1.
...Октябрь урталары. Көннәр җылы тора. Яңгыр да соңгы тапкыр ике атна элек яуган иде. Ниһаять, бу якшәмбедә Нуруллага да ял бирделәр. Ир мөмкинлектән файдаланып калырга булды: олы кызын – Фәниясен алып, хәл белеп кайту нияте белән, Саниянең әниләренә, түбән очка китте.
Кечкенә Рәйсәне бишеккә салып йоклатты да Сания йорт-җирне тәртипкә китерергә кереште.
Идәннәрне юып, мичкә ягып җибәргән иде, әкрен генә ишек шакыдылар.
Хуҗабикәнең әйдәкләвен дә көтеп тормыйча керүче – әнисе Миңниса апаның ахирәте, нәни оныгы Ләйсәнне иярткән күрше Рәшидә апа иде. Ләйсән, керә-керешкә, бишектә йоклап ятучы Рәйсә янына йөгерде.
– Нишләп ята ул бу вакытта? Көндез йоклап буламыни? Мин йокламыйм, әнигә булышам, син дә тор, – дип, балага төрткәли дә башлады.
– Ай Аллам, нишлисең? Тимә, уятма...
Рәшидә апа, яшен тизлеге белән килеп, Ләйсәнне, җилтерәтеп диярлек, бишек яныннан алып китте. Ни хикмәт, бишектәге нарасый селкенмәде дә. Бу хәл дә Ләйсәнгә бик кызык тоелды.
– Әби-и, – дип сузып җибәрде ул. – Әнигә әйт әле, Рәйсә сыман еламый торган бәби алып кайтып бирсен әле миңа да-а...
– Балакаем! – Рәшидә апа күзләрен тутырып нәүмиз кыяфәттә аңа карап торучы оныгын кочагына сыендырды. – Кая, Нуруллаң күренми.
– Фәния белән әниләргә киткәние. Кайтырлар да инде.
– Миңнисаның хәлләре ничек соң әле анда? Авырып торам, дигәние беркөнне.
– Әкренләп кенә йөри инде...
...Чәй артыннан чәй, сүз артыннан сүз – аулакта ике хатын серләшер нәрсә бетәмени...
Сания камыр әвәли башлагач кына, өстәл артыннан кузгалдылар.
– И-и, чынлап та, күзләр генә тимәсен бәләкәчеңә, кызый. Күр инде, әй, сәгатьләр буе кыймылдап та карамады бит, рәхмәт төшкере... Ярый, Саниякәй, бик озакка китте бугай, берәр эшеңнән бүлдермәгәек тагын. Чыгыйк әле без... Сый-хөрмәтләрең өчен дә Аллаһының рәхмәтләре яусын үзеңә, – дип сөйләнә-сөйләнә, Рәшидә апа, Ләйсәнне җитәкләп, чыгып китү ягын карады.
Камырны вак-вак түгәрәкләргә бүлеп кайнар мичкә салган гына иде, ниһаять, Рәйсә тарафыннан да кыштырдаган тавыш ишетелә башлады, бишек селкенеп куйды. Камырга буялган учларын аннан-моннан гына сөрткәләп, Сания тизрәк бишек янына ашыкты.
– Каяле, кем икән монда? Ә-ә, минем кызым уянган бит... Үсә, үсә, үсә, үсте-е...
Әнисенең күкрәген суырып ята торгач, Рәйсә тагын мәлҗерәде. Тамагы ачып кына уянган иде, күрәсең, – бер мизгелдән инде кабат мес-мес килеп йоклап китте.
Сания, кабат ишек шакыган тавыш ишетеп, сискәнеп китте. «Монысы тагын кем булыр?...»
Хуҗабикәнең күңелен нәрсәдер тырмап алды. Ишек катына килеп басуы булды, келәсе эленмәгән икән – ишек ачылып та китте. Бусагада кечерәк буйлы, оч-очлары өскә кайтарылып торган кап-кара мыеклы, тик чәчләренә инде чал төшкән урта яшьләрдәге бер ир елмаеп басып тора.
– Исән-саулар гынамы? – диде абый кеше һәм, җавап сүзләре көтеп тормастан, кулындагы зур чемоданын идәнгә куеп, ишек катында баскан килеш, өй эчен күздән кичерде. Игътибарын кабат Саниягә юнәлтеп, тирән итеп сулыш алды. – Галия өйдә юкмыни? – диде ул көтелмәгән хәлдән аптырап калган, әле дә булса һушына килә алмый азапланган Саниягә дәшеп.
– Сез... кем буласыз соң? – дип, сорауга каршы сорау белән җавап кайтарды Сания, уйларын тәртипкә китереп.
Кунак ягыннан төгәл җавап ишетелмәде. Саниягә аның йөзе таныш та кебек иде, тик, искә төшмәсме дип, хәтер сандыгын күпме генә актарса да, алдында кем басып торуын тәгаен генә әйтә алмады.
– Галия каядыр киткән иде мәллә, кызым? – дип кабатлады абый, Санияне газаплы уйлардан арындырып.
«Әһә, әнкәйнең танышы икән», – дип уйлап куйды Сания үзалдына. Кунакны түргә дәште.
– Әле генә эшкә чыгып китте шул. Юлда каршыгызга очрарга тиеш иде югыйсә... Әйдәгез, узыгыз, абый.
Кунакның күзләрендә кызыксыну чаткылары кабынды. Як-ягына карана-карана, бизәкле ак чаршавы тартып куелган тәрәзә буендагы өстәл янына, Сания тәкъдим иткән аркалы урындыкка барып утырды.
– Димәк, син, сеңлем, аңлавымча, Галиянең килене буласың инде? Кайсы улыныкы соң?
– Нурулланыкы. Беләсездер бит?
«Беләсездер бит?» Менә сорау бу, ичмасам. Шулай, дускай, чит җирләрдә бик күп йөрсәң, әллә нинди сораулар ишетерсең әле... Гомер диген, әй. Атка атланып чапкандай уза икән шул... Димәк, Нурулла да гаилә корып җибәргән. Кызны да эләктергән бит, карале, төскә-биткә ярыйсы гына күренә...
– Кызмы, малаймы? – Абый кеше түшәмгә асып куелган бишеккә ишарәләде.
– Кыз. – Сания нарасые яткан бишек янына килеп басты. – Монысы икенче балабыз, Ходай рәхмәте.
Бер айлык инде.
– Беренчесе олымы соң? – дип кызыксынды кунак, шул арада аш өстәле тирәсендә мәш килә башлаган Саниягә күз ташлап.
– Яшь ярым булды. Әле әтисе бүген ял итә, икәүләшеп минем әниләргә киткәннәрие. Тиздән кайтырлар инде, боерган булса.
– Үзең кем кызы буласың соң? Бу авылныкымы, читтәнме? Бер дә төс-кыяфәтеңне чалымлый алмыйм дип әйтимме...
Сания эшеннән тукталып калды. Кунак абыйга янә сәерсенеп карап куйды.
«Гаҗәп кызыксынучан кеше булып чыкты әле бу абый. Сорауларны яудырып кына тора. Нурулланың холкын белсә икән үзе... Йа Ходай, кайтып та керер әле, күп сорамас...»
Саниянең уйларын капка ягыннан колакка чалынып киткән тавыш бүлдерде. Ул уйлаганча килеп чыкмады чыгуын – ишектән керүче кеше аның Нурулласы түгел, әле генә эшкә дип чыгып киткән каенанасы Галия иде. Керүгә, өстәл янында утыручы кунакка күзе төште. Йөзе шундук җитдиләнеп калды.
– Кире борылып кайтырга туры килгәч, юлым уңмас инде дип уйлап куйган идем аны, – диде дә аралыкка кереп китте.
Каенанасының кунакны күргәч тә кинәт кәефсезләнеп калуына, аның белән исәнләшмичә дә мич артына кереп китүенә Сания аптырап калды. Моның ниндидер, әлегә үзе бөтенләй чамалый алмаган җитди сәбәбе барлыгын күңеле белән сизсә дә, каенанасы артыннан юнәлде.
– Әнкәй, нишләп алай итәсең инде, кеше бит кунакка кергән, – дип пышылдады Сания.
Галия килененең күзләренә усал караш ташлады.
– Сәбәбен аңлатырга өлгермәдемени әле? Йорт ишегеңне ачып керткәнче, иң башта нинди кунак икәнен сорарга иде үзеннән, килен, – диде дә почмакта эленеп торган бишмәт куеныннан ниндидер кәгазьләр алып, күлмәк кесәсенә тыкты.
– Ник монда әле син? Мәңге аяк басмам дигән идең ләбаса, – диде Галия, аралыктан чыккач, кунакка каш астыннан гына сөзеп карап.
– Нишләп алай дисең инде, Галия?...
Хуҗабикәнең бу чакырылмаган кунак белән иркенләп сөйләшеп утырырга исәбе дә, вакыты да юк иде, күрәсең.
– Ярар, эшкә соңга калам, – диде дә, өс киеменең сәдәпләрен эләктерә-эләктерә, өйдән чыгып китте.
Кунак, Галия чыгып киткән ишеккә төбәлеп, бераз тын гына утырды. Аннары, әлегәчә берни аңлый алмаган Саниянең күзләренә карарга батырчылык итмичә, әкрен генә урыныннан кузгалды.
– Ярар, кызым, Нурулла кайтканчы мин дә әйләнгәләп килим әле. Рөхсәт итсәң, әйберләрем сездә калып торсын инде, яме? Урамда өстерәп йөреп булмас, – дип, ишеккә таба юнәлде.
– Чәйләп алыйк инде, абый, кабартма да пешергән идем, – дип, Сания аны туктатырга ниятләгән иде дә, кунак:
– Кирәкмәс, рәхмәт, кызым, – дип кенә җавап кайтарды һәм чыгып та китте...
* * *
«...Авыл шактый үзгәргән. Йортлар шактый күбәйгән, урамнардагы юллар да тигез...»
Илле яшен куып килүче ир кайчандыр үзе тәпи йөреп киткән авыл урамнары буйлап атлады да атлады.
Ара-тирә кайсы кая юл тоткан авылдашлары сәлам биреп узды. Танып белүчеләре бөтенләй диярлек булмады булуын, шулай да, хәтта артыннан сәерсенеп карап калсалар да, сәлам сүзләреннән ирнең күңеленә ниндидер җылылык, өмет иңгәндәй тоелды. «Кайчандыр сугыштан кайтып барганда очраган тиле Хәмит ялгышкандыр, бәлки» дигән өмет иде ул...
Шул мизгелдә, аның уй-хыялларына җавап ирештерергә теләгәндәй, берәүләрнең ишегалдында ярсып-ярсып эт өрә башлады. Эт тавышы гына булса да, «авыл холкын эт күрсәтер» диләрме әле? Ирнең кәефе мизгел эчендә кырылды, әле генә күңелендә бөреләнә башлаган өмет чаткылары юып алгандай булды.
«Нишләп йөрим инде мин? Нәрсәгә өметләнәм? Ике дистә ел чамасы элек бар нәрсәгә кул селтәп, үзем китеп барган идем бит. Туган җирен язмыш кочагына ташлап качкан адәмне авылдашлары ничек кичерсен инде?! Хыянәт иттем ләбаса, хыянәт иттем...»
...Мамадыштан килгән мәһабәт гәүдәле кешенең якты киләчәк, социализм, коммунизм турында канатланып сөйләвен бөтен авыл халкы тын да алмый тыңлап утырды. Их, рәхәт заманаларда яшиселәр дә бар икән ләбаса. Моңарчы хыялларга да кереп карамаган тормыш буласы ди бит – теләгән, булдыра алган кадәре генә эшләячәксең, кибетләрдән бернинди түләүсез кирәк кадәр нәрсәне аласың. Менә тормыш бу, ичмасам... Халыктан бары тик бер генә нәрсә сорала икән – даһи юлбашчыбыз иптәш Сталин тәгълиматларын өйрәнү, аларны тормышка ашыру...
«Сталин» сүзен ишеткәч, зал бер мәлгә тынып калды. Ул да булмады, үзара пышылдаша да башладылар: «Иптәш Сталинны бик кырыс холыклы диләр бит ул, нишләптер бу вәкилнең сүзләре минем күңелгә шик-шөбһә салды әле...» «Тагын берәр нәрсәгә салым-мазар өстәмәсәләр генә ярар иде инде...», «Мин ишеттем, ниндидер халык дошманнары юлбашчыбызга кул сузмакчы булган, ди...»
Пышылдап кына әйтелгән булса да, кайбер сүзләр Мамадыш вәкиле колагына да эләгеп калды. Ипләп кенә торып басты да графиннан су салып эчте һәм, зал тәмам тынычлангач, сүзен дәвам итте:
– Иптәшләр, бөтен илдә социализм урнаштыруга ирештек. Ишеткәнсездер, кайда утлы корал, кайда үткен тел кулланырга туры килде. Шунысы куанычлы: сез – гади халыкның күпчелеге – Коммунистлар партиясенең һәм иптәш Сталинның дөрес юлдан, бөтен дөнья халыклары өчен үрнәк юлдан атлавын аңладыгыз. Иптәш Сталин сезгә ышана, сезгә таяна, иптәшләр. Чөнки әле, сирәк-мирәк кенә булса да, партия һәм Сталин тәгълиматларын танырга теләмәгән, халыкчан хөкүмәтебезгә каршы корткычлык юлын сайлаган искелек калдыклары – ишан-мулла ишеләр, гомер-гомергә гади халыкны талап, эксплуатировать итеп яшәгән, шулар исәбенә баеган кулаклар очрап тора. Иптәш Сталин менә шушы элементларга каршы ачыктан-ачык сугыш алып барырга тәкъдим итә, җәмәгать... Безгә, партия әгъзаларына, бу көрәштә иң алгы сафта булырга туры килер. Лаеклы яшьләрне комсомол сафларына кабул итәргә кирәк. «Комсомол – партиябезнең дәвамчысы, резервы», – дип язган иптәш Сталин...
Мамадыш вәкиле кулындагы газетаны селкеде.
Яшь кенә булуларына карамастан, катлаулы тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татырга өлгергән яшь-җилкенчәк, бала-чага, мондый матур сүзләрне тыңлап утырганда, татлы хыялларга чумды. Вәкил чыгышы бала-чаганы гына түгел, бик күп михнәтләр кичереп чәчләренә вакытыннан алда чал кергән абзыйларны да, ирләре күмәк хуҗалык эшләре белән йөргәнгә, бөтен йортны үз җилкәләрендә тартып баручы, шуның өстенә кимендә биш-алты бала тәрбияләп үстерүче хатын-кызларны да битараф калдырмады.
...Харис, үз урамнарына кайтып җиткәнче, Мамадыштан килгән вәкил сөйләгәннәр хакында уйланды.
«Революция булып, комсыз патшаны бәреп төшергәнгә ничәмә-ничә ел инде, ә партияне, социализмны санга сукмаучылар, коммунизм идеяләреннән шикләнүчеләр, замана тәгәрмәченә таяк тыгарга маташучылар һаман бетмәгән! Бактың исә үзебезнең авылда ук бардыр әле алар. Күрми генә йөргәнбездер...»
– Әссәламегаләйкем, Харис улым! Җыеннан кайтасыңмы?
Үз капка төпләрендә зур гына пычак белән ниндидер агач кисәген юнып утыручы Сабир абый егетне уйларыннан арындырды.
– Ярыйсы гына әле, – дип җавап кайтарды Харис. Олы кеше сүз каткач, игътибарсыз калдыра алмады, Сабир абый янәшәсенә үк килеп чүгәләде. – Бер тик тормыйсың син, әйеме, Сабир абый. Нәрсәләр майтарасың тагын?
– Минем билгеле инде, энем. Менә Миңлегөл апаң яңа ау үреп биргән иде, шуңа дип тәләкәләр ясап маташам әле...
Балыкчы янында озаклап утырмады Харис. Һаман да шул җыенда ишеткәннәре турында уйлана-уйлана, юлын дәвам иттерде.
«Әйе, бар шул андыйлар, карале. Шушы Сабирларны гына алыйк – ата кулаклар бит инде. Нәселдән нәселгә күчеп килгән бер шөгыльләре бар – балыкчылык. Гомер-гомергә шулай булды: елга-күлдән балык тотып кайталар да кешегә өләшәләр. Ашарына башка нәрсә булмагач, ала инде авыл халкы.
Бушка дисеңме әллә? Булыр сиңа, көт! Акча алмаса да, алар бит хезмәтләтә түлиләр. Шулай булгач, эксплуататор, кулак булмыйча, кем булсын инде?! – Харисның карашы Сабир абыйларның сул як күршеләрендә генә торучы мәчет манарасына, очындагы сары ярымайга күчте. – Сабир шунда муллалык та итә бит әле. Мәчетенә кеше дә йөрми, вәгазен дә тыңлаучы юк инде, ә ул һаман үгездәй таза гәүдәсе белән мәчет манарасыннан азан әйткән булып маташа. Вәгазьләр, азаннар тыңлап утырырга яисә балык тотып кәеф-сафа корырга вакыт бар ди монда. Бүтән кешеләр кебек колхоз эшенә чыкса ярамаган микәнни?...»
* * *
...Харис үзе, гади крестьян гаиләсендә туып үссә дә, кечкенәдән белемгә омтылды. Герман сугышында бер кулын өздергән, революциядән соң Мамадышка барып укып кайткач, авыл халкын укырга-язарга өйрәтергә керешкән Кәрим абый дәресләренә дә теләп йөрде. Инде үзе хәреф таный башлагач, Кәрим абыйсыннан әллә нинди журналлар, китаплар алып торды. Беренче тапкыр Ленин тәгълиматлары, даһи юлбашчы иптәш Сталинның халык өчен башкарган игелекле гамәлләре турында да шул китап-журналлардан укып белде. Белемгә сәләтле малайны укытучы да үз итте.
– Сиңа ары таба да укырга кирәк, энекәш, – дия иде ул чираттагы китапны укып бетереп алып килгән Хариска. – Берәр кая барырга теләгең юкмы соң?
Булмый димени инде. Харисның укуын дәвам иттерәсе бик килде килүен. Тик шул ук Герман сугышында контузия алып кайтканнан бирле мантый алмыйча инде ничәмә-ничә еллар буе түшәктә ятучы әтисен, берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала тәрбияләүче әнисен ташлап кая гына китә ала инде ул?! Шуңа күрә әллә нинди хыяллар белән мавыгудан мәгънә юклыгы көн кебек ачык – белем эстәү нияте әлегә кадәр бары тик ерактагы, офык артындагы ният кенә булып кала бирә...
...Хариска унбиш яшь тулган елны тормыш михнәтләренә күнегеп кенә барган бөтен авылны шау-гөр китерерлек бер вакыйга булды.
Таң атып кына килә иде әле. Һич уйламаганда, Мамадыш тарафыннан ниндидер куркыныч тавышлар ишетелә башлады. Дөбер-шатыр килгән авазлардан мизгел эчендә бөтен авыл халкы уянды. Басу капкасы янына йөгерешеп чыктылар. Һәркемнең хәвефле карашы Мамадыш тарафына төбәлде.
Ерактан, сөзәк тау итәгеннән авылга таба ике кара нәрсә якынлашып килә иде.
– Ә-ә-ә, – дип сузды укытучы Кәрим, учын каш өстенә куеп бераз торганнан соң. – Курыкмагыз, җәмәгать, тракторлар бу...
– Нәрсә? Тыр-тыр?
Андый «тыр-тыр»ларны моңарчы күрү түгел, ишеткәне дә булмагач, авыл халкы өчен Кәримнең сүзләре генә бернәрсә дә түгел иде, билгеле. Ярты сәгать чамасы вакыт үткәннән соң, тегеләр авыл читенә килеп туктагач, тракторда утырган кешеләр исән-имин җиргә сикереп төшкәч кенә, бераз тынычландылар. Ләкин шулай да яннарына ук барып карарга батырчылык итүчеләр барыбер табылмады.
Укытучы Кәримнең сүзләренә караганда, тик торганда җансыз тимер кебек кенә күренүгә карамастан, иң көчле нәселле йөк атларыннан да шактый кодрәтлерәк икән «тыр-тыр» дигәнең. Авыл өйләрен, каралты-кураны бер урыннан икенче урынга күчерә ала, тау-ташларны «эһ» тә итмичә актарып ташлый, ди. Авырлыгы да бар икән үзенең – әнә бит, тәгәрмәч эзләре бер карыш җиргә батып тора...
«Тракторга утырып карыйсы килгәннәр бармы?» дигән сүз ишетелүгә, авылның иң кыю егетләре исәбендә торучы Харис алар янында иде инде. Ул тимер атның өстенә менеп агач урындыкка утырырга да өлгермәде, янәшәсендәге абый ниндидер тимер ыргакны үзенә таба тарткан иде – «тыр-тыр» берара пытыр-пытыр, дөбер-шатыр килеп торды да әкрен генә кузгалып китте.
– Нәрсә, шүрләтәме? – Тракторны иярләгән абый, куркудан күзләрен чытырдатып йомган Хариска карап, шаркылдап көлеп җибәрде. – Ач күзеңне, кешегә тими ул... Телисеңме, сине дә өйрәтәм?...
«Ни сөйли бу абый? Өйрәтәм, диме? Көләдер әле, мин бит яшь...»
Аның уйларын укыгандай, абый кеше сул кулы белән Харисны кочаклап алды.
– Авыр эш түгел ул, менә карап тор...
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру