Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 октябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (28)

Бүлмә хуҗасы – пахан килеп кергәндә, Хәлим аягында чак басып тора иде инде.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (28)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (28)

V

Хәлим СИЗО камерасына унынчы кеше булып килеп керде. Тынчу бүлмәгә шыплап тутырылган гаепләнүчеләр аны ризасызлык белән каршы алдылар. Хәлим, килүе хакында хисап тоту өчен, бүлмә башлыгын эзли башлады.

– Юк ул, свиданиедә. Хәзер керә.

Хәлим ярый, алайса, дигән кебек баш кагып алды да урнашыр өчен буш урын эзли башлады.

– Стоп! Куда?! Жди хозяина!..

Хәлимнең төрмә кануннарына буйсынмый чарасы юк иде. Шулай матрасын күтәргән килеш, аңа камера ишеге төбендә бер сәгатьләп басып торырга туры килде.

Бүлмә хуҗасы – пахан килеп кергәндә, Хәлим аягында чак басып тора иде инде. Базык гәүдәле, муены юклыктан кечкенә башы кулбашыннан ук башланып киткән, бит-йөзе аркылы-торкылы җөйләргә чорналган бер бәндә кисәге килеп керде. Керде дә кочагындагы төргәкләрне аны каршы алырга йөгереп килеп җиткән ябык кына бер бәндәнең кулларына күчерде. Аннары гына, гөрселдәп, түрдә ярым күтәрелгән чыбылдык-чаршау эченә урнашкан, өч-дүрт мендәр салып биегәйтелгән түшәгенә барып ауды.

Хуҗа керүгә дәррәү үрә баскан тоткыннарның берсе, алгарак чыгып, башын ия-ия, билен бөгә-бөгә эндәште:

– Саха, бүген засел бар, регистрация кирәк...

– Да-а? Кем ул?

Бөтенесе дә Хәлимгә таба борылдылар. Хәлим, әллә арыганлыктан, әллә түшәгендә ах-ух килеп яткан бәндәне танып, бу юлы нәрсә әйтергә кирәклеген онытты. Менә ул, ниһаять, чыгып җитәм дигәндә генә тамак төбендә буылып калган тавыш белән:

– Мин... – дия алды.

Пахан мәңге ачылмаска ябылган кебек йомылган күз кабакларын дертләтеп ачып җибәрде. Таныды! Таныды ул күптәнге танышын, һәм җәһәт кенә түшәгеннән торып утырды.

– Хәлим? Син?..

– Сәхәп? Син?

– Мин, мин... Кем булсын тагын?! Син каян килеп чыктың әле монда, урман кешесе? Син бит хәзер авылда? Шулаймы?

Хәлим ни дип җавап бирергә дә белмәде. Сәхәпне төрмәдә очратырмын дип уйлаган идемени ул? Ул бит кайчандыр «албастылар утары»нда аңсыз-мәнсез булып калган иде. Ә бит, чынлап уйласаң, төрмәдә булырга тиеш тә инде ул! Хәлим белгән иң явыз затларның берсе ләбаса... Әнә бит ничек урнашкан – төрмә камерасында да начальник булып алган... Менә хәзер теге вакыттагы хәлләр өчен Хәлимнән үчен алачак та алачак инде. Әнә бит ничек күзләрен томрандырып карап тора...

– Хәлим... Нишләтергә инде сине? Кил әле монда. Менә минем белән янәшә урнаш... – Сәхәп, ишарәләп, янындагы кешегә башка урынга күчәргә кушты. Тегесе ризасызлык белдереп йөзен чыта башлаган иде, Сәхәп усал итеп карау белән, тиз-тиз генә җыена башлады.

Хәлим исә билгеләнгән урынга килеп утырды да, нәрсә булса, шул булыр дигән кебек, Сәхәпкә текәлде. Ә Сәхәп аңа каныгырга уйламады да. Киресенчә, дусларча елмаеп сорашырга кереште:

– Нинди җилләр ташлады монда? Син дә төрмәгә эләккәч инде, дөнья акылдан язган булып чыга... Нәрсә соң анда? Бөтенләй эшләр хөртимени? – Хәлим дәшмәгәч, ул аңа якынрак килеп утырды. – Шулай да нәрсә өчен эләктерделәр сине?

– Хатынымны тереләй күмдем, шуның өчен...

– Оһо! Минем башка да килеп карамаган нәрсә бу! Ә мин... Мине... чыгырыннан чыккан бандит, диләр... Ну син – рецидивист! Нәрсә өчен инде?

– Нәрсә «нәрсә өчен»?

– Нәрсә өчен хатыныңны күмдең, дим...

– Яраткан өчен.

– Нәрсә? Аңлатып сөйлә, юкса... Егетләрдән баш савытыңны «рәтләтеп алырга» да күп сорамам...

– Әйе, яратышып яши генә башлаган идек. Бала табарга тиеш иде. Тапты... Үзе аңына килә алмады. Шулай күмгәнбез...

– Да-а... Не завидую... Шуннан? Каян белдегез аның исән икәнен?

– Нәфисә кабереннән чыкты, урманга качты, ә мин табып алып кайттым... Менә шуның өчен яптылар.

– Брат, бу гади генә эш түгел. Кемдер үчләшкән сиңа. Суд булдымы?

– Нинди суд?! Әле эшнең башы гына!.. Адвокатны да күргәнем юк. Нәрсә булыр дип уйлыйсың?

– «Покушение на убийство»га кадәр җиткерергә мөмкиннәр... Ләкин барыбер син турыдан-туры үтерүче була алмыйсың. Врачлар кая караган соң?! Юк, монда син крайний була алмыйсың...

– Тагын шул да бар: мине куганда, бер милиционер икенчесен атып үтергән. Бу үлемне дә миңа якмакчылар, ахры...

– Ә менә монысы инде бик җитди. Монысы өчен сине бик озакка «таш капчык»ка тыгып куюлары бар...

Сәхәп, башын мендәр өеменә ташлап, күзләрен йомды, тирән уйга калды. Ләкин бу хәл озакка бармады, менә ул түшәгеннән сикереп торды, һаман әле түшәк-мендәрләрен кочаклап басып торучы Хәлимгә үз яныннан урын күрсәтте. Аннары учларын уып алды да кызу-кызу сөйли башлады:

– Качарга кирәк сиңа моннан! Бу урын синеке түгел. Төрмә тормыш та, язмыш та түгел. Син монда сүнәчәксең... – Бераз уйланып торгач, ярсынуын дәвам итте: – Оештырабыз... Менә дигән итеп оештырабыз!

Хәлимгә Сәхәп сүзләре бик авырлык белән килеп иреште. Ул бу пахан-тоткынның ни әйтергә теләгәнен гомумән аңламады. Аның зиһен савытында бер генә уй-фикер чәбәләнеп ята иде: «Үзгәргән... Ничек үзгәргән бу бәндә кисәге! Әллә хәйләләшә генәме? Сыныймы? Мәңге дә кешелеккә кайтмас бер хәшәрәт, эт җан иде бит ул... Юк ла, этләрне нигә рәнҗетергә? Этләр дә бу кадәр явыз булмас кебек иде... Ә хәзер... Әнә ничек миһербанлы, ярдәмчел булып кылана...»

Ләкин Хәлим шул ук вакытта караңгы уйларыннан айнырга, арынырга да тели иде. Нигә үзгәрмәсен, үзгәргәндер... Кеше бит ул... Ә кеше, нинди генә холыклы булса да, нинди генә язмышка очраса да, бер үзгәрергә, кешелегенә кайтырга тиештер ләса... Китапларда да шулай язалар. Китап кынамы? Хәлим үзенең ордылы-бәрделе гомерендә дә моңа мисалларны күп күрде...

– Оештырырбыз! Менә дигән итеп оештырырбыз! «Мировой побег» ясарбыз. Тарихта каласың әле син, Хәлим, ә!.. Синең белән бергә мине дә искә алачаклар...

– Ни сөйлисең син, Сәхәп? Нинди качу, нинди побег? – Күрше түшәккә урнашырга керешкән Хәлим, түшәк җәюдән туктап, бөтен буе белән сынын турайтып торып басты. – Моның өчен беләсеңме нәрсә була? Аннары... Минем бер гаебем дә юк. Гаепле кеше генә кача ул. Минем эшне тикшерерләр дә... гафу үтенеп кайтарып җибәрерләр... Гаепсез кешене төрмәдә тоталар димени?!

– Җибәрделәр ди!.. Гафу сорадылар ди!.. Капчыгыңны киңрәк ачып тот! Бу кадәр наив булма инде! Бала булма! «Дүрт ходка»сы булган Сәхи беләме, әллә син – сабый җанлы бер хөрәсәнме?!

Шунда сүз өзелеп туктап калды. Үпкәләгән кыяфәт чыгарып, Сәхәп стена ягына борылып ятты. Хәлим дә бөтен ару-талулары белән бергә күпме юсаң да төрмә сөреме, төрмә исе бетми, юылмый торган түшәгенә ауды...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (28)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (28)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: