Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 октябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (26)

Милициядән белешмә кирәк иде. Аны мең җиргә керә-керә кулга төшергәч, Морат Идрисов дигән милиция башлыгына кереп кул куйдыртырга тиеш икән.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (26)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (26)

III

Майяның килеп китүенә бер айлап вакыт узды. Тормыш үз эзенә төште. Хәлим эшкә чыкты. Нәфисәне дә эшеннән юллап килделәр. Авыл советында кеше булмагач, Хәлим, турыдан-туры район паспорт бүлегенә барып, хатынына яңа документлар эшләтеп кайтты. Милициядән белешмә кирәк иде. Аны мең җиргә керә-керә кулга төшергәч, Морат Идрисов дигән милиция башлыгына кереп кул куйдыртырга тиеш икән. Анысы өченче игезәкнең әткәсе була инде. Майя сөйләгәннәрдән соң бу кеше янына керү гаять кыен иде. Хәлим ишек тоткасына бер кагылды, кызу тимер тоткан кебек, бер тартып алды, инде ачып керәм дигәч тә, тоткадагы кулының егәрлеге юкка чыгып өнсез калды... Шулай шактый таптанып торды әле ул Идрисовның ишек төбендә. Ләкин нишлисең, кирәк булгач кирәк!

Морат бик мөлаем кеше булып чыкты. Тирәнгә баткан кечкенә күзләре, почык борыны, тар маңгае аның бу ачык йөзенә килешеп тора тагын... Ләкин шундук аңлап алды Хәлим: бу елмаю гайре табигый, ясалма елмаю иде. Бу мөлаем йөз артында каты күңелле, астыртын кеше торганлыгын Хәлим үзенең бөтен тоем көче белән чамалады. Моның өчен «албастылар шаукымы» да кирәк түгел иде: ике күзе ике төстә, җитмәсә, икесе ике якка карый... Бер як йөзе елмайса, икенче ягы җитдиләнә... Нәкъ шулай: ике тормыш алып бара бу кеше. Кайсысы төп тормыш – бу хакта ул үзе дә белмидер кебек...

– Тә-ә-к... Хәлим... Кампәрледән... Нәфисә... Ә-ә-ә... Сезмени инде ул урман кошлары? Теге дөньядан кайткан Нәфисә синең хатының була инде, алайса?.. Ну, егет, зур шау-шу куптардың син районда, бөтен дөнья хәзер безгә карап тора, нишләргә дә, ничек җавап тотарга да белгән юк. Хотя... Җавап тоту – хәзер синең эш.

– Морат әфәнде, менә бу документка кул куярга кирәк иде...

Милиция бүлеге башлыгы гүя аны ишетмәгән булып кыланды.

– Нишлибез, дим мин сиңа. Гаебеңне таныйсыңмы?

– Мин врачлар кушканны гына эшләдем, иптәш...

– Үзеңнең башың юк инде, алайса? – Бу сорауга җавап көтеп тормады, тиешле урынга кулын куйды тагы. Әмма документны Хәлим кулына тоттырырга ашыкмады. – Ярый, анысының очына ничек тә чыгарбыз... Ә менә урманда атып үтерелгән милиционер белән нишлибез? Аны кая куябыз, ә? Шул хакта баш ватарга туры киләчәк, кем... Хәлим. Майя сорый дип кенә, мин нәрсә эшли алам?! Факт на лицо! Майя дигәннән... Нык үзгәреп кайтты ул Кампәрледән. Сез аны нәрсә эшләттегез? Элеккеге кызымның «к» хәрефе дә калмаган, танырлык та түгел... Нәрсә булды анда? Ник дәшмисең? Нәрсә булды, дим!

– Нәрсә булсын?! Сөйләштек...

– Нәрсә сөйләштегез?

– Үзе әйтмәдемени?

– Монда мин сорау бирәм, иптәш... Хәлим. Сорауга Җавап бир!

– Барысы хакында да сөйләштек.

– Ну? Конкретнее!

– Мәсәлән, сезнең хакта. Ничек Майяны урман карчыкларыннан алуыгыз турында.

|– Тагын?

– Шул. Бетте. Ул Кампәрледә күбрәк әнкәсе белән, Нәфисә туганы белән аралашты. Мин кем аңа?! Без... сөйләшмәдек диярлек...

– Ярый, шулай булсын ди... Бу турыда беркемгә бер сүз әйтү юк, аңладыңмы? Әгәр дәшмәсәң, мин дә сиңа ярдәм итәрмен...

Чыга-чыга, Хәлим күңелендә пәйда булган уйлар өермәсен үз иркенә куйды. Менә кайда икән бит хикмәт! Теге вакытта урмандагы ату тавышларының кайтавазы бар икән шул... Нәрсә, әллә Хәлимгә якмакчылармы ул вакыттагы атышны? Монысы инде бик җитди мәсьәлә. Ярдәм итәрмен, диде бит. Тукта-тукта... Хәлим үзе шул икейөзле, ике тормышлы бәндәдән нәрсәсе белән аерыла соң? Үзе дә, килешү төзеп, намусы белән алыш-биреш ясамакчы ласа... Янәсе, дәшми калса, ул җәзадан котыла... Коткарачаклар... Болай булса, аның милиция башлыгы Мораттан бернинди артык җире дә юк... Хәлимнең күптән мондый мөшкел хәлдә калганы юк иде. Балалар, Нәфисә, гаилә хакына үзеңнең яшәү принципларыңа, иманыңа хыянәт итәргә мөмкинме? Кеше битлеге киеп тә иблис тормышы белән яшәгән кеше белән килешү төзергә буламы? Бу шул очракмы? Әллә мондый очрак кеше язмышында булырга да, вариант буларак каралырга да тиеш түгелме?

Хәлим юлдан түгел, күбрәк уйларыннан арып кайтып кергәндә, Нәфисә тәрәзә каршында күзләрен сөрткәләп басып тора иде.

– Әллә елыйсың инде?

– Алып калганнардыр дип курыктым.

– Миңа нәрсә булсын?! Яшибез әле, Алла боерса, җимерттереп яшибез, балаларны гөл кебек үстерәбез, әнкәйләрне кадерләп тәрбиялибез. Өрмәгән җиргә дә утыртмабыз... Ә? Шулай булгач, еларга бер сәбәп тә юк, бәгърем, бу гадәтеңне ташла... Менә документларың да әзер. Син хәзер тагын чын кеше, исән кеше!..

Хәлим иң мөһим нәрсәне – иблис белән килешү төзегәнен әйтми калдырды. Их, белсә икән ул бу иблис коткысының киләчәктә аның язмышын кайсы якка үзгәртеп җибәрәчәген!..

(Дәвамы бар)

Фото: new-chernyahovsk.ru

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (26)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (26)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: