Күрше фатирга яшьләр күченеп килгән икән. Әйбәт булган, югыйсә җан иясе генә булып калган әбиләр арасында яшәве дә бик күңелле түгел. Нинди кешеләр дигәндә, Зарипның хатыны Рауза белешеп тә өлгергән икән: ире Петро исемле урыс – элемтәче, ә күрше бичә пекарняда пешекче. Үзләре ипле кешеләргә охшаган, очрашканда исәнләшеп йөриләр, ә Рушана шырпы, тоз кебек нәрсәләр сорарга кергәләп тә йөри. Керсен әйдә, ягымлы, йомшак телле, Зарипның иптәшенә Рауза апа дип кенә тора.
Чибәр генә, яшь кенә хатынга кемнең күзе төшмәсен, кем алдында алдашыйк соң, Зарип та Раушанага игътибар итте. Шундый уңган, итәгатьле, эчкерсез күршене ничек күрмисең, алай гына түгел, алдын-артын артыграк мимылдатып йөри түгелме соң? Анысы Рауза да ябыктан түгел, ләкин аның атлаулары атныкы, ә бу хас та әкияттәге кешене акылдан яздыручы Юха.
Тиздән боларның тормышлары ачыклана төште. Ир кеше бик еш эштән кырын төяп кайта икән. Шуннан билгеле инде, ул йокы симертә, ә яшь, дәртле хатыны нәрсәсен симертсен, ул болай да кондициядән ташкан. Рауза апасы янына кереп утыра, ә аның янында Зарип абыйсы да бар бит әле.
Шул арада яңа ел да җиткән икән. Күршеләр аптырап калмады, әйдә сездә үткәрәбез, бергә утырабыз, дип тәкъдим ясады.
Шунда Раушананың тагын бер күркәм ягы билгеле булды, ул матур гына җырлый икән һәм бик күп җырларны белә. Зарипка Ходай карга тавышы биргән булса да җыр тыңларга нык ярата иде, шуңа да бик канәгать калды.
Инде хәзер ашыйсы ашалган, эчәсе эчелгән, исерекбаш Петро күптән инде йокы симертә, бәйрәмне тәмамларга да кирәк иде. Зарип та исерек башын исереккә салып шым гына диванга чыгып ятты, янәсе мин юк, онытыгыз мине. Йокламый тор әле! Моның янына төнге песи кебек шым гына Раушана да килеп сыенды. Бәй, бу ни хәл, нишләргә? Намусны да юрган астында төшереп калдырырга ярамый, күршенең дә хәтерен калдырмаска кирәк. Ир күзләрен ачарга мәҗбүр. Хатын кыйммәтле бәйрәм костюмыннан.
– Бездә алай костюм киеп йокламыйлар, – дип шаярткан булды Зарип һәм шундук телен тешнәде. Раушана “ә” дигәнче костюмын салып ташлады, кофтасын йолкып бәрде һәм диванга ауды.
– Ы-ыһ, – дигән кебегрәк аваз чыкты аңардан.
Зарип бу аваздан әллә нишләп китте. Ай татлы да соң бу ым, ай ымсындыргыч ла таныш булмаган хушбуй исләре. Кухняда савыт саба юып маташкан Раузасы, бәлки, сизми дә калыр, ә менә Петро бар бит әле. Урыс булса да ул дә адәм баласы. Аннан соң ничек күршеләр белән яшәмәк кирәк.
Башын уа-уа, ыңгырашкалаган булып Зарип икенче бүлмәдәге раскладушкага кереп ятты. Ләкин алай да алдап булмады, ике минут та үтмәде, кайнар, йомшак тән Зарипны үзенең энергетикасы белән исертте. Раскадушка “мырт” итте, идәнгә тиярлек булып изелеп төште. Ләкин төшкә кергән Юха торып китмәде, инде Зарип су эчәргә дигән булып кухняга юнәлде. Коткара күр инде мине, дип тилмереп хатынына карады.
Бәйрәмнәр бик күп икән бит. Ничек моңа Зарип әлегә кадәр игътибар итмәгән. Барысы да яхшы булыр иде, әгәр барысы да яхшы булса. Әнә шул алкоголизм гына эшне харап итә, ни өчен Петро эштән эчеп кайта соң, ни пычагыма гына кирәк инде шул эчкелек. Күршеләр шулкадәр дуслашып китте, хәзер инде бәрәңге утырту, аны казу кебек эшләрне дә бергә эшли башладылар. Раушананың туган йорты күрше генә авылда, иске генә өйдә әнисе ялгызы олыгаеп ята. Ул да кызы кебек оста җырлый икән. Болар парлашып җыр сузып җибәрәләр, Зарип хушланып тыңлый, ә Петрога татар җыры кирәк түгел, башында аракы җыры. Һәм китә Зәрә апа күрмәгәндә ымлашу, күзгә керердәй булып карашулар. Дөресе, берсе карый, ә икенчесе аны аңламаган була, игътибарны читкә юнәлтергә тырыша.
– Зәрә апа, сез шундый моңлы җырлыйсыз, әллә тормышыгыз бик моңлы булдымы? – дип сүз куша Зарип.
– Моңлы дип, авылда җырлап яшибез инде: яшь чакта кичке уеннар, олыгайгач кич утырулар, каз өмәләре, туйлары–уеннары бер–бер артлы тезелеп килә иде бит. Бәхетле чак иде, чөнки магнитофон булмады, үзебез җырлыйбыз, үзебез биибез. Минем Шакир гармунчы булгач, җырлый белмим, бии белмим дип утыру килешми инде ул. Җыр – күңелгә ял, дигән халык.
– Абзый гармунчы да булгач, бик бәхетле яшәгәнсез, ахры.
– Бәхетле дип, анысы да булгандыр инде. Тик, әнә шул гармун уйнаган саен эчә башлагач, гомере озын булмады шул.
– Әллә сугыша идеме?
– Хи, – дип елмаеп җибәрде Зәрә, йоклаган кеше ничек сугышсын инде. Әнә бит кияү дә Шакирыма охшаган. Исерек килеш ничек эшлиләрдәр, анысын белмим, әмма өйдә фәтүә юк инде аңардан. Кызымның җиләк кебек чаклары... Әй!..– дип Зәрә кул селтәп сүзен туктатты.
Зарип үзе дә бу эшкә гаҗәпләнә иде. Бу ир нәрсәләр уйлап яши соң дөньяда? Соң, ул мал түгел бит инде, аңларга тиеш. Ярый, бүген кайтып егылды, ди, иртәгә, аннан соңга, шулай ай артыннан ай үтә... Ә яшь, дәрте күлмәкләреннән ташып чыгып барган хатын нишләргә тиеш, ул бит бөтенләй җансыз түгел. Ярый, мин татар, татар булсаң тыйнак бул дип яшим, күрше хакы димен, ә бит бәндәнең төрлесе бар. Чәчкәсе тарта икән, бөҗәге табыла ул.
Ахырда дәшми йөрүне килештермичә Зарип Петро белән сөйләшеп карарга булды.
– Туктале, Петро, әйдә бераз хәл алып утырыйк әле. Эш тә эш, аннан башка сөйләшер сүз юкмыни безгә.
Петро, гаҗәпләнебрәк карап куйды да, шулай да эскәмиягә килеп утырды.
– Инде берничә ел күрше булып яшибез, Петро, ләкин очрашып бер сөйләшкән дә юк, шикелле. Бар вакытыңны эшкә бирәсең. Анысы әйбәт, гаилә өчен тырышкач. Тик гаиләң турында җитәрлек хәстәрлек күрәсеңме син?
– А че? – дигән булды салмыш.
– Ничә карасам да Раушананы ялгыз күрүемне әйтәм. Ул бит яшь, иң дәртле чагы, аның да ир куенында йоклыйсы киләдер. Ә син гел исерек, гел арт аякларыңны да сизми йокы ишәсең. Хатының башка берсенә карап куйса нишләрсең? Гарьлек булыр бит.
– Она не такая, – дип бик акыллы сүз әйтте күршесе.
– Әйбәт икәнен беләм, шуңа әйтәм дә инде, шундый алтын бичәнең кадерен белмисең димен.
Кеше акылы кешегә кергәнен кайда күргәнегез бар. Тормыш үзгәрешсез дәвам итте: көз булды, кыш булды, яз үтте, менә тагын көннәр көзгә карады. Раушаналар бәрәңге казышырга яңадан Зарипны чакырдылар. Егет үзе дә бик теләп бара, авылның уңдырышлы бакчасында берсеннән-берсе олы бәрәңгеләрне күреп куана, аннары, бөтенләй бушка эшләми бит, Раушана бераз булса да бәрәңге бирә. Сазлыктагы участокта юньле уңыш күрмәгән Зариплар өчен бу бик яхшы бүләк инде. Аннары, эш тәмамланганнан соң җырлашып утыруы үзе бер юаныч. Ә Зарип кечкенәдән ифрат нечкә күңелле булып үсте.
Җен кебек эшләделәр. Баскан саен сыгылып торган туфракны казуы да, чүпләве дә рәхәт иде. Чабата зурлыгындагы бүлбеләр килеп чыкканда бер-берсенә күрсәтеп куандылар. Кич җиткәне сизелмәде дә. Мунча якканнар икән.
– Син, Зарип, ашыкма инде, мунча кереп кайтырсың. Барыбер Рауза мунчалар ягып сине көтеп тормыйдыр. Кайда эшләсә, шунда ашап-эчеп, мунча кереп кайтыр дип уйлыйдыр, тәртибе шул бит.
Башта, әлбәттә, Раушана белән Петро юынып чыкты. Аннары Зәрә апа юлланды. Болар өчәү инде иркенләп стаканнар бушатырга тотынды, кызганычка каршы, Зарип та Раушананың кыстауларына биреште, нишләптер сабый бала кебек беркатлы иде ул. Ә Петро инде үз гадәтен куды, бераз утырды да чаршау артына барып ятты, берничә секундтан аның мышнаганы гына ишетелгәли иде.
Зәрә апа мунчадан кызарынып-алланып, матурланып чыкты. Яшь чагында бик тә чибәр булган икән апабыз, Раушанага биргесез. Үзе мунчаны мактый, ул пары, ул суы, ул миндек исләре үпкәләрне киңәйтеп җибәрә, тәннәрне йомшарта, ди. Шундый мунчага бармый кем карышып торсын инде, бу сиңа фатирдагы ванна түгел, чыннан да сирәк эләгә торган бәхет. Китте егет башына бәла эзләп.
Рәхәтләнеп юышып ятканда мунча ишеге ачылып китте. Йа Хода, шыр ялангач Раушана кереп килә түгелме? Башта егет күзем ялгыш күрә дип курыкты, ә дөреслекне аңлагач, куркуы коточкычка әйләнде, ничек чыгып чабуын, кайда чалбарын киюен соңыннан уйлап-уйлап та исенә төшерә алмады.
Бу мәхшәргә бер ай дигәндә судтан повестка килде. Зарип атлы әшәкеҗан күршесенең хатыны Раушана ханымны көчләргә теләгән икән. Шуннан соң якын күршеләр бер-берсе белән очрашмаска тырышып яши башлады. Ә судта гаепләүченең дәлилләрен Зарип һуштан калып гаҗәпләнеп тыңлады. Гаҗәп шул, Раушана юынганда Зарип басып барып кергән икән. Яшь ханымның беләгендә коймак кадәрле күгәргән урын, корсагы тырналган, күлмәге ертылган. Дәлилләр артыгы белән җитә. Өстәвенә, шаһитләр Зарипны эчен-тышын кара буяуга буяп, аны бер җаһил итеп куйдылар.
– Без аны акыллы, тәртипле бәндә дип уйлаган идек, эчендә кабәхәтлек, мәкерле уйлар яткан икән шул. Мине нинди мәсхәрәгә калдырды, җирбит, – диде елавын чак тыеп торган Раушана.
– Әйе, күрше яшибез, яхшы яшәдек, ул-бу булмады, тик...
– Я, я, әйтергә теләгәнеңне әйт, – дип дәртләндерде Петроны судья.
– Ни инде, бермәлне сөйләшкәндә синең хатының бик аппетитный, мин андыйларны яратам, дип торган иде, тик мин игътибар итмәгәнмен. Шаяра дип уйладым. Бу хәлгә ышануы мөмкин түгел бит, нинди мәсхәрәгә калдык.
Инде хәзер сүз олы кешегә бирелде. Бәлки, ул нәрсә дә булса җылырак сүз әйтер.
– Эчке юньлегә алып бармый шул, судья әфәнде. Зарипның Раушананы ник эчәргә кыстаганын менә хәзер аңладым. Ул безгә килгәндә һәрчак бер ярты кыстырып килә иде. Кызыма майлы күзләре белән караганын да сизгәләдем. Нинди кабәхәтне сыйдырганбыз яныбызга. Гомерлеккә төрмәгә утыртыгыз үзен, судья әфәнде, башкача якты дөнья күрмәсен.
Зәрә апаны тыңлавы бигрәк тә авыр иде Зарипка. Ул бит олы кеше, күңелендә җыр йөртүче, алай сөйләргә тиеш түгел иде бит. Кызы азгын булганын сизмәгән микән, бу ни бу?!
Йөрәк күтәрәлмәс нахак яладан ир кеше шаңгырап калган иде, үзен томан эчендәге кебек хис итте, әллә болар барысы да төштәме. Шулай айлар үтте, җинаятьче төрмә тормышына да бераз күнегә башлагандай булды. Күнегә торган эш түгел инде монда, тик муеныңа элмәк кимәслек халәттә яшәсәң, шуңа риза буласың. Аның монда ачылып сөйләшер кешесе дә юк бит, һичъюгында күңел бушаныбрак калыр иде. Нишләп ул кинәттән, искәрмәстән өч кеше бер сүздән булып мине харап итеп ташладылар? Зарипның башында шундый уй кайный иде. Кайный-кайный бермәлне әзер булды шикелле.
Төш күрде. Дәваханәдә яталар, имеш. Олы абзый нидер сөйли. Хатын-кызлар мәкере турында. Зарип уянып китте дә уйлана башлады, исенә төшерде. Әйе, андый хәл булган иде, абзыйның исеме онытылган, ә кыяфәте күз алдында – котсыз адәм иде ул. Шуңа да аның сүзләрен Зарип ишетсә ишетте, ишетмәсә юк, үзе яман кеше яхшы сүз сөйләмәс инде, дип картны гаепләп үк куйды.
– Хатын-кызны кабыкка менмәс борын мактамагыз, чөнки алар “ә” дигәнче үзгәреп китәргә сәләтле. Бернинди даимилек, тотрыклылык, тугрылык юк аларда. Әйе, түзсә түзә алар, ир-ат түзмәгәндә алар чыдый. Гаилә тормышында, мәсьәлән, эчкече яки ялкау ир белән хәерчелектә яшәүче хатыннарны күргәнегез бардыр. Зарланалар, тиргәшәләр, бәддога укыйлар, әмма түзәләр. Бер яктан караганда, хатын-кыз мәрхәмәт чыганагы, гомер буе инвалид ирләрен күтәреп караучылар да бар. Әйтәм бит, елан кебек чыдам зат. Барысын да гафү итә ала, хыянәт итүне, акча туздыруны, хәтта тукмалуын да оныта, кичерә ала, бары тик бер генә нәрсәне гафу итмәс, һәм шуның өчен гомер буе үч алырга тырышыр.
– Нәрсәне инде? – дип тавыш бирде Зарип янында яткан авыру.
– Нәрсәне, дип, була бит тормышта шундый хәл. Хатын-кызның нәфсе кызган, шыр ялангач калган, инде диванда сыйракларын таратып ята, гафу итегез, ә ир кеше теләми, аны ташлап китә. Хатынына хыянәт итәргә теләмиме, азгынлыктан качамы, котсыз бичә эләгәме – анысы мөһим түгел, тик булмагач булмый инде. Менә шундый хәлгә тарымагыз, ул хатын сезнең кан дошманыгыз булыр. Сез моны белми йөрерсез, шунысы куркыныч та инде.
Палата бераз тын торды, аннары янә теге кеше сорау бирде:
– Хатын-кызның яртысы шайтаннан, диләр, – шулайрак килеп чыга микән?
– Анысы минем сүзем түгел, сынаганым, аңлаганым юк. Шулай да, ул бит уртача күрсәткеч дип беләм. Әйтик, кемдер 99 процент шайтаннан тора, ә кемдер бер процентка гына шайтан. Уртача алганда илле килеп чыга бит инде. Һәм фәрештәлек сыйфаты да шулай ук. Сез шуны гына исләгез, шайтанлыгы зур булган бичә заты чибәр һәм ягымлы-юха булыр.
Кайчандыр бик күптән эч пошканнан гына сөйләнгән сүзләр Зарипның исенә төште дә аңын ачып җибәрде. Зарип белән нәкъ шулай булды бит, ул Раушанадан баш тартты, мунчадан чыгып качты. Менә кайда булган икән еланның агулы теше, йа Ходай, бер дә юктан шушы җәфаларны күрәм икән ләса мин!
Өйдәге күңелле көннәр бер мизгел кебек уза иде, ә монда очсыз аркан кебек сузыла да сузыла. Шулай да вакыт уза тора. Бер көнне Зарип өеннән хат алды, Рауза яңа хәбәрләр язган. Исерек Петро, почта машинасын аударып, вафат булып куйган, шуңа Зәрә апа бик каты кайгырып инсульт кичергән, телсез калган икән. Ә Раушана һаман да шулай Рауза белән исәнләшми аска карап үтә икән.
Дөнья тигезли, диләр, шайтаннан да көчлерәк нәрсә бар икән шул бу җиһанда.
Автор фотосы.