Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 октябрь , 20:20

Амур ФӘЛӘХ. Зимагур. Повесть (4)

Диннән бизеп килүче халык, әһәмиятен аңлап бетермәсә дә, протест йөзеннән булса кирәк, авылның бердәнбер мәчетен сүттермәде.

Амур ФӘЛӘХ. Зимагур. Повесть (4)
Амур ФӘЛӘХ. Зимагур. Повесть (4)

4.

«...Террор кулланып, алдап һәм экономик яктан басым ясап, председатель Фоат авылдагы властьны тулысынча үз кулына алды. Озак вакыт шулай диктаторлык итте. Ярлыларны, карт-корыны кыйнап эшләтте, гаиләләргә тиешле пособиеләрне беркайчан да тулысынча бирмәде, ялган документлар тарату белән шөгыльләнде. Кешеләрне эксплуатацияләү, төрле ришвәтләр алу исәбенә үзенең кулак хуҗалыгын торгызды. Закировның Гражданнар сугышы елларында кызыллардан качып урманда йөргәнен, аклар белән ныклы элемтәдә булганын да белүчеләр бар... Гомумән, колхоз рәисе булып эшләгән чорда да совет власте үткәргән барлык чараларга каршы эш алып барды, үзе, белемле кеше буларак, гади халыкны төрлечә мәсхәрә итеп яшәде һәм яши...»

Харис үз күзләренә ышанмыйча утырды. Авылдашларының берсе язган бит шушындый «хат»ны! Яшь кенә булса да, үзен бригадир итеп куйган колхоз рәисенең «халык дошманы» булуына күңеле ышанмады. Аның икеләнеп калуын Гали абый да сизде.

– Син, энекәш, шикләнмә, бу хатта йөз процент дөреслек дияргә була. Теләсәң, тагын әллә ниләр сөйләп бирә алам.

Харис күз кырые белән генә авыл советы рәисен күзәтте. «Димәк, бу моны үзе язган булып чыга инде!» дигән уй йөгереп узды башыннан.

– Фоат абыеңның егерме алтынчы елда сыерын яшереп асравы хакмы? – Гали абыйның күзләреннән очкыннар чәчри иде. – Хак! Ачлык елында аның рөхсәтеннән башка солы тарттырган өчен тегермәнче Гатаны кыйнаганлыгы, утызынчы елда мал-мөлкәтләрне җәмгыятьнеке итү өчен Мамадыштан вәкил килгәч, берничә кешене ияртеп китеп, бу чарага каршы тавыш бирергә өндәве хакмы? Ул елны колхоз рәисе иде инде ул. Икмәк әзерләү кампаниясе вакытында «Хөкүмәт икмәкне чит илгә җибәрә... Ярлыларны күпме генә ашатсаң да, хәл үзгәрмәс, чөнки ялкаулар бит алар», – дип әйткәнен үзем ишеттем. Шушы агитациясе нәтиҗәсендә икмәк әзерләү планы үтәлми калган иде...

«Әллә нинди замана җитте... Ышанмыйм. Моңа кадәр тәртипле генә, тырышып эшләп йөргән кешеләрнең «халык дошманы» булуларына ничек ышанасың инде?! Шулкадәр үк начар кеше микәнни соң бу Фоат абый да? Чыбык очы гына булса да, туган тиешле бит әле ул безгә. Авыл советы рәисе үзе сөйләп утырса да...»

Хариска эсселе-суыклы булып китте, тәне куырылып, калтыранып куйды. Рөхсәт сорап, Гали абый өстәлендәге графиннан салкын су салып эчте. Ә рәис өстәл тартмасыннан тагын бер кәгазь тартып чыгарды һәм, шуңа карап, сөйләвен дәвам итте:

– Мең тугыз йөз егерме сигезенче елда, яшергән икмәкләрен табарга ярдәм иткән өчен, кулак Фоат Закиров туганнан туган абыйсын батырып үтермәкче булган... Гомумән, мондый контраны ничек колхоз рәисе итеп куйганнардыр, акылыма сыймый. Ул бит совет власте крестьяннарны дөрес юлдан, Ленин юлыннан алып бармый дип исәпли. «Совет власте дөрес юлдан китмәде, тиздән алышыначак, чөнки ул ялкауларны гына яклый, ә калган крестьяннарны газаплый», – дип сөйләп утыра беркөнне. Дистәләгән кеше алдында! Ярлы халык арасындагы хезмәт активлыгын аның шушы котыртулары төшерде дә инде...

Ниһаять, Гали тынып калды, карашы янында утыручы бригадир егеткә беректе. Харис ни әйтергә дә белмәде. Саклык белән генә сорап куйды:

– Сабир абый турында да шушындый документлар бармы?

– Бар шул! – Авыл советы рәисе янә ярым пышылдауга күчте: – Менә тыңла: «Якупов Сабир озак еллар буена советка каршы агитация алып бара. Беркөнне генә колхозчылар алдында колхозны таркату турында агитация ясады. «Колхозда биш йөз грамм икмәк өчен ахмаклар гына эшли. Колхоздан чыгып, производствога керсәгез яки, һичьюгы, минем белән балыкка йөрсәгез яхшырак булыр, гаиләләрегез ач утырмас», – диде. Бер колхозчыга шулай ук: «Колхозчылар шул мескен граммнар өчен эшлиләр, ә үзләре ач утыралар», – дигән. Узган ел авыл халкының күмәк җыелышында шул ук сүзләрне диярлек кабатлады: «Колхозчылар көне-төне эшлиләр, ач яшиләр, хөкүмәт ярдәм итми. Шулай булгач, ниемә кирәк ул колхоз дигәннәре. Ул берние белән дә яхшы түгел, аерым хуҗалыкчылар, ичмасам, рәхәтләнеп ипи ашыйлар, куас эчәләр», – дип сөйләде. Нигә андый «халык дошманнары»н иректә йөртәләр икән?!» Бу хатны да үзебезнең авыл кешесе язган! Озын сүзнең кыскасы, синең «бабай»ның да биографиясе билгеле...

Рәис шаркылдап көлеп җибәрде. Харисның йөзе чөгендер кебек кызарды...

– Йә, нәрсә, энекәш, кул куясыңмы?

Дөресен генә әйткәндә, Харисның рәис «тәкъдимен» хупламый чарасы юк иде. Дәрәҗәле җитәкче сүзләренә ышанмаска мөмкин димени?! Чын-чынлап, башын югалтыр дәрәҗәгә җитеп гашыйк булган комсомол егет үзен бөтен авыл каршында рисвай иткән балыкчы Сабирдан үч алырга карар кылды...

Харис, ике урам чатындагы багана төбенә, ялгыз бүрәнәгә чүгәләп, тәмәке кабызды. Тирән итеп бер суырды да, күзләрен йомып, үзенең бүгенге халәте турында уйларга чумды.

«Их Хәмит, Хәмит! Хаклы булгансың инде әллә?...»

– Кызганам мин сине, энем.

Көтелмәгән хәлдән Харис сискәнеп китте, тәмәке төтененә тончыгып, буыла-буыла йөткерергә тотынды. Кайдан килеп чыккандыр, янәшәсендә әле генә баш миенә кереп урнашкан Хәмит елмаеп тора иде. Харис аның унбиш ел элеккечә кыяфәттә булуына, төскә-биткә һаман да үзгәрмәгәнлегенә шаккатты. Әллә өстендәге киеме дә шул ук инде...

– Син дә исәнмени әле, Хәмит? – диде Харис, йөзенә битараф төс чыгарырга тырышып. – Һаман акыл сатып йөрисеңме?

Хәмит аның сүзләрен әллә ишетте, әллә юк – үз сүзен дәвам итте:

– Шулай, әйттем бит мин сиңа теге вакытта. Мине тыңлаган булсаң, йөрмәс идең олыгаеп килгән мәлеңдә болай тинтерәп, зимагур булып...

Харис бу сүзләрдән сагаеп калды. Хәтерли, бик яхшы хәтерли Харис ул сөйләшүне. Сугыштан яраланып кайткан көн турында әйтүе...

Сугыштан кырык дүртнең көзендә кайтты ул...

...Фашистларны куа барып, ил читенә җиткәннәр иде инде. Көтелмәгән хәл килеп чыкты.

Партизаннардан өрәктән курыккандай шүрләп килгән немецлар моңа кадәр тау-ташлы урыннарны, урман-болыннарны читләтеп үтү ягын карыйлар иде. Ә бу юлы, чарасызлыктандыр инде, Белоруссиянең очсыз-кырыйсыз урманына кереп юк булдылар. Әлегә тавыш-тыннары ишетелмәсә дә, ниндидер мәкер корып, хәл җыеп ятулары көн кебек ачык. Аларны, һичшиксез, ачык кырга куып чыгарырга кирәк. Бу эшкә атлы кавалерияне кулай таптылар.

– Нәрсә, егетләр, тәвәккәллибезме? – диде Харис, штабтан кайтып төшкәч. – Командование безнең һөҗүмне көтә.

Сугышка кергәннең беренче көненнән бирле фашистларны бергә дөмбәсләгән взвод солдатлары арасында, ниндидер гайре табигый көчләр ярдәме белән диярсең, бүгенге бәрелешкә кадәр хәтта яраланучылар да булмады. Шуңа күрә штабта утыручылар арасында аларга кырын караучылар да юк түгел иде. Атака вакытларында блиндажда, окопта качып утыралардыр, дигән сүзләргә кадәр ишетелде.

– Безне почти дезертирларга саныйлар, күрсәтик әле кемлегебезне. По коням! – Харис, сикереп торып, атына атланды. Шуны гына көтеп торганнар диярсең, урман ягында немец автоматлары тыкылдый башлады. Харис үкчәсе белән атның корсагына типте. Ат, арт аякларына басып, тартылып куйды.

Взвод командиры, кылыч тоткан сул кулын күтәреп, гадәттәгечә: «Алга!» – дип кычкырмакчы иде, өлгерми калды. Култык астын нәрсәдер куырып алды. Сул як күкрәге авыртуга түзә алмыйча, Харис атыннан мәтәлеп төште. Башы янәшәдә яткан зур гына ташка бәрелде. Күз аллары караңгылана башлады. Бар булган көчен туплап торып утырды да, ярым пышылдап кына булса да, команда бирде:

– Алга!...

Харисның взводы, «Ура!» кычкырып, дошман өстенә ябырылды. Ирнең күз алдыннан туганнары, балалары йөгерешеп узды. Озын керфекләрен челт-мелт йомгалап, каш астыннан гына оялып карап торучы зәңгәр күзле украин кызының сылу буй-сыны күренеп киткәндәй булды. Тагын берничә мизгелдән командир аңын җуйды...

Ул уянганда, бүлмә эче яп-якты иде. Зур тәрәзәдән кергән кояш нурлары Харисның күзләрен сукырайткан кебек булды. Озак кына учлары белән угалап торганнан соң, ниһаять, күзләре яктылыкка ияләшкәндәй итте, егет тирә-юньне күзәтергә кереште.

«Тукта, нинди җир соң әле бу? Ничек килеп эләктем мин монда? Әле генә сугыш кырында идем бугай бит... – Азаплана торгач, Харис үзенең аттан мәтәлеп төшүен исенә төшерде. – Ак түшәм, стеналар.

Димәк, мин лазаретта?...»

Хәрәкәтсез байтак ятылган, күрәсең, аркаларга хәтле оеган. Харис, икенче яккарак борылып ятарга ниятләп, кулын кымшаткан иде, күкрәге авыртуга түзә алмыйча акырып җибәрде. Кабат аңын җуя баруын сизде.

Ул да булмады, йөгереп диярлек, янына ап-ак халат кигән шәфкать туташы килеп җитте. Үзалдына сөйләнгәндәй, борын астыннан гына нәрсәдер мыгырданып, кулындагы чүпрәкне Харисның борынына якын китереп алды. Нашатырь спирты исеннән егетнең сулышы кысылды. Йөткерәм дип нык кына киерелгән иде, күкрәге кабат чыдап булмаслык авырта башлады. Ничек итсә итте, йөткерү теләген басарга туры килде егеткә. Тын алуы җиңеләя төшкәч, ялварулы күзләрен янында басып торучы хур кызына төбәде.

– Әһә, безнең герой да аңына килде, ниһаять, – диде кыз, елмаеп, шприцка озын гына энә беркеткән арада. – Бу дөньяга бер кайткач, кире җибәрдем юк инде сине...

– Сеңлем, мин кайда? – Кыз укол кадаганнан соң, Харисның тәненә бераз хәл кергәндәй булып китте. – Яра җитдиме?

Шәфкать туташы шприцын, спирт салынган шешәсен яңадан кечкенә тартмасына урнаштырды да, елмаеп:

– Син госпитальдә, абыем... – диде дә, авызындагы бөтен тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрде. – Дөресен әйткәндә, исән калырсың дип уйламаган идек инде.

Харисның күңелен курку биләп алды. Бераздан үз-үзен кулга алды.

– Нәрсә булган соң минем белән?

Шәфкать туташы, тартмасын читкә куеп, Харис янәшәсенә утырды.

– Пуля, култык астыңнан кереп, аздан гына йөрәгеңә барып җитми калган... Бер сантиметр... Бөтенесен дә белмим белүен, операциядә катнашмадым. Мин белгәне шул – операция бик уңышлы булмаган, диделәр, йөрәккә якын булгач, пуляны ала алмаганнар...

Госпитальдә бер айга якын ятарга туры килде Хариска. Аягына басып йөри башлагач, сулыш алулары иркенәйгәч, кабат фронтка җибәрүләрен күпме генә үтенсә дә, аны, батырлыгы өчен берничә орден, медаль белән бүләкләнгән кавалеристны, сугышка яраксыз дип, туган якларына кайтарып җибәрделәр.

Кайтуын алдан хәбәр итеп тормады. Поезд төн караңгылыгында Кукмара станциясендә тукталгач, берни уйламастан перронга сикерде. Тик хәзер кая барырга? Сугышка кадәр Кукмарада булгаласа да, вокзал тирәләре белән бик үк таныш түгел иде ул...

Биштәреннән тәмәке янчыгы чыгарып, койма буена чүгәләде. Кесәсен кат-кат капшап караганнан соң, җирдә аунап ятучы бер газетаны иелеп алды да, аны тураклап, бер кисәге белән махра төрде, калган өлешләрен кесәсенә тыкты. Төрелгән «кәҗә мөгезе» төбенә кадәр янып беткәч кенә, төн уртасы җитүгә карамастан, капка төпләрендә гәп корып утыручы бала-чагадан Мамадышка бара торган юлны сорап, ашыкмый гына шул якка таба атлады. «Авылга җитмеш чакрым тирәсе. Юл уңаена берәр техника булса, ике-өч сәгатьтән кайтып җитәргә булыр иде дә, – дип уйлап куйды ул. – Их, тизрәк балаларымны күрергә... Бер караганда, фронтка яңадан җибәрмәүләре яхшырактыр да әле. Безнекеләр әнә фашистны инде Польшага ук куып чыгарганнар. Болай барса, тиздән өннәрен үк туздырып атачаклар...»

 

* * *

 

Таң алдыннан авыл капкасыннан килеп кергән Харисны беренче күрүче яшен бер кеше дә төгәл генә белми торган Хәмит булды.

– О! Син дә исәнмени әле, зимагур? – дип каршы алды ул түшен орден-медальләр бизәгән Харисны.

Харис авылдашын таныды. Үзен белә-белгәннән бирле шушы кыяфәттә хәтерли ул Хәмитне. Авыл читендәге беренче каралтының капка төбендәге эскәмиягә барып утырды, Хәмитне янына чакырды.

Тегесе килеп җиткәч, дусларча кочаклап алды.

– Авылда хәлләр ничегрәк, яшәп буламы?

Хәмит, күзен кыса төшеп, тозлап-борычлап нидер әйтергә җыенгандай авызын ачып торды да, Харисның кочагыннан арынып, читкәрәк китеп утырды.

– Син мине кыйнадың, – диде ул, ниһаять, авызын очлайта төшеп, авылдашының күзләренә карамыйча гына.

Алты ел чамасы элек булып узган вакыйгалар бер мизгелгә Харисның хәтерен тырмап үтте.

...Авыл халкын ничәмә-ничә ел буе куркытып та, үгетләп тә карадылар. Тик яшь хакимияткә карата беренче елларда халык күңелендә борынлый башлаган ышаныч, тормышның алда вәгъдә ителгәннән шактый ерак булуын, авыл кешеләренең тормыш-көнкүреше начарайганнан-начарая баруын аңлаган саен, көннән-көн бетә килде. Шуңа күрә инде диннән бизеп килүче халык, әһәмиятен аңлап бетермәсә дә, протест йөзеннән булса кирәк, авылның бердәнбер мәчетен сүттермәде.

Ул вакытта авыл советы рәисе вазифаларын башкаручы Харис ничек итсә итте – чираттагы гомум җыелышта мәсьәләне кабыргасы белән куйды.

– Җәмәгать! Әйдәгез, турыдан-туры сөйләшик әле. Безнең бүгенгәчә хәл ителмәгән тагын бер әйберебез калды. Ул да булса – мәчет...

Зал тынып калды.

– Аңлыйсыз булыр, мәчетне сүтми торып, безгә көн күрсәтмәячәкләр, – дип дәвам итте Харис. – Йә, ник карышасыз? Дөресен әйтегез инде, үзегезгә дә кирәкми бит ул. Мине көн саен райкомда талкыйлар. Район күләмендә Түбән Ушмы белән безнең авылда гына мәчет тырпаеп тора.

Авыл советы рәисе, сөйләвеннән туктап, «Йә, кем нинди фикердә?» дигән сыман, авылдашларын күздән кичерде. Тик шундук үз фикерен ярып салырга ашыгучылар табылмады. Заманасы нинди икәнен берәүнең дә исенә төшереп тору кирәк түгел. Моңа кадәр бер-берсе өчен җан атар дәрәҗәдә якын булган, бер гаиләдәй иңгә-иң торып яшәгән булсалар да, бүген арада нинди адәмнәр пәйда булганлыгын бер Ходай үзе генә белә.

– Алай булгач, мәсьәлә...

Тик Харис җөмләсен тәмамларга өлгерми калды, авыл халкы бөтенләй көтмәгән хәл булды. Залның иң уртасында, карт әнисе янәшәсендә утырган Хәмит сикереп диярлек урыныннан торып басты да, түм-түгәрәк булып акайган күзләрен Хариска төбәп, тавышын күтәрмичә генә, ләкин бөтен кеше ишетерлек итеп ярып салды:

– Син, энем, ул мәчетне үзең төзеткән идең мәллә? Инде күпме гомер шапырынасың шуны «сүтик» дип. Башка эшең юктыр, билләһи. Комачаулыймыни соң ул сиңа?

Харис җавапны озак көттермәде:

– Комачаулый шул, Хәмит, комачаулый... – диде ул, инде шул арада соравын онытып өлгергән, әнисенең пәлтә сәдәбен боргаларга керешкән мәхлукка күз ташлап һәм борын астыннан гына мыгырданып алды: – Карале, тик кенә утыр әле син анда, кысылма, синнән башка да проблемалар муеннан. – Харис янә залга күз йөртеп чыкты. – Йә, ник дәшмисез?

Авылдашларның башлары аска иелде. Хәмит кабат урыныннан торды. Тик бу юлы ул бер сүз дә әйтмәде, әкрен генә рәт араларыннан чыгып, сәхнә ягына, Харис утырган өстәл тарафына атлады.

– Гайшә әби, – дип кычкырды Харис Хәмитнең әнисенә. – Тый әле шушы мәхлугыңны, зинһар. Ачу килгән чак...

Ул арада сәхнә янына чыгып җиткән Хәмит залга таба борылып басты.

– Тыңламагыз моны, – диде ул тыныч кына, кулы белән авыл советы рәисе ягына ишарәләп. – Иблис коткысына бирелгән бу...

Авыл башлыгы була торып, Харис мондый мәсхәрәне күтәрә алмады – утырган урыныннан сикереп торып, Хәмиткә селтәнде. Әллә ни каты сукмаган кебек тоелса да, Хәмит сәхнәдән залга мәтәлеп төште. Харисның кызу канлы икәнлеген белеп-күреп яшәсәләр дә, көтелмәгән хәлдән залдагылар бер мәлгә югалып калдылар. Бераздан, Хәмит баш артын учы белән уа-уа идәннән күтәрелә башлагач кына, залда җанлану сизелә башлады. Әле бер, әле икенче почмактан, ниһаять, хисләрен иреккә җибәргән, Хәмит кебек Ходай бәндәсенә кул күтәрүдән дә чирканмаган Харисны эт итеп сүккән тавышлар ишетелде.

Ярамас эш эшләп ташлавын Харис та төшенде. Шулай да гафу үтенеп торуны кирәксенмәде.

– Кисәттем бит. Нигә һаман тыгыла ул?..

– Минем дә, улымның да каргышы, ләгънәте гомер буе озата барсын үзеңне, тфү!

Шушы сүзләр белән Гайшә әби, Хәмитне җитәкләп, клубтан чыгып китте...

Хәмит каш астыннан гына Хариска карап утыруын белде.

– Ярар инде, Хәмит, патша заманында булган нәрсәләрне искә төшереп утырмасаң... Әйдә, көйрәтеп җибәр, ичмасам. – Харис, йөзен сакал-мыек баскан авылдашының күзләренә туп-туры карап, елмайгандай итте.

– Бик беләсең килсә, мин сиңа абый кеше...

Хәмитнең бу сүзләрен ишеткәч, Харисның йөзе җитдиләнеп калды. Төбенә кадәр янып бетә язган «кәҗә мөгезе»н төкергәләп сүндерде дә койма буенда үскән кычыткан арасына ташлады. Торып басты.

– Ярар инде, үпкәләмә, кечкенәдән шулай күнегелгән бит, беләсең...

– Синең урында булсам, бу авылга кабат аяк басарга да батырчылык итмәс идем мин. Син бу авыл өчен ят бәндә, энем.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: tuganaylar.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: