XXIII
Хәлим өйгә кергәндә, бөтен гаилә аягүрә баскан иде. Йөзләре җитди, борчулы. Хәтта түшәгендә йоклап ятучы Хәятның да йөзе тартылып киткән кебек, әнә бит очындагы чокырлар да юылып юкка чыккан...
Ана хокукында Сания беренче булып сүз башлады:
– Кемнәр белән шулай озак сөйләштең, балам? Бер-бер хәл булмагандыр бит?
– Юк, әнкәй, борчылырга урын юк. Юлда очраткан танышым килгән, киңәшләшәсе сүзләре бар иде...
– Нигә алып кермәдең соң аны, шулай арыган, талчыккан килеш китеп бардымы?
– Бик ашыга иде ул, әнкәй, бик мөһим эшләре килеп чыкты... Әле килә ул, килә, киләсе бар аның безгә...
Нигәдер Хәят елый башлады. Хәлим баласын кулында тирбәтеп торган Нәфисә янына килде, Хәятның башыннан сыйпады. Сабыйның мамык кебек йомшак чәчләреннән сыйпаганда, Ирәмәлнең сүзләре исенә төште... Чәчләр белән бәхилләтергә... Гөнаһсыз кеше чәче белән...
– Әнкәй, Тәскирә әнкәй, нигә без Хәятның чәчен алмыйбыз?
– Алырбыз, алырбыз... Әлегә бушаганыбыз юк бит.
– Әйдә бүген үк алабыз, эшкә чыккач, тагын вакыт булмый...
– Хәлим, бераз үссенме әллә, кыз кеше бит ул чәчле булырга тиеш...
– Юк, Нәфисә, беренче чәч кырып алынырга тиеш! Бүген үк алабыз. Әзерләнегез... Мин пәкеләрне карап куярмын...
Хәлим иртәдән бирле көтебрәк торган Ак бабай килеп керде, һәрвакыттагыча, карашлары сынаулы, дөресрәге, сораулы:
– Ничек хәлләрегез? – Хәлимгә аерым соравы бар икән: – Кунакларны озаттыңмы? Соңгысы белән бик озак сөйләштең...
Картның «Кем иде ул?» дип сорыйсы килә инде. Итагатьлек белән генә шулай уратып йөртә.
– Хәтерлисеңме, Ак бабай, кайчандыр безнең авыл тарихында Әүлия булган. Безнең якларны дингә күндерүче буларак телгә кергән. Шуның оныгы ул – Ирәмәл шаман.
– Шаман? Бик шаукымлы, сихерле кеше икән, алайса...
– Анысы бар барын. Әмма бик уңай кеше, ярдәмчел, доганы да белә... Мин бит урманнан аның ярдәме белән чыктым. Ул булмаса, кайту юллары бик урау була иде. Әле менә бүген районнан килгән тикшерүчеләрне капкадан кире борып җибәргән. Уе белән дә кешенең ниятен үзгәртә ала ул, тоткарлый ала...
– Хикмәтле генә түгел, куркыныч та икән...
– Ул кадәресен белмим, Ак бабай. Миңа карата әйбәт – анысы төгәл.
– Әүлияның оныгы булгач, яман кеше түгелдер. Хәерлегә булсын. Соңгы вакытта бу якларга чит-ятлар җыела башлады... Утынга баручылар урман юлында ниндидер ике берәдәк дәрвиш күрә башладылар... Ризык сорап алалар. Куллары-бармаклары зерә дә озын, ди. Теге... Тукайҗан шүрәлеләре булмагае... Зыяннары тими тиюен... Әмма дә сакланырга кирәк.
Хәлим бу юлы дәшми калды. Давыл белән Җавыл турында да әйтсә, карт тәмам пошаманга калачак... Болай да Хәлимнән бераз шикләнә инде ул. Кая барса да, шаукым, сихер ияреп кайта бит аңа. Дога онытыла...
– Ак бабай, гаиләбез җыелып бетте, барыбыз да исән-сау, Ходай рәхмәте белән, тормышыбыз имин һәм бөтен дигәндәй, шуларны хаклап, безгә, балаларыбызга багышлап, зурлап укырсың әле, яме. Шуның башы булсын, бүген Хәятыбызга берәр дога әйтерсең, беренче мәртәбә чәчен алдырабыз бит...
– Шулаймыни?! – Карт җанланып китте. – Исемнән сон чәч алу – тиешле йолаларның берсе ул. Ана карынында тамырланган чәч – изгелек билгесе, аны алу, аннары гомер буе саклау – саваплы гамәл. Хуп-хуп, кая соң әле безнең бәбиебез?
– Без кече якта, Ак бабай, башны юабыз, әзерләнәбез. – Нәфисә, кычкырып, үзләренең кайда икәнлекләрен белдерде.
«Тавышы көр чыга, күңеле тәмам утырып җиткән икән, төнге галәмәтләр дә килешкән, ахры», – дип уйлап куйды карт. Аннары кабат Хәлимгә таба борылды:
– Мин чыгыйм инде. Укыйсын бөртекләп укырмын, ә сез баланы карагыз. Чәч алу – изге йола, ата-ана эше, чит күзләр кирәк түгел, шуңа күрә үзегез карагыз инде... Соңыннан бер иркенләп сөйләшербез әле, Хәлим олан. Сау булып торыгыз. Имин яшәгез. Ходай мәрхәмәтеннән ташламасын...
Чәч алу күңелле булды. Хәлимнең ничек балага тотынудан куркуын күреп, Нәфисә көлеп үлә язды. Ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырышты. Иң хикмәтлесе шул булды: Хәят тамчы да еламады. Кашларын җыергалап, йөзен чыткалап алса да, тавышын чыгармады.
– Сыктамады, Ходай эшкәрткәндер бу баланы, – дип куйды Тәскирә. Аннары, баланың шоп-шома калган башына чишмә суы бөрки-бөрки, ата-бабадан калган әфсенгә кереште:
Карчыгадан – кан,
Ябалактан – йон,
Кошка-киеккә түмгәк булып күрен!
Минем кулым түгел,
Гайшә-Фатыйма кулы!..
Шуннан соң гына Хәят елап җибәрде. Өй эчендәгеләрне таң калдырып, аңа кушылып, Нәфисә дә күз яшьләре белән еларга кереште.
– Нәрсә булды, Нәфисә? – дип, хатыны янына Хәлим килеп җитте. Ул һич аңлый алмады: Сания белән Тәскирә ана белән баланың кочаклашып елап торуларына ни өчендер игътибар да итмәделәр, үз эшләрендә булдылар.
– Берни дә булмады, Хәлим, сөенечебездән елыйбыз без, бәхетебездән... Әйеме, кызым? Рәхмәт сиңа, Хәлим, изге күңелең, мәхәббәтең өчен... Барысы өчен дә рәхмәт... – Бу мәлдә Нәфисәне аңламассың да: әллә елый иде ул, әллә көлә иде...
– Үзеңә дә рәхмәт, Нәфисә! Көчле булуың өчен, яшәүгә омтылышың, тормышка мәхәббәтең өчен рәхмәт...
Хәлим уйлап куйды: «Бәхет миңа гел авыр килә. Анысы әйбәт икән: бәхет авыр килсә, «өф» дигәнгә генә очып китмәячәк ул...»
Әйе, бәхеткә бервакытта да соң түгел.
* * *
Алар өчәүләп кочаклашып, елашып, көлешеп калсыннар, без ары китик, һәрвакыттагыча, бераз гына өскә күтәрелеп, очар кошлар биеклегеннән җир өстенә карыйк.
Хәлимнәр йортында тынлык, иминлек. Йорт каршында үскән тупылның караеп торган өске ябалдашлары гына һаман күңелне шомландыра, җил чакырып, селкенеп-уйнаклап тора... Хәерлегә генә булсын бу галәмәт. Башка нәрсә дисең инде... Тыныч кына шунда торса, калганына түзәрсең дә... Тупылдагы кошларның китүе менә әйбәт түгел. Шомлы фал.
Урамның аргы башыннан бер ир-ат җил-җил атлап килә. Хәлимнең эшеннән килә ул, бригада җитәкчесе. Эшкә чакырып килә. Урманнан чыгарылган агачларны эшкәртү цехында кеше кулы җитми. Хәлимнән, ялын туктатып, эшкә чыгуын сорап килә.
Зәңгәрле-аклы-кызыллы флаг эленеп торган авыл советы бинасы буш. Аның рәисе хакында «булган акчаларын алып, шәһәргә качкан, бер марҗага йортка кергән, муенына тәре аскан» дигән хәбәрләр авылны тутырган. Үзе чукынып китсен! Авылда дүрт бала белән калган хатынына авыр булачак.
Авыл белән урман арасындагы зиратта, Майя кабере янында, ике шәүлә шәйләнә. Шәүлә булгач, шулар инде – таныш карчыклар – Тәкыя белән Нәкыя. Алар, гадәттәгечә, иреннәрен дә кузгатмыйча, мәрхүмәнең рухы белән сөйләшәләр, хәтта шелтәлиләр, бәхәсләшәләр дә кебек... «Син аларга... ачу тотма... Җибәр аларны... бәхиллә...» дигән сүзләр генә өзек-өзек ишетелеп кала.
Зираттан соң артык куе булмаган әрәмәлек башлана. Шунда тукталыш кебек урын бар. Аның тукталыш икәнен юл читенә утыртылган баганадан белеп була. Капка-багана. Кайчандыр үз нигезләреннән сөрелгән, куып җибәрелгән халык утырткан аны, кайрысын өтеп, тоташ корымга буяп, агармаслык итеп киткәннәр... Шул багана төбендә бер җиңел машина тора. Мигалкасы буенча белеп була: милиция машинасы. Иртәнге якта Хәлимнәр капкасы төбеннән кире борылган кешеләр бит болар! Һич кенә дә тынычлана алмыйлар: һаман бәхәсләшәләр, сатулашалар, якалашыр дәрәҗәгә җиткәннәр... Менә алар, ниһаять, бер карарга килеп, машиналарына кереп чумдылар да район үзәгенә илтә торган урман юлына борылдылар...
Тагын арырак барсаң, урман авызында бер атлы юлчыга юлыгасың. Юламан карт ул. Хәлимнең күптәнге танышы. Адәми затмы, әллә бер рухмы, ирәнме – хәзергә кадәр билгеле түгел. Ләкин гади кеше түгел, анысы хак. Әнә бит үзе дә җен кебек, атының да карарлыгы юк. Әмма икесендә дә мөлаемлык бар, менә бит нидә хикмәт! Кемнедер көтәме? Кемне көтсә дә, күңеле, нияте изгелектә аның...
Күзләр урман эченә таба йөгерә... Урман эче дә тыныч түгел, ул да җанлы, тере, анда да борчулар күп, сөенечләр дә бар, изге урыннар, изге сукмаклар да җитәрлек. Билгеле һәм билгесез каберләр дә күп, әлбәттә. Әнә шундый бер кабер каршында, тезләренә төшеп, Ирәмәл шаман утыра. Ул әманәтен үтәгән. Мәҗүси йолаларын онытып, Аллаһы Тәгаләнең имани тәгълиматына керешкән, куш учларын алга сузып, ясин укый. Күккә карап ала... Әллә очар кош биеклегендәге күз карашын сизәме? Сизәр дә, ул бит бу якларда хәзер иң көчле зат. Шуның белән ул хөрмәткә лаек, шуның белән куркыта да... «Мин көчле! Ходайдан да көчле!» дигән уй гына керә күрмәсен аның зиһененә, күңеленә!
Таныш алан... Кечкенә бура йорт... Шунда ук таныш землянка, җир куышы... Туктале, ул землянкада кемдер бар кебек... Әһә... ияләре юклыктан файдаланып, аңа Давыл белән Җавыл ияләшеп алган, ахры... Тыз-быз килеп, әле тегендә баралар, әле монда сугылалар... Бер-берсе белән кети-кети дә уйнап алалар...
Күз карашы ары йөгерә... Шулай йөгерә-йөгерә, «албастылар утары»на барып төртелә... Анда тормыш кайный. Әле утарның бер башында, әле икенче башында кешеләр күренгәли... Каян алар? Ничек килеп эләккәннәр? Бер Ходай белә. Аннары... аның ияләре – Тәкыя белән Нәкыя карчыклар беләдер... Кемнеңдер җанын гөнаһлы җирнең яман уйларыннан, явыз ниятләреннән һәм әшәке гамәлләреннән саклап калганнармы, кемнеңдер рухын сындырып, хәтерен җуеп, исәнгерәтеп үзләренә кол иткәннәрме? Үчнең хәтере озын шул. Хәерлегә булсын.
Тагын Хәлимнәр йортына күз төшә. Кояш кайда дисәм, Хәлимнәрнең өй түбәсенә төшкән икән. Кояшның нурлары, түбә калаенда, тәрәзә өлгеләрендә чагылып, кабат күккә кайта... Аннары тагын җиргә, тагын күккә, тагын, тагын...
Олы сынаулар, йолалар, изге гамәлләр өчен җирдәге бәндәләр арасыннан Ходай Тәгалә Хәлим язмышын сайлаган икән, сөенергә генә кала. Язучы өчен мондый язмыш зур табыш бит! Бер генә искәрмә бар: мондый язмышлар бөтен бер гомергә тиң була. Озын гомерле була. Мондый язмышлар бәхетле йә бәхетсез булмый. Бу язмышлар янына башка мавыктыргыч һәм гыйбрәтле тарихлар, язмышлар сыена. Шунысы да бар: аңа тылсым да, сихер дә, шаукым да тиз ияләшә, иманлы, догалы затлар да бу язмышны иш күрә.
Хәлимгә озын гомер юрады Ирәмәл шаман. Амин, шулай булсын. Ходай Тәгалә кушып, мин дә күзәткәләрмен аның кайбер язмыш борылмаларын, күңел тетрәнүләрен.
Тукта!.. Кем бу? Озын сүзнең кыскасы...
Әнә Хәлимнәр йортына кемдер төбәп килеп ята. Моңа кадәр Кампәрледә бу хатынкайның күренгәне юк иде әле. Майя? Нишләп Майя булсын?! Охшаган гынадыр ул... Менә ул ышанычлы адымнар белән килде дә, инде мең мәртәбә кереп-чыгып йөргән кебек, кече капканы төртеп ачып, шундый ук нык адымнар белән ишеккә юнәлде...
2020, апрель
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/