ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Ишегалдыннан аваз да салмыйча, ишек тә шакымыйча килеп кергән таныш түгел хатын-кызны күргәч егылып китә яздылар. Нишләп таныш булмасын?! Майя ич бу! Майя? Нишләп Майя булсын? Ул күптән Ходай катында, аның фәрештәләре арасында ласа... Нәфисә! Нәфисә дә түгел... Әнә ул, чын Нәфисә, аптыраудан, каушаудан нишләргә белмичә, баскан урынында катып калган. Кара-кара... Баласын кулыннан төшереп җибәрә инде, хәерсез... Бу хәлне күреп, Сания аның кулыннан Хәятны үрелеп алды. Хәятка кадәр пошаманга калган түгелме? Күзләрен томрандырып, кунак апага карап тора... Аптырарсың да: каршында торган бу кеше – әнисе дә, түгел дә...
Иң аптыраганы Хәлим булгандыр. Майяга да, Нәфисәгә дә охшаган көтелмәгән кунак иң элек аның өчен баш җитмәслек табышмак иде булса кирәк. Ул, әле Нәфисәгә, әле таныш түгел хатынга карый-карый, кулындагы бала чүпрәген учларында әвәли башлады. Йөрәгенең һаман кызурак тибә баруын, болай барса, бервакыт килеп шартлавын тойган мәлдә, ул бу хәлдән котылыр чаралар эзли башлады. Һәм тапты! Бу хатын Майя яисә Нәфисә киенгән кебек киенмәгән иде. Шәһәрләрдә бай хатыннары гына киенә торган киемгә төренгән, колакларында, кул бармакларында, түшләрендә алтын балкыган бу хатынның гап-гади тормыш белән яшәүче Кампәрле авылына бер катнашы да юк иде...
Ул арада кунак елмаеп, хәтта бераз баш иебрәк исәнләшә башлады:
– Исәнмесез!.. Ни хәлләрегез бар?
– Ис-с-ән әле... С-с-ин кем?
Хәлимнең тотлыга башлавын күреп, Сания сөйләшүне үз кулына алырга булды. Шуңа күрә барысыннан да алгарак чыгып басты.
– Сезгә кем кирәк, акыллым? Дөрес кердегезме?
Соңгы сорау урынсызрак иде, әлбәттә. Дөрес кергәне болай да аңлашыла бит! Майяга, Нәфисәгә бер тамчы су кебек охшаган хатын-кыз бары тик Хәлимнәргә генә керергә мөмкин – бу көн кебек ачык!
– Дөрес кердем. Бу бит Хәлимнәр йорты! Син Хәлимме?
Төбәлеп, хәтта сынап, укталып карап торган бу күзләрдә Хәлим таныш чалымнарга очрады, әмма Майя карашларындагы табигый ихласлыкны, самимилекне күрмәде. Ниһаять, Хәлимнең йөрәге урынына утырды. Теле дә шундук ачылды:
– Сез мине каян беләсез? Безнең моңа кадәр очрашкан, күрешкән юк иде кебек... Сез кем?
– Минем хакта соңрак... Ә менә син – Нәфисә, шулаймы? Ә сез... Хәлим белән Нәфисәнең «мамка»лары... Мин сезнең хакта күп беләм, хәзер инде күп беләм... Чөнки без бер-беребезгә ят кешеләр түгел. Хәтта, әйтер идем, бик якын кешеләр. Туганнар. – Менә ул, әйтергәме-юкмы дигән кебек, бераз уйланып торды, аннары, Нәфисә ягына борылып, уйлаганын әйтеп бетерде: – Нәфисә, мин – синең туганың, игезәгең... Майя мин.
– Майя?
– Син – Майя?
– Майя...
Өйдәгеләр тагын бер мәртәбә акылдан шаша яздылар. «Майя» дигән шаукымлы сүз аларны тагын аңсыз, акылсыз итте. Күктән төшкән кебек килеп кергән кунакның моннан соңгы сүзләре генә аларны тәмам исәнгерәүдән коткарып калды:
– Әйе, Майя. Ләкин мин сез белгән Майя түгел, аның рухы-әрвахы да түгел. Бөтенләй башка кеше.
– Туганың, игезәгең, дисең бит... – Бу юлы Нәфисә кыюланды.
– Чынлап та, без синең белән туганнар, Нәфисә...
– Ай Аллам! Син дә минем кызыммы? Мин дә сине таптыммы? Кайчан, ничек? – Берни дә аңламыйча өзгәләнүче, исеннән-акылыннан язарга җыенган Тәскирәгә игътибар итүче булмады, һәркемнең үз соравы бар иде күктән төшкән кебек кенә килеп кергән бу сәер кунакка.
* * *
Нәкъ шушы урында укучым: «Әй, саграк кылан, язучы иптәш! Тагын ни белән башны катырасың инде?.. Чаманы белергә вакыт түгелме?..» – дияр. Ә үзе хикәятләрдәге, риваятьләрдәге, әкиятләрдәге өч каһарман, өч туган, өч игезәк хакындагы легенданы онытып та өлгергән... Халыкның рухи мирасында геройлар һәрвакыт өчәү була, еш кына романнарда, хикәяләрдә, бәяннарда да шулай... Шуңа күрә, Хәлимнәргә Майя исемле тагын бер персонаж килеп кергәч, мин үзем һич аптырамадым, безгә таныш Майя-Нәфисәләр язмышына турыдан-туры кагылышы барлыгын тоеп, аның киләчәк язмышын күзәтергә булдым.
Хәлимнәргә килеп кергән яшь, чибәр ханым, чыннан да, Майя булып чыкты. Ышансаң ышан, ышанмасаң ышанма: ул, чыннан да, Майя белән Нәфисәнең игезәк туганы иде. Әлбәттә, «яңа Майя»ның сөйләгәннәренә баштарак беркем дә ышанмады. Шуңа күрә сөенечтән ах-ух килүче дә, кочаклап елаучы да булмады. Ханым җиткергән баш җитмәслек тарихны тын калып, баш кага-кага, кайчакта күзләрендәге тыйнак кына яшьләрне сөртештереп, кайчакта иреннәрен сизелер-сизелмәс кенә елмаю чыгарып, дәшми-нитми тыңладылар.
«Яңа Майя» үзе дә, башка кеше хакында сөйләгән кебек, артык ярсынмыйча, дулкынланмыйча, тыныч кына сөйләде дә сөйләде. Ул хәбәр иткән вакыйгалар чынлыкта үзе бер романга торырлык иде.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/