IV
Бәла көтмәгәндә пәйда булды. Бердәнбер көнне авылга район үзәгеннән прокуратура вәкилләре килеп төште. «Тереләй җиргә күмелгән Нәфисә эше» буенча тикшеренүләр башланды. Иң элек Хәлимнәргә килеп керделәр, аны эчке бүлмәгә дәшеп сорау алдылар. Өйдәгеләр белән аерым-аерым әңгәмә кордылар. Нәфисәгә генә кагылмадылар. Шуннан соң гына, үзләре белән килгән табибны чакырып кертеп, Нәфисәне тикшерделәр, шулмы, әллә башка берәр кешеме, янәсе... Икенче көнне район кешеләре, бер көтү булып, зиратка бардылар, тагын бер мәртәбә Нәфисәнең буш каберен казып карадылар... Ни өчендер шырпы кабы кадәр генә савытка туфрак тутырып алдылар, төрле яктан фотога төшерделәр... Хәлимнең күрше-күләннәре, авылдашлары белән дә көязләнеп тормадылар, берәм-берәм чакыртып, теләгән кешеләре белән сөйләшеп чыктылар. Күбрәк Хәлим хакында сораштылар. Аның Нәфисә белән ничек яшәве турында кызыксындылар. Хәтта Нәфисәгә кадәрге Майя хакында да сүз кузгаттылар.
Хәлимгә икенче көнне дә тынгылык бирмәделәр. Һаман бер үк сораулар кабатланды:
– Ни өчен Нәфисәне тереләй күмдең?
– Майя өчен үч алдыңмы?
– Урманда чакта үтерү ниятең булдымы?
– Ник милиционерга аттың?
Хәлим өчен бик авыр, баш җитмәслек сораулар иде болар. Ул хәтта каушавыннан «юк» дип тә әйтә алмады. Аның бу дәшмәвен тикшерүчеләр гаебе барлыкка юрадылар. Протокол кәгазенең бер читенә карандаш белән «молчит, значит, виноват» дип язып та куйдылар.
Тикшеренү ыгы-зыгысы белән ике көн үтеп китте. Өченче көнгә чыккач, махсус комиссия әгъзалары Хәлимне үзләре белән алып, районга кайтып киттеләр. Моннан соң җинаять эше район үзәгендә алып барылачак, шунда каралганнан соң гына суд булачак...
Форма кигән кешеләргә малаен ияртеп җибәргәч, Сания өенә кереп бер елады да күңелен таш итеп катырып куйды. Көлмәс-елмаймас, хәтта сөйләшмәс булды. Ләкин холкының ныклыгы, уйларының чынлыгы барыбер нык сиздереп тора. Район – урман түгел, ичмасам, улы кешеләргә ияреп, кешеләр арасына китә, хет шунысы күңелне җылытып тора... Адәми затлар бит, бервакыт аның Хәлимен аңларлар, кайтарып җибәрерләр...
Тәскирә үлеп терелгән кызының куаныч-шатлыгы белән яши. Ул Хәлимнең башына төшкән бәлане сизми-тоймый да калды, ахры. Тик кайчакта Нәфисәгә Майя дип дәшеп куя. Нәфисә дә, Сания дә бу хәлгә сәерсенеп карыйлар. Бер-берсенә карашып җилкә сикертәләр. «Җиңеләеп китмәсен тагы» димәкчеләрме?
Нәфисә генә төрлечә тотты үзен. Әле Хәлим өчен кайгырып йөргән кебек, әле бар кайгысын онытып, балалары белән кайнаша. Кайчакта, күзләрен бер ноктага төбәп, тирән уйга кала. Аның борчылган, бераз картаеп киткән йөз-чыраеннан бер генә нәрсә аңлашыла: Хәлим белән булган хәлләр өчен ул үзен гаепле саный. Аныңча, үзе белән булган фаҗигале вакыйгаларның аянычлы нәтиҗәсе бу. Нәфисә көннән-көн үз эченә бикләнә бара. Санияне дә, әнкәсен дә үзенә якын җибәрмәскә тырыша. Саниянең аңа бик якынаясы килеп тә тормый, ахры. Бер атна эчендә ул да нык үзгәрде. Баштарак Нәфисә белән кочаклашып елашса да, тора-бара аның янына бармас булды. Балалардан да читләшә башлады. Нәфисә эштә чакта, алар Тәскирә кулына күчә. Сания исә көннәр буе абзар-кура тирәсендә яисә күрше-күлән янында югалып йөри.
Күрше-күлән дигәннән, аларга сирәк кенә Ак бабай белән Мәдинә карчык кереп чыга. Хәлим тарихына аларның үз фикере.
– Тикшерсеннәр. Тикшермичә дә булмыйдыр. Тереләй кеше күмелгән бит, ничек тыныч кына карап торасың... Мәгәр Хәлимнең бер гаебе дә юк монда. Бераз тикшерерләр дә кайтарып җибәрерләр, менә күрерсез дә торырсыз. Кайтармыйлар икән инде, бөтен авылны күтәрербез, бөтен дөньяны. Хәлим булмаса, Нәфисә исән-имин кайта алыр идеме? – Шул хакта уйларга, Нәфисә гомере белән бәяләргә кирәк Хәлимнең кылган гамәлләрен.
Көннәр, атналар уза торды. Хәлимнән хәбәр булмады. Өйдә аның янына барып йөрерлек кеше юк иде. Авылда да белешер кеше юк. Авыл советы һаман ябык. Колхоз таралган. Хәлим беркетелгән агач эшкәртү заводы да ярты көченә генә эшли. Аларда Хәлим кайгысы юк. Халыкның кәефе төшенке, кешеләрнең Хәлим белән Нәфисә язмышында эшләре юк. Егерме беренче гасырга кереп килгән кешелек җәмгыяте зур сынау алдында калган. Урамда челлә. Илгә корылык кереп килә.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/