5.
Харис көтелмәгән сүзләрдән каушап китте. Аның уенча, сугышка кадәр авыл өчен байтак эшләр эшләгән, фронтта фашист илбасарларын дөмбәсләгән кешене, кем генә булмасын, болай каршы алырга тиеш түгел иде. Кәефе кырылды. Күзләрен акайтып, Хәмиткә дәште:
– Авызыңны үлчәп ач! Алты ел элек бер тапкыр сукканга үчләшеп утырмасаң... Таптың вакыт...
– Ул чагында минем хаклы булуымны соңрак үзең дә аңладың бугай аңлавын. Тик миңа караганда әнием ныграк рәнҗеде, шуңа күрә сине кичерә алмыйм. Әнине рәнҗеткән өчен. Мине генә түгел, бөтен авылны җәберләдең бит син, имансыз, хәтерең тузаннарын сөрт...
Харисның хәтере әллә ни калын тузан астында калмаган. Авыл халкы белән күпме генә тарткалашсалар да, ахыр чиктә мәчетнең сүтелми калуын яхшы хәтерли. Изге йорт, манарасы тәмам череп ишелеп төшкәнче, авыл уртасында торды. Манара очындагы сары ай гына шул көннәрдә юк булды. «Аны Харис үзе менеп алган» дигән сүзләр дә йөрде авылда берара. Билгеле, чынлыкта, монда авыл советы рәисенең турыдан-туры катнашы юк иде. Ул кырыгынчы елны фин сугышына киткәндә идарә эшләрен башка берәүгә тапшырып йөргәндә генә ачыкланды – айны мәчет янәшәсендә яшәүче Зиннәт карт алып яшергән булып чыкты.
Авылдашларын җәберләүгә килгәндә, кемне дә булса тиргәгән, кайвакыт начар сүзләр ычкындыргалаган икән – каны кызган, ачу килгән чакта булгалагандыр инде дип кенә уйлады Харис. Ә болай... Кеше өлешенә кергәне, кемне дә булса кыйнаганы, Хәмиткә сукканнан соң хәтта бер генә адәми затка да кул күтәргәне булмады...
– Нәрсә бытылдыйсың син? Ник кәефне бозасың? Синең фәлсәфәңне тыңлап утырырга дип кайттыммыни мин фронттан?! Халыкны җәберләдең, дип, арттырып җибәрәсең, яла ягасың бит, Хәмит. Җавап бирергә туры килмәгәе.
Хәмитнең гаҗәпләнүе йөзенә чыкты.
– Син моны чынлап әйтәсеңме соң, эне-ем?! Куркытма син мине. Нәрсә син, кемне дә булса рәнҗетер өчен, аны кыйнау кирәктер дип уйлыйсың мәллә?
Харис, өч елдан артык җәһәннәм читендә дошманнарны дөмбәсләп, ниһаять, туган авылына аяк баскан ир, үзен беренче булып каршы алган «ярты акыллы» Хәмитне һәм күңелсез хатирәләрне шушы урында калдырып китәргә теләгәндәй, кулын гына селтәде дә биштәрен җилкәсенә асты.
– Кайтыйм мин, – дип, олы урамга, туган йортына таба атлады...
* * *
Җилкапканы тавыш чыгармыйча гына ачып керде Харис. Аяк очларына басып дигәндәй өйалды баскычына килеп җиткән генә иде, ишек ачылып та китте, аннан Харисның олы улы – тугыз яшьлек Нурулла атылып чыкты. Әтисенең өй турына кайтып җиткәч тә керергә кыймыйча капка төбендә йөткерә-йөткерә тәмәке көйрәтеп торганын күргән икән.
Малай, «Ур-ра!» кычкырып, әтисенең муенына асылынды.
– Ур-ра, әтием кайтты! Герой әтием! – дип, әле бер кысып кочаклады Нурулла, әле Харисның орден-медальләрен тоткалап карады.
Еллар буе бер күрешергә, кочаклап иркәләргә тилмереп, чит җирләрдә зар-интизар булып яшәгән кеше өчен шул хыялларының тормышка ашуын нинди бәхет белән чагыштырып булыр икән?! Харисның күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәп чыкты.
Бу күренеш Нурулланы аптырашта калдырды.
– Бәтәч, әти, нигә елыйсың? Берәр җирең авыртамыни? – Харис җыерчыклар баскан бите буйлап тәгәрәшеп төшкән күз яшьләре чылатырга өлгергән мыегын сыпырып алды. Үзенең дә күзләре дымлана төште, сулышы ешайды.
– Юк, юк, улым. Авырмыйм мин. – Харис улын тынычландырырга ашыкты. – Сине, шушындый дәү улымны күргән бәхеттән, күзгә черки кергәнен дә сизми калганмын.
Нурулланың йөзе тынычланып калды.
– Карале, чынлап та зур булгансың син, улым, каяле... – Харис улын җиргә бастырды. – Бүтәннәр өйдәме соң? Уяндылармы әле?
Нурулла баскыч бусагасына утырган әтисе янәшәсенә чүгәләде.
– Әни төнгелектән күптән түгел генә кайтты әле, бәбәйләр янына ятып йокыга китте бугай. Наташа апалар уянды инде...
– Нинди Наташа апа ул, улым? – диде Харис, сәерсенеп.
Сүзнең кем турында барганлыгын, ниһаять, Нурулла сөйли башлагач аңлады...
Атлы гаскәр авылга кергәндә, караңгы төшкән иде инде. Алдан чабулаучы җайдаклар, бормалы-сырмалы урамнарны үтеп, басуга чыгып җиткән генә иде, арттан эскадрон командирының боерулы тавышы яңгырады:
– Эскадрон, тукта! Төнне шушы авылда үткәрәбез.
Караңгы яңа гына төшсә дә, йорт тәрәзәләрендә яктылык-фәлән күренми. Тынлык. Хәрбиләрнең атлары гына ара-тирә пошкырып куя. Харисның взводы авыл читендәге, башкаларга караганда шактый иркен күренгән йортка таба юнәлде. Тик хуҗалар ишек шакыгач та җавап бирергә ашыкмадылар.
Шактый вакыттан соң гына сукыр лампа кабыздылар булса кирәк, соры төстәге өленге белән капланган тәрәзәдә тонык кына яктылык күренеп китте.
Ишек артында хуҗа хатын тавышы ишетелде:
– Кем бар анда? – диде ул чиста урыс телендә.
– Бу без, апа, фронтка баручылар, – дип җавап кайтарды Харис. – Төнне кунып чыгарга иде.
Ишекнең эчке ягында тынлык урнашты. Берара басып торганнан соң, Харис кабат ишекне дөбердәтергә тотынды.
– Ач инде, фәлән-төгән!
Көне буе ат өстендә чапкан хәрбиләрне тизрәк ял иттерү чарасын күрергә кирәк иде. Шуңа күрә взвод командиры төче телләнеп тормады, урысчасын-татарчасын бергә кушып сүгенеп җибәрде.
Ишекне карт кына хатын ачты. Җилкапка янында атларын җитәкләп басып торучы кораллы ирләрне күреп каушап калды булса кирәк, хуҗабикә сүзсез калды. Аннары гына, хушына килеп, җайдакларны өйгә дәште.
– Сез безне ачуланмагыз инде, егетләр, ишекне дөбердәтә башлагач та, бандитлар дип куркып калдым. Андый-мондый хәл булса, кем яклар мине? Берүзем бит, берүзем... – Хуҗабикә сөйләнә-сөйләнә чәй хәстәрләргә кереште. – Картым элекке авыл советы председателе, бандитлар кыйнап киткәч, озак кына урын өстендә ятты, узган айда җан тәслим кылды... Ике балам белән бергәләп маташабыз инде шунда...
Сугыш чорында Украинада гына түгел, хәтта Татарстанның үзендә дә җинаятьчелекнең үсүен яхшы белгәнгә, Харис бу гаилә өчен аеруча авыр хатирәләр турында сүз куертып торуны кирәк тапмады.
Өстәлгә сызгырып торган самавыр, ниндидер тонык сыеклык тутырылган зур шешә, кирпеч кадәрле ысланган чучка мае менеп кунаклады. Егетләр, күзләрен ялтыратып, бер-берсенә карашып алдылар.
– Сыйланыгыз, егетләр, сыйланыгыз. Бар булганы шул инде...
Хуҗабикә өстәлгә кырлы стаканнар чыгарып куйды.
– Мин балалар янына кереп чыгыйм әле...
Ул балалары йоклап яткан якка кереп киткәнне көтеп кенә торгандай, егетләр өстәлнең нәкъ уртасына куелган алагаем зур шешәдәге данлыклы украин горилкасына «һөҗүм» башладылар. Аларның кыйланмышларын карап тору Хариска кызык тоелды: егетләр кырлы стаканны тутырып утлы суны бер сулышта йотып куялар да иписез-нисез чучка мае кабалар. Ул йөзләрендәге канәгатьлек!
– Командир, әйдә берне генә булса да тотып куегыз инде. Юкса безгә читен бит.
– Юк, юк, егетләр, рәхмәт. Мин озак еллар сугышканнан соң мондый дошманны бер җиңдем инде. Сез дә чамалагыз, иртүк атка атланасыгыз бар.
Взвод командиры, егетләрнең ашына таракан булып төшмәс өчен, урыныннан торып, йорт эчен караштырырга кереште.
Хуҗабикә озак тормады. Мич аралыгыннан чыгып, хәрбиләр янына килеп утырды.
– Борчыдык инде сезне, ачуланмагыз, апа. Йокыгызны бүлдек...
– Кая инде ул йокы... Бераз хәл алыйк дип кенә яткан идек инде. Иртүк торып җыенырга кирәк бит. Безне ил эченәрәк күчерәчәкләр... Анда безне кем көтеп торган ди тагын. Бездән башка борчулары булмаган ди... Туган-тумачаларыбыз да юк бит, ичмасам, шуларга гына күченеп торыр идек тә... Туган җирне ташлап китүләре авыр икән лә ул. Мондый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган бит. Әти-әниебезгә туган туфракны ташлап беркая да китмәскә ант биргән идек тә... Аларның каберләрен шул явыз фашистларга калдырыйммы?..
Хуҗабикә юешләнгән күзләрен яулык чите белән каплады.
Сүзне икенче тирәгәрәк күчерергә кирәклеген аңлап, Харис сорап куйды:
– Балаларыгыз зурлармы соң?
Балалар сүзен ишеткәч, хатын җанланып киткәндәй булды. Сулкылдавыннан тукталды.
– Кызым инде быел мәктәпне тәмамлады, унсигезе тулды. Улым, нәнием дә нык ярдәм итә, бөтен эшкә кулы ята...
Шуны гына тыңлап торган диярсең, мич башыннан кара чәчле малай сикереп төште. Әнисе янына килеп, аның беләгеннән кочаклап алды да, күзләрен тутырып, Хариска карап тора башлады.
– Командир! – Хәрбиләрнең берсе пышылдап кына Хариска дәште. – Ял итеп аласы иде бит.
Харис хуҗабикәгә текәлде.
– Хәзер, хәзер, – диде хуҗабикә, ни турында әйтергә җыенганнарын сүзсез дә аңлап һәм, мич артына кереп, ястык-юрган ише әйберләр алып чыкты. Ул арада малай Харис янына ук килеп утырды.
– Син Буденныймы? – дип сорады ул, командирның мыегына ишарәләп.
Харис көлеп җибәрде, оч-очлары кармакныкы кебек кайтарылып торган кап-кара мыегын сыпырып куйды. Малайны күтәреп алдына утыртты да:
– Нәрсә, охшаганмы?
Малай аптырап аның күзләренә текәлде. «Һе, ничек инде ул? Үзенең мыегы бар, башкалар командир дип кенә дәшә, киеме дә шуныкы төсле...»
– Каян беләсең син Буденныйны, егет? – диде Харис, малайны кочагына алып.
– Белмәскә! Бөтен малайлар Буденныйга охшарга тырыша, аның белән бергә фашистларны дөмбәсләргә хыяллана. Бер дәрестә укытучы апа күрсәткән иде рәсемен. Нәкъ сиңа охшаган. – Малай, Харисның кочагыннан котылырга теләп, тартылып куйды. – Минем дә синең кебек, атка атланып, фашистларны кылыч белән тураклап йөрисем килә...
Өстәлне стенага табарак этеп, бөтен бүлмәнең буеннан-буена урын җәелде. Харис йокы алдыннан саф һава сулап керү нияте белән ишегалдына чыгып китүгә, малай тиз генә мич артына йөгерде. Яшен тизлеге белән мич өстендәге ятакка менде дә тыныч кына йоклап яткан апасын җилтерәтергә тотынды.
– Наталка, Наталка, тор әле... Беләсеңме безгә кем килде?!
Апасы канәгатьсез генә ыңгырашып куйды да икенче якка борылып ятты. Малайның тынычланырга исәбендә дә юк иде, апасын төрткәләвен белде.
– Җитте инде сиңа! Иртүк торасы бар, башымны катырма әле. Тагын шул Буденный белән саташасыңдыр инде...
Апасының бу сүзләре малайны тәмам аптырашта калдырды.
– Ничек белдең син аны, Наталка? – диде ул, ихлас гаҗәпләнеп һәм пышылдауга күчте. – Нәкъ үзе!..
Буденный... Ышанмасаң, үзең кара.
– Ну... – Энекәшенең саташып уянганлыгына иманы камил булса да, Наташаның башка чарасы калмады – тавыш чыгармаска тырышып, мич өстеннән төште дә, киемнәрен булдыра алганча рәтләштереп, аралыктан чыкты.
– Исәнмесез, – диде ул, инде чишенеп йокларга ятарга җыенучы солдатларны күздән кичереп.
Әлбәттә, Буденныйга аз гына охшаган кеше дә юк иде алар арасында. «Әй, бу маңка малайны! – дип уйлап куйды Наташа. – Хыялый, саташкан...»
Ишек ачылып китте һәм аның каршында тагын бер ир-ат пәйда булды.
«Ул! Буденный үзе! Шул ук сызылып киткән кара мыек, шул ук гимнастерка, билендә кылычы. Ул күзләре... Якыннан бигрәк тә матур икән үзләре... Ходаем, нәрсә турында уйлыйм мин?!»
Наташа, үзенең уйларыннан үзе оялып, бит алмаларының чөгендердәй кызарганын тойды. Йөзен тизрәк шәл чите белән каплап, ишегалдына чыгып йөгерде.
Харис баскан урыныннан кузгала алмыйча озак басып торды. Әле генә йөгереп чыгып киткән кызның сылу гәүдәсе, һушны алырдай чибәр йөзе, оялчан зәңгәр күзләре турында уйлады ул.
Шул мизгелдә туган авылы, хатыны, өч баласы күз алдыннан йөгереп узды. «Минекеләрнең, ачлы-туклы яшәсәләр дә, көне-төне коточкыч авыр эштә булсалар да, бер юанычлары бар ичмасам – алар үз туган җирләрендә, якташлары, кардәш-ырулары белән. Боларны исә иртәгә озын-озак юл, билгесезлек көтә. Туган җирсез калган бу кешеләр, бу сылукай кая барыр, кемгә сыеныр?..»
Харисның уйларын инде чишенеп юрган астына кереп чумган хәрби бозды:
– Все, егетләр, бетте командир!
Солдатлар дәррәү көлешеп алдылар.
...Харис уянганда, таң беленеп килә иде инде. Хуҗабикә әллә бөтенләй йокламаган тагын, юлчылар уянганчы кайнар чәй әзер иде. Хәрбиләр аяк өсте генә сыйландылар да йорттагыларга рәхмәт сүзләре әйтә-әйтә чыгып киттеләр. Бераздан аларның атлары, авыл читен соры тузанга күмеп, көнбатышка таба юл алды. Хуҗабикә, чыгып китәр алдыннан Харис тоттырган кәгазь кисәген учына кысып, капка төбендә алар артыннан кул болгап калды...
* * *
«Димәк, Наташалар монда! Минем өйдә!..»
Харисның күңелен нәрсәдер кытыклап алды, тәне буйлап ток йөгереп узгандай булып китте, тыны кысылды...
– Улым, су алып чык әле, – диде ул, башкалар ишетмәсен дигән кебек ярым пышылдап кына. – Тик шаулама, яме, уянмасыннар.
Нурулла кереп киткәч тә, ир уй-фикерләрен, ишеткән-күргәннәрен тәртипкә китерергә кереште. Бер яктан караганда, аның күңеле сугыштан исән-имин кайтып, газиз улларын, туган авылын кабат күрү бәхетеннән иркәләнсә, сылу кыз Наташаның да алар өендә яшәве шатлыклы, ләззәтле кичерешләрне икеләтә арттырды кебек...
Өйалды ишеге баскычта уйланып утыручы Харисның сыртына килеп бәрелде.
– Ай, – дигән тавыш ишетелде эчке якта.
Харис сикереп торды. Саклык белән генә ишекне ачты. Анда, өйалдында, кайчандыр үзен Буденный дип атаган малай белән аның апасы, элеккечә күз явын алырдай сылу гәүдәле Наташа басып тора иде.
– Буденный?! – Елмаеп үзләренә карап торучы таныш йөзне күреп, малайның түм-түгәрәк күзләре маңгаена менде.
– Нихәл, кавалерист? – диде Харис, малайга олыларча кул биреп. – Үсеп буламы?
– Була-а, – диде малай татарчалап. «Нигә шулай дип сорый икән бу абый?» дигәндәй, йөзенә аптыраган кыяфәт чыгарды.
– Исәнмесез, абый!
Монысын Наташа әйтте. Кызның тавышы да гәүдәсенә, буй-сынына бик ятышлы, искиткеч матур, ягымлы булып ишетелде Хариска. Кулын малайга биргән килеш басып торганлыгын бераздан гына аңышты ул. Бит алмалары кызарды.
Харис, әллә кайлардан, йөрәгенең иң ерак почмагыннан бәреп чыккан хисләрен тыярга тырышып, кыюсыз гына кызның йомшак, җылы учын кысты. Күз карашлары очрашты.
– Исәнме, Наташа!...
Шул вакытта чүмеч белән салкын су күтәреп Нурулла чыкмаган булса...
Сугыштан кайтып берничә көн үтүгә, Харисны элекке эш урынына билгеләп куйдылар. Тормышлар әкренләп үз калыбына керә башлады. Авыл советы рәисе булгач, гаилә дә азык-төлеккә интекмәде.
Авыл тормышына хас булганча, сирәк-мирәк кенә булса да, аларның яшәешенә көнләшеп караучылар табылды. Тирә-юньдә имеш-мимешләр тарала башлады.
Харис көне-төне кайдадыр югалып йөрсә дә, Галия күңеленә ире турында шик кертмәскә тырышты.
«Көнләшәләр, – дип кенә кабул итте Галия ире белән Наташага кагылышлы гайбәтләрне. – Нишләп, өч баласы була торып, марҗа белән чуалсын ди ул?»
Галия үзе белән бер табактан ашаучы, бер түбә астында яшәүче нәкъ шул кызның Хариска гыйшык тотуын, аларның көн дә диярлек икәүләшеп аулакка – урманга йөрүләрен, билгеле, күз алдына да китерә алмады. Чынбарлыктан ерак, ай-һай ерак иде шул аның уйлары...
...Әүвәл, сугыш вакытында танышканда ук, Харис белән Наташа арасында бер-берсенә карата ниндидер сәер тартылу барлыкка килде. Моны Харисның хезмәттәшләре дә сизгән иде. Язмышны алдан планлаштырып булмаячагын яхшы аңласа да, чибәр кыз белән кабат очрашуга өмет итеп, аларга үзенең авылдагы адресын калдырып киткән иде. Шул кәгазь кисәгендә күрсәтелгән авылга гына түгел, Харисның үз йортына ук урнашканнар...
Салкын һәм эңгер-меңгерле кыска көннәре белән кыш үтеп, күңелгә якын яз килде.
«Урманнарга бай бу төбәк. Гомер буе шушындый гүзәл табигатьле урында яшәү бәхетенә ия бу
Мамадыш халкы. Татарстан халкы. Ә бездә, Украинада...»
Наташа янәшәдән атлап баручы Харисны онытып ук җибәрде булса кирәк, урманга карап кычкырды:
– Мин си-не я-ра-там!
– Мин дә-ә-ә! – дип сузды Харрис, шаярып.
Кыз сискәнеп китте. Янында кеше барлыгы исенә төшеп, бит алмалары кызарды. Каш астыннан оялып кына Хариска карап куйды.
– Гафу ит, Харис абый, онытылып киттем...
– Ярар инде, Наташа, оялма миннән шулхәтле. – Ир канәгать елмаеп куйды. – Нинди абый булыйм ди мин сиңа?! Чит кеше түгел бит...
Шул вакыт Наташа бөтенләй көтмәгән хәл булды. Харис кинәт кызны кочагына кысты да пәп итеп кенә битеннән үбеп алды.
Саф соклану, рәхәтлек хисләре тамырларны көмеш ут белән тутырды... Бер кочак белән чикләнгән дөнья... Йомылыр-йомылмас керфекләр артында ниндидер очкын... Тынлык... Кызның кичерешләрен нинди сүзләр белән генә аңлатып була соң?!
Карашлар бер-берсенә берегеп калды. Наташаның баштарак куркып калган, усаллана башлаган кебек тоелган күзләрендә ике бөртек яшь тамчысы пәйда булды. Ул да булмады, иреннәр ирен белән көрәшергә тотынды...
(Дәвамы бар.)
Фото: shahrikazan.ru