VIII
Иртән көтүгә кадәр үк торып әзерләнә башладылар. Хәлимгә артык әзерләнәсе, мәшәкатьләнәсе юк, ул бу юлда ярты гомерен йөреп үткәрде, нәрсә кирәген бик яхшы белә. Ә менә Майя нишләргә, ничек җыенырга, юлга, урманга нәрсә алырга икәнен белеп бетерми иде. Хәлим аның ярты әйберен кире бушаттырды. Бераз кәефе китсә дә, Майя артык үртәлмәде, буйсынган кыяфәт чыгарып, юл капчыгын кабат тутырырга кереште.
Хәлим бер әйберне генә хәл итә алмады: мылтыкны алыргамы, юкмы? Бер алды, бер куйды, тагын алды, тагын чыгарып элде... Соң чиктә алмаска булды. Аның хәтеренә урманга соңгы сәяхәте, андагы атышлар вакытында бер милиционерның һәлак булу вакыйгасы килеп төште.
Ниһаять, юлчылар, алар белән бергә өйдәгеләр дә, шаулап-гөрләп, урамга килеп чыктылар. Ә анда аларны Ак бабай белән Мәдинәттәй көтеп тора иде.
– Исән-сау котылып кайткансың икән, Хәлим балакай. Котылуын котылгансың, тик менә тагын тотылырга китеп барасың, ахры... Кирәк микән инде шулкадәр җанны биреп сихер юлында йөрергә? Тынычланырга вакыт түгел микән инде? Ничек уйлыйсың?
– Кирәк, Ак бабай, кирәк. Бу юлы бигрәк тә кирәк. Бу юлы мин кеше ихтыяры белән йөрим. Майя белән Нәфисәнең карындаш туганы булган кеше хакын хакларга барам.
– Шулай дисең инде, алайса. Ярый, балакай, юлың уңсын, ниятләрең гамәлгә ашсын! Хакны хакларга, ятимнәрне, үксезләрне якларга язсын!.. Ягез бер дога!
Инде урманга төбәп кузгалып китәбез дигәндә генә, шул урман ягыннан, кычкырта-кычкырта, бер җиңел машина килеп чыкты. Маңгаендагы утлары җем-җем килә, чиный-чиный сызгыртуына колак тонарлык... Кыскасы, Хәлимнәргә төбәп, бар көченә милиция машинасы килеп ята иде. Хәлимнең беренче уе шомлы фаразлар булып туды: «Тагын ни булды икән? Нәрсәдә гаеплиләр икән? Кабат төрмәгә алып китәргә киләләрме әллә?»
Майя исә, беркемгә берни әйтмичә, тузан болыты булып килүче машинага каршы китте. Ләкин пошкылдап урам уртасына килеп туктаган машинада аның әтисе юк иде. Руль артыннан яшь кенә милиционер егет төште. Менә ул Майяның кулына ниндидер пакет тапшырды да, җәһәт кенә борылып, машинасына кереп урнашты. Аннары каты итеп газга басты да килгән юлына китеп барды...
Майяның әтисе җибәргән хатта хәтәр хәбәр бар иде. «Бүген төнлә Сәхәп үз иярченнәре белән, сакчыларны үтереп, төрмәдән качты. Сак булыгыз. Урманда качып йөри торган гадәте бар. Әлегә урманга барудан тыелып торсагыз да була», – диелгән иде анда.
Юлчылар бераз каушап калдылар. Бигрәк тә Хәлим каршылыклы хисләр кичерә иде. Чөнки ул Сәхәпнең кем икәнен белә. Хәзер генә аңлый башлады: ул Хәлимне үзе белән качарга юкка гына чакырмагандыр. Аңа Хәлим шул «албастылар утары»на алып бару өчен, андагы алтын калдыкларын табып бирү өчен генә кирәк булгандыр...
Хәлимне кыен хәлдән Майя коткарды. Ул, ике дә уйлап тормыйча:
– Юк-юк, кире кермибез. Барабыз дигәч барабыз! Бу шансны ычкындырмыйбыз! Шулай бит, Хәлим?
Хәлим ни дисен инде? Аңа юлдашын хуплап баш кагасы гына калды.
Шулай чыгып киттеләр. Артларына борылып карамадылар. Шулай да Хәлим, ун адымнар киткәч, кире борылып килде, хатыны Нәфисәне кысып кочаклады, ирененнән суырып үпте, әнкәләре кочагына менеп утырган балаларын сөеп үтте, аннары гына шактый китеп өлгергән Майя артыннан йөгерде. Ак бабайның моңлы мәкаме белән килеп ирешкән юл догасы колагында яңгырап калды: «Сөбхәнәлләзи сәххара ләнә һәзә, вә мә күннә ләһү мүкъринин. Вә иннә илә раббинә ләмүңка-либүн».
Урман аларны рәхәт, җиләс һавасы белән каршы алды. Җәйге челлә шактый ялкыткан, бигрәк тә тынчу, эссе төрмә камерасыннан соң Хәлимгә бу җиләс һава тансык иде. Һавада юкә исе бар. Иң исле, шифалы агач бит ул бу якларда. Юкә чәчәгенең исе җиләс һавага ияреп, үпкәләрне дәвалап йөри-йөри дә, кешене яшәртеп тота торган күзәнәкләргә шыплап тулып кала... Майяга да ошый иде бу урман дөньясы. Ул да бу татлы урман һавасын, киң сулыш ала-ала, тәненә, хәтта җанына шифа итеп кабул итә. Күрәсең, ул кыргый урман юлына беренче тапкыр чыга. Аягына кигән тишекле туфлие белән урман юлына сакланып кына баса. Туфли ярыгыннан кереп кадый торган энәдәй, бездәй камыллар тынгылык бирми йөдәтә, ахры...
Баштарак сөйләшми бардылар. Урманчылар юлы буйлап берәр чакрым кергәч, Майяның теле ачылды:
– Дөрес барабызмы, Хәлим? Юлны ялгышмадыкмы? Бер сүз дә дәшмисең...
– Дөрес, Майя, тик бу әле урман юлы түгел. Чын Урман юлы ике чакрымнан соң башлана.
– Ә бу нинди юл?
– Монысымы? Без әле авыл юлы буйлап барабыз. Бу юлдан урманчылар, печәнчеләр йөри... Җиләккә баручылар, гөмбәчеләр дигәндәй...
Аның сүзен җөпләгәндәй, аларга бер-бер артлы ике атлы очрады. Берсе урман аланыннан кипкән печән алып кайтып бара, икенчесе кайдадыр ерак түгел диләнкедә урман кисүчеләргә иртәнге аш илткән. Тагын берәр чакрымлап ара узгач, ат арбасыннан тапталган юл өзгәләнә башлады, бераздан ул кыргый сукмакка әверелде.
– Менә хәзер урманга кереп китәчәкбез. Арымадыңмы әле, Майя? Тар сукмакларга кергәнче ял итеп алыйк. Чытырманлык эчендә яисә сазлык буенда утырып ял итәрлек тә мөмкинлек булмавы бар. Йә, нишлибез?
Хәлим туктарга кирәклеген ышандырырлык итеп әйтте, ахры, Майя, киң ябалдашлы бер агач төбендә туктап, аркасындагы биштәрен салырга кереште. Ял вакытында Майяның теле тәмам ачылды, ул әллә гомердә булмаганча кыюланып китте, әллә куркаклык өянәге тотып, шулай сөйләшергә керештеме?
– Беләсеңме, Хәлим, мин кечкенәдән төшемдә урман күрә идем... Ә өнемдә бер мәртәбә дә ныклап урманда йөргәнем булмады. Урманда булмыйча урман күреп була микәнни?
– Була, әлбәттә! Төш бит ул – бик серле нәрсә. Кемдер үткәнен күрә, ә син киләчәгеңне күрәсең, димәк...
– Бу әйбәтме, начармы?
– Әйбәттер. Үткәнне үзгәртеп булмый, ә киләчәкне үзгәртергә мөмкин әле. Әүлиялар, күрәзәчеләр киләчәкне күрәләр...
– Менә... өч көн элек тә урман күрдем. Ниндидер хәшәрәт җанварлардан качып йөрдем... Үзем сабый бер кыз кебек кенә... Каян беләмме? Аяк астындагы үлән камыллары, чәчәкләр кул сузымында гына иде... Иеләсе дә юк... Ләкин төгәл беләм: уйларым, акылым олыларча иде.
– Төш кисәтә, урман белән кисәтә. Сиңа саграк булырга кирәк. Безгә...
– Нәрсә булсын безгә?! Үзләрен чак-чак өстерәп йөргән карчыклар янына кереп барабыз ласа...
– Син моны чынлап әйтәсеңме?
– Юк, юри, шаяртам гына...
– Шул шаянлыгың куркыта да инде... Йә, ярый, шушы урында тынлык игълан итәбез, ун минуттан кузгалабыз. ..
Аркасын калын усак агачына терәп, башын артка чөеп, күзләрен йомып тынып калган Хәлимгә карап озак кына торды әле Майя. Бөтен зиһен көчен, күңел егәрлеген җигеп, аның ни турында уйлануын беләсе килде. Хәтта, үрелеп, Хәлимнең маңгаена, аның тап урта бер җирендә үзенә таң нурлары җыеп балкып торган миң бөртегенә кагылмакчы булды. Шул миңгә кагылса, Хәлимнең бөтен сере ачылып китәр төсле тоелды аңа... Ләкин Хәлим ягыннан кабер салкынлыгы аңкып тора иде. Ул гүя үзен кеше күзенә күренми торган пәрдә белән уратып алган да ниндидер серле-сихерле дөньяга күчкән...
Шунда Майяның күңеленә бер уй килде: әллә урманда кеше үзгәрә микән? Ул үзен башкача тота, башкача хис итә микән? Урман сихере, урман тылсымы кешенең табигатен генә түгел, аң-зиһенен дә үзгәртергә сәләтле микәнни? Менә ул үзе дә үзгәрә башлады кебек. Күңеле иләс-миләс халәткә кереп бара түгелме?.. Юк, болай җиңеләергә ярамый. Бераз ял итеп алырга да кузгалырга!.. Юлга! Һи, нинди юл булсын инде урманда?! Ничек булмасын?! Гомер юлы, язмыш юлы...
Майя, Хәлим янәшәсенә урнашып, күзләрен йомды. Бераздан оеп-онытылып китте. Шул ук минутта урманның иртәнге иләс шаукымына бирелеп, ул төшендә беренче тапкыр сабый чагын күрде. Аның бу балачак гомере шундый кызу тизлектә кичерелә ки, вакыт тәгәрмәченә күз генә түгел, күңел дә ияреп өлгерә алмый иде.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/