VI
Хәлимне көн саен диярлек тикшерүче янына чакыралар. Дежур адвокат та шунда гына. Сорау алу дип тә әйтеп булмыйдыр бу сөйләшүләрне. Тикшерүче-дознаватель да, адвокат та Хәлимнең гаепсез түгел икәнен беләләр булса кирәк, артык төпченмиләр, гаебен тануын да таләп итмиләр...
Бу сөйләшүләрнең протокол өчен генә булуын, аны кайчан да булса бер чыгарып җибәрәселәрен Хәлим сизенеп белә иде. Ләкин шуны да аңлый: аның бүген үк иреккә чыгып китүенә нидер, кемдер комачау итә кебек...
Бераздан бу кешенең кем икәнлеге ачыкланды. Ул Майя булып чыкты. Морат кызы Майя. Аның төрмәгә Хәлим янына килүендә әтисенең никадәрле өлеше бардыр – анысы караңгы, әмма СИЗОда утырган кешеләр белән чит-ят кешеләрне очраштырмыйлар. Бу – хактыйн-хак кагыйдә. Димәк, кызының төрмәгә үтеп керүендә милиция башлыгының да кулы уйнаган.
Аны Майя белән тимер өстәлле, урындыклары идәнгә беркетелгән ярым караңгы бүлмәдә очраштырдылар. Тәрәзәләре юк, ишегенең калынлыгы – бер карыш... Урта бер җирендә шүрлекле тәрәзә сыңары бар... Ул ачык. Тышкы якта шылт иткән тавыш та ишетелеп тора. Түшәк-мазар күренми, димәк, очрашулар өчен махсус әзерләнгән бүлмә бу.
Хәлим як-ягына каранып утырган арада, коридорның аргы башында ачкыч шалтыраган тавышлар яңгырый башлады. Аның артыннан ук аяк тавышлары ишетелде. Аннары, ачыласы килмәгән кебек кенә, «аһ»лар куша-куша (монда кереп-чыгып торган зарлы бәндәләрдән отып калган диярсең) ыңгырашып, авыр ишек ачылып китте. Һәм аннан Хәлимнең сөйгәне, беренче һәм мәңгелек мәхәббәте Майя килеп керде!.. Караңгы бүлмәдә берьюлы әллә ничә тәрәзә уелган кебек булды, гүя шул тәрәзәләр аша тыштагы кояшның нур көлтәләре ургылып-ургылып эчкә агылды...
Кешеләр бер-берсенә шулкадәр дә охшар икән! Хәлимнең исенә келт итеп кайчандыр «албастылар утары»нда булган хәлләр килеп төште. Әйе шул, ул вакытта Хәлим Майя белән Нәфисәне буташтырган иде. Шул буташтыруы аркасында исән калды да инде ул... Юк ла, ул вакытта бераз шик бар иде әле. Бу юлы шик тә, шөбһә дә юк, ул чактагы Майя да – Майя, менә бу Майя да – шул ук Майя!.. Җитмәсә, исемнәре дә бер үк бит аларның!
Ләкин... Күңелдәге хисләр генә ах итеп тормый, юк, салкын да түгел, күбрәк тыйнак... Чөнки күңел аера, таный, тоя... Аңарда язмыш ымы бар, илаһи ишарә бар.
Майя бик нык дулкынлана иде. Күрешкәндә дә Хәлимнең күзенә карамыйча гына күреште. Әллә ояламы, кыенсынамы? Ни өчен шулай кыенсынадыр? Барысы да аңлашыла бит. Хәлим аңа кирәк. Нәрсә өчен дә түгел, просто кирәк! Һәм Хәлим аны аңлый. Шуңа да юл куя. Очрашу вакытында да аның уңаена гына торачак...
Майяның күзләре яратып, үз итеп карыйлар, элеккеге кебек сынап та, шикләнеп тә түгел. Күренеп тора: ул инде Хәлимне үз язмышына кабул иткән, йөрәгенә якын алган. Хәлим аңа туган да, дус та түгел анысы... Ләкин кан туганнарының иң газиз, хәләл кешесе. Бу хак! Тик... Хәлим кабул итмәде бит әле аны. Сурәте, рәвеше белән Майяга охшаган булу беләнмени?! Күңелләр аңлаша алмаганда якынаеп булмыйдыр ул. Күпме туган-тумача шулай интегә. Туганлык бар, әмма аңлашу юк... Майя да Хәлимгә чит-ят. Әлегә шулай... Алдагысын Алла белә... Барыбер дә Хәлим Майяны таный, күңеленә ала, аның хәленә керергә тырыша. Менә бүген дә бу хатынкайның барлык капризын канәгатьләндерәчәк ул, мөгаен.
Чынлап та, Майя Хәлим янына зур үтенеч белән килгән икән. Ул уратып-нитеп тормады, шундук Хәлимнең йөзенә бәреп сорады:
– Хәлим... Мине урманга алып бар әле... Әбиләрне күрәсе килә... Аларны күрмәсәм, тормышым мәгънәсез, ә яшәү авыр булачак миңа... Дөресрәге, яшәп китү кыен булачак. Беләм, аңлыйм, сиңа да авырдыр кабат урманга, «албастылар утары»на бару... Ләкин мине дә аңла, миңа ничек тә барырга кирәк, кичекмәстән күрергә кирәк әбиләрне!.. Ә синнән башка мине беркем дә ул шаукымлы җиргә алып бара алмаячак. Зинһарлап сорыйм... Син бит минем туганым... Син мине тыңларга тиеш... Хәлим...
Хәлим һаман тыныч. Тыныч, чөнки Майяның сорау-үтенечен ул әле ныклап аңлап-төшенеп җитә алмаган иде. Шуңа да тавышын күтәрмичә, тынычландырган кебек кенә сорап куйды:
– Сиңа аларны күрү бик кирәкме?
Бу сорауга Майяның кәефе киткәндәй булды, хәтта бер мизгел үпкәләгән булып кыланды. Кергәндәге йөз алсулыгы сүнде, зифа яңаклары тартылып, юк ла, тартышып куйды. Әмма хатын бик тиз үзен кулга алды:
– Кирәк, Хәлим, бик кирәк! Анда барсам, күңелем урынына утырыр кебек. Ә хәзер мин күчәре сынган арба кебек, нидер югалткан кебек йөрим. Әбиләр янында шул югалган әйберем табылыр кебек...
– Юк, мин барыбер аңламыйм: нигә әбиләр? Нигә әнкәң түгел? Нигә туганың Нәфисә түгел. Кампәрле дигән авылың да бар бит әле синең. Газиз якыннарың, туган нигезең...
– Ә менә минем белән шулай, Хәлим. Син хаклы, бер логикага да сыймый торган хәл. Әбиләрдән башка беркемне дә ул чаклы күрәсем килми. Әнкәй, дисең син... Нигә соң ул мине сихерче карчыкларга биргән? Нигә алып калмаган? Тапкан да югалткан, оныткан? Башка сыймый торган хәл бит: бала китерә торган ана ничә бала табуын ничек аңламый калсын инде? Ә? Гаебе булмаса да, бу сораулар аны рәнҗетсә дә, күңел гел шушы сорауларны бирә, Хәлим, берни дә эшли алмыйм... Язмышыма төп сәбәпче булган өченме, урман карчыклары миңа якынрак кебек, нәкъ менә шул арны сорый, шуларны юксына йөрәк...
Тагын ярсынып дулкынлана башлаган Майяны Хәлим бу юлы да тизрәк тынычландырырга ашыкты:
– Ярый-ярый, әбиләр дә булсын ди... Күрәсең дә килсен ди... Тик нигә ашыгырга?.. Күңелең урыныннан купкан килеш, нигә бу хәтәр юлга чыгарга? Шул күңелең, йөрәгең өзлекмәс дип, кем әйтә ала? Аннары...
– Нәрсә «аннары»? Нәрсә, Хәлим, нәрсә?
– Аннары... мине кем җибәрсен моннан?! Мин бит тоткын кеше. Төрмә заты. Әле суд-мазар да булмаган. Судтан соң озаккарак та калуым бар... Кайчан чыгам да, кайчан керәм әле мин ул каргышлы урман эченә?!
– Анысы өчен борчылма, Хәлим. Анысын үзем хәл итәм.
– Майя! Кем соң син, кем, мине судсыз-нисез төрмәдән чыгарып җибәрергә?
Шулвакыт ишек ягыннан таныш тавыш ишетелде. Тавыш артыннан ук адәми зат шәүләсе килеп керде:
– Ул – минем кызым, шуңа күрә ул син әйткәннәрне эшләячәк! Ә син ул әйткәннәрне эшләргә тиеш!
Хәлим егылып китә язды. Бу бит Морат! Милиция бүлеге башлыгы! Майяның әтисе? Әтисе дә түгел... Әтисе булмагач, кем була инде? Йә?..
Хәлимгә:
– Сез? Сез дә мондамыни?! – дип аптырыйсы гына калды.
– Әйе, мин оештырдым бу очрашуны. Кызым соравы буенча оештырдым, һәм... ишек артында тыңлап тордым.
Бу юлы инде Майя сикереп торды:
– Син? Ишек артында? Нинди ахмаклык бу?! Очрашуны оештырган өчен рәхмәт, тик бу шымчылык нигә кирәк булды?..
– Мин, кызым, синең иминлегең өчен борчылып килдем. Кампәрлеләргә ышаныч юк, сихер җибәреп, бер-бер хәл кылып куюлары бар... Алла сакласын!
Майя тагын да ныграк ярсыды, хәтта елый ук башлады.
– «Кызым» димә миңа! Алланы да телгә алма! Сиңа ярамый. Сиңа туры килми болай дип әйтү. Калганын әйттермә, үзеңә кыен булачак...
Чынлап та, Майяның бу сүзләреннән соң Морат тынып, басылып калгандай булды. Шулай да аның йөрәк зәһәре эчендә генә кала алмады, шардай зур, түгәрәк күзләренә кан саудырып, тышка бәреп чыкты.
Аларны бу кыен хәлдән Хәлим коткарды:
– Ярый, талашмагыз, мин риза. Тик миңа бу зинданнан ничектер чыгарга туры киләчәк, – диде ул, «риза» сүзенә аеруча басым ясап.
Морат тынычланып җиткән иде инде. Ул, беркемгә карамыйча гына, авыз эченнән ботка пешерде:
– Анысы минем забота...
Шуның белән очрашу тәмамланды. Морат, ишек төбендә торган ике милиционерны ияртеп, кызу-кызу атлап чыгып китте. Майя, күзләрен сөрткәли-сөрткәли, Хәлим янына килде. Нәфис ак кулларын сузды:
– Рәхмәт... Аңлавың өчен рәхмәт...
– Рәхмәтеңә рәхмәт.
Майя борылып ишек катына таба киткәч, Хәлим тагын бер мәртәбә Майяга эндәште:
– Майя!..
– Хәлим?
– Майя, барысы да әйбәт булыр, борчылма...
– Тагын бер мәртәбә рәхмәт! Очрашканга кадәр сау бул, Хәлим...
– Пока!
...Камерага кайтып кергәндә, елмаеп, Сәхәп каршы алды. Аның йөзенә, чынлап та, бәйрәм төсе кергән иде. Юк, бу «чифир» галәмәте генә түгел, моның сәбәбе тирәндәрәк ята, ахры. Бераздан ул сәбәп тә ачыкланды. Аңарчы әле Сәхәп өстәлдәге кружкасыннан куе чәй чөмереп куйды, гайрәтне чигерерлек итеп йөткерергә кереште, бертуктаусыз яшьләнеп торган күзләрен уды. Менә ул, ныклы бер карарга килеп, Хәлимнең ятагына якынайды, хуҗасын этә-төртә, янәшәдәге түшәккә җәелеп утырды, таушалып, изелеп беткән мендәр кисәген арка ягына куеп, диварга чалкан төште. Аннары каралы-аклы төкләр әйләндереп алган җәлпәк иреннәре белән Хәлимнең колагына үрелде:
– Хәлим, бер яңалык әйтимме? Тик сөенечеңнән кочаклап үбә генә күрмә! Не так поймут... Бераздан китәбез, яме... Сине дә алабыз... Әзерләнебрәк тор...
Хәлим бермәл телсез калып торды. Бераздан соң гына аңына барып җитте: «Качарга җыеналар бит болар!» Сәхәпнең үз сүзе сүз:
– Яшибез әле, парин! Килер бер көн – рәхмәтләр укыячаксың Сәхәп абзаңа, шулай булмаса, падло буду...
– Син нәрсә, Сәхәп?! Шаштыңмы әллә? Тагын ун ел өстиләр бит үзеңә! Кайда качып яшәмәкче буласың?
– Давай без базара! Андый урын бар, борчылма. Как говорится – «база». Ул «база»да яшәрлек кенә «мая» да булырга тиеш... Синең ярдәм белән мин аны бик тиз табачакмын... В деле барысы да ачыкланачак...
– Син нәрсә сөйлисең, Сәхәп? Син мине үзең белән качар дип уйлыйсыңмы? Башыңа да алма! «В деле» мин сине бер күрдем инде. Хәзер дә шуның әҗерен татыйм. Мин пас! Уйлама да ул турыда. Мондый тәкъдимнәр белән бүтән якын киләсе булма! Юкса...
– Нәрсә «юкса»? Стучать итәргә җыенасыңмы? Кара аны! Әтәчләнеп, кикригеңне тырпайтма, үзеңнең ничек «әтәч» хәленә төшүеңне сизми дә калырсың... Смотри! Ә уговор әлегә үз көчендә кала. Уйла! Уйларга күп вакыт бирә алмыйм. Бер атнадан «конвейер» хәрәкәткә киләчәк... Йә очып чыгып котыласың, йә тәгәрмәч астында калып харап буласың... Бу – миллионнан бер шанс, башкача мөмкинлек булмаячак.
Хәлим бу төнне йоклый алмады. Әле Майя ягыннан кергән ымсындыргыч тәкъдим, әле Сәхәп бандитларының явыз нияте аңа тынгылык бирмәде. Ике тәкъдимгә дә кызыгырлык түгел иде. Хәлим урманның ни икәнен белә дә белә. Бу Майя аның үз Майясы да, Нәфисәсе дә түгел. Бөтен, җитеш тормышта үскән, өф итмичә бер җиргә дә утырмаган, укымышлы, зыялы, нәзакәтле бу кызый кыргый урманда нишләр? Анда бит аның «һайт» дигәнгә «тайт» дип торучы полковник атасы булмаячак... Көннәр, төннәр буе кояш нуры күрмичә, әрәмәлекләрдә тырналып, сазлыкларны урый-урый, хәлдән таеп егылганчы барырга туры киләчәк... Адашып йөрергә дә мөмкиннәр бит әле... Ә инде Сәхәпкә килгәндә, Хәлил аның тәкъдимен, гомумән, җитдигә алмады. Гаепсез була торып, үзенә «срок» эзләп йөрсенме инде ул?! Ул хәйләкәр, астыртын Җәлпәк авыз белән бәйләнсәң, хәләл җаныңнан да колак кагырсың, билләһи!
Хәлим ничек йокыга киткәнен дә сизми калды. Икенче көнне аларны надзирательнең җаннарны өшетерлек карлыккан тавышы уятты:
– Сәлимов, с вещами на выход!
Хәлимнең төрмә эпопеясы әнә шулай – башланып та бетмичә, бик сәер төгәлләнде. Чыгар алдыннан, ул, тикшерүче егет янына кереп, кайбер документларга кул куеп чыгарга тиеш иде. Аңа билгеләнгән адвокат та шунда булып чыкты. Нәкъ менә алардан ишетте дә инде Хәлим үз «эше»ндәге яңалыкларны. Урманда аны куып барган милиция хезмәткәре иптәшен атып үтерүдә үз гаебен таныган. «По неосторожности» дигән нәтиҗә чыгарып, аңа шартлы хөкем срогы игълан иткәннәр. Нәфисәнең тере килеш күмелүен дә табиблар үз өсләренә алганнар. Ләкин аларга хөкем карары бөтенләй дә чыгарылмаган. Алар кулындагы приборлар белән кешенең мәрт йокысына китүен билгеләп булмый икән. Мәсьәлә әнә шулай җиңел генә хәл ителгән дә куйган.
Бу хәбәрләрдән соң Хәлим барыбер җиңеллек кичермәде. Төрмә белән бәйле шушы авыр хәлләрдән, бигрәк тә Морат, Сәхәпләр белән очрашулардан соң, алда тагын да хәтәррәк вакыйгалар көтеләсен ул әллә кайсы җан тамырлары белән сизенеп тоя башлаган иде инде.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/