Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 октябрь , 11:52

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (5)

Җаны әрни, бөере сызлый. Әрнү, үкенеч җанын өтә, нишләргә? Нишләргә? Әллә хәзер берни дә эшли алмыймы, барысына да юлы киселгәнме?..

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (5)
Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (5)

(Дәвамы.)

Кеше язмышы аның үзенә генә бәйле. Бер тылсым иясе дә берәүнең язмышын хәл итә алмый, хәтта бик теләсә дә. Дәрига моны аңлый, әле дә хастаханәдә шуны уйлап ята. Зифа аның хәлен күрә, аңа ничек тә ярдәм итәргә тырыша иде. Алар нык дуслашып киттеләр бит.
Зифа үзе Дәригаларга керә. Шәл бәйләү, бизәкләр хакында сөйләшәләр. Икенче вакыт Дәриганы үзе белән ияртеп алып чыгып китә.
– Ялгыз башым... Шул көе сезгә бару килешеп җитмәс, ди идең. Әйдә, Гыйльван командировкада.
– Өегез котлы булсын!
Күрә, алдында бәхетле хатын. Ачык чыраенда нур уйный. Үзеннән дә, тормышыннан да канәгать.
Балалар түр якта фотоальбом актара. Дәригага да монда барысы да таныш, күңелгә якын сымак, һәр әйбергә сөеклесенең кулы тигән.
Стена буенда – сурәтләр, эчке якта – поши мөгезе. Шкафлар, диваннар – бер төстән. Почмакта рамда – фото. Гыйльванның техникумда укыган чагы!
Ерак еллар арасыннан Дәригага үткер карашлы егет карый. Әле генә булган кебек, әле генә алар укып йөри иде, Гыйльван Дәригадан калмый торган иде.
Балконга да күз салалар. Зифа әллә ниләр хакында сөйли, Дәрига үз уйларына баткан. Кинәттән башы әйләнеп китә, урындыкка утыра, ә ахирәте сизми.
Бераздан рояль артына утырды Дәрига.
– Менә кызыбызга алган идек, музыка мәктәбенә йөри.
Дәрига уйнап җибәрде. Зифа аның көйне нечкә сиземләвенә аптырады.
Ахирәте – чын рәссам. Кул эшенә дә оста, музыкант та.
– Музыкаль грамотага кайда өйрәндең, Дәрига?
– Мин яшь чакта музыка училищесында укырга җыенган идем бит...
Тагын да бер көй уйнады. Бетховенның “Айлы сонатасы”н. Зифа исә соклануын яшерә алмый, музыкантны кочаклап ала.
Шунда авыру аңына вальс килеп бәрелде. Аларның яшьлек хатирәсенә әйләнгән вальс – “Ак вальс”...
Дәрига ул чакта егет иңенә ятуын, беләкләренә асылынуын хәтерли, башкасы онытылган. Гүя, алар әле һаман ак вальста әйләнә дә әйләнә. Гыйльван белән теге түгәрәк күл буенда бер тапкыр гына бергә булдылар, ә гомер буе бергә, янәшә кебекләр. Алар шулай гомер юлыннан ишкә-иш булып бара да бара. Бу нинди беткесез тормыш, чиксез агыш! Яшиләр дә, яшиләр... Бу тормышның бер чиге булырга тиештер бит?!
* * *
Ә Әминә ханым бу вакытта Мәскәүдә нефрологларның бөтенсоюз симпозиумында йөри иде. Төрле докладлар тыңладылар, фикер алыштылар. Русия нефрологларының уңышлары, уй-ниятләре хакында сөйләргә берничә шәһәр вәкиленә рөхсәт ителде. Алар арасында Башкортстанның башкаласыннан Әминә ханым да чыгыш ясый.
Әминә ханым трибунага баскач, дулкынлануданмы, әллә гадәт буенчамы, күзлеген төзәткәләп алды.
– Бөер авырулары безне борчый... Әлбәттә, хәзер төрле дәвалау чаралары бар, фән алга китте, – дип башлады ул сүзен. – Әмма фән алга киткән саен без үзебезнең наданлыгыбызны, кайсыбер әйберләрнең асылына төшенеп җитә алмавыбызны ныграк аңлыйбыз.
Әлбәттә, гемодиализ, ясалма бөер эшләп чыгару зур яңалык булды. Бөернең эшчәнлеге бозылганда, яки ул бөтенләй эшләмәс хәлгә җиткәндә бу аппаратны кулланырга мөмкин... Бары кешесе генә булсын, хастаханәгә якын яшәсен! Аена бер-ике кат бу аппаратка тоташтырырга мөмкин, күп чирлеләр шулай итә дә. Катетер уйлап табу да авыруларның сызлануын бераз җиңеләйтте. Бу ысул һәр хастаханәдә диярлек кулланыла.
Әлбәттә, фәннең киләчәге – эштән чыккан бөер урынына яңасын күчереп утыртуда... Бу алым да илебезнең күренекле клиникаларында киң кулланыла. Шулай ук бүген мин сезгә кайсыбер дәвалау алымнарын күрсәтеп-тасвирлап китәр идем.
Әминә ханым үзенең чыгышында Бәхтиярова исемле авыруның тарихы хакында да сөйләде. Аныңча, Бәхтияровага хәзер операция ясап булмый, организм нык хәлсезләнгән... Шушы шартларда табиблар авыруга ничек ярдәм итә ала? Нинди чаралар кулланырга мөмкин? Гомумән, нефролог чирлегә берәр төсле тәэсир ясый аламы?
Әйткәндәй, профессор ханымның чыгышы күпләрдә зур кызыксыну уятты, хуплау тапты.
Әминә ханым тынычлангандай булды, симпозиумдагы чыгышы белән әзрәк үзенең күңелен дә юатты. Ә чирлеләрнең, мәсәлән, Бәхтиярованың күңелен кем, нәрсә юатыр?

* * *
Зифа теге чакта, ахирәтен озатып, хискә батып утырганда Гыйльваннарның да бөтенсоюз киңәшмәсе башланып кына тора иде. Гыйльван да чыгыш ясарга тиеш. Киңәшмә тау-баектыру производствосында эффектлылык, экономия мәсьәләләренә багышланган.
– Башка фабрикалардагы кебек, безне дә рудадан мөмкин кадәр күбрәк төсле металл алу борчый, – дип башлады сүзен Гыйльван – Катау тау-баектыру фабрикасының баш инженеры. – Илебез шуны таләп итә. Әмма бүген продукцияне экономияле юллар белән табу мөһим. Ягъни безне җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте кызыксындыра.
Гыйльван тагы фабрикадагы технологик яңалыклар, аларны производствога кертергә омтылулары хакында җентекләп сөйләде. Алдынгы коллективның тәҗрибәсе, мөмкинлекләре хакында ишетү һәр галимгә, һәр практикка кызыклы иде.
Киңәшмә тәмамлангач, баш инженерны министрлыкка чакырдылар. Фәнни-тикшеренү институтына да кереп чыгасы бар. Шунлыктан ул киңәшмәдән соңлабрак кайтты.
Эшеннән аерылып торган арада җыелып киткән мәшәкатьләрен киметә төшкәч, цехларны карарга чыкты. Төп цех. Монда тау токымнарын икенче, өченче кат ваклаучы шар һәм тегермәннәр урнашкан. Алар он тарткан су тегермәннәре кебек туктаусыз эшли.
– Саумы, Гыйльван!
Баш инженер каршында Дәрига тора. Әллә ничек сәер итеп карый.
– Командировкадан әйбәт йөреп кайттыңмы?
– Әйе. – Тагы нәрсә дип әйтсен? – Ә үзеңнең тормыш ничек, Дәрига?
– Ару. – Сер бирми, янәсе. Флотация машиналары гөжли, кычкырып сөйләшергә туры килә.
– Дәрига, безгә килеп чыгыгыз, сез Зифа белән таныш икән...
– Әйе, Гыйльван, поликлиникада танышкан идек.
– Яхшы. – Башка сүз тапмады баш инженер, шулай аерылыштылар.
Гыйльван китте, Дәрига да үз эшендә булды.
Тагын баш инженер элекке сабакташына “озакламый бергәләп Җаек буена чыгабыз” дип җыенганын әйтергә онытты.

* * *
Бу тирәдә Җаек Урал сыртларыннан ярыйсы ук ераклашып өлгерә. Дала колыны шикелле, иркенлеккә ашкына. Шулай да, күпме генә чәбәләнмәсен, күздән югала алмый. Күз күреме җирләрдә күксел таулар, киң түшләрен киереп, күккә күтәрелә, анда-монда зәңгәрсу урман сызыклары күренә. Машина тауларга якыная баргән саен, таулар ераккарак, югарыракка китә. Күңелдә ниндидер курку катыш ятсыну тойгысы уяна. Биткә таулар тыны бәрә. Янәшә генә мәңгелек башлана кебек. Таулар бөтен гамьнәрдән өстен, түбәндәгеләрнең тормышы да аларга кагылмый кебек. Күкселлек башны әйләндерә. Алда, артта, уңда-сулда таулар. Кешеләр бары шул таулар дөньясына карагач кына, ахрысы, мәңгелекне тоядыр. Шундый фикергә килә Дәрига. Алар машинада комбинаттагы иптәшләре белән Җаек буена китеп бара.
Кеше бермәлгә генә тынып уйланса, гомер буе бушка ашкынуын, үзеннән мәңгелектә берни дә калмавын тояр иде. Гомер бушка узган, ләкин кеше һаман элеккене кууын дәвам итә. Күпләр бу хакта борчылмый да. Мәңгелек өчен без, безнең хәсрәтләр чүп кенә бит.
Гомумән, тауларга барып, кеше ыгы-зыгыдан аерыла да, күңелен югарыга күтәрә. Мәңгелек хакында уйлану, үлем хакында баш вату кешене көндәлек тормыштан аера, вак хәстәрләрен оныттыра.
Машина Җаекның сул ягыннан бара да түгәрәк акланга чыга. Шушында онытылып печән чабарга, беләк юанлык балтырганнар җыярга була. Калку-калку Җаек үзәннәре. Кайчандыр монда, кеше аягы басмаган тәңгәлләрдә, карурманнар шаулаган. Караңгы шырлыклар эчендә өнсезлек, шомлылык хөкем сөрә. Ә кеше Урал төпкеленәрәк керә: урманы киселә, юллар салына. Елга, шушы ирексезлектән котылырга теләп, елкыдай тыпырчына, елан кебек кайда качарга белми, алай-болай боргалана.
– Кызык елга, үзе тар гына.
– Урал елгалары шулай инде...
Ярындагы таллары да өнсез, назлы. Яшел елганың олы юлы сузыла гына. Монда Катау, Нәрәле таулары, Урал куены... Күп елгалар шуннан баш ала.
Элек-электән тирә-як авыллардан җәй саен Катау тирәсенә тугайга җәйләүгә чыга торган булганнар.
Шунда төнен көтүчеләр күгелҗем яктылык күрә. Иртән барсалар, йомран өне икән. Картлар да килгән. “Бу җитлекмәгән алтын булырга тиеш”, – диләр. Борынгы гадәт буенча, җитлекмәгән алтын чыккан җирне көл белән күмгәннәр.
Азак әлеге урында прииск үсеп чыккан. Алтын юганнар. Тирә-яктан чит-ят халык килеп тулган. Мәскәүдән – Маврин, Франциядән – француз, Англиядән – башкасы...
– Хәзинә төбәге! – ди юлдашлар. Барысы да әсәрләнгән. Тынчу шәһәр һавасыннан соң сулышлар иркенәеп китә. Бу якта шундый йола – Ирәмәл тауга күтәрелү бар шул.
Таңнан торып, учак ягып җибәрәләр. Ирләр коры-сары җыя. Кайчандыр монда исәпсез-сансыз гаскәрләр сыенган диләр, башкорт чит-ят юлбасарларга каршы аяусыз сугышкан.
Тирә-юньдә кошлар сайрый, үлән арасында чикерткәләр чырылдаша. Һәр җан иясе үзенчә җырларга, үз белгәнен гамәлгә ашырырга тырыша.
Дәрига читкәрәк утырган да тынган. Һәркемнең тормыш юлы үзенчә бит... Ул да кирегә беткән адәм инде. Боек та, йомык та. Ул бары хыялын күреп, аның янәшәсендә йөрүеннән канәгать булып яши. Шуңа риза.
Беркөн мастер белән сүзгә килеште дә кайгырып хәле бетте. Эштә дә төрле чагы була. Гомумән, аңа кешеләр белән аралашуы авыррак. Бергә эшләгәннәргә ачылып бармый, күңелендәгесен белдерәсе килми. Ул хәтта үзе белән аңлаша алмый, үз язмышы белән килешми яши. Бер карасаң, дөньясы түгәрәк, үз көенечләре, үз юанычлары бар. Авырган чагында гына үз-үзе белән канәгатьсезлек көчәя. Шундый чакта үз кадерен дә, баласы хакында да оныта.
Зифа – яхшы хатын. Гыйльван хатыннан уңган шул, дип уйлый Дәрига. Әгәр дә Гыйльван аныкы булса, уңмас иде микән, дигән уй да килә башына. Дәрига Зифаны алмаштыра алмас идемени? Күрәсең, шулайдыр.
Җаны әрни, бөере сызлый. Әрнү, үкенеч җанын өтә, нишләргә? Нишләргә? Әллә хәзер берни дә эшли алмыймы, барысына да юлы киселгәнме? Барысы да бушка, барысы да үткәннәрдә торып каламы? Бары шулай әрнеп, үкенеп ятарга, шулай... тынычланыргамы?
Гыйльван хакында хатынга тыныч кына уйлавы кыен. Кайсыбердә аңа – барлык бәхетсезлекләренең сәбәпчесенә – җаны көя. Түзә.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (5)
Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: