VII
Хәлимне Морат белән Майя үз джипларында авылга кадәр озатып куйдылар. Урманга керер алдыннан, Майяның тагын бер тапкыр авылда буласы килде, ә Морат исә кызының туган нигезен үз күзләре белән күреп чыгарга ниятләде.
Очрашу туганнарча җылы башланды: Майя белән берәм-берәм кочаклашып, күрешеп чыктылар. Полковник кына үзен бу гаиләдә чит итеп тойды, ахры, кул биреп күрешеп, танышып чыкканнан соң, Майяны бер читкә дәшеп, аңа ниндидер төргәк бирде дә машинасына утырып кайтып китте. Аның белән юньләп саубуллашучы да, артыннан кул болгап калучы да булмады. Майя калды. Ул икенче көнне иртә белән Хәлимгә ияреп урманга керергә тиеш иде.
Бу хәбәр өйдәгеләрне тәмам пошаманга салды. Бигрәк тә Сания белән Тәскирә ай-вай килде. Күрәләтә Хәлимне сихер оясына кертеп җибәрергә теләмәделәрме?.. Нәфисәнең эчендә ут-учак дөрләсә дә, ул бу хәбәрне тыштан тыныч кабул итте. Чөнки барысын да аңлый: Хәлим «кирәк» ди икән, димәк, чынлап та, урманга кермичә булмый.
Хатын милиция җитәкчесен күрү белән аңлап-төшенеп алган иде инде: Хәлимнең төрмәдән котылып кайтуы бәрабәренә башкарыла бу сәфәр. Исән-сау гына булсыннар, исән-сау барып, исән-сау кайтсыннар... Нәфисә, белгән догаларын укып, кич буе күңеленнән теләкләр теләп йөрде. Ә инде кайсы кая йокларга таралышкач, ул хәләл иренә матур мәхәббәт төне багышлады... Бу юлы Хәлим – хатынын түгел, күбрәк Нәфисә – ирен, аның тәнендәге һәр күзәнәкне, һәр чәч бөртеген тәмләп, назлап, сөеп чыкты, аңа онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.
– Син бүген бигрәк тә мәхәббәтле, – диде ир кеше, үзенең кояшта янган тәне өстендә хатынының аккош канаты кебек җәелгән ак чәчләрен сыйпый-сыйпый. Нәфисә дәшмәде, бары тик ирен кабат-кабат кайнар сулышына, шуның белән бергә наз шаукымына күмде...
Майя, Сания, Тәскирә өчәүләп сөйләшеп утырдылар. Сөйләшү генә түгел, аңлашу төне булды бу алар өчен. Күбрәк Майя кызыксынды, бигрәк тә әтисе турында җентекләп, кат-кат сорашты. Бергәләп көлешеп тә, үзалдына бер-берсеннән күзләрен яшерә-яшерә сыктап-елап та алдылар.
Сания кунак өстәлен җыярга чыгып киткәч, Майя белән Тәскирә бераз вакытка икәү генә калдылар. Ниндидер сәер тынлыктан соң Тәскирә сүз башлады:
– Кызым, син миңа рәнҗемисеңдер бит? Мин сине якты дөньяга китерсәм дә, тәрбияләп үстерә алмадым шул... Синең хакыңда бөтенләй белмәдем... Менә шундый язмышка дучар булдым мин, кызым...
Майя яшьле күзләрен, чылана башлаган йөз-битләрен яулык чите белән сөртештерә башлаган анасының кулбашына кагылды:
– Дучар булдык, диген, әнкәй...
– Сезне югалтып, мин бик зур гөнаһ алдым, балам... Шуңа да яшәү кыен миңа, кешегә әйтмим генә. Өч бала табып, икесенең кайда үсүен, ничек яшәвен, хәтта тууын да белмәгән ана ничек Ходай рәхмәтенә ирешә алсын инде, йә? Ничекләр, ни белән генә юарга инде бу күңел караларын?!
– И Тәскирә апай... Әнкәй... Бәгырькәй... Син бетеренмә әле шулчаклы... Үзеңне сакла. Кеше язмышы сихер шаукымнан көчсезрәк шул. Син бит бездән үзең теләп баш тартмагансың. Игезәк балаларың булуын белсәң, ничек тә табарга, кайтарырга тырышыр идең, шулаймы?..
Майяның бит очлары кызышты, бөтен тәненә дым бәреп чыкты. Ул әле кайчан гына әнкәсен бала тапкандагы һушсызлыгы өчен битәрләп булашкан иде... Ә хәзер... тәмле телләнеп булаша. «Тәмле» булса да, бик ихлас иде бүген аның теле... Уйлары, ниятләре саф, ихлас иде...
Тәскирәнең дә бу араларда авыр уйлар белән яшәгәнлеге аңлашылды. Әнә бит ул ничек көенә:
– Эзләмимме соң?! Тапмыйммы соң?! Үрмәләп булса да, җир тырнап булса да, барып, юллап табар идем... Кара урманның иң хәтәр урынына ябышып керер идем, билләһи газыйм!.. Тик менә... сихер дигәннәре сезне бик еракка яшергән булып чыкты. Ничә еллар буе ым-ишарә биреп караучы да булмады... Хәлимкәебезгә рәхмәт. Анаңны ул сыендырды. Язмыш юллары буенда сезне – газизләремне табарга булышты, Аллага шөкер... Тик менә берегезне барыбер саклап, яклап кала алмадым... Монысы өчен Раббыма бераз үпкәм дә бар...
Гадәттә, ана кеше баласының башын күкрәгенә кысып юата, назлый... Бу юлы бала кеше үз анасының кайгы гаменнән тартылып, ябыгып, җиңеләеп киткән башын үз күкрәге өстенә куеп иркәләде, юатты...
Алар бик канәгать иде бу күрешүдән. Бигрәк тә Майя сөенеп бетә алмады. Ул хәтта: «Урманга керергәме-юкмы, – дип тә уйлый башлаган иде. – Күңел ялкынсынуым, җан тынычсызлыгым шушы очрашу өчен генә булмады микән?» – дип, «албастылар утары» белән бәйле ниятеннән кире кайтырга да исәпләгән иде. Ләкин үзе шундук бу уен тиз генә зиһен төенчегенә төйнәп, күңеленең иң ерак җиренә яшереп тә куйды.
* * *
Укучым сорар: «Майя нишләп тиз генә анасына карата фикерен үзгәртеп куйды соң әле?» – дияр. Төрмә камерасында Майя белән Хәлим арасында булган сөйләшүне искә төшерер...
Нәрсә диим инде? Мин дә, сезнең кебек, героемның бөтен күңел киңлекләрен иңли алмыйм. Уйларының да барысын очлап чыга алмыйм. Аның өчен уйласам, герой мин үзем булыр идем. Ә герой мин түгел. Кискен язмыш борылмаларында бәргәләнеп яшәгән Майя – «албасты карчыклар» үз ниятләре өчен сайлап алган өч игезәкнең берсе – менә ул бу бүлекнең төп каһарманы... Шуңа күрә дә без аның уйларына, ниятләренә, тормышка карашына игътибарлы булыйк, хөрмәт белән карыйк, аның һәр гамәлен түбәнчелек белән кабул итик.
Ана белән бала арасындагы багланыш, – минемчә, әдәбиятның төп өйрәнү объекты. Ике арадагы бу багланышта (бәйләнеш түгел, нәкъ менә багланыш, ә багланыш ул – рухи категория) катып калган, кануни кагыйдә яисә яшәү тәртибе юк, минемчә. Ана-бала мөнәсәбәтләрендә тоем, шул тоем белән бәйле күңел соравы, күңел ихтыяҗы бик мөһим. Иң мөһиме дә шулдыр әле. Тәскирә белән Майя арасындагы багланышта – йөрәк тамырларын тетрәндерә торган тулгактан соң бер мәртәбә дә очрашмаган, хәтта тоешмаган, белешмәгән ике җан арасындагы мөнәсәбәтләрдә – Аллаһы Тәгалә һәм аның фәрештәләре кулы уйнамаган дип, кем әйтә ала?! Әйе, бу күрешүдә Майяның үзен тудырган анасына карата фикере, мөнәсәбәте үзгәрде шикелле... Шулай булсын, берүк... Үпкә, рәнҗеш белән яшәүгә караганда ачык күңел, якты, изге ниятләр белән, матур, кешелекле гамәлләр белән яшәү дөресрәк тә, җиңелрәк тә. Үз яшәү максатыңны, күңелең хаҗәтен Аллаһ ихтыярына, илаһи кануннарга тәңгәлләп һәм тәгаенләп яшәүгә ни җитә?! Минемчә, Майя менә шуны аңлады, аңламаса да – тойды. Ләкин, күңелендә шик-шөбһә баш калкытуга карамастан, «албастылар утары»на барудан да ваз кичмәде, илаһи омтылышлардан шактый ерак тора торган бу ниятеннән дә кире кайтмады.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/