6.
Урман авызында шул рәвешле озак кына басып торганнан соң, Харис, Наташаны тагын кочагына кысып, йөзенә текәлде. Кызның күзләрендә әле генә кичергән хис ташкыны чаткылары күренсә, иреннәрендә мәгълүм канәгатьлек турында кычкырып торучы елмаю чәчәк аткан иде.
Бераздан барысы да кабатланды. Бер-берсен табышкан, бер-берсеннән башка яши алмаячакларын, андый тормышның мөмкин түгеллеген, мәгънәсезлеген аңлаган ике йөрәк арасында гасырлардан гасырларга кабатлана торган хисләр, кичерешләр...
Харис үзен аңын югалтыр, йокыга китәр, акылын җуяр дәрәҗәдә хис итте. Сәер, бу уйлар аңа да ниндидер рәхәтлек бирә иде. Иң рәхәте – хәзерге минутта үз кочагыңда гүзәл, нәфис яшь кыз гәүдәсен тою...
Ирнең күңелендә Наташа белән икесенә генә кагылышлы әллә нинди планнар, хыяллар бөреләнде.
– Ай!...
Кинәт Наташа ирнең кочагыннан читкә тартылды.
Харис аның бу хәрәкәтенә әллә ни игътибар да итмәде кебек, уйлары белән көрәшүен дәвам иттерде.
«Шулай да уйланырлык нәрсәләр җитәрлек, Харис дус. Бу Наташа, бик яшь булуына карамастан, шундый сизгер, дәртле күренә... Тик рухи яктан, эчке тойгылары мәсьәләсендә, ул әле дә ябык кабырчык эчендәге мәрҗән булып кала бирә...»
Ул моны чираттагы «мәхәббәт көрәше»ннән соң, Наташа аның кочагыннан арынып икенче якка борылып баскач аңлады. Ир авыр сулап куйды. Бу мизгелдә хәтта кыз аңа бөтенләй чит-ят кеше кебек тоелып китте...
Ләкин мондый икеләнүләр озакка бармады. Сугыш тәмамланды. Чираттагы күмәк җыелышта авылга эвакуацияләнеп килгән гаиләләрне кабат туган якларына озату турында сүз кузгатылды...
* * *
Төшке аш вакыты иде. Район үзәгенә барышлый, берәр чынаяк чәй эчеп чыгармын дип, Харис өенә кагылырга булды. Алты һәм дүрт яшьлек уллары гына өйдә иде. Наташа ишегалдында кычыткан турый.
Харис тиз генә өйгә кереп чыкты да Наташага таба юнәлде. Гадәтенчә, арттан килеп, аның нечкә биленнән кочып алды. Мыегы белән кызның муенын кытыклады. Тик ни өчендер бу юлы Наташаның йөзендә элеккечә шатлык, канәгатьлек тойгылары чагылмады. Ул гына да түгел, Наташаның күзләреннән яшь бәреп чыкты.
«Гаҗәп. Сәбәбе нидә икән?»
Харисның аңа төбәлгән аптырашлы күзләрендә шул сорау кычкырып тора иде.
Кыз ирнең үзенә текәлеп карап торуын шәйләп алды.
– Минем бөтен «проблемалар»ымның бары тик бер генә сәбәбе бар: мин яратырга тиеш булмаган, хакым булмаган кешене артык нык яратам икән, – диде ул, бераз тынычлангач, ярым пышылдап. – Ике ут арасында бәргәләнәм димме.
«Бәтәч, – дип уйлап куйды ир, кем бакчасына таш ыргытылганын чамалап. – Нигә аны башка кешеләр алдында сиздерергә соң инде? Балалар килеп чыкса...»
Әллә ни җитдигә алмаса да, кызның сүзләре аның күңел кылларын селкетеп куйды.
– Ир-ат халкына бер нәрсә аңлашылып бетми, – дип дәвам итте кыз, үзалдына сөйләнгәндәй. – Имеш, нигә бу хатын-кыз бөтен нәрсәне йөрәгенә шулкадәр якын ала? Энәдән дөя ясамаса... Югыйсә күрештең, очраштың, гыйшык-мыйшык... Иртәгәсен дөньяны кабат берни булмагандай кабул итү бик авыр микәнни соң? Нигә кирәк артык сүзләр, эчпошыргыч акыл сатулар, зарланулар, хис-мис дип сөйләнүләр?..
Харисның мондый эчтәлектәге зар-интизарларны моңарчы да ишеткәләгәне бар. Шуңа күрә бу сүзләрне колак тирәсеннән генә уздырып җибәрергә тырышты. Чөнки белә – кыз ялгыша. Әллә белеп, әллә белмичә... Бу мәсьәләдә Харис Наташага үз фикерен, үз каланчасыннан караганда дөрес дип исәпләгән фикерне әллә ничә кат төшендерергә маташты. Күрәсең, кыз гына аның фикерен һаман кабул итә алмый, үз туксаны туксан.
– Юк, кайсы гына яктан уйлап караганда да, син бу очракта хаклы түгел.
Харис кызның күзләренә төбәлде. Наташаны соңгы арада бик еш бимазалый башлаган бу авыр уйлардан арындырырга кирәк икәнен яхшы аңлый ул. Сүзне икенчегә бору ягын карады.
– Җаныкаччаем, – диде ул, гөнаһсыз кыяфәт чыгарып. – Әйдә, мине озатасыңмы? Мамадышка барып кайтам.
Наташа аңа усал итеп карап куйды.
– Әй, сиңа сөйләсәң дә инде... Һаман шаярган буласың.
«Аһ, бу күзләр! Аларга карагач, шаярмас җиреңнән шаярырсың, акылыңны җуярсың. Кара инде, ул күзләрдә нинди усаллык булсын ди? Минем тарафтан нинди дә булса тәкъдим ишетергә тилмереп кенә тора бит алар – әнә ничек елкылдап, ялтырап куйдылар!»
Ирнең уйларын раслагандай, икенче мизгелдә үк кыз инде өйалды ишеге янына бер кадакка элеп куелган пинжәге белән мәш килә башлады. Киенеп бетерде дә Хариска таба борылды.
– Бармыйсыңмыни?!
Бармаган кая!...
Башта сүзсез генә атладылар.
– Бик зур гөнаһка батып беттек. – Кызның үз туксаны туксан – әйләнә дә кайта бер темага. – Шулай икәнен дә яхшы беләм, тик...
Харисның исә бу турыда кат-кат сөйләшеп баш ватасы килми.
– Ә нәрсә соң ул гөнаһ? – дип бүлдерде ул кызны. Түш кесәсеннән тәмәке алып капты, ашыкмый гына аңа ут элде.
Наташа бу сорауга үзенчә әзер иде.
– Безнең арадагы мөнәсәбәт үзе үк зур гөнаһ бит инде.
Харис аның ни әйтәсен сүзен сүзгә белә. Шуңа күрә аңа аптырамады да, үпкәләмәде дә, ачуланмады да.
– Ярату гөнаһ була димени, тилекәй?! Үзем әйтимме соң? – Тәмәке тоткан кулын селки-селки аңлатырга кереште. – Мин, беләсең, атеист кеше. Шулай да... Дини кешеләр, кара халык фикеренчә, безне Алла бар иткән. Ярар, булсын да ди. Гөнаһ ул менә шул Алланың урынын биләргә, аңа тиңләшергә омтылу. Ә син телгә алган «хыянәт-җинаять» ише гамәлләр – вак мәсьәлә. Моны дин әһелләре хәтта үзләре дә әйтә. Шуңа күрә тәмуг дигәннәреннән куркырга кирәкми. Кеше оҗмахта кылган гөнаһлары өчен монда, җир-тәмугка куылган, ди Библия. Җирдә яшәү – тәмуг газабы кичерү. Гөнаһың бетте исә яки кичерерлек дәрәҗәдә аз икән, шул чагында гына Алла кешене үз хозурына, оҗмахка ала. Димәк, кеше гөнаһлары беткәч үлә булып чыга. Минем, мәсәлән, үләсем килми әле...
Наташаның авызы ачылып калды.
– Ай, ни сөйлисең син, Харис?!
Аның йөзендә чын-чынлап курку чаткылары чагылып китте.
Харис сүзне кабат башка сукмакка кертеп җибәрүне хәерле тапты.
– Наташенька, әйдә бу турыда уйламаска тырышып кара әле... Киттек, кибеткә кереп чыгабыз.
– Нигә?
– Тәмәке бетте.
Шулай дигән уңайга, Харис, кесәсендә кармаланып, тәмәке кабын тартып чыгарды. Кыз, яртылаш кына бушаган капны күреп, кашларын җыерды.
– Хәзер бушатабыз аны. Әле-е, Мамадыштан әйләнеп кайтканчы... Иртәгәдән ташларга исәп. Малайларга да шулай дидем әле. Кхо-о! – Харис, каты гына йөткереп куйгач, тәмәкесен учлары белән җилдән ышыклый-ышыклый, ут элдерде.
Шактый араны сүзсез генә бардылар. Һәркем үз уйларына чумган иде.
«Җир йөзендә минем эчке дөньямны аңлардай бер генә җан иясе дә юк микәнни? Нигә әле мин, абзарга куып кертелгән мал шикелле, ашап, һава сулап, йоклап кына яшәргә тиеш? Киң тоелган шушы дөньяда минем тормышка ашыра алырдай хыялларыма аз гына да урын юкмыни? Булганны югалту озак түгел, аның өчен санаулы мизгелләр дә җитә. Файдаланып каласы иде, файдаланып...»
– Карале, Наташенька, минем тәкъдимем бар.
Кызның күзләрендә кабат ихлас кызыксыну чаткысы балкып китте.
– Нинди? – дип, күзләрен тутырып, Хариска төбәлде.
Ир Наташага карап елмайды.
– Әй, ярар, кибеттән чыккач әйтермен...
Кибеттән чыккач, салмак кына адымнар белән олы юлга таба атладылар. Сүзләр сүзгә ялганды.
Наташага бигрәк тә Харисның әйтергә теләгән «тәкъдиме» тынгылык бирмәде.
– Мин сине яратам, Наташа!
Кыз абынып егыла язды. Моңа кадәр ишеткәләгән булса да, бу юлы әлеге сүзләр ничектер үтә серле яңгыраган кебек тоелды аңа. Йөзе җитдиләнде. Карашы кабат Харисның күзләрендә беректе.
– Шаярма, Харис! Көлмә минем хисләремнән, зинһар. Беләсең бит инде: бер-беребезгә карата нинди генә мөнәсәбәттә булсак та, без атлап чыга алмый торган киртәләр дә бар... – Наташаның күзләре яшьләнде. – Синең эштән кайтуыңны зарыгып көтәм. Көннәрне көч-хәл белән, этеп-төртеп уздырам мин, ышанасыңмы шуңа?! Ышанмыйсыңдыр шул. Ә кич белән, син эштән кайткач, үз хисләрем өчен кинәт кенә гарьләнеп куям – син бүтәннәрне, хатыныңны күргәч ныграк шат буласың... Минем сүзләргә каршы килергә кирәкми, үзең әйтмешли, күзләре дә сата шул кешене. Шундый мизгелләрдә мин үземне-үзем кимсетәм кебек тоела. Әгәр мин читкәрәк атласам, чынлыкта син үзең үк шат буласың бит. Ә миңа... кая барып бәрелергә белмәгәндә, бернинди артык сүзләр дә, артык сораулар да кирәк түгел, бер мизгелгә җылы итеп иңнәреңә башымны куеп тору да җитә иде. Ә сине бары үз кәефең, аның кырылуы, аңа мин сәбәпче булуы гына борчый.
– Минем хакта болай әйтү дөреслеккә аз гына да якын килми бит. Үз кәефем генә борчымый мине. Һәм минем нинди адымга әзер икәнлегемне нәкъ менә хәзер әйтергә уйлаган идем...
Харис, ялт-йолт кына тирә-якка күз төшереп алды да, кеше-кара юклыгын белеп алгач, кызны кочагына кысты.
– Наташенька, мин сине генә яратам. Мин... синең белән китәм...
Сөйгәне авызыннан мондый сүзләр ишетермен дип Наташа күз алдына да китерми иде. Ышанырга да, ышанмаска да белмәде.
«Нәрсә бу? Харисның чираттагы шаяртуымы? Мине тынычландырырга тырышуымы? Кичә генә Галия апа белән киләчәккә әллә нинди планнар корып утыралар иде бит, ә бүген... Их-х!..»
Харис берара тын гына торды да:
– Ярар, матурым, Мамадыштан кайткач сөйләшербез бу хакта, яме, – дип, олы юл чатына тукталган машина ягына йөгерде...
* * *
Шаяртмады Харис. Шул рәвешле авылдан чыгып китүенә унбиш елдан артык инде. Сугыш тәмамлангач туган якларына юл алган украин гаиләсенә ияреп чыгып киткән иде. Нишлисең бит, тәкъдир дигәннәренә буйсынмый хәл юк – авылдашлары, кардәшләре никадәр генә акылга китерергә тырышып караса да, малайлары күз яшьләренә буыла-буыла ялварса да, туган авылында калмады Харис. Өч газиз баласын, хатыны Галияне язмыш кочагына ташлап калдырырга мәҗбүр булды. Тик мәҗбүр булдымы соң? Бүтән кайтмаска вәгъдә биреп киткән иде дә бит...
...Украинага барып урнашуга ук, Наташа белән язылышып, гаилә корып җибәрделәр. Ел артыннан ел үтте. Әүвәл тормышлары җайлы гына барды кебек. Харисны, тәҗрибәле белгеч буларак, авыл советына рәис итеп куйдылар. Бер-бер артлы улы, кызы туды...
Ләкин бер карашка матур гына башланып киткән тормышның тора-бара рәте-чираты китте. Хариска нидер җитми иде, күңеле һич кенә дә тынычлык таба алмыйча интекте. Тәгәрәшеп үскән балаларына карап утырган вакытларында да, кичләрен, эштән кайткач, алар белән идәндә ауный-ауный уйнаган чакларында да кинәт бер сәбәпсез кәефсезләнеп калучанга әйләнде.
Ирендәге бу аңлаешсыз үзгәрешләрне Наташа да сизенде. Кыю, таләпчән холыклы булса да, мондый чакларда аның җаеннан гына торырга тырышты. Чөнки белә: Харисны көннән-көн куәтләнә барган сагыш бимазалый. Туган җир сагышы. Бөтенләй чит-ят тойгы түгел бит, Наташа да, вакытлыча гына булса да, туган нигезне ташлап китү газабын кичергән кеше.
Озак кына уйланып йөргәннән соң, Наташа ире белән ачыктан-ачык аңлашырга кирәк дигән карарга килде. Баштарак Харис, сүзнең ни турында барачагын аңлап алгач та, әллә хатынына авырлык тудырасы килмәгәнгә, әллә узган гомерен чынлап та онытырга теләп, мондый сөйләшүне кирәк тапмады. Тик иренең сагыштан газаплануын, шул сәбәпледер, күрәсең, үзенә карата салкыная баруын күреп-белеп торган Наташа моны болай гына калдыра алмады, көннәрдән бер көнне кабат сүз яңартты:
– Харис, синең миңа берәр сүз әйтәсең килмиме?
Эш кәгазьләре белән мәш килеп утырган ир башын күтәреп хатынына төбәлде.
– Нигә алай дисең?
– Мин бит сукыр түгел, барысын да күреп-тоеп яшим. Сине нәрсәдер борчый.
Ир ягыннан җавап ишетелмәде. Харис хатынының ни әйтергә теләгәнен аңлап өлгермәгән иде, әлбәттә.
Наташаның күзләренә сораулы караш ташлады.
– Соңгы вакытларда болай салкынаюыңның сәбәбен дә чамалыйм...
Харис аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
– Туктале, нәрсә уйлап чыгардың инде тагын?
Тавышын күтәребрәк әйтеп ташлавын үзе дә аңлады булса кирәк, Харис кәгазьләренә текәлеп тынып калды.
– Әйе, барысын да чамалыйм, – дип дәвам итте Наташа. – Соңгы араларда тупасландың. Авылыңны, хатыныңны, балаларыңны сагынасың, беләм. Тик... әйдә, Харис, ачыктан-ачык сөйләшик, без бала-чагалар түгел.
Харис бу сөйләшүгә әзер түгел иде. Шуңа да сүзне икенчегә борырга маташты.
– Әйдә, булмаган нәрсә турында баш катырма әле. Миңа булыш, менә бу кәгазьләрне рәткә китерик...
Тик Наташа сүзне башка нәрсәгә бору турында уйлап та карамады. Үзен җәфалаган сорауга төгәл җавап табарга булды.
– Ниндидер сәбәпләр эзләп маташма, Харис, турысын әйт. Алдаганны җенем сөйми. Синең, минем белән араны өзеп, элекке хатының янына кайтып китәсең киләме?
Харис шаркылдап көлеп җибәрүен абайламыйча да калды. Наташаның күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп чыкты.
– Менә сиңа мә! – Ир, урыныннан торып, хатынын кочты. – Юләркәй, нишләп мин сине, балаларны ташлап китим ди?!
– Анда да бар бит алар синең...
Ир җилкәсен генә сикертеп куйды.
– Булса ни. Аларның монда ни катнашы бар? Миңа син генә кирәк, хохлушкам минем...
Наташа шундук сулкылдавыннан тукталды. Иренең күзләренә төбәлде.
– Чынлапмы?...Ташламыйсыңмы?..
Харис сөеклесенең маңгаеннан үбеп алды.
– Юк, ташламыйм, вәгъдә бирәм... Тик авылга кайтып килер идем...
Наташаның гәүдәсе тетрәнеп куйды, куркынган күзләре белән кабат иренә текәлде.
– Борчылырлык сәбәп юк, – дип, хатынын тынычландырырга ашыкты Харис. – Авылымны, туган йортымны, кардәшләремне, әти-әниемнең каберен күреп килим мәллә дигән идем. Сагындым... Син рөхсәт итмәсәң, беркая да бармыйм...
Наташа Харисның сумкасына әбәтлек ризык салды.
– Алай булгач, мин сиңа... – Хатынның күзләрендә хәйләкәр чаткылар чагылып китте. – Кайткач әйтермен...
Эшкә барышлый, Харис авыл читендәге калкулыкка менеп төшәргә булды. Ничәмә-ничә ел шушында яшәп, әллә бер дә менеп караганы булмады, әллә кайчандыр менеп тә онытылган... Иң югары җиренә менеп җиткәч, туктап калды.
«Кара, моңарчы бер дә игътибар ителмәгән, таң атканда бу авыл да ярыйсы гына икән үзе...»
Инде яктырып бетә диярлек, шулай да күпчелек өйләрнең тәрәзәләрендә әле тонык кына ут чагыла.
Тынлык. Ниһаять, кайсыныңдыр эте ялкау гына өреп куйды. Аңа авылның икенче башыннан бер әтәч сәлам бирде. Харис, сумкасын баш астына салып, яшел чирәмгә сузылып ятты да күзләрен йомды.
«Их, туган авылым! Ни генә әйтсәң дә, сагындырасың шул... Ничек шулай икән ул, кайда гына яшәсәм дә, кайларда гына йөрсәм дә, синең хатирәләр яши, онытылмыйсың. Юкка гына шагыйрьләр дә туган җиргә, аның гүзәл табигатенә дан җырлап әсәрләр иҗат итмидер, җырчылар аңа багышлап моңлы, җырлар сузмый торгандыр шул. Алар да, үзләренчә, туган якның кадерен белеп яшәргә, аннан аерылмаска өндиләр... Аерылмаска, шайтан алгыры!.. Тормыш юллары син уйлаганча гына булса икән ул. Кемдер гомеренең азагына чаклы туган ягында, туган табигать кочагында яшәү бәхетенә ия, ә кемнедер аяусыз тормыш җилләре ерак-еракларга илтеп ыргыта. Кайберәүләр, азмы-күпме вакыт үткәннән соң булса да, кендек каны тамган туган туфрагына кабаттан аяк басу шатлыгын татыса, кемдер мәңгелеккә ят төбәкләрдә калырга мәҗбүр. Мин дә кайтырмын, авылым, вакытлыча гына булса да кайтырмын! Каршы алырсыңмы син, кабул итәрсеңме мине, адашкан улыңны?...»
Күңеленә кергән уй-хисләре, ватык патефон тәлинкәсе кебек, бер сүзне кабатларга тотынды:
«Улыңны... Улыңны...»
«Улларым! Мине улларым көтә бит!.. Наташа... Ә нәрсә Наташа? Ул аңлый мине. Хәлемә дә керергә тиеш!...»
...Шундый уйлар, шундый хыяллар, шушы сагыш алып кайтты аны туган авылына. Ә нәтиҗәдә ничек килеп чыкты? Көтмәгәннәр бит, беркем дә көтмәгән аны монда. Харис артык бу авылда...
– Әйе-е-е, Хәмит, – дип сузды ир һәм янында басып торучы картның өс-башын, сакал-мыек баскан йөзен, тирән җыерчыклар белән чуарланып беткән кулларын, сәләмә киемен күздән кичерде. – Каргадың син мине-е.
– Юк, мин түгел. Үзең...
Хәмит сүзен әйтеп бетермәде. Урам башында нәни бала күтәргән бер ир-ат пәйда булгач: «Әнә Нурулла үзе дә кайта», – диде дә, кулларын артка куеп, вак-вак адымнар белән генә якындагы тыкрыкка кереп югалды.
Бала күтәргән егет, дөрестән дә, Нурулла иде. Харисның олы улы.
(Ахыры бар.)
Фото: tuganaylar.ru