Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 октябрь , 21:27

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (13)

Үгезне “трактыр белән өстерәтү” икесе өчен дә кызыклы, малай чак хатирәсе булып калды...

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (13)
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (13)

Үгез пошкыргалап, Гөмбәз үреп түбән төшә башлады. Аның сыртындагы кигәвеннәрне чыбыркы белән сугып үтерә-үтерә, Рәшит арба үрәчәсе өстендә утыра. Үрне төшеп җиттеләр дә, талларны икегә аерып кереп киткән юл белән, елга аркылы салынган күпергә якынлаштылар. Үгез нилектәндер атлау тизлеген арттырды. Рәшит шуны абайламый калды. Үгез күпергә килеп тә керде һәм... аның койрык төбе кәкрәеп күтәрелә дә башлады. Рәшит сикереп төшеп үгез башын эләктерергә өлгерә алмады. Үгез җитез генә күпергә килеп кергән уңайга уңга борылды да... суга сикерде. Арбаның алгы ике тәгәрмәче сай гына суга чумды. Арба күпер читенә ятты. Ике арткы тәгәрмәч күпер өстендә калды. Су тирән түгел — тезгә генә җитәрлек. Ләкин су астында калын ләм катлавы җыелган. Үгез суга төшкән көенә кырын ятты да шул ләмгә бата да башлады. Рәшит нәрсә эшләргә дә белмичә каушап калды. Өстәвенә үгез буылып хырылдарга тотынды. Рәшит киеме-ние белән суга кереп китте, бауларны чишеп, Акбашны камыттан азат итте. Ә үгез уйлап та бирми, кигәвеннәрдән качып су эчендә ятуын белә. Баш та, хәйлә дә җитәрлек икән хайванда. Тик хәйлә ул хәйлә инде! Ә үгезнең инде ярты гәүдәсе ләмгә чумып бетеп бара. Рәшит арбадан тиз генә сүс арканны чишеп алды да тагын суга кереп китте. Үгез мөгезләренә арканның бер очын нык иттереп бәйләде дә икенче очын тотып ярга чыкты. Якында гына үсеп утырган тал куагы янына килде, талларның юанрагын сайлап алып, үгез башын аркан белән тал төбенә тарттырып бәйләп куйды. Бераздан судан үгезнең башы һәм муены гына күренеп тора иде инде. Үгез гәүдәсе белән тоташ ләм эченә кереп ятты. Гәүдәсе каты җиргә җитте, ахрысы — үгез батудан тукталды. Шулай тоелса да, аркан нык кына тартылган иде. Рәшит билдән ләмгә чумып, арбаның артын, кендеге белән бергә күчәреннән чыгарып, күпергә меңгереп куйды. Арбаның артын күчәргә утырткач, күпердән чыгарып юл читенә куйды. Аннары үгезгә карап уйга калды. Нәрсә эшләргә? Чыбыркы белән ярып чыгарыр иде — үгезнең башы гына күренеп ята. Арканнан тартып кузгатырга маташты — үгез арканнан тартканны бар дип тә белмәде. Ятуы яту. Хәтта күзләрен дә йома башлады су рәхәтеннән. Аптырагач, Рәшит фурманы янына чыкты да үләнгә утырды: “Көн сүрелгәч чыгар әле! Көтим!” Тик озак утыра алмады — колагына ниндидер тавыш килеп җитте: Ток! Ток! Ток! Нәрсә бу? Нинди тавыш? Таллар арасыннан тавыш килгән якка карады. Рәшиттән ярты чакрым чамасы ераклыкта, Бакыр Чагыл тау астындагы кырда “калюсный” дип халык теленә кергән кечкенә трактор тузан туздырып нидер эшләп ята. Рәшит шунда барырга булды. Ул барлык трактористларны белә. Икәү ничек тә чыгарырлар әле. Китте. ХТЗ  тракторы культиватор тарткан. Тракторга тешләре белән ике күзе генә агарып күренеп торган күрше Биктимер утырган. Ул Рәшиттән ике генә яшькә олы, ләкин төптән юан чыккан, инде егет булып килә, көчле гәүдәле. Тракторга утырганына икенче сезон.

— Биктимер абый, исәнме! — диде Рәшит, трактор яныннан атлап. — Туктат әле тимер айгырыңны!

Биктимер тракторын туктатты. Тик моторын сүндермәде, тавышын гына акрынайта төште. Кул бирешеп, зурлар кебек итеп күрештеләр. Биктимер трактордан төште.

— Нәрсә эш бетереп йөрисең монау хәтлек эсседә? Өстәвенә япа-ялгызсың?

—Үгез белән әти янына яланга китеп бара идем дә, көтелмәгән хәл килеп чыкты.

— Кайда үгезең?

— Әнә тегендә, күпернең өс ягында суда ята!

Биктимер ышанмыйча көлде:

— Ки-ит, Рәшит! Суда ятарга үгез сиңа урыс чучкасымыни ул! Нишли ул анда? Ничек барып керде?

— Җигүле көенә күпердән суга сикерде.

Биктимер мазутка каткан ике кулын шапылдатып майланып ялтырап торган чалбар балакларына сукты:

— Ки-ит ә-әй! И-и! Күпердән сикерде- ме-е? Җигүле көенәм-е! Ә үзең?

— Соң мин нәрсә инде. Менә басып торам бит алдыңда.

— И-и! Ышаныйммы икә-ән, юкмы икә-ән, дигәндәй!..

— Әйдә, чыгарыш әле.

— Кәничне!

Культиваторны тиз генә трактордан өзеп ташлады.

— Утыр! Киттек! Күптән кызык күргән юк. Барыйк әле. Ату, чуаш аты кебек, эш тә эш, анасын еккыры дөньясы белән!

Үгезнең башын тарттырып бәйләп куйган тал янына ук барып туктадылар. Биктимер тракторын сүндерде дә җиргә сикерде. Судан башы гына күренеп яткан үгезне, шул башны тарттырып талга бәйләгән арканны күргәч, Биктимернең шатлыгының иге-чиге булмады. Үзе шаркылдап көлде, үзе ярда таптанды, үзе сөйләнде һәм сөенде:

— И-и! Күпердән сикер инде, әй! Арба белән бит әле ул. Буш көенә, үзе генә түгел, арба белә-ән!

Биктимер куанып, көлеп туйды. Елмайган күзләрен Рәшиткә текәде дә башына килгән уйны кабаланып сөйли башлады:

— Әйдә, Рәшит, бу кызыкны дәвам итик без! Сиңа да, миңа да гомер буена сөйләрлек булып калсын.

— Ничек итеп? — дип сорады Рәшит сагая биреп. Чөнки Биктимернең “юктан да кызык чыгара” белүе ике урам малайларына да билгеле иде.

— Тагын арканың бармы?

— Бар, тагын берәү.

— Син, дауай, чишен. Ике аркан белән үгезнең корсагыннан аркасы янына чыгарып бәйлә. Ике урыннан. Шул ике арканны трактор артына тагабыз. Үгезеңне тарттырып чыгарабыз трактор белән. Моңа кадәр бер трактор белән дә үгез тарттырмаганнар. Судан. Ә без синең белән икәү тарттырабыз. Аннан җәй буена сөйлибез бит инде мактанып. Дауай, тотындык!

Биктимернең шатлык белән балкып нурланган йөзенә карап, Рәшит ризалашмыйча булдыра алмады. Тоташ чишенеп ташлады. Үгез мөгезендәге арканны дилбегәгә алмаштырды. Үгез, чыннан да, батудан туктап, катыга җитеп яткан иде. Тик тоташы белән ләм эчендә ята үзе. Рәшит суга төште дә үгезнең алгы һәм арткы бот төпләреннән, корсагына аркылы икешәр катлап сүс арканнарны үткәреп, элмәк ясады.

Биктимер тракторын ярның кырында ук туктатты. Элмәкне тракторның ыргагына эләктерделәр. Биктимер тракторга менеп атланды:

— Син кисәк тарттырма. Акрын гына, салмак кына өстерә! — диде Рәшит. — Яңгылыш үтереп куймыйк үгезне.

— Куркма-а! Бик җайлы итеп тарттырабыз үгезеңне.

Аз-аз гына газ биргәләп, үгездән күзен алмыйча, Биктимер тракторны алга бирә башлады. Арканнар тартылды һәм... үгез өстерәлеп кузгала башлады. Үгез түшкәсе алдыннан су дулкыны килә. Менә дулкын ярга килеп бәрелә, үгез дә ярга якынлаша.

— Китте, китте бу-у! — дип ярда сикергәләп Рәшит акыра, трактор өстендә Биктимер “ура!” кычкыра. Үгезне сөзәк ярга өстерәп чыгаргач та. Биктимер аны чирәмнән өстерәтте әле. Трактор туктау белән, үгез берни булмагандай аякларына басты. Аның өстеннән су ага, өстәвенә үгез башын, гәүдәсен селкетеп судан арына.

— И-и! — диде Рәшит. — Карале, Биктимер абый! Үгез юынган бит. Агы ап- ак, кызылы кып-кызыл. Пычрагы беткән.

— Бә-әк кызык булды бу, әй! Трактарисларны көлдерәм тек көлдерәм инде мин. Синең белән миңа гомерлек сөйләрлек истәлек булып кала бу әй. Үгезне трактор белән өстерәт инде, ә?

Шул вакыйгадан соң күп еллар узар, бик күп юллар үтелер. Сирәк-мирәк кенә Рәшит авылга кайткан чакларында икесенең дә авызлары ерылыр, исәнлек-иминлек сорашканнан соң телләрендә һәрчак трактор белән “теге үгезне” өстерәтеп судан чыгару булыр. Үгезне “трактыр белән өстерәтү” икесе өчен дә кызыклы, малай чак хатирәсе булып калды...

 

Шул вакыйгадан соң елдан артык вакыт үтсә дә, урман каравылчысы Елак Абдулла белән Рәшит арасында “кем-кемне” дигән алыш бетмәде. Унбишен яңа гына тутырган Рәшит ярыйсы гына юанлыктагы коры имәннәрне яңа, зур фурманына төяп, урманнан кайтып килә. Ныклап үсеп киткән Акбашка Мөхетдин Чәүкә бабай ясап биргән лабогрейка тәгәрмәчле арба бәләкәйләнде. Рәшит арба чарасын узган ел ук күрә башлаган иде. Алгы, арткы күчәрләргә дип, каеннар кисеп киптерде. Аларны абзар кыегы астына өелгән печән эченә тыгып, узган ел җәй буена шунда тотты. Арбаның аскы буе өчен һәм өске үрәчәләргә төз каеннар кисеп алып кайтты. Төнге кәсепкә кереште. Кояш баер алдыннан төнгә каршы япа-ялгызы Салабаш буасы аркылы Озын Аклан дигән урынга китте. Анда беләктән юан, озын һәм төз каеннар бик күп иде. Барып җиткәндә караңгы төшеп бетеп килә иде инде. Үгезне тугарды да, бер генә агач та кисмичә, учак якты. Үзе белән алып килгән берничә бәрәңгене учакка күмде. Күбрәген урталай кискәләп (тамагына утырмасын) Акбашка ашатты. Үгез чи бәрәңгеләрне шатырдатып чәйнәп бетерде дә якында гына аккан суга тартыла башлады. Рәшит аны җитәкләп алып барып        су эчерде. Фурманы астыннан кечкенә чалгы алып байтак итеп үлән чапты. Үгез, тамагын туйдыргач, ятып күши башлады. Рәшит бер кисәк ипи белән бәрәңге ашады, озын муенлы балчык чүлмәктән катык эчте. Учакка коры ботаклар чапкалап  салды да бик озак янган утка карап утырды. Ятар алдыннан бер юан гына коры имәнне аударды да аны өчкә генә бүлеп, аркылы-торкылы китереп учакка салды. Бу инде әтисе өйрәткән төнге учак иде. Үзе белән алып килгән зур, иске чикмәнгә төренде дә йокларга ятты. Үгезенең дә  мышный-мышный терәлеп ятканын сизде. Акбаш хуҗасы янына тезләнеп яткан да, аркасын чикмәнгә терәп, Рәшиткә сыена  иде. Рәшит көлеп, “сөйләшеп” алды дусты белән:

— Ә-ә, бүреләрдән шүрлисең, ахрысы, син. Учак белән миңа сыенасың! Молодецсың да инде.

Иртән иртүк, яктыра башлаганда ук, Рәшит озын тәртә юанлыгы егермеләп төз каенны аударды. Кояш чыгып кына килгән вакытта, Карамалы елгасы буйлап сузылган юлдан авылга кайтып җитеп, үзләренең урамына кереп тә җитте. Авыл йортларында хатын-кыз, чаш-чош китереп, сыерларын сава гына иде әле.

Кирәк агачларны җәен-көзен әзерләп куеп, карлар эри башлаган көннәрнең берсендә Рәшит үгезенә яңа фурман ясый башлады. Рәшитнең фурман ясаганын күрергә малай-шалай җыйнала. Кем ясаша, кем көлә, кем карап утыра. Атна-ун көн үтүгә фурман ясалып бетә язды. Әтисенең ярдәме шәп булды. Ул барлык бригадаларны йөреп чыгып, иске, ватык тәгәрмәчләрне җыйнап, шуларны дусты Мөхетдин белән колхоз тимерлегендә “тарттырды”. Ремонтлагач, тәгәрәрлек хәлгә килгән тәгәрмәчләр эшкә яраклы иде, тик аз гына бәләкәйрәкләр иде. Барыбер тимер белән ныклап кыршауланган чып-чын агач тәгәрмәчләр иде алар.

Арба ясалып беткән, тәгәрмәчләр куелган, тәртәләр урынында, тәҗеләр тигезләп тартылган — арба тәгәрәп китәргә ашкынып торган кебек иде.

Малай-шалайның шаулашуын, Рәшит “останың” фурман хәтлек фурман ясавын берничә йорт аша аста яшәгән Иләкәй Биктимере ишетеп — күз салып йөргән икән. Җилкапкага туктап, тәгәрмәчләр кидерелгән фурманны карап торды да ишек алдына керде.

— Бетердеңме, Рәшит, арбаңны ясап?

— Әйе.

— Кая карыйм әле. Син ясарга тотынгач, мин булдыра алмас дигән уйда идем. Тәки ясагансың бит, әй. Карыйм әле.

Ике тәртәне күтәрде дә, арбаны алга, артка йөртеп карады. Сүзсез генә кире куйды һәм йорттан чыга башлады. Рәшиткә кул селтәде:

— Әйдә, минем белән урамга чык әле. Бер әйбер әйтәм сиңа. Үзеңә генә.

Урамга чыгып берничә адым читән буйлап атлады да, туктап, Рәшиткә елмаеп карады.

— Син бик шәпкә чыгып барасың. Шунлыктан үзеңә генә арбаңның җитешмәгән бер ягын әйтим. Арбаң кыеш, Рәшит!

— Ничек инде кыеш?

— Сул якка. Аскы уң үрәчәсен озынрак иткәнсең сулыннан. Миңа ышанмасаң, үгезеңне җик тә Саз тугае янындагы ат юлыннан йөреп кайт. Үгезең уртадан барыр ат юлының. Алгы тәгәрмәчләрең тәгәрмәч эзләреннән тәгәрәрләр, ә арткы ике тәгәрмәчең юлдан сулданрак барырлар. Кырдан барыр арбаң, ә урман юлыннан үтә алмас — сул арткы күчәр башы агачларга эләгер. Юл читендәге...

Рәшит тиз генә камытны ныгытты да үгезен җигеп чыгып китте. Ну, Ил-ләк-кә- әй! — дип исе китте Рәшитнең. Арба нәкъ Биктимер абзый әйткәнчә йөри иде.

Кайткан көенә фурманны сүтеп ташлады. Икенче көнне өйлә җиткәнче үлчәде, кисте, шомартты, яңадан җыйды. Җыеп бетергәч, үгезен җигеп, Саз тугай юлын тагын бер урап кайтты. Кире борылып кайтып килгәндә Рәшит җырлый иде. Чөнки арба шәп итеп, тиешле эзләрдән матур итеп тәгәри иде...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: