Чәчмә әсәр
11 Октября 2024, 15:00

Амур ФӘЛӘХ. Зимагур. Повесть (3)

Денсезләргә бирергә дип кыз үстермәдем!

Амур ФӘЛӘХ. Зимагур. Повесть (3)Амур ФӘЛӘХ. Зимагур. Повесть (3)
Амур ФӘЛӘХ. Зимагур. Повесть (3)

3.

...Ике атналап вакыт үтте. Яшьләр көн дә аулакта, су буенда очраштылар. Беренче чорларда еш кына сөйләшер сүз таба алмыйча интеккән чаклары булгаласа да, тора-бара алар арасындагы киеренкелек үзеннән-үзе бетә барып, ике яшь йөрәк бер-берсеннән башка яши алмас дәрәҗәгә килеп җитте. Кеше күзенә күренеп йөрделәр дип әйтерлек булмаса да, «без капчыкта ятмый» дигәндәй, авылда «якын арада өйләнешергә чамалыйлар икән» дигән сүз таралды...

 

* * *

...Рәшидә кергәндә, Миңниса, җылы сулы тазын ишек катындагы урындыкка куеп, шунда табак-савыт җыештыра иде.

– Чыгасыңмы? – диде ул, ахирәтенең олы якта гәп корып утыручы туганнары ишетмәслек итеп, ярым пышылдап кына.

Ләкин шул вакытта Миңнисаның әнисе килеп чыкты. Рәшидә сүзләрен ишеткән булса кирәк, тыныч кына:

– Бу вакытта кая бармакчы тагын? – дип сорап куйды һәм күрше кызының күзләренә сынаулы караш ташлады.

– Миңлегөл апа, болай гына, монда, капка төбенә генә чыгып утырыйк дигән идем. – Рәшидә сер бирмәде, җавабын тиз тапты: – Бер атна буе иркенләп сөйләшкән юк бит...

– Карале, ахирәткәем, Харисың килгәлиме соң? – диде Рәшидә, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыргач.

«Харисың...» Һай бу Рәшидәне...

Миңниса йолдызлар белән чуарланган күк йөзенә төбәлде дә уйга чумды.

– Килә... Карале йолдызларны, Рәшидә. Алар шундый матур итеп, серле күзләрдәй елмаялар.

Һәрберсеннән җанга ниндидер якты нур үтеп керә дә, ирексездән җырлап җибәрәсе килә...

Миңниса хыял канатларын тагы да ныграк җәя төште.

«Тик... ничектер оялдыра. Күктәге йолдызлар мине ишетеп торырлар да җырлавымнан көләрләр кебек.

Шуңа күрә мин җырламыйм, аларны гына күзәтәм... Ә ул тиздән мине «сорарга киләм» диде...»

Миңнисаның күз карашы әлеге ялгыз йолдызга берегеп калды. Кыз, киләчәген күз алдына китереп, хыял арбасына утырды да шул йолдызга таба китте...

– Миңниса, уян! – Рәшидә ахирәтен чынбарлыкка кайтарды. – Йолдызлар вакытлыча гына сердәш икәнен, аларның таң аткач та югалачакларын онытма. Төш җиргә!..

Шул вакыт кызлар бөтенләй күз алдына да китермәгән хәл булды. Капкадан Рәшидә белән Миңнисаның нәрсә турында сөйләшкәнен ишетеп торган Миңлегөл апа килеп чыкты. Сүзсез генә яннарына килеп, Миңнисаны җитәкләп алды. Көтелмәгән хәлдән югалып калган Рәшидәне капка төбендә калдырып, кызын өстерәп диярлек, тиз-тиз адымнар белән өйгә кереп тә китте...

 

* * *

Миңлегөл апа җайлап кына ире янәшәсенә килеп утырды да сүзне ничек башларга икән дип баш ватарга тотынды. Хатынын нәрсәдер борчыганын Сабир абый да сизеп алды, күрәсең. Чәй салынган чокырыннан күзен алмыйча гына:

– Нәрсә, әнисе, бер-бер борчуың бар мәллә? – дип сорады.

– Әтисе, – диде, ниһаять, Миңлегөл апа, бераз кыюлыгын туплап. – Кызыбыз турында сөйләшеп аласы иде бит.

Сабир абый кырыс карашын хатыны тарафына борды:

– Кайсысын әйтәсең? Монысынмы? – Әле дә булса башын аска иеп ишек катында басып торучы Миңлисага ишарәләде. – Нәрсә булган тагын?

– Сизмисеңмени, кызыбыз үсеп җитте. Башлы-күзле итәр вакыт җитмәдеме, дим, – дип, турыдан ярып салды Миңлегөл апа.

Гаилә башлыгы, сүзнең кай тарафка борылачагын әлегә күзалламый иде булса кирәк, көлемсерәп кенә куйды.

– Һе, монысы инде яшьләрнең үз эше. Алар язмышын без хәл итә алмыйбыз, әнисе, – диде Сабир абый һәм кинәт җитдиләнеп калды. – Нәрсә, әллә берәр сүз әйттеме?

Миңлегөл апа дәшмәде. Ире, урындыгыннан торып, аның каршысына ук килеп басты.

– Ну сезне! Сөйләшкәнсез, сизеп торам. Нәрсә ди инде? Егетем бар, диме?

– Бар, ди шул. – Миңлегөл апа авызын яулык чите белән каплады да карашын читкә күчерде.

Сабир абыйның йөзенә ачулы кыяфәт керде, хатынының иңнәреннән кысып тотты да, ялгыш эшләгәнен аңлап, икенче мизгелдә үк кулларын алды.

– Сөйлә! – диде ул, тавышын көчәйтә төшеп. – Мин нәрсәне белми калдым? Бер-бер хәл булганмыни?

Миңлегөл апа да иренә усал итеп карап куйды:

– Китсәнә, нәрсә сөйлисең син? Тәүбә, диген, Аллаһ сакласын! Шөкер, кызыбыз белән берни дә булмаган, тик...

Сабир абыйның түземлеге бетте. Ишекле-түрле йөрергә тотынды.

– Ну сөйлә инде, әнисе, газаплама!

– Сабирҗан, – диде Миннегөл апа, иренең күзләренә туп-туры карап. – Утыр әле, тынычлан.

Сабир абый теләр-теләмәс кенә урындыгына килеп утырды.

– Миңнисабыз Харис исемле егет белән йөри икән.

– Ничек?! – Сабир абыйның күзләре түгәрәкләнде. – Коммун Харисны әйтмисеңдер, шәт?!

– Соң... шул инде... Бер караганда, уйлап-уйлап куям да...

Сабир абый кабат урыныннан кузгалды.

– Әнисе, син әйтәсеңме моны?! – Хуҗаның йөзендә гаҗәпсенү билгеләре чагылды. – Син, мөслимә башың белән... Юк, ризалыгым юк! Бетте!...

– Туктале, әтисе, кешене алай гына бәяләмиләр бит инде...

– Уйлап-уйлап куя, имеш, – дип бүлдерде Миңлегөл апаны ире. – Уйлармын мин сезгә! Кяферләр нәселе белән генә туганлашасы калган инде хәзер... Йа Ходай, ахырзаманнарга да килеп җиттекмени, хәерле булсын... Ишетсен колагыгыз: башка бу турыда бер авыз сүз чыкмасын!

Сабир абый, сүз тәмам дигән кыяфәттә кырт борылып, ишегалдына ук чыгып китте...

 

* * *

Кичке эңгер-меңгер зәңгәр күктә йөзгән кояшны тау ягының югары очында дулкын-дулкын булып яткан калкулыклар артына яшерде. Акрын гына моңланып, сандугач җыр сузып җибәрде. Кайдадыр ерак түгел генә күке, кемгәдер озын гомер теләп, бик озак итеп еллар санады. Елга буе үзәне, сихри әкият кебек җанланып, үзенә дәшеп тора иде. Су буеның иң матур җиренә төшә торган сукмак борма-борма булып югары очтан ук килә...

Харис Миңнисаның шушы сукмак буйлап киләчәген белә. Моңа кадәр дә шушында каршы ала иде ул сөйгәнен. Ул аны көндәгечә, күзен алмыйча көтте, ә Миңниса һаман күренмәде. Елга буендагы тал куаклары, бүген кызның күренмәвенә борчылгандай шаулашып, җил белән серләшеп алдылар.

Инде эңгер-меңгерне язгы караңгылык та күмеп бара. Харис тынычлыгын югалтты, әмма көтәргә булды. Ул бүген Миңнисага тәкъдим ясаячак...

Төн уртасы якынлашып килә. Миңниса һаман күренмәде... Бу хәл берничә көн кабатланды инде. Кыз инде алтынчы көнен су буена төшми. Югалды, ни кичке уенга чыкмый, ни су буена.

Көннәр акрын гына көзгә авышты. Август ае гына булуга карамастан, яшел әкият дөньясы төсен җуя башлады. Бөтен җиргә моңсулык иңде. Камышлар һәм таллар арасында да, өметне өзәргә дигән сыман, сары төстәге киемнәрен кияргә ашыгучылар күренә...

Сагышларга түзәр әмәл юк. «Нишләп очрашуга килми соң Миңниса? Берәр ярамаган, тузга язмаган нәрсә әйтеп үпкәләттемме? Нинди хата ясадым?»

Бер күрүдә гашыйк булган сөйгәнен озак вакыт күрми торудан гаҗиз булган Харисның күңелен бары тик шушы сораулар газаплады. Түземлеге тәмам чиктән ашкач, тәвәккәлләргә булды егет – катгый карарга килеп, Миңнисалар йортына таба юл тотты...

Таныш капка янына килеп җитүгә, күңел түрендә ниндидер тартыну, каушау кебек хисләр баш калкытса да, егет, адымнарын әкренәйтмичә, ишегалдына атлады.

– Бах-бах! Ур-ра, мин җиңдем...

Харис, тавыш иясен эзләп, як-ягына карады. Шулчак, бакча коймасы артында агач мылтыклы малай белән кызчыкны күргәч, үзалдына елмаеп куйды. Булачак каениш белән балдыз! Бер-берсе белән атышлы уйнаулары. Балалар, Харисны күреп, тынып калдылар.

Малай, чаяланып:

– Әти өйдә юк, балыкка китте! – диде һәм борынын мышкылдатып алды.

– Әниегез өйдәме соң? – Харис инде бераз кыюланып китеп янәшәсенә үк килеп баскан нәниләр янына чүгәләде.

– Әни дә юк. Суга китте.

Малай бакча капкасыннан кереп китеп юк булды.

– Сеңелкәш, ә Миңниса апаң...

Кыз, егетне моңарчы да күргәләгәне булгач, аның нәрсә әйтергә теләгәнен сүзсез дә аңлый иде, шуңа күрә ахырына чаклы тыңлап торуны кирәк тапмады:

– Хәзер чакырам, – диде дә, аягындагы кәвешен әллә кайларга чөеп, өйгә кереп китте.

– Нишләп йөрисең монда? – Бу сүзләрне тешләрен кысып, ачулангандай әйтергә тырышса да, Миңнисаның бит алмалары егетне күрүгә чиксез шат икәнлеген сатып тора – чөгендер кебек кызарып чыкты.

– Сине алып китәргә килдем.

Харис, елмаеп, сөйгәненә таба бер адым ясады.

– Кит моннан, кеше күрсен тагын... Көпә-көндез... – Миңниса читкә тайпылды.

Егет арткарак чигенде дә кулларын чалбар кесәсенә яшерде.

– Нигә очрашуга килмисең? Су буена да күптән төшкәнең юк.

Миңнисаның бит алмалары элеккедән дә ныграк кызарды. Харисның сорауларына җавап кайтармыйча гына, карашын җиргә, аяк очына күчерде. Бераздан егетнең күзләренә текәлде. Харисның йөрәген ялкын өтеп алды. Кызның очкын чәчеп торган күзләренә, кызарып пешкән чиядәй иреннәренә, алсу бит алмалары тудырган илаһи гүзәллеккә гашыйк егет тыныч кына карый алырлык түгел иде шул.

– Харис, берүк үпкәләмә инде...

Ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, Харис кызның сүзләрендә нинди тирән мәгънә ятуын йөрәге белән тойды.

Шул мизгелдә аны алыштырып куйдылар диярсең – усаллыгы йөзенә чыкты.

– Тә-ә-әк, – дип сузды «кияү егете», үзенең нык кына үпкәләгәнлеген яшереп тормастан. – Аңлавымча, бүтән килеп йөрмәскә кушуың инде, ә?

Миңнисаның күзләреннән яшь бәреп чыкты.

– Әти рөхсәт итми...

– Нәрсә ул, минем комсомолец икәнне белми мәллә?

– Менә шуның өчен каршы да инде.

– Аһ... кулак калдыгы...

Нәфрәте артканнан-арта барган Харис, әкренләп, үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә якынлашып килә иде.

Йөзе угыз сөте кебек аксыл-саргылт төскә керде. Күзеннән нур качты. Нишләргә белмичә шактый гына торганнан соң, ниһаять, бөтенләй зиһенен җуя барган Харис, аты-юлы белән сүгенеп, соңгы сүзләрен кабатлады:

– Кулак калдыгы!..

Авылда бер генә кеше дә бу очрашуга, гомумән, ике арадагы мөнәсәбәткә шушылай нокта куелыр дип фаразламаган иде. Баштарак соңгы очрашу вакытында Миңнисага әйткән пычрак сүзләре, котырып кайтып китүе өчен үз-үзен битәрләп йөргән булса да, көннәрдән бер көнне кызның үз капка төпләрендә ниндидер егет белән көлешә-көлешә сөйләшеп утыруларын күргәч, ачуы тагын да ныграк кабара төште.

Ике көннән Миңниса белән гәпләшеп утырган әлеге күрше егетен – мөәзин Зәки малае Мөнирне – югары оч малайлары кыйнап, аякларын имгәттеләр, тагын бер атнадан өйләренә тентү белән килеп, Зәкине каядыр алып киттеләр. «Халыкны колхозга, Советка каршы котыртып яткан булган. Авыл советы рәисе Гали белән коммун Харис сизеп алган» дигән сүз таралды халык арасында.

Байларга, мул тормыш белән гомер кичерүче кешеләргә карата нәфрәт белән караса да, Харис авылдашының кулга алынуын, ниндидер газапларга таруын теләми иде. Шуңа күрә үзе турында гайбәт тараткан кешеләргә бик нык үпкәләде. Ә бүген...

Бүген авыл советы рәисе тагын шул турыда сүз алып бара. Харисны авылдашларына яла ягарга өнди.

Сабир абыйга!..

Харис уйга чумды. Бер караганда, дин тотмавын, комсомолец булуын сылтау итеп, Миңнисаны аннан биздергән, күпме генә үгетләп карасалар да, колхоз эшенә чыгудан баш тарткан Сабир абыйдан үч алу өчен менә дигән мөмкинлек иде бу.

«Беренче мәхәббәтеңә аяк чалучы кешене кичереп буламы? Икенче яктан караганда, әгәр хәзер балыкчы Сабирны сөргенгә җибәрсәләр, Миңниса, аның туганнары нишләр? Аларның ни гаебе бар?

Миңнисаның күзенә ничек күренермен?.. Бирмәсәләр ни, ул бит барыбер минем беренче мәхәббәтем!

Ата-анасының кирелеге аркасында гына миннән читләшергә мәҗбүр булды... Гали абый белән дә араны салкынайтмавың хәерлерәк. Нишләргә?..»

Харис ике ут арасында калды.

– Гали абый, берүк ачуланма, миңа уйларга кирәк, – диюдән ары уза алмады ул.

Ике арада булган әлеге сөйләшү Хариска төн буена тынгылык бирмәде. Авыл советы рәисенең тәкъдиме күңелне кытыкларлык та шул. Авыл халкы арасында беренчеләрдән комсомол сафына баскан, беренче тракторчы булып эшләгән егеткә һәркайда да алдынгы, башкалардан бер башка өстенрәк тору өчен җае да чыкты шикелле...

«Әллә соң шул кулак калдыгын, чынлап та, җәһәннәмгә олактырыргамы? – дигән уй бер генә килмәде аның башына. – Шунысы да бар бит әле: мин ул шикаятькә кул куймасам, рәис башка берәүне күндерергә дә күп сорамас. Көтәрсең аннары Гали абыйдан игелек! Сабир абыйны, бер уена кергән икән, барыбер Себергә олактырачак инде. Ул чакта нәрсә? Ул чакта үзеңне дә, кулакларны яклаган өчен... Юк, юк! Булдыра алмыйм. Миңнисаны барыбер яратам бит мин. Ничек мин аңа авырлык китерим ди?! Ә бәлки... кире уйлар Сабир абый? Бәлки, сөйләшеп караргадыр?..»

Харис, таң беленер-беленмәс, Миңнисалар яши торган урамга юнәлде.

«Миңниса сүзе Миңнисаныкы, әтисе үзе әйтсен, аңлатсын!»

Бик вакытлы килеп җитте – Сабир абый ятьмәләрен күтәреп чыгып китәргә җыенган иде инде.

Коммун Харис кушаматлы егетнең сорамый-нитми генә үз ишегалдына килеп керүен күреп, Сабир абый, ни әйтергә дә белмичә, берара тын гына басып торды. Балыкчы үз эше белән китеп барса, сөйләшә алмый калачаклар. Шуны яхшы аңлап, Харис беренче булып сүз катты.

– Сабир абый, минем хакта әллә ниләр сөйләгәнсең икән. Шулай да аңлашып аласы иде әзрәк.

Хуҗаның егет белән юкны бушка аударып утырырга теләге дә, вакыты да юклыгы йөзенә чыккан – җавапка берни дә әйтмәде, ятьмәләрен култык астына кыстырып, капкага таба юнәлде.

– Сабир абый, дим. – Харис хуҗаның юлына аркылы төште. – Тыңла инде. Җитди мәсьәлә буенча килдем.

Егетнең сүзләре әллә ни кызыксыну уятмаса да, Сабир абый тукталып калды. Ятьмәләрен җиргә куйды, бер кулы белән биленә таянды.

– Йә?!

– Сабир абый, Миңниса...

Хуҗа Харисны шундук бүлдерде:

– Ул мәсьәләдә сөйләшергә уйласаң, маташма да, энем. Мин үз сүземне әйттем. Дөрес сөйлиләр: нәкъ шулай дидем, денсезләргә бирергә дип кыз үстермәдем!

Харис, эчен хәшәрәтләр кимерсә дә, Сабир абыйның әйтеп бетергәнен көтте.

– Шуны аңла, Сабир абый, – диде ул, үзен көчкә тыеп. – Хәзер патша заманы түгел. Бер-берсен яраткан кешеләр тормышына кысылырга синең хакың юк!

Егетнең тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Кычкырып җибәргәнен дә абайламый калды.

– Комсомолец кеше түгел мәллә синең өчен?

Сабир абый:

– Ник кеше өенә килеп акырасың әле син, малай актыгы?! Тыңлап торган булам тагын үзен, – диде, тыныч булырга тырышып.

Сабир абый, артына да борылып карамыйча, күлгә таба китеп барды.

Харис бу минутта үзен-үзе кая куярга да белмәде. Йодрыкларын йомарлады, балыкчының артыннан йөгерергә дип талпынып куйды. Тик аяклары аны тыңламады. Егет ике генә адым атлады да балавызга ябышкандай катып калды. Инде инеш буйлап күлгә якынлашып килүче Сабир абыйны Харисның теш арасыннан кысып чыгарган «Контра!» дигән сүзе генә куа китте...

 

* * *

– Гали абый, керергә буламы? – Харис авыл советы рәисе бүлмәсенә атылып килеп керде. Чакыруны да көтеп тормастан, өстәл янына килеп утырды.

Рәис, Харисның нинди йомыш белән йөргәнлеген чамалаганга күрә, канәгать елмаеп куйды.

– Нәрсә, энекәш, сөйлә, уйладыңмы?

Җитәкченең боерыклы тавышы үзенекен эшләп өлгерде – Харисның кергәндәге кызулыгыннан җилләр исте. Кыюсыз гына сүз башлады:

– Кичәге сөйләшүне әйтәм... Чын нәрсәме ул?

– Минем сине алдаганым бар мәллә? – дип кенә куйды рәис.

– Юк, алай димим... – Ялгыш сүз ычкындырмагаем тагын дигәндәй, егет каушап калды. Имән бармагы белән өскә таба ишарәләде. – Сине тегендә алган очракта, бу урын миңа калу, чынлап та, булырдай нәрсәме, диюем, Гали абый?!

– Анда эш тормаячак, сүз бирәм, энекәш. Теләсәң – бу урын, теләсәң – колхоз рәисе. Тик, беренче чиратта, хәзер үк гариза яз – син инде җитлеккән, партиягә тәкъдим итәбез. Аннан соң, үзең беләсең, озакка сузмыйча гына бер эшне башкарып ташлыйсы бар.

– Сабирны әйтәсеңме?

Гали абый Хариска таба иелә төште.

– Сабир... һәм колхоз рәисе турында...

Харис сагаеп калды.

– Анысына ни булган тагын?

Авыл советы рәисенең җавабы егетне бөтенләй аптырашта калдырды:

– Фоат синең үзеңә комачау булачак! Вакытында котылырга кирәк... Курыкма, энекәш, законсыз нәрсә эшләмибез, форсаттан файдаланып калырга тырыш. Мин сиңа бер документ күрсәтәм. – Авыл советы рәисе аның алдына бер бит кәгазь куйды. – Укы!

Кәгазьнең өске бер почмагына «Татарстан АССР Эчке эшләр Халык комиссарына» дип язылган иде.

Харис эшнең нидә икәнлеген шундук аңлап алды. Карашы үзеннән-үзе язуның аскы өлешенә шуды.

Имза куелмаган. Курка-курка гына хатның эчтәлеге белән танышырга кереште.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас