Ике көн узгач, Рәшит тагын Елак Абдуллага эләкте. Урман каравылчысын күргәч, үгезен куып качарга уйламады да. Елак атын тарантасы белән урман авызында юлга аркылы куйган. Юлның ике ягында да тирән канау. Төшеп-менеп качарлык түгел.
— Төш, яфаймат малай! Балтаңны бир! Аз ташыдың хөкүмәт урманын — арбаны зурдан ясап алган тагын. Төш!
Рәшит чыбыркысын утыннар арасына тыкты. Балтаны алмады, ипләп кенә, кабаланмый гына җиргә төште дә арба артына табан ике адым атлады. Абдулла йөк янына килде:
— Алып бир балтаңны, маңка малай. Чапкалыйм хәзер мин синең яңа фурманыңны! Вич!
— Мен дә ал, балта кирәксә! Мин сиңа, Елак, халуй түгел!
Абдулланың кулындагы каеш, чыбыркы чажлап Рәшитнең күлмәкчән аркасын көйдереп алды. Рәшит кузгалмады, көтте. Абдулла алгы күчәр башына сул аягы белән басты да йөк өстенә үрелде. Утыннар арасына тирәнгә тыгып куелган балтаны алырга маташа башлады. Рәшит утын йөге¬нең артына тыгылды да уклау юанлыгындагы, чи каен агачыннан ясалган бер метр чамасы озынлыктагы суел тартып чыгарды. Шуның белән өстә йөк кырында азрак түгәрәкләнеп торган Елакның арт ягына сукты:
— Менә шулай сугалар аны, хайван!
Абдулла җиргә егылып төште. Дүртаяклап торырга маташканда, Рәшит аның в артына тагын берне чәпәде. Абдулла фурман астына мүкәйләп кереп китте. Әйтерсең, аны урманда ишетәләр инде, тотынды акырырга:
— Карау-ул! Үтерәлә-әр!
Алдан Абдулла, аның артыннан суел күтәргән Рәшит, утын төялгән арбаны урап йөгерәләр иде. Куып җитеп, Рәшит тагын ике мәртәбә манчыды Елакка. Үзе йөгерде тыны бетеп, үзе такмаклады Елак, елаган тавыш белән:
— Төрмә сиңа, бан-ди-ит! Төрмә-ә! При выполнении службы-ы бит ми-ин! Төрмә-ә!
— Беткән баш беткән! Үтерәм мин сине, Елак!
Үләсе килми иде урман каравылчысы Абдулланың. Бишенче тапкыр сукканда башы җитте — тарантасына сикереп менде дә, атын сулга борып, чаптырып китеп тә барды. Рәшит суелын күтәреп юлда торып калды...
Йортларына кайтып җиткәндә, әтисе капка төбендә утыра иде. Улы килеп җитәрәк, җил капканы ачты. Рәшит сүзсез генә үгезен тугарды да, аның сыртына утырып, тугайга төшеп китте. Ул эчке бер йончу белән бик нык арыган һәм җәяү атлыйсы килми иде...
Тугайдан кайтып килгәндә үк, үзләре¬нең капка төбендә Абдулланың җигүле атын күрде. Елак әтисе янында капка төбендә утыра иде. Күршеләре Мөчтәкләр читәненә ышыклана биреп, күренмәскә тырышып килде дә тыкрыкка кереп китте Рәшит. Читән аша үзләренең бәрәңге бакчасына төште, урам як койма янына шым гына килеп басты. Койманың теге ягында Абдулланың елак тавышы ишетелә иде:
— ...Бандит настаящщи малаең. Миңа бастырып суел белән биргәләргә итә. Суксам үтерермен дидем дә тарантаска утырып киттем инде, тимәдем. Хәзер милицияләргә барам, гариза язам. Үземнең хезмәт бурычымны үтәгәндә һөҗүм итте дип язам да утыртам малаеңны. Үпкәләштән булмасын, син белеп торсын дип кенә килүем...
— Суктымы соң ул сиңа?
— Тидерә алмады шул. Сугуын сугарга маташты.
Әтисе тыныч иде.
— Ул малайдан мин үзем дә курка башладым инде, Абдулла энем. Бик баевуй, бик тәвәккәл ул малай. Кәничне, гариза язсаң утыртырлар! Ул нәстәне, утыртуны әйтүем, тиз эшлиләр хәзер. Ике-өч ел бирерләр. Шуннан 17-18 яшендә төрмә үтеп кайтыр ул малай. Кешелектән чыгып. Ул кайткач сиңа көн күрсәтер дип уйлыйсыңмы инде син?
Абдулла җавап биреп өлгермәде, койма артыннан Рәшитнең азрак карлыккан тавышы ишетелде:
— Сиңа биргәләгән аз булдымыни әле? Утырта башласаң, төрмәгә киткәнче бербер нәстә эшләтәм мин сине.
Рәшит алар янына чыкты.
— Нигә миңа башта үзең каеш чыбыркы белән суктың? Ә?
— Сукмадым мин! Алдашма! — диде Абдулла тора башлап.
— Утыр урыныңда гына. Менә кара, Елак!
Арты белән борылып күлмәген күтәрде. Аркасында аркылы кып-кызыл каеш чыбыркы эзе ята иде.
— Атаң үстергән урманың юк, Елак. Минем әти ул урманда гражданнар сугышында кызыл партизан булып сугышкан. Командир Дюльдин отрядында. Ә син мине чыбыркы белән ярасың. Без ничек яшәргә тиеш утынсыз? Корыган агач жәллисең...
— Улым, син бар өйгә кер әле. Без монда сөйләшеп бетерик зурлар...
Рәшит, ярсуын басарга тырышып, өйгә кереп китте. Әтисе бераз сүзсез утырды да әйтте:
— Энем, абзаң Гөбәй минем дус. Аның сүзен тыңлап, утыз беренче елны силсәвиттә сикритар булып эшләгәндә бу урынга мин куйдырдым сине. Зәйнетдинов белән, бүген дә хуҗагыз шул, сөйләшеп. Яхшылыкка яманлык белән кайтарасың. Ярамый алай. Сиңа каршы торырлык түгел инде мин хәзер, картайдым, ярты гарипмен. Ләкин бу малай үсә бит, көч ала, укуы да бик шәп. Мин аны имгәтергә сиңа ирек бирмәм. Урман урлап читкә озатканыңа миндә данныйлар бар. Эт тешенә — эт теше миндә дә. Яшисен яшәдем, ашыйсын ашадым. Малаема бәйләнүеңне туктатмасаң, миннән пащады көтмә...
Абдулла дәшми генә уйланып утыра иде.
— Әйдә керик! Минем ачы бал бар азрак. Яхшы гына итеп яшик киләчәктә...
Абдулла сүзсез генә, Лотфулла абзыйга ияреп, ачы бал эчәргә кереп китте...
Шул көннән соң, утын төягән Рәшит очраса, аның исәнләшкәненә, Абдулла абзасы читкә карап баш кагып кына үтеп китә торган булды...
Август ае иде. Рәшит иртән үгезен эзләп тугайга барды. Ул аны колхоз келәтләреннән ерак түгел үләнсез, мал таптаган җирдә табып алды. Үгез яткан җирендә күшәп ята иде. Хуҗасының килеп җиткәнен дә көтмичә тора башлады.
— Әйдә, кайттык! — диде Рәшит тышауны чишеп алып. — Китәек урманга.
Авыл очындагы Каенлы елгага җиткәч, үгез бик озаклап су эчте. “Төне буена тугайда ашап йөреп, су эчәргә вакыт тапмаган, хайванкай!” — дип уйлап куйды Рәшит. Алда аны бәла көткәне Рәшитнең башына да килмәде. Тыныч кына, үгез белән сугышмыйча урманга барып җиттеләр. Үгезне тугарып агачка бәйләде. Үгез шунда ук ятты. Рәшит аңа әһәмият биреп тормады, балтасын күтәреп агачлар арасына кереп китте...
Утынга дигәнне кисеп, күтәреп ташып, арбага төяп байтак вакыт үтте. Үгезне чабатасы белән тибеп торгызып тәртә арасына кертеп җикте дә кайтырга чыкты. Башта, агачлар арасыннан үтеп олы юлга чыкканчы, Рәшит аны-моны сизмәде. Олы юлга чыгып кайту юлына барганда, үгезгә күзе төшеп, Рәшит сискәнеп китте. Нәрсә булганны аңламыйча, үгезенә җентекләбрәк карады. Ике тәртә дә үгезнең зурайган корсагына батып кереп торалар иде. Ул гына да түгел, үгезнең корсагы ике ягыннан кабарып, аркадан өскә бүлтәеп килеп чыккан. Рәшит, үгезне туктатып, йөктән сикереп төште. Үгез корсагына акрын гына сугып карады. Корсак, барабан кебек киеренке һәм зыңлаган тавыш чыгара иде. Зур корсаклы үгезе авыр итеп тын ала һәм күңелсез генә басып тора иде. Рәшитнең күз алдына Акбашның иртән Каенлы елгада озак иттереп су эчкәне килеп басты. Малай үгез белән нәрсә булганны аңлады: “Колхозның иген тогына кереп бодай ашаган бит бу хайван! Шул бодай эчендә бүртә, корсагы зурая. Хайван шартламас борын тизрәк авылга!”
Чыбыркылап, үгезне куа башлады. Ә аның корсагы үскәннән үсте, үскәннән үсте.
Ничек җитте алай кайтып җитте. Үгезне тугарды да йөгертеп ветлечебницага алып китте. Шаралы уйнауларын ташлап, арба артыннан урам малайлары иярде.
Ветлечебницага алар куыштылар үгезне. Кырык беренче елны Мәскәүне яклап сугышта ике аягын тездән югалткан урыс Иван дәдәй сүзне кыска тотты:
— Бодай ашаган синең бу бык. Корсагын тишеп, һавасын чыгармасак, шартлый ул или йөрәге туктый. И страховка да ала алмыйсыз.
— Нигә?
— Чөнки несчастный случай түгел. Колхоз бодаен ашаган. Давай тишәм корсагын...
— Ә тишкәч җигәргә ярармы соң?
— Юк инде. Җик дисәң каный торган булыр, эренләр, көч төшәр...
Рәшит азрак уйлап торды да сорады:
— Тишмичә берәр нәрсә эшләтеп булмыймы, үлмәслек итеп? Миңа бит ул җигәргә кирәк.
— Син элек пожарныйда эшләгән Лотфулла абзый малае бугай.
— Әйе.
— Елгага алып төшеп, ике-өч киндер капчык яп аркасына. Күп иттереп салкын су сип. Үгезең өшегәнче. Аннан соң урамнар буйлап чыбыркылап куып чаптыр. Өстеннән пар киткәнче. Может прорвет и тере калыр. Барып чыкмаса — юк тек юк инде...
Үгезне чишмә янына алып бардылар. Туп кебек түп-түгәрәк корсаклы үгез барлык урам малайлары өчен гаҗәп күренеш иде. Өстенә ике капчык яптылар да бик күп салкын чишмә суы сиптеләр. Үгез өшеп калтырый башлагач, чыбыркылап ярып, авыл урамнары буйлап чаптырдылар. Урамга сибелеп чыккан авыл халкы өчен буш тамаша! Ике сәгатьтән артык салкын су сибеп тә, йөгертеп тә үгезнең шар кебек корсагын шиңдерә алмадылар. Рәшит караңгы төшә башлагач үгезенә кул селтәде: “Шартласаң шартларсың инде, бирән нәстә! Үз-үзеңне белмичә шулкадәр ашамасаң... хайван!”
Үгезне ишек алдында калдырды да печәнлеккә менеп йокларга ятты. Яткан көенә йокыга да китте...
(Дәвамы бар)
Фото: Фрепик.ру