Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 октябрь 2024, 22:14

Амур ФӘЛӘХ. Зимагур. Повесть (2)

Миңниса уңайсызланып калды. Башын аска игән килеш, каш астыннан гына егеткә карады. Шул мизгелдә аларның карашлары очрашты. Кызның бит алмалары кайнар су чәчрәгәндәге кебек кызышып, чеметтереп алды.

Амур ФӘЛӘХ. Зимагур. Повесть (2)
Амур ФӘЛӘХ. Зимагур. Повесть (2)

2.

Баштарак шактый катлаулы кебек тоелса да, кул ияләшкәч, трактор йөртүе җайлы гына икән. Тимер атны йөгәнләү серләренә өйрәнү өчен Хариска дүрт-биш көн җитте. Икенче атнада ук Мамадышка барып механизатор таныклыгы алып кайтты. Ярулла исемле иптәш егете белән авылның беренче тракторчысы булып киттеләр.

Эше никадәр генә авыр булмасын, егет үзлегеннән укуын ташламады. Аз гына буш вакыт тапса да, Кәрим абыйсы янына яңа китап алырга йөгерде. Тракторда ике ел чамасы гына эшләде ул. Аннары, ниндидер махсус югары уку йортларында белем алмаса да, сәяси яктан тәмам җитлеккән егетне укытучы Кәрим абый тәкъдиме белән бригадир итеп билгеләделәр.

Авылдашлары баштарак әллә ни өмет багламады аңа. Тик таләпчән, тырыш, укымышлы яшь җитәкче кулы астындагы бригада бик тиз арада колхозда гына түгел, район алдынгылары сафына чыкты.

 

* * *

...Харисны колхоз рәисе Фоат чакырды. «Кызу эш вакытында юньлегә чакыртмый торгандыр, кичәге трактор өчендер инде» дигән уй йөгереп узды бригадирның күңеленнән.

Көне буе кырда эшләгәннән соң, Саматны трактор белән ферма маллары өчен болыннан печән тарттырырга җибәрделәр. Караңгы төшә башлагангамы, әз генә булса да арыганлыкны бетермәсме дип йотып куйган аракы зиһенен чуалтканмы – егет тракторының тирән чокырга кереп батуын шәйләми дә калды. Күпме генә азапланмасын, тимер ат сазлы чокырдан чыга алмады. Төн уртасына кадәр көтеп тә кайтмагач, Харис, атка атланып, Саматны эзли китте.

Болыннан чыгып килүче шәүләне күреп алып, шунда элдертте.

– Нәрсә булды? Трактор кайда?

Самат бригадирны трактор янына әйдәкләде.

– Аһ, шайтан...

Харис такыр юлдан ике адым читтә, кабинасына кадәр саз эчендә утыручы тракторга төбәлеп төкереп куйды.

– Көне буе эшләп арылган, ничек кереп чумганымны сизми дә калдым, – диде Самат, аклангандай.

Харисның борынына сасы аракы исе килеп бәрелде.

– Әле син исерек килеш тракторга утырдыңмы?!

Бригадир, йодрыкларын йомарлап, Саматның өстенә килә башлады.

Тракторчы арткарак чигенде.

– Ярар инде, Харис, кызма...

Самат сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, Харис бар көченә аның яңагына сугып җибәрде. Ул тракторы янәшәсенә барып төште.

Бригадир сөзәргә җыенган үгез кебек карады да:

– Дуңгыз! Иртән трактор чип-чиста килеш идарә каршында басып торсын! – дип, атына атланып, авылга кайтып китте.

Самат, авылга кайтып, Хәсәнне уятты. Аңа хәлне аңлатып бирде, ярдәмгә чакырды.

– Харис килгән иде инде, – диде Хәсән. – «Саматка булышасы түгел, юкса син дә трактордан коры каласың» дип кисәтеп чыгып китте...

Саматның башы түбән иелде.

– Булышмыйсың инде алайса?

– Үпкәләмә, кордаш. – Хәсән карашын читкә алды. – Харисны үзең беләсең...

Самат, кул селтәп, чыгып китте. Капкадан чыгып биш-алты адым гына атлаган иде, артыннан Хәсәннең тавышы ишетелде.

– Тукта, мин дә синең белән...

Йорт саен кереп йөри торгач, ун ир-ат җыелды. Болынга төшеп киттеләр.

Иртән-иртүк Саматның тракторы колхоз идарәсе каршында тора иде инде...

 

* * *

– Нәрсә, энекәш, килдеңме?

Харис сүзсез генә рәис күрсәткән урындыкка килеп утырды. Үзенә сиздермичә генә, Фоатның йөзенә карады.

Колхоз рәисенең йөзендә ул-бу сизелмәде. Рәиснең Самат мәсьәләсендә чакыртмаганлыгын тоеп, Харис җиңел сулап куйды.

Фоат өстәл тартмасыннан бер катыргы кәгазь тартып чыгарды. Елмаеп, Хариска сузды.

– Мә, бу сиңа!

Катыргыдагы язмага күз йөртеп чыккач, Харисның да авызы ерылды. Колхоз рәисенә сораулы караш ташлады.

– Эш рәтен белгәннәрне тегендә дә хөрмәт итәләр, – диде Фоат, имән бармагы белән югарыга ишарәләп. – Молодец, Харис, сиңа бирелгән бу бүләк колхоз өчен дә горурлык.

Бригадирның шатлыгы эченә сыймады:

– Рәхмәт, Фоат абый. Беләм, синең тырышлык нәтиҗәсе инде бу.

– Ярар, ярар, мактауга лаек кешеләрне вакытында күрә белү – безнең бурыч. Бар, бу грамотага өстәп премия дә бирелә, кереп ал бухгалтердан.

Харис колхоз рәисенә кат-кат рәхмәт укый-укый чыгып китте...

«Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына...»

Бүләк алу шатлыгыннан канатланып кайтып килүче Харисның каршында күрше Сафа карт пәйда булды.

Инде күптәннән черек идәнен яңарту хыялы белән янган бу карт, язгы ташу суыннан сал тотып, такта ярдырмакчы иде. Юан бүрәнәләрне яр буеннан пилорамага кадәр өстерәтү нияте белән, бригадирдан трактор сорады.

Харисны кинәт алыштырып куйдылар диярсең.

– Юк сиңа трактор, – диде ул коры гына.

– Соң, Харис энем, кирәгие бит инде...

– Әйткәнме сиңа, юкмы?! – Бригадир кабынып китте: – Син урлаган ул бүрәнәләр өчен кыен ашыйсым килми. Баш катырып йөрмәле...

Сафа карт аптырап калды.

– Нинди «урлаган бүрәнә»?.. Сиңа хәтле бригадир булган Латыйп бер дә алай кыланмады, энем. Килешми, холыксызланма.

Харис кулындагы мактау кәгазен Сафа картның борын төбендә селки-селки гайрәтләнүен дәвам итте:

– Соң, бар, шул Латыйбыңнан сора. Үтереп мактыйсың шуны. Алай җүнле бригадир булгач, нигә авылдан чыгып качты, әйт әле?!

– Эш рәте белмәгәннән китмәде Латыйп, монысы сиңа да яхшы билгеле.

– Әйтәм җирле, мактап кына тордылар үзен, – диде Харис, җирәнгеч нәрсә турында сүз баргандай борынын җыерып.

Кулындагы катыргыны янә Сафаның борынына ук китереп терәде.

– Менә кара, эшләгән кешене беркайчан да онытмыйлар. Биргәннәр идеме соң Латыйпка берәр мактау грамотасы?!

Сафа карт кулын селтәп китеп барды...

«Дисбедәге төймәләр кебек тезелешеп, берсе артыннан берсе килгән уңышлар, еш кабатланып торган мактау сүзләре кешене бозарга мөмкин» диләр. Ни хикмәт, моңарчы тыныч холыклы кебек күренгән Харис тупас, каты бәгырьле кешегә әверелде. «Эш сәгатендә вакытлы-вакытсыз гәпләшеп – ләчтит сатып утырган, буш вакытын кая куярга белми аптыраган авылдашларына, хезмәттәшләренә кул күтәргәли икән» дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Үзе турында сөйләнгән гайбәтләр колагына барып ирешкән чакларда тәмам чыгырыннан чыга башлады бригадир.

Колхоз рәисенә барып зарланучылар да, Харисның өенә килеп янап китүчеләр дә булды. Тик Фоат бригадирның үз эшен җиренә җиткереп башкаруын, җитәкче буларак таләпчән булуын хуплады гына...

 

* * *

Фоат, күрше авыл кешесе булгач, кичкырын өенә кайтып киткән иде. Авыл советы рәисе дә, шул ук вакытта колхозның партком секретаре да булып исәпләнүче Гали караңгы төшкәч кенә Харисны үз янына дәште.

Бригадир килеп кергәндә, Гали сул кулының бармак очлары белән иягенә төрткәләп, уң кулы белән биленә таянган килеш, ишекле-түрле йөренә иде. Харисның сәламенә каршы:

– Утыр! – дип кенә боерды.

Харис каушап калды, чөнки аның белән үз гомерендә беренче тапкыр болай дорфа сөйләшүләре. Әле ике-өч көн элек кенә тырыш хезмәте өчен ВЛКСМ райкомының мактау грамотасы белән бүләкләнгән Харис, үпкәсен белдереп, партком секретаре адресына әллә ниләр әйтеп ташларга әзер иде бу мизгелдә.

Тыелып калды. Якында, кул сузымында гына башка урындыклар, хәтта кәнәфигә хәтле була торып та, рәис бүлмәсенең аргы почмагына өеп куелган күпсанлы урындыкларның берсен өстәл янына өстерәп алып килеп, шуңа утырды. Аның бу хәрәкәтләре ниндидер протест йөзеннән ясалуын Фоат та аңлап алды.

– Нәрсә керпе кебек энәләреңне кабарттың әле? – диде ул, кара күн белән тышланган кәнәфиенә җәелеп утыргач, Харисның күзләренә туп-туры карап.

Рәиснең күзләре ут чәчрәтеп яна иде.

– Нигә чакырттың, Гали абый? – Бригадир егет үзен тыныч тотты. – Эттәй арыдым, иртәгә таң тишегеннән торасы бар...

– Ә син ашыкма-а, энекәш! Ашыкканга ат типкән, ди. Тынычлан, хәзер барысын да белерсең!

Ни хикмәт, шул мизгелдә Харисның бәгырен нәрсәдер тырмап узды. Күңелендә туган уйларын куарга теләп, егет йөзен учлары белән сыйпап алды. Ләкин рәис аны чынбарлыкка кайтарды:

– Энекәш, сине иркәләп утырырга вакытым юк, – диде ул, бригадирга таба елыша төшеп, һәм ярым пышылдауга күчте: –Яхшылап тыңла мине.

– Нәрсә булды, Гали абый? Тыңлыйм!

Рәис күн белән тышланган кәнәфиен бригадир янынарак күчерде.

– Синең турыда төрле сүзләр йөри башлады бит әле, бригадир.

– Йөридер инде, – дип кенә куйды Харис, әллә ни исе китмәгән кыяфәт чыгарып. – Эш эшләгән кешедән гаеп табарга мачтыр бит инде безнең халык.

Егетнең йөзенә бәреп чыккан битарафлык Галигә ошап бетмәде, күрәсең, – гаҗәпләнүле күзләрен бригадирның күзләренә текәде:

– Исең китмәгәнгә охшый. Бер гаепсезгә гайбәт тараталар, дисең инде алайса?

– Гали абый, бөтенләй эшләмәгән кеше генә бер дә ялгышмый инде ул. Бардыр, ялгышларым да бардыр. Гаепле булсам, җәза бир. Тик шуны әйтә алам: кемгә дә булса кул күтәргәнем юк минем, ышан...

Рәис аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде:

– Ә Самат?

Харисның теле әйләнмәс булды. Эчтән генә салмыш тракторчыны сүгеп куйды. «Мужик диген инде шуны. Җитәкчеләргә әләкләргә дә өлгергән!»

Гали югалып калган Харисны тынычландырырга ашыкты:

– Ярар, энекәш, борчылма. Белгәнемчә, сәбәбе булган. Колхоз милке белән саксыз кыйланган кеше җавабын да алырга тиеш. Зарланып килгән иде бүген. «Шуның белән котылганыңа рәхмәт әйт» дип куып чыгардым.

Харис җиңел сулап куйды.

– Мактау кәгазе белән бүләкләнүең шәп, – дип дәвам итте сүзен партком секретаре. – Безгә синең кебек кешеләр кирәк!

Бригадир егетнең эчен янә рәхәтлек тойгысы кытыклап узды. Ләкин Харис уйлавынча, Гали абыйсының кичкырын идарәгә чакыртуының төп сәбәбе бу булырга тиеш түгел иде. Ялгышмаган.

– Сиңа бер сүзем бар. Турыдан бәреп сораганга аптырама... Минем урында эшлисең киләме?

Харис бу сорауның ни өчен бирелүен аңламады.

«Кем инде үз урынын тиктомалга башка берәүгә тәкъдим итсен? Әллә минем хакта шундыйрак гайбәт сөйләгәннәрме үзенә?»

Бәлки, ялгыш ишеткәнмендер дип, җавапсыз калырга булды. Тик рәиснең сүзе җитди иде – кабатлап сораганда да, йөзендә бер генә җепсел дә селкенмәде.

– Шаярмыйм, энекәш. Эшлисеңме?

Харис ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Дөресен әйткәндә, аның югарырак үрләрне яулыйсы килә, бик килә. Бригадир егет өчен авыл советы рәисе урындыгына ирешү, һичшиксез, галәмәт сикереш булачак. Тик...

– Ник, Гали абый, синең бит әле үзеңдә дә дәрт ташып тора. – Егет салпы якка салам кыстырды.

Төз атты – аның бу сүзләре рәис күңеленә хуш килде. Канәгать елмаеп, Харисның җилкәсенә дусларча суккалап алды.

– Ярар, – диде ул, бөтенләй пышылдауга күчеп. – Сүз булсынга гына бирмәдем мин бу сорауны. Хәзер аңлатам...

Харисның кызыксынуы артканнан-арта барды.

– Шундый хәлләр, энекәш. Партия, иптәш Сталин, райком күрсәтмәләрен кабатлап чыгасым килми инде сиңа. Син – комсомолец, үзең дә таныштыр. Нинди заманда яшәгәнлегебезне беләсең...

Харис сагаеп калды.

– Синнән берни дә яшермим, ышанычым зур, – дип дәвам итте рәис. – Минем дә үсәсем килә.

– Ник, Гали абый, син болай да авылда иң зур кеше бит инде, – диде бригадир егет, елмаеп, һәм бу сүзләрне әйтүенә үкенеп тә куйды.

– Акыллы булып маташма, малай актыгы, – дип җикерде рәис, күзләрен түгәрәкләндереп. – Бала-чага түгел бит инде син. Дөньяны безнең авыл белән генә чикләнгән дисеңме әллә?

Тынлык урнашты. Партком секретаре өстәлдәге графиннан су салып эчте.

– Тәк, Харис дус, болай итәбез, – диде ул, тагын ярым пышылдауга күчеп. – Миңа НКВД кушкан бер эшне башкарып чыгарга кирәк...

«Әһә, менә нәрсә! Юкәдә икән бит чикләвек! Тик шулай да нигә боларны миңа сөйли?»

Рәис Харисның нәрсә уйлаганын чамалады булса кирәк – «моңа серне ачып дөрес эшләдем микән» дигән кебегрәк беравык тын гына аның күзләренә текәлеп торды да дәвам итте:

– Сабир турында нәрсәләр беләсең?

– Балыкчы Сабирны әйтәсеңме?

– Ну!

Гомер-гомергә Кәрәкә күленнән, Нократ елгасыннан балык тотып көн күрүче Сабир абыйны Харис кына түгел, бөтен тирә-як халкы яхшы белә. Беренче мәхәббәте Миңниса... Әйе, күптән түгел генә шул Сабирның Миңниса исемле кызына гыйшык тотып та йөргән булды бит әле ул...

...Авыл урамнарына кичке караңгылык пәрдәсе ябылган иде инде. Кызларның җыелыштан кайтып килешләре.

– Карале, Миңниса, – Рәшидә ахирәтенең җиңеннән тартты, – берәр нәрсә сизәсеңме?

Миңниса сагаеп калды, Рәшидәнең күзләренә сораулы караш ташлады. Ахирәте күз кырые белән генә артка таба ишарәләп алды:

– Безнең арттан берәү килә бугай анда. Байтактан искәреп барам, бер адым да калмый... Юк, юк, берүк борыла күрмә, – дип пышылдады.

«Йа Раббым, анысы кем инде тагын?! Берәр бәйләнчек җилкуар булмагае...» Миңнисаның бөтен тәне куырылып килде. Күз кырые белән генә як-ягына каранып алды. Ярый әле, бәхеткә, сирәк кенә булса да, үтеп-сүтеп йөрүчеләр күренгәли – ул-бу була калса...

Каршыда гына берәүнең ян бакча коймасына терәтеп ясаган эскәмиясе дә бар иде. Миңниса ахирәтен шунда әйдәкләде. Янәсе, бераз хәл алырга утыргандай итәләр. Артларыннан килүчене дә яхшылап күздән кичерергә, аның ниятләрен чамаларга җай чыгачак.

Эскәмиягә барып урнашулары булды, колак төпләрендә генә: «Нихәл, сылукайлар», – дигән тавыш ишетелде. Кызлар, курыккан атлы кыланып, чыр-чу килеп алдылар, утырган җирләреннән сикерешеп тордылар. Алар янәшәсендә үк яшь, чибәр егет басып тора иде. Рәшидә аны шундук танып алды.

– Кеше дип торам, син икән әле. Җанны ала яздың бит, – диде ул ниндидер зур гөнаһ кылганлыгын аңлаган кеше кыяфәтендә башын аска иеп торучы егеткә. Үзе, аның яшькелтем күзләренә карагач, ялгыш кычкырдым бугай дигән шикелле, имән бармак башын тешләп куйды, бит алмалары уттай кызуын тойды.

Шул рәвешле бер-берләренә карашып, яшьләр сүзсез генә шактый басып тордылар.

Ниһаять, егет, бар булган кыюлыгын туплап, телгә килде:

– Ярар инде, үпкәләмәгез, кызлар, – диде ул, карашын бер Рәшидәгә, бер Миңнисага күчереп. – Сезнең белән бергә кайтасым килде. Чабасыз да чабасыз, артыгыздан һич җитешле түгел.

Миңнисаның ахирәте сүз сорап кеше кесәсенә керә торганнардан түгел.

– Ташбака кебек өстерәлеп йөрергә безне кем дип беләсең син? Синең эшең юктыр да... Безгә бит әле кайткач та йоклашлы түгел, эш муеннан.

Егет тә югалып кала торганга охшамаган – җавабы һәрвакыт әзер.

– Бик яшь күренәсез бит әле болай, нинди эш ди ул төн уртасында? – дип елмайган булды.

– Беткән ди эш! – Рәшидә сөйләшер сүз бетте дигән мәгънәдә «һе!» дип кенә куйды да Миңнисаны, култыклап алып, читкәрәк сөйрәде.

– Туктагыз инде, кызлар! – Егетнең алардан калырга исәбендә дә юк иде, артларыннан атлады. – Әйдәгез, танышыйк булмаса.

– Кх-кх-кх... Ычкындың мәллә? Үз авылдашларың белән танышып йөрмәсәң... Коммун Харисны белмәскә! Бәйләнергә бүтән сүзең юктыр шул. – Рәшидә бу сүзләрне төрттеребрәк әйтергә тырышса да, йөзе елмая иде. – Без бәйләнчекләрне яратмыйбыз.

Бераз сүзсез генә атладылар.

– Ярар инде, Рәшидә, сине белсәм дә, менә бу туташны, чынлап та, хәтерләмим бит әле.

«Бигрәк соңга калдык бүген. Әниләрдән эләгер инде. Ападан башка беркая да чыгармаслар микән бүтән».

Рәшидә кинәт үз уйларына батып, «әңгәмә»гә кысылмыйча гына янәшәдән атлаучы ахирәтенә терсәге белән төртеп алды. Миңниса дерт итеп китте.

– Ә?

– Харисның синең белән танышасы килә.

Миңниса уңайсызланып калды. Башын аска игән килеш, каш астыннан гына егеткә карады. Шул мизгелдә аларның карашлары очрашты. Кызның бит алмалары кайнар су чәчрәгәндәге кебек кызышып, чеметтереп алды.

Сүз артыннан сүз чыгып, яшьләр түбән оч ягына кайтып җиткәннәрен абайламыйча да калдылар.

Кутыр урамы ягыннан Рәшидә яши торган тыкрыкка кергәч, адымнарын акрынайттылар. Җыелыштан алган тойгыларны, «яңа таныш» Харис сөйләгән мавыктыргыч хикәятләрне һич кенә дә төнге караңгылыкта калдырасы, яңалыкларга бай көнгә нокта куясы килми иде кызларның.

«Рәшидәне озата барыр инде бу Харис», – дип уйлады Миңниса һәм... күңел түрендә моңарчы бер дә сизелмәгән тойгы – көнләшү хисе уянып килүен аңлап, сискәнеп куйды.

– Ярар, мин кайтыйм инде, – диде ул әле һаман Харисны сораулар белән газаплаучы Рәшидәгә һәм, кырт борылып, күрше урамга, үз йортлары ягына таба атлады.

Рәшидә өйләренә кереп китте, күрәсең, – караңгы тыкрык ягында шакылдап капка ябылды. Бер минут та үтмәгәндер, артыннан аяк тавышлары ишетелде.

Миңнисаны Харис куып җитте.

– Сине өеңә кадәр озатырга буламы? – диде егет тыныч кына һәм, кызның җавап кайтарганын да көтеп тормыйча, янәшәсеннән атлый башлады.

Юл буе бер сүз дә сөйләшмәделәр. Миңнисаларның капка төбенә килеп туктагач кына, бөтен кыюлыгын туплап, Харис кызның кулын тотты. Кыз, аңына килеп, кулларын тартып алды да тизрәк өйгә кереп китү ягын карады.

– Мин иртәгә киләм! – дигән сүзләр аны өйалдына кадәр озатып керде...

 

(Дәвамы бар.)

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: