II
Тәскирә ул вакытта ике игезәк бала түгел, өч игезәк бала китерә. Очраклы рәвештә генә туры килеп, Тәскирәгә бала табарга булышкан Нәкыя белән Тәкыя бер игезәкне генә түгел, ике баланы, яшереп, үзләре белән урман эчендәге утарларына алып китәләр. Ул вакытта сихергә, хорафатка каршы көрәш каты була. Борынгы шаукымлы йолаларны, ырым-шырымны халык арасында таратучыларга партия аяусыз чаралар күрә. Урман белән авыллар арасында, шулай ук район үзәгенә илтә торган аулак юлда пар шәүлә кебек йөргән Нәкыя белән Тәкыяне дә берничә мәртәбә милиция бүлегенә алып киләләр. Хәтта берничә көн ябып тоталар. Әлбәттә инде, карчыклар милиция вәкилләренә каршы үз чараларын кулланалар. Бервакытта да озакка калмыйлар, төрле юллар белән бик тиз иреккә чыгалар, күп очракта иминлек сакчылары бу сәер хатыннарны үзләре чыгарып җибәрәләр... Ләкин бервакыт Нәкыя белән Тәкыянең эше судка кадәр барып җитә. Тикшерүче бик каты тора. Үзенең нәселендә дә – сихерчеләр, канында сихерчеләр каны булганмы, урман хатыннарының шаукымына бирешми ул. Алай гына да түгел, аларның урманда тормышлары барлыгын, шикле кешеләр, шулай ук сабый балалар асравын бик тиз чамалап ала тикшерүче. Бала кайгысы аның тормышында иң авыр мәсьәлә булып чыга. Балалары юк икән аларның, булмаячак та, имеш... Шунда ул тәкъдим ясый да инде: «Сез миңа күкрәк баласы табып бирәсез, мин сезне иреккә җибәрәм, башка кагылмыйм, әмма сак булыгыз, алны-артны карап йөрегез, барыбер күз уңыннан ычкындырмыйм, минем кайсы нәселдән икәнне беләсез», – ди.
Урман хатыннары мыштым гына милиция бүлегеннән сүз биреп чыгып китәләр һәм икенче көнне үк кайчандыр үзләре авылдан урлап алып киткән балаларның берсен күтәреп тә киләләр. Майя исемле икәнен әйтәләр. Бу күкрәк баласы Морат исемле шул тикшерүче гаиләсендә тәрбияләнә. Моратны «әти» дип, Нәзифәне «әни» дип үсә кыз. Ләкин «Нәзифә әнисе», Майяга уналты яшь тулганда, начар авырудан вафат була. Әнисе үлгәч, бөтен өй эшләре, тормыш мәшәкатьләре үсмер кызга кала, әмма ул бик тырыш булып чыга, өйне дә, укуын да әтисеннән дә, ятлардан да сүз тимәслек итеп алып бара. Мәктәптән соң юристлыкка, психологка укып кайта, хәзер районда адвокат булып эшли...
Үзенең игезәк туганнары барлыгын Майя әле күптән түгел генә ишеткән. Әтисе Кампәрлегә кабереннән кубарылып чыккан хатын эше белән йөри башлагач, беренче тапкыр күңеле белән сизенә ул. Чөнки әтисенең телендә Майя исеме дә яңгырап китә. Майя-Нәфисә тарихы аның алдында шулай ачыла башлый. Әтисе теләмичә генә сөйли. Әмма сөйләми дә кала алмый. Чөнки ул сөйләмәсә, Майя башкалардан сорашып беләчәк. Ә читләр ни генә сөйләмәс шик-шөбһәгә төшкән кыз-хатынга. Шуңа күрә Морат кызына бөтен дөреслекне сөйләргә була, һәм менә ул Кампәрледә, үзенең игезәк туганы, газиз әнкәсе янында...
– Балам!.. Балакаем!... – Моңа кадәр бер сүз дәшми генә, әмма эчтән авыр хисләр кичереп, йөзенә кара коелып утырган Тәскирә кинәт кычкырып җибәрмәсенме!
– Әнием минем! Әнекәем!..
Ана белән бала бик озак кочаклашып, мәңгегә аерылышмаслык булып сыенышып тордылар, бераздан аларга Нәфисә кушылды. Ул әнкәсе белән Майяны берьюлы кочаклап алды, аннары яшь аралаш үзалдына пышылдады: «Ходай бар ул, бар, мин хәзер төгәл беләм... Майя мине кичерде... Майя кайтты...»
Мондый чакта Хәлим нишләргә икәнен белми иде. Ул, бер-берсенә бик тә газиз булган кешеләрне кочакламакчы булып, кулларын җәеп, үзе дә кочаклашырга омтылып карады, аннары барысын да юатырдай, тынычландырырдай сүзләр эзләде, берсен дә башкарып чыга алмагач, үз әнисенә барып сыенудан башка чара калмады...
– Әнкәй! Бу – бәхет үзе микән әллә? Бәхет шундый була микән? Чын бәхет шулай күз яшьле була торгандыр инде...
– Бәхетме, әллә тагын ниндидер яңа сынаулар киләме башларыбызга?.. Бәхет булса сөенербез, сынау булса, аны үтәргә Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирсен, шуны телик, балам...
– Иншалла, барысы да яхшы булыр, әнкәй бәгърем...
Майя бу көнне Хәлимнәрдә үткәреп китте. Туйганчы сөйләштеләр, аралаштылар. Майя әле Тәскирә белән икәүдән-икәү кала, әле Нәфисә белән күзгә-күз карашып сөйләшеп йөри... Кичкә таба гына Хәлим белән аулакта калды. Хәлим сүз башларга кыенсынды. Майя да тиз генә сөйләшеп китә алмады. Аның кулында Хәят иде, бала хакында бер-ике сүз алыштылар, аннары Хәлимнең эше турында әңгәмә коргандай иттеләр. Майя үз эше хакында да сөйләп алды...
Хәлим Майяның күзләренә карамаска тырышты. Үзенең берьюлы бәхете дә, бәхетсезлеге дә булган беренче хатынының – Майяның коеп куйган игезәге иде шул бу ханым. Әмма бөтен барлыгы, асылы белән Майяны хәтерләтсә дә, аның җан җылылыгы, күңел яктылыгы, язмышка тиң изгелеге юк иде бу игезәктә. Сизелеп тора: ул да ихлас, чиста күңелле кешедер, мөгаен... Әйбәт анадыр, әйбәт хатындыр, әйбәт... баладыр. Кем өчендер... Мөгаен, ул – изге күңелле җандыр... Майялар шулай гына була аладыр... Әмма аның сөйгәне – Майясы – бөтенләй башка иде, чынлыкта ул җирнеке түгел иде, ул күкнеке дә түгел иде... Ул үзенә күрә бер дөнья, башка планета иде!
Дөресен генә әйткәндә, ул Майясын Нәфисәдә дә табарга тырышты. Тапкан чаклары да булды. Тагын югалтты, тагын тапты... Аннары бу табу-югалтулар нык кына ялкытты, ахры, ул хәйләгә кереште: ике җанны чагыштырып, җан үртәп яшәмәс өчен, Майяны онытырга булды, һич көтмәгән иде, бу хәйләсе аның барып чыкты: беренче хатынын, тормыштан да ныграк яраткан бәгырь кисәген онытып бетерә язды ул...
Менә тагын исенә төшерделәр. Әле берничә көн элек кенә Майяның рәнҗеше хакында сүз куерткан Ак бабайның сүзе рас килә, болай булгач... Майя алардан тиз генә китмәячәк, бу көн кебек аяз, ачык. Шулай булсын да, Хәлим моңа шат кына. Майясының җансыз сурәтен күңелдә саклап яшәгәнче, икенче бер, әмма чын Майя күз уңында булсын, янәшә яшәсен, ичмасам...
– Майя... нинди иде ул?
Майяның соравына сискәнеп, Хәлим башын күтәрде. Үз гомерендә ишеткән иң авыр сорау булгандыр бу – Хәлим йөзен чытып торды да моңлы күз карашлары белән үзенең күңел офыкларына бакты:
– Нәкъ синең кебек иде, әмма...
– Нәрсә «әмма»?
– Әмма ул бөтенләй башка кеше иде. Бу сүзләрем күңелеңә тисә кичерә күр, зинһар... Ул башка кеше иде. Изгеләрнең изгесе иде... Ә мин сине белмим, аны белә идем. Үлеп ярата идем... Мин, аны яраткан кебек, бүтән беркемне дә яратмадым... Гафу...
– Юк-юк, нормально... Ә Нәфисәне? Нәфисәне алай ук яратмыйсыңмыни?!
– Яратам. Тик... Нәфисәгә булган хис-тойгыларым Майяга булган мәхәббәтемнең кайтавазы кебек. Әйе-әйе, нәкъ шулай!
– Миңа шулай тоела, Хәлим: синең Майяң миңа Нәфисәгә караганда да якынрак, туганрак кебек... Бу, бәлки, икебезне дә бер үк төрле язмыш көткән булгангадыр?
– Ләкин мин барыбер Майяны бәхетсез димәс идем. Ул бәхетнең бөтен төсмерләрен дә татып китте. Сөюне дә белде, ана булу бәхетен дә татыды, хатын-кыз буларак та ул чын тормышта, тулы гаиләдә гомер кичереп, бәхетле булып китте... Иң мөһиме: гөнаһка баткан шушы дөньялыкта, бәндәчелек белән инсанлык арасында бәргәләнгән кешеләр арасында, саф килеш, чын мәгънәсендә изгелеккә ирешеп китте...
– Мин моңа шат кына, Хәлим. Әллә нәрсәләр уйлама, яме... Беләсеңме, ул Майя урынында мин дә булырга мөмкин идем бит... Әгәр шулай булса, син мине ярата алыр идең микән? Ә мин? Шул хакта еш уйлыйм мин.
–Уйлама. Бу хакта уйлама, Май... Майя... Бу хакта уйлаудан катгый рәвештә тыям. Үзем дә уйламыйм. Кирәкми, бу артык... Андый уйларны безнең тәкъдир күтәрмәячәк, язмыш тактасы да сыйдыра алмаячак... Анда полялар юк...
– Ә әбиләр? Әбиләр хакында сөйләшә алабызмы?
– Әйдә сора... Башта ук әйтеп куям: алар – чын кешеләр, менә синең кебек, минем кебек... Әмма кайчандыр алар нык рәнҗетелгәннәр... Үз авылларыннан, нигезләреннән көчләп сөрелгәннәр. Әнә шул рәнҗеш-үпкәләре тынгылык бирми аларга, шул үчләре аларның сихер куәтен кузгаткан, шаукымлы иткән... Үч хәтере – иң көчле хәтер, ул иң авыр язмышларга алып килә, бу хакта Коръәндә дә әйтелә...
– Ләкин үч хәтере белән күкрәк сабыйларының язмышында нинди уртаклык бар? Бала урлау, балалар язмышы белән уйнау – иң зур гөнаһ бит... Шулай түгелмени? !
– Мин бу турыда уйлаудан да үземне тыям. Әгәр Майяны урламаган булсалар, мин аны очратмаган булыр идем... Яратмаган булыр идем... Аннары... Урман әбиләре безгә караганда начаррак түгел. Мин аларда яшәдем, алар миндә яшәп карады, яшәп була, бары тик аңлашырга гына кирәк... Ә без, кешеләр, аңлашу сәләтен югалтып барабыз шикелле...
– Хәлим, минем аларны күрәсем килә.
– Ә аларның сине күрәсе килер микән? Шул хакта уйлаганың бармы? Нигә аларны күрергә? Кирәк булсаң, үзләре килеп табачаклар, күп сорап тормаслар... Бу яклап тыныч бул, яме...
– Күрәсе килүем күрәсе килгәннән түгел. Күреп сорыйсым гына килә: «Нигә мин? Нигә мине тапшырганнар соң алар чит-ят кеше кулына? Нигә башка Майяны түгел?!»
– Нигә алай дисең? Синең хәзерге әткәң-әнкәң кулында үсүең үзе бәхет түгелмени?! Урындагы кеше гаиләсе «албастылар утары»ндагы шаукымлы дөнья түгел инде...
– Кайсы шаукымлырактыр әле?.. И Хәлим!.. Син бит минем тормышым хакында берни дә белмисең. Күреп торам: белергә теләмисең дә...
– Теләмим... Минем үземнең күргәннәр дә баштан ашкан. Мин шуны гына беләм: син – Майяның туганы, Нәфисәнең туганы. Шуңа да син миңа якын, кадерле. Ә калганы – Ходай кулындагы хәлләр. Аның ихтыярына һәм мәрхәмәтенә корылган бу яшәеш...
– Бик җиңел котылмакчы буласың син бу ачы яшәештән, Хәлим... Ходай артына посып калмакчысың... Битәрләп әйтүем түгел, үртәлеп әйтүем... Кешеләр бер-берсенең хәлен аңламаганга, аңларга теләмәгәнгә күрә ярала да инде авыр язмышлар, имгәнгән, зәгыйфьләнгән җаннар...
Бераз дәшми тордылар. Хәлимгә үзенең тозсыз, мәгънәсез сүзләре өчен кыен иде. Ир-егет, имеш... Кешечә сөйләшә дә алмады бит ул Майяның туганы белән... Адәм рәтле итеп аңлаша да алмады. Бәлки, соң түгелдер әле?
– Бик авыр тормышка, язмышка юлыктыңмы әллә, Майя? Урман тормышын кешеләр дөньясыннан өстен куйганга әйтәм... Ачуланма минем мәнсезлеккә... Урманнан чыккач, әле тынычланып та җиткәнебез юк... Җитмәсә, прокуратурадан килеп борчып йөриләр. Мин дә үртәләм, шул гына... Ә болай барысы да үз урынына утырып килә иде инде... Син капкабыздан килеп кергәнче...
– Мин сине аңлыйм, Хәлим. Әмма мин үземне аңламыйм! Монда килүемнең дә сәбәбе шул: мин үз язмышымны аңларга телим. Нигә? Ни өчен? Нигә мин? – Бераз тын калып торганнан соң, Майя Хәлимнең каршысына ук килеп басты: – Ә син шуны беләсеңме? Мин дә бит «албасты йорты»нда үстем. Тоташ сихер эчендә. Морат әткәмнең нәселе – сихерчеләр нәселе. Кара сихер белән, кара уйлар белән яши торган кешеләр үстерде мине. Секта карамагында үстем мин. Шул секта башлыгы мине уналты яшемдә тотып көчләде... Шулай миңа илаһи куәт иңдерделәр, янәсе... Үз тәнемне саклый, яклый алмасам да, мин яшьтән үк үз җанымны саклау чараларына керештем, үз күңелемне, уйларымны тәрбияли башладым. Юрист, психолог булып китүем дә юкка түгелдер... Шуннан барысын да аңла инде, туганым...
– Ничек инде «кара уйлар» белән? Нинди секта? Нинди көчләү? Морат әткәң үзе закон сагында торучы кеше ләса. Кешеләрне кара сихердән якларга тиеш кеше. Ни сөйлисең син?!
– Мин башка берни дә әйтмим. Болай да күп сөйләп ташладым. Шуны гына әйтәм: кеше хакындагы уйларыңны да дөрес итеп тәрбияләргә, үстерергә кирәк икән шул... Үзең хакында да дөрес фикердә яшәргә кирәк, һәр кешенең үз хакыйкате, һәр кеше үзенчә хаклы диярсең син. Юк, хакыйкать бер генә ул. Шул хакыйкать кешене яшәтә, кеше итеп тота... Менә мин дә хәзер үземнең нигә, ни өчен яшәгәнлегемне аңладым. Мин гомеремне сезне күрер өчен, мине якты дөньяга тудырган әнкәм, якыннарым, туганнарым белән очрашыр өчен яшәгәнмен. Дөньяны бер генә хакыйкать тота: кан кардәшлек. Димәк, гаилә, нигез, нәсел. Башка хакыйкатьләр шушы зур көчкә бәрелеп чәлпәрәмә киләләр. Бу хакыйкый тәгълимат табигать кануннарына да туры килә. Күрәсеңме, без барыбер табигатьтән ерак китә алмаганбыз... Аңардан никадәр ерак “китәргә” тырышсак та, ул безне барыбер куып тота... Йә кочагына алып сөя, иркәли, назлый, йә шул ук кочагына алып, кысып, буып үтерә... Дөресен генә әйткәндә, кеше нәрсә тели – шуны эшли... Аңлыйсыңмы?
Хәлим аңлады да, аңламады да. Күбрәк – аңламады. Табигать тойгысының башка барлык тойгылардан өстен булырга мөмкинлеген белә ул. Ләкин табигатьне нигә абсолютлаштырырга? Кирәкми. Кеше үз аңы, үз таланты белән дә табигать иҗат итә алмаганны иҗат итә, тудыра ала... Ә менә нәсел көченең, кан көченең иң зур тойгыларның берсе булуы ышандыра. Ләкин ул иң зур тойгыларның берсе генә. Аңардан да өстенрәк көч яши кешеләр арасында. Ул – мәхәббәт хисе, инстинкт түгел, ә мәхәббәт! Хисле генә түгел, иң элек аңлы, зиһенле мәхәббәт. Ничек аңлатырга бу ханымга ул олы хисне? Бер тапкыр да үлеп яратып карамаган, ахры, ул. Аңламас, ничек аңлатсаң да аңламас... Ә үзен урман кызы Майя урынына куеп карый... Чөнки бәхетле буласы килә... Димәк ки, бәхетле булып карамаган әле ул... Шуңа да кичерелә, шуңа да Хәлим аңа каршы килмәячәк, каршы әйтеп, күңелен авырттырмаячак...
Чын туганнарча аерылыштылар. Кочаклаштылар, елаштылар... Тагын кочаклаштылар, тагын елаштылар...
Әтисе районнан җибәргән машинага утырыр алдыннан гына, Майя Хәлимнең колагын үрелде:
– Прокуратураны, милицияне үз өстемә алам... Моннан соң алар сине борчымас дип уйлыйм.
Хәлим төгәл генә аңлый алмады: сөенергәме моңа, көенергәме? Шуңа күрә җавап бирмәде. «Пока!» – дип, уң кулын баш очына чөйде дә машина ишеген япты.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/