Чәчмә әсәр
7 Октября 2024, 04:20

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (4)

Элек ул һәр адымын Гыйльванныкы белән чагыштыра иде, аңа тиң, лаеклы булырга ашкына иде. Йөри-йөри шуңа ышанды: кирәкми!Зифа аны үзенең ахирәте, хәтта фикердәше саный, ә Дәрига өчен Зифа кем? Яшертен бер көндәш кенә, шулай гынамы?

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (4)Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (4)
Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (4)

(Дәвамы.)

Назлы җылы иртә иде. Кар бәсләре, хас та йомшак дебет кебек җир өстенә җәелгән. Иртән генә яугандыр, күрәсең. Шәһәр йокыдан уяна. Шундый сихри иртәдә кая барырга? Дәрига Мөслимне бакчага кертеп калдырды да якындагы Гыйльваннар фатирына ашыкты. Яшь кар өстеннән тәүге эз салып атлады. Кечкенә шәһәр, авыл кебек, бер очыннан икенче очы күренеп тора. Җиләс җил, сихри иртә, хәтта кайсыбердә җил дә туктаган кебек була.
Дәрига Гыйльваннар яшәгән йортка уйламаганнан гына килеп чыктым дип, үз-үзен акларга тырышты. Балалар бакчасы, Гыйльванның йорты. Гыйльван белән йөзгә-йөз килсә дә курыкмый, шулай да читкәрәк басты, Гыйльван кабыргасыннан үтеп китәчәк. Кабаланып-үрсәләнеп атлар. Ирләр бит – эшем ияләре!
Озак көтте. Әллә эшенә бармый, өйдә авырып ятамы? Баш инженер эшенә соңлап йөрмәс. Әллә хәлен белешергәме?
Ул да түгел, Гыйльван син дә мин килеп чыкты да таныш юл белән атлады. Янәсе, берни дә юк, янәсе, тышта аны зарыгып Дәригасы көтеп тормый.
Алар шулай аллы-артлы иярешеп комбинатка таба атлады.
Барысы да хәтерендә. Хәзер хастаханә түшәгендә хатирәләренә бирелеп тик ята, вакыты күп. Галәмәт уңай мәл – үткән гомере хакында уйлана, язмышына бәя бирә. Тагын... барысыннан да арыды. Бер көн килеп, болар барысы да туйдырды. Кеше, яши-яши, яраткан барлык нәрсәләреннән язып бетә икән. Тәүдә без кино дип шашынабыз, аннан концерт, җырчылар белән мавыгабыз, соңыннан алар да биздерә. Уку да, чигү дә туйдыра, инде җитдирәк шөгыльләр кала... Картая-картая шулай кечкенә кызыклардан, тормыштан ваз кичә бәндә. Хәзер Дәрига да шулай тормыш ымсынуларыннан ваз кичеп ята. Берни дә кызык түгел, берни дә аны борчымый. Бары чире генә барлык аңын томалый. Ул чирен дә вак мәшәкатькә, дөньяның ыгы-зыгысына саный да бит... Юк шул. Җиң очындагысы җибәрми.
* * *
Көннәр язга тартыла.
Ничә тапкыр җиргә язлар килә, ничәнче кат тетрәнүләр, ымсынулар! Җир яңадан терелә.
Кешеләр язлардан яңа ашкынулар, яңа сөенечләр көтә. Табигатьнең уянуы аларны терелтеп, яшәртеп җибәргәндәй кебек. Кояш нуры өйгә килеп тула. Кешеләр бөре исе аңкыган һаваны күкрәк тутырып сулый. Тиздән аяк асты да кибәр, үләннәр күтәрелер.
Дәрига хәзер ялкынланыбрак эшләде, кешеләргә, Гыйльванга якынрак иде. Фабрикада җитештерү үсә дип сөйлиләр, шәп. Күмәк эштә, бәлки, аларның да хезмәт өлеше бардыр. Фабрика тулы куәтенә эшли икән, башка цехлар да тик тормый дигән сүз. Флотаторларның бурычы – таза продукция алу.
Табигать уянуы күңелне дә иләс-миләс итә. Дәрига, күңеле тулышып, тагын Гыйльваннар яшәгән фатир тәрәзәсенә барды, исәр. Урамның ул ягына үтә, бу ягына чыга. Тәрәзәдәге утлар серле йолдызлардай җемелди. Бу сөенеч, куаныч тулы кичтә аңа үтә дә ямансу. Сихри язгы төн барлык җанын били, кайдадыр шарлавыклар шаулый...
Бу бәхетле кичтә барлык бәхетле гаиләләр дә – өйдә, үзләренең якыннары белән, ә ул берүзе – урамда. Гыйльван белән Зифа 1нче май табыны әзерлиләр, аяк астында бәхетле балалары уйный.
Якты йолдызлар төшкән тәрәзә пәрдәсе Гыйльван белән Зифаның бәхетле елмаюын яшерә алмый, ә Дәрига урам кыздыра, бичара кешеләрнең бәхетенә көнләшә. Юк, чынлап та, ятлар учагында җылынып булмый, булмый.
Бәлки, Гыйльван белән Зифа хәзер исерешкәндер, бокаллар чыңына башлары әйләнгәндер? Бәлки, вальс әйләнәләрдер... Дәрига да вальс әйләнергә ярата. Заманында ул да Гыйльван белән бии иде бит. Зифа... Зифа инде тыны бетеп утыра... Күзләре кысылган, тагы сөеклесе иңбашына асылынган.
Дәрига белән алар яңа гына очрашкан иде. “Гыйльванның эше көйсезләнебрәк тора”, – диде Зифа, хафаланып. Комбинат директоры белән тынышмыйлар икән. Тегесе эш таләп итә, монысы, түрә әйтмәсә дә, эш дип йөгерә. Фабрикадагы авария өчен бөтен бәлане баш инженерга япканнар! Комбинат директоры баштан ук яңа фин машиналарын алуга каршы иде. Алар – чамасыз кыйммәт, искеләре эшли бит әле, янәсе...
Зифа хәбәреннән соң Дәриганың җанына әллә нинди хафалар йокты: Гыйльванга кыен, яңа фин машиналары – аның “балалары”, Гыйльван алар өчен сүз ишетә, Гыйльванны тиргәделәр. Гыйльван директор белән көрәшә... Аның якыны тоткан җирдән сындырырга ярата, кешене тыңламый. Әллә ул кешеләр белән эшли белмиме? Кеше белән эшләү өчен күп түземлек таләп ителә... Ә Гыйльван – маңгайга-маңгай чәкәшә торган кеше. Чәмле, ал бирмәс бәндә, гел беренче булып өйрәнгән!
Дәрига якынының харап булуын теләми. Гыйльван –
яшь, көчле белгеч. Ул – производство философы. Аңардан киләчәктә зур масштаблы җитәкче чыгачак.
Дәрига яз моңнарына чорнала, бөре исләренә исерә. Шулай итеп булса да күңеленә ял ала, шулай итеп булса да җанын баса.

* * *
...Шуны аңлады: аның Гыйльван дөньясыннан башка да дөньясы бар икән. Әлегә ул аның тормышы белән яшәде. Шул биеклеккә ирешергә омтылды. Хәтта өендә дә аны шул образ эзәрлекли иде. Хәзер ул дөньяга күзләрен ачыбрак карый: үз фатиры, үз ире бар. Улы, Мөслиме... Ул Гыйльваннан туса да, Гыйльванның аны бер көн дә караганы юк, бер күрде, ике күрде. Өч көн ирексездән өендә яшәтте.
Элек ул һәр адымын Гыйльванныкы белән чагыштыра иде, аңа тиң, лаеклы булырга ашкына иде. Йөри-йөри шуңа ышанды: кирәкми!
Зифа аны үзенең ахирәте, хәтта фикердәше саный, ә Дәрига өчен Зифа кем? Яшертен бер көндәш кенә, шулай гынамы?
Хәзер шуңа төшенде: аның үз Гыйльваны, ә Зифаныкы... башка.
Хәзер, мөгаен, онытырга, Гыйльваннан башка яши башларга вакыт җиткәндер? Ире, Заһиры, үзенең гаиләсе бар... Бүтәннәр белән чагыштырганда, ким дә, артык та түгел. Гыйльван күптән аннан аерылды, аны ташлап китте бит инде. Үз тормышы белән үзенчә яшәп ята, аны түгел, ә Зифаны үзенә иш итте... Җаны теләгән – елан ите ашаган. Дәрига шулай гомер буе ятлар тормышына кызыгып, ят учактан җылы өмет итеп яшәргә тиешме? Ә кешегә бик күп, бик күп кирәк. Моның кайчан да бер чиге булырга тиеш. Ире белән яшәп ята, мәңге шулай икегә ярылып, икене карап яши алмый. Гыйльван бетте, Гыйльван бит аны уйламый да, ул бөтенләй башка тормыш белән яши.
Дәрига Гыйльваннан соң да үз ишен эзләмәде түгел, тик уйлары белән гел шул сихри кичтәге түгәрәк күл ягына кабат әйләнде дә кайтты. Юк, дөрес кыланмаган. Теге җырчы егетне – Газизне тап иткән иде дә бит. Аны Гыйльванның сыңары дип уйлады. Ә Гыйльван белән яшәү, аңа иш булуга омтылу аны үзе алдында да күтәрә иде бит, күтәрә иде. Хәзер, җитте, туйды, берсе дә кирәкми.

(Дәвамы бар.)

 

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (4)
Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас