәт иткән кеше белән сөйләшәсе килмәгәнлеге көн кебек ачык. Хатынның җавабы тупас яңгырады:

– Нишләп ялгыз булыйм ди мин?! Аллага шөкер, балавыз сыгып, мескенләнеп утырырлык түгел!

Нурулла саклык белән генә әнисенә күз төшереп алды. Галиянең төсе качты, күзләреннән яшь тамчылары бәреп чыкты.

Харис тынып калды. Алга таба әңгәмә нинди төсмер алачагы да, биредә үзенә якты чырай күрсәтелмәячәге дә күренеп тора. Шулай да, бар булган кыюлыгын туплап, тамагына утырган зур төерне йотып, кем әйтмешли, «ятып калганчы атып калырга» булды. Ирнең сүзләре барысын да гаҗәпкә калдырды.

...Галия үз колакларына үзе ышанмады. Гомер буе язмышның коточкыч канатларында тибрәнгән хатын бу ирнең чиктән тыш оятсызлыгына, шулкадәр михнәтләр «бүләк итеп» тә, әле һаман нидер өмет итүенә таң калды.

– Нәрсә, хәзер тегендәге ике балаңны да шулай мәсхәрәләргә, ятим итәргә булдыңмыни инде?!

– Бөтен кәефне бетердең! – Ирнең тузга язмаган сүзләрен тыңлап утырудан гаҗиз булган, түземлеге тәмам төкәнгән Нурулла урыныннан ук сикереп торган иде, үзен кулга алып өлгерде, яңадан утырды.

Харисның күзләренә туп-туры карады да, бәгыренә үтәрлек итеп, теш арасыннан гына: – Әти, кит син моннан. Бүген үк. Һәм башка кайтып йөрмә, – дип өстәде.

Сания әтиләренең тавышыннан куркып аралыкта сулкылдый башлаган балаларын тынычландырып килде дә саклык белән генә кабат ире янына барып басты. Кулларын аның җилкәләренә куйды.

– Әтисе, балаларны куркытасың, котырма инде!

– Котырмассың ди монда... Ә, әти, ни, таныштыгызмы соң әле? – Нурулла, күзләрен кыса төшеп, Хариска текәлде. – Бу минем хатыным була. Сания... Син кызыгып йөргән Миңниса белән Мөнирнең уртанчы кызлары. Хәтерлисеңме, син «халык дошманы» дип атаган, үз кулың белән НКВД җәлладларына тотып биргән теге Сабир белән Зәки оныгы!

«...Ник кайттым мин авылга? Ахыры шулай булачагы билгеле иде ләбаса. Кем инде унбиш елдан соң кайтып шундый сүзләр белән шаяра?! Их, Харис, Харис... «Кичерсәгез, кайтам», янәсе. Кем тарткандыр теленнән. Бик кирәк идем ди мин анда! Андагы сүзләрем Наташага килеп ирешсә диген әле син.

Картаймыш көнеңдә бөтенләй урамда калмагаең!»

 

...Харис күзләрен йомып кәнәфидә утыра иде. Янына Наташа килеп чүгәләде.

– Харис, нишләп әле син авыл турында берни дә сөйләмисең?

Ир, сискәнеп, күзләрен ачты. Бераз сүзсез генә утырды. Ниһаять, түшәмгә текәлгән килеш, теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды:

– Кирәкми, әйдә бу турыда сөйләшмик әле, Наташенька.

Аннан соң, ниндидер мөһим бер нәрсә исенә төшкәндәй, кисәк кенә тураеп утырды да хатынына таба борылды.

– Карале, Наташенька, хәтерлисеңме, син миңа нәрсә әйтәм дигән идең әле? Мин авылга кайтырга җыенганда...

Мизгел эчендә хатынының бит алмалары кып-кызыл булды.

– Мин... тагын бәби көтәм.

Харис шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Сүзсез генә хатынын кочты.

– Харис, бер сүз әйтсәм ачуланмассыңмы?

Наташаның бу сүзләрен ишетеп сагаеп калса да, ир тыныч кына сорап куйды:

– Нишләп ачуланыйм ди инде, юләркәем! Нинди сүз ул?

– Кызыбыз туса, исемен Галия дип кушыйк, димәкче идем... – Хатын иренең күзләренә карап елмайды.

– Ни дисәң дә, сугыш чорында безне үз йортына алган, актык ризыгын бүлешкән, ахыр чиктә сине миңа бүләк иткән кеше бит...

Кинәт бөтен дөнья бер мизгелгә дөм караңгылыкка чумды: Харис күзләрен учлары белән каплады. Ул да булмады, култык асты сулкылдарга тотынды: сугыш еллары хатирәсе – йөрәк янында берегеп калган кургашын кисәге кузгалып куйды.

Ир куркынган күзләре белән хатынына төбәлде. Бераздан исә, күкрәген тотып, күзләрен чытырдатып йомды да тынып калды...

«...Кызыбыз туса?!»

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: