(Дәвамы.)
Берәү булса, бу маҗарадан җиңел генә котылыр иде, ә ул көтә. Моннан нәрсә килеп чыгар? Кайчандыр аларның ахирәтлеген Гыйльван да сизәр, аннан... Дәрига җил уңаена йөри, җил уңаена яши. Юк, ул сагая, ул бәләкәйдән сагаеп яши. Башта җанын әтисенең өйдән чыгып китүе өтте, азак Фәридә апасы ярсытты. Фәридә апасы Дәриганы гел тиргәде, ә әнисе Мөнирә карчык дәшмәс иде. Ахрысы, ул да әнисенә охшагандыр, ә Фәридә – әтисе урынында! Җәберләү, тиргәшү сагайтты, ул гел нигәдер бәла килер дип яшәде. Көткәне гел дөрескә туры килә бит әле. Керпе кебек үз-үзенә йомыла да ни булырын көтә. Кешеләр гамьсез. Бу кеше йомык, дәшмәс дибез. Ә ул көтә, ул тукмакка әзер. Тормыш тукмаклары явып кына тора бәндә башына. Йомыклык ул – саклану чарасы гына. Ул – тышкы япма, кабык.
Суда бүрттерелгән юкә бөкесе кебек Дәрига. Серен чишми, барлык кичергәне – эчендә. Нишләргә? Күңелдәгесен ничек шар ачып салырга? Ярык барабан кебек, барысын да кешеләргә фаш итәргәме?...
Гомумән, ни дип яши ул? Нәрсәгә табына, ышана, нәрсә табарга ашкына? Әйе, сабые хакына яши.
Дәрига җай гына атлый. Уе уңаена иярә. Кичергәннәре, күргәннәре татыганнары баштан ашты. Ул да яши, Зифа да яши, Гыйльван да нидер куа, ә Мөслим сабые?.. Ул әле балалар бакчасында, әнисе аны алырга китеп бара.
* * *
Сирәк-мирәк скрипкасын ала Дәрига. Күңелгә каян моң киләдер?
Кайдадыр бушлыкта аккош кычкыра... Ишләреннән адашып калган кош моңсулана. Хәзер күл буенда бер җан иясе юк. Көзге көн сүрелә. Кошның моңы-хәсрәте бергә катышкан. Сыңарын юллый, үзе өереннән адашып калган. Бичаракай биеклеккә ашкына һаман. Шулай күк кочагына – иркенлеккә талпынганда бирешеп куймасмы, рухы җитәрме ул чаклы араны үтәргә?
Гыйльван кире аның янына кайтмас, Дәрига аны язмышы юлыннан сызып ташлый. Ләкин хатынның сабакташын тагын-тагын күрәсе килә, ярый, бер предприятиедә эшлиләр.
Көй талпынып-талпынып куя да тына. Ул да, кайрылган канатын сөйрәгән кошчык кебек, өстерәлә, ава...
Дәрига теләмичә генә моң иясен – скрипкасын итәгенә төшерә. Шулай кымшанмый озак утыра. Тышта караңгылык куера, кичке шәһәр яңадан терелә.
* * *
Ул үз-үзен ныгытып, ихтыяр көчен туплап кына яши. Әлегәчә тормышы гел көчергәнешле булды. Их, яшьлектәге кебек алдын-артын уйламый йөрисе килә дә бит! Гел Яңа ел кичәсен хәтеренә төшерә.
Бизәлгән чыршы-купшы, музыка. Скрипка тына, әллә нишләп кинәт ак вальc игълан итәләр. Дәрига дәртләнеп китә, бер – чыршы-купшыга, бер студент ахирәтенә күз сала: барысы да мәш килә. Ул, кыюланып, тота да Гыйльван алдына барып баса. Бөтен мәйдан шым, бөтен дөнья сүзсез, әллә ул ялгыштымы, әллә колагына ишетелдеме – ак вальс игълан иттеләр дә инде, ә берәү дә биергә төшми. Бер үткер кыз торды да арадагы иң күркәм егеткә барды да басты, молодец. Ак карлар ява иңнәргә, утлар балкый тирәдә, шат йөзләр, кешеләр исергән... Ә Дәрига белән Гыйльван, күбәләк кебек, әйләнә дә әйләнә.
Хатирәсе моңсу, үтә дә кыска гомерле. Ә алар кайсылай озак бии, бу вальсның башы-ахыры булмас кебек, иптәшләренең, сокланулы карашлары чагылып китә... Рәхмәт язмышка, рәхмәт сезгә ахирәтләр! Алар шатланып, озак-озак итеп биеде. Гадәттә, вальслар кыска була: башлана да бетә, ә бу... Бетми дә, тәмамланмый да.
Рәхмәт, күкләр, рәхмәт, чыршы-купшы! Ул бию булды, булды бит, сез – шаһит! Алар чиксез бәхетле иде: Дәрига – Гыйльван, Гыйльван – Дәрига...
* * *
Хатын хастаханәдә дымсыз интеккән гөлдәй шиңә. Ятим бала сымак, хискә-моңга интегеп ята. Бәгырен өзгәне – бала. Сабые – өйдә, ул – монда. Хәзер сабыйны әтисе – ире Заһиры карыйдыр, рәхмәт аңа. Ә зурысы – Гыйльванның каны – Мөслиме нишләп йөргән була икән?
Кайсыбердә бу дөньясына, бу шәһәренә төкерәсе, әллә кая, танышлары, дуслары булмаган илгә юлланасы килә хатынның. Гыйльваннан, Зифадан, комбинаттан, Заһирдан качарга! Ташлап качарга! Тагын сабырлана, тагын... Нишләргә? Каян җан тынычлыгы табарга? Кешеләр ял йортларына йөри, чит илләргә сәяхәт кыла, гел урын, мохит алмаштырып тора. Шулай алар басылырга, җилләнергә яки үзләрен, тормышларын яңартырга тырыша. Янәсе, шулай итсәләр, яңарып, дөньяга кабаттан тугандай булачаклар. Юк, кешеләр барыбер җаннарын баса алмый, кешеләр җан тынычлыгы таба алмый каңгыра. Дәрига да – шуларның берсе. Күңелең урынында булмаса, сәяхәт йөреп, яңа илләр күреп кенә җаныңны тынычландырып булмый, иң элек җаныңны басарга, үзеңне тынычландырырга кирәк. Үзеңнең әлеге урыныңдагы тормышны рәткә салырга, бары шул гына...
Гыйльван янында ул серле утрауга юлыккан кешедәй... Шул шәһәреннән – Катаудан – аерылса, нишләр, әлеге хәзинәләреннән язармы, бу кирәкме? Ул чакта күңеленә, йөрәгенә бик тә, чик тә булмас. Аны билгесезлек көтә. Ул Катау шәһәре кешесе түгелмени?
Дәрига хастаханәдә ятканда, вәт гаҗәп, өенә Зифа барган, Мөслимне күрергә, шул сабый хәлен белешергә... Юк, ул ахирәтен күрергә барган, ә өйдә сабый берүзе генә: әтисе – командировкада, әнисен хастаханәгә салганнар. Зифа аптырый, малайга колбаса белән йомырка куырып бирә. Сабый күңеле өчен үзе дә ашаган була, чеметкәләп утыра шунда. Анысы:
– Апа, әйдә, сез дә ашагыз, – дип кыстый. Ә суыткычта сөт тә, май да, башка колбаса да юк. Зифа китергән шоколад кына...
Аптырагач, малайны үзләренә алып кайтып китә. Кызык: Гыйльван ни уйлады икән, хатынына нәрсә дип әйтте икән?
Гыйльванның улы гомерендә беренче тапкыр әтиләренә барган, аларда кунган. Ата белән ул беренче тапкыр шулай очраша. Ә Дәрига шул вакытта берни белми хастаханәдә яткан. Шул бөере интектерде, температурасы да нык күтәрелгән иде шул.
Мөслим ул вакытта өч көн Гыйльваннарда яшәде. Икенче көнне Зифа аның янына килде, үзе әйтте. Бичара Дәриганың коты очты. Нишләргә белмәде, гаепсездән-гаепле. Гыйльван улы хакында белә бит. Дәрига юри шулай эшләгән, юри Гыйльваннарга барырга кушкандыр дип уйлагандыр әле. Әллә Гыйльван хатынына барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирде микән? Юктыр.
Хәзер Дәрига республика хастаханәсендә ята. Башта – шәһәр хастаханәсе, азак... Ул да юньле гаилә корырга тырышып карамады түгел, мәңге читләр яккан учак җылысына кызынып яшәп булмый бит: Заһиры белән аларның адәмчә гаиләсе булырга тиеш! Гыйльваннар үзләре башка, аралары, мөнәсәбәтләре күптән билгеле бит инде, хәер, алар беркайчан да бергә булмады, бер гаилә кормады, бары уртак балалары гына бар. Мөслим аларны бәйләп тора. И тәүге бала, җырда җырланганча, тәүге мәхәббәт җимеше...
* * *
Җиргә тәүге кар тәңкәләре яткан гына. Алар балалар бакчасыннан чыкты. Бүтән вакытта булса саграк кыланылыр иде, әле берни уйламый... Ялгышмаган: алларыннан Гыйльван атлап бара. Шул ук буй-сын, мәһабәт гәүдә, шул ук дәрт. Ул – актив шәхес, барлык көч-куәтен эшенә бирә. Атлавында да эшлеклелеге чагыла. Эше, максаты билгеле. Дәрига кебек хәсрәткә батып, эреп-агып йөрми. Шул ук Гыйльван, чак кына да үзгәрмәгән. Бераз олыгая гына төшкән.
Дәриганы шунда нишләптер сәер тойгы биләде. Ул чиксез бәхетле иде. Гыйльванның артка каравын теләмәде: әйдә, шулай үзгәрешсез генә барсын дөнья, аңа шул да җитә, ул – Дәрига – шуннан да канәгать.
Шулай шәһәрне үтәдән-үтә үттеләр. Катау зур шәһәр түгел, комбинат ягына каерылдылар. Мөслим:
– Без өйгә кайтабызмы? – дип сорады.
– Әзрәк саф һава сулыйк, көн матур бит, – диде әнисе.
Гыйльван эшкә ашыга. Кешеләр эштән кайта, ә ул – эшкә бара. Аны яңарак комбинатның баш инженеры итеп куйдылар.
Комбинат корпуслары, баектыру фабрикасы шәһәр читендә. Урталыкта җылылык цехы торбасы калыккан. Дәрига яңа гына шуннан эштән чыкты, тагы кире шунда килә. Күңеле тыныч, бүген ничектер җаны ирәя. Яшь кар исе, дөнья иркен, саф, барысы да яңа, чак башлана кебек тоела. Агачлар яңа дөньяга күчкән. Комбинатның тузанлы йөзе гүя ак пудра белән ягылган. Хәзер ул да табигатьнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән.
Дәрига белән Мөслим Гыйльванны комбинатка кадәр озаттылар да кире борылдылар. Аяк астында – ак кар, кара җир. Күңелгә шомлы булып китте. Дәрига нигәдер Гыйльван өчен борчылды. Хас та шул комбинат – зур кальга – аның кадерле кешесен үзенә йотты, мәңгегә куенына яшерде.
Ә Гыйльван, дөресен әйткәндә, эшкә ашыга, аны чакыртып алдылар.
Катау тау баектыру комбинаты – сәнәгать гигантларының берсе, Уралда ул иң зур үзәкләрдән санала, фабрика катлаулы флотация схемасы буенча эшли. Тау токымнары карьердан соң берничә кат ваклана. Флотация да катнаш рудадан мөмкин кадәр күбрәк саф металл алуга юнәлдерелгән.
Әлбәттә, барлык бу хәл-әхвәлләр фабрика эченә яшерелгән. Кешеләр моны якынча гына күз алдына китерә. Ә шәһәрнең тын алмышы аңа бәйле. Бу гигант, кыргый үгездәй, тау куенына сыенган. Кайсыбердә шул зур үгез искәрмәстән шәһәр өстенә ябырылыр сымак, тик ул тыйнак: берәүгә дә зыян китерергә җыенмый, киресенчә, үзе сак.
Гыйльван бу арада квартал планын үтәү өчен янып йөрде. Нәкъ шул вакытта – авария, яңа фин машиналары эштән чыкты. Кем гаепле? Әлбәттә, Гыйльван – фабриканың яңа баш инженеры. Ул флотаторларны өйрәтмәгән, ул гаепле. Флотаторлар гамьсез, яңа машиналарны юньләп карамаган, алар белән эшләргә өйрәнмәгән... Баш инженер уку оештырмаган, эшчеләрне күзәтеп тормаган.
Квартал азагы – коллектив өчен болай да көчергәнешле чор. Һәр җирдә эш кайный, инженер-технологлар йөгерешә. Алар башкалар күрмәгәнне күрә, гади флотатор уйламаганны уйлый белергә тиеш. Гыйльван шул эшләрнең башында тора. Флотация өлкәсендәге белемен ул тулысынча кулланырга бурычлы. Көн дә нидер үзгәртергә, нәрсәне булса да камилләштерергә туры килә. Тик һаман бер уена кулы җитми, көндәлек ыгы-зыгы, вак мәшәкать иҗади эшләрне артка күчерә бара. Мәсәлән, отвалга киткән кыйммәтле металлның микъдарын киметәсе иде. Институтта укыганда ук моның белән кызыксына иде егет. Хәзер барысы да үзенең кулында кебек, тотын да эшлә... Тик нидер тота, кирәкле эшкә һаман вакыт җитми. Шул отваллар мәсьәләсе буенча кандидатлык диссертациясенә материаллар да җыя башлаган иде. Монда яңа, эффектлырак ысулны сайламый булмый.
Шундый эшләр белән кайный баш инженерның башы. Гадәттә, ул яңа эш көнен күбекне куерту бүлегеннән башлый. Әле дә шунда инде. Зур чиләктә – куе масса. Әйләнүче ишкәк аны җайлап куерта. Үзәктә – күбекне су белән кудыру корылмасы, ягъни аларның иҗат җимеше.
Баш инженер ватылган яңа фин машиналарын карады. Барлык машиналар да туктап калган, ремонт бригадасы үз эшенә тотынган да ул тотынуын...
Гыйльван, эшләгән кеше янында торганчы, гаҗәпләнгән кеше каршысында тор дип, күршеләргә, төп залга чыкты. Бүтән эше юктан, ирексездән, зур чандагы массаны күзәтә. Тәрәзәдән төшкән яктыда бакыр ялтырап ята, тирә-якка алтын төсләрен тарата. Ә ялтыраган бакырны тау токымнарыннан аерып алу күпме көч, энергия таләп итә! Шуңа күпме кешенең ачы тире түгелә! Күпме буыннарның акылы, көче белән фабрикада шул эш тормышка ашырыла, рудадан саф бакыр аерып алына. Кеше зиһене нинди генә могҗизалар тудырмый! Әле алар шул бакыр катнашмасын куерту белән шөгыльләнә. Бу ниндидер әкият сымак: кешеләр гади рудадан бакыр, алтын, цинк аера. Шул эшне алар кулы башкара!
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.