(Дәвамы.)
Күп әйберләр аларга яңа ягы белән ачылды, баштагы юанычлар, фикерләр төссезләнде, үзгәрде, иң кызыклысы: егет Йомык күңеленең төпсезлеген аңлады, ә үзенең шул тирәнлекне күзәтәсе килде. Ул сихри кичтән соң күпме сулар акты, күпме гомер узды, әмма барысы да әлегедәй күз алдында. Аннан соң нинди генә кичәләр үтмәде, нинди тантаналар булмады, тик шундый наз, җанын биләгән шундый моң бүтән бер җирдә дә ишетелмәде. Бәлки, ишетсә дә, колагы саңгырау булгандыр, күңеле ачынмагандыр. Маңгай күзе – ботак тишеге.
Бу хиснең шуннан соң башка кабатланмасын белсә, күзаллый алса икән Гыйльван... Бәлки, шул чагында ул Йомык белән саграк та, аңлырак та кыланыр иде. Яшьлектә, ахрысы, андый үткерлек юктыр. Яшьлек кайсыбер шатлыкларны вата, очраклыкларны җиңә алмыйдыр.
Йомыкка булган мөнәсәбәтендә ул һәрчак үзенең өстенлеген тоя иде. Уку ягыннан да ул шәбрәк булды, физика, математика фәннәрен җиңелрәк үзләштерде. Дәрига аннан өйрәнә, Дәрига аннан күрә... Гыйльван чибәрлектә дә өстен: озын буйлы, төз гәүдәле, техникум кызларының игътибарында! Кызның кайнар тәнен күкрәгенә кыса, хәтта шул вакытта да үзенең шәплеген онытмый. Кызның назларын татый – үзенең шуңа хаклы икәнен тоя. Аның хокугы бар, хакы бар! Шул һавалы тойгы аны һич ташламый.
Ә Йомык – Дәрига, үзе күрәсең, шул саран назларга да риза иде, шуңа да рәхмәтле. Ул Гыйльванны әллә кем күреп тыңлый, аның һәр сүзен тыңлап тора. Азак егет тә аңлады: Йомык – аны упкынга төшерүче дә, анда бер ярдәмсез калдыручы да. Дәрига үз-үзенә, үзенең көченә ышанды, әмма егет аны якларга, сакларга теләми дә иде, ул аны әллә кем дип уйламый, аның өчен үзен җаваплы итеп тоймый. Әлбәттә, Гыйльван үзен “мин Дәриганы яратмыйм” дип кенә аклый. Тик ул шул Йомык затта кешене, үзе тарафыннан кыерсытылган кошчыкны күрми.
Гомумән, Гыйльванның Дәригага булган мөнәсәбәтендә ниндидер сәерлек бар иде. Аны хөрмәт итте, кызның күңел байлыгын белде, тик җитәрлек бәяли алмады. Гыйльван моны хәзер дә аңлата алмый. Нигә Йомык белән катышты, нигә техникумда алар җитәкләшеп йөрде, бер-берсеннән тамчы да аерылышмады? Иптәшләре дә аларны ир белән хатын итеп күрә иде. Алар бергә дәрес әзерлиләр, бергә кинога, концертларга йөриләр. Гыйльван бары шул Дәригасы аркасында гына бокстан китте, дөрес тә эшләде. Бокс уйнау аңа ярамаган, йөрәк авырулы кешеләргә бокс – тыелган шөгыль.
Тик ни өчен егет соңгы чиктә ишен ташлап китте, азак үз баласын бер кабат та килеп күрмәде? Онытты. Ни өчен аерылды аларның юлы, бергә атларбыз, бер иштән басарбыз дип торганда?.. Эчкерсез мөнәсәбәтләренең җимеше булып Мөслим туды, барысы да уң, уңай булыр кебек иде бит. Бер уку йортын тәмамладылар, Катаудагы бер комбинатка барасылары иде.
Нәрсә булды? Гыйльван тормышның кайсыдыр борылышында сынатты? Нигә кинәт башка якка борды тормыш тәртәсен? Кем гаепле? Әллә Дәрига үземе?.. Бәлки, ул да гаепледер, Гыйльван хәзер шулай уйлый. Күп еллар үткән, ул заманнан соң күп сулар аккан, тагын берни өчен дә, беркем алдында да җавап тотасы да түгел, бары вөҗданы җәзалый... Вөҗдан газабы кичерә күңеле.
Әле комбинатта аны күрде. Дәригасы, Йомыгы, Катауда урнашкан икән, ул эшләячәк предприятиедә эшләп йөри. Ә ул?.. Бер җирдән икенче урынга күчте, бер хатынны икенче белән – Дәриганы Зифа белән – алмаштырды. Ә нәрсә үзгәрде? Зифа ни, Дәрига ни.
Еллар үзләре белән күп нәрсәне җуя, күп нәрсәне юкка чыгара, ләкин Гыйльван Дәриганы һичкайчан онытмады, теге илаһи кичне һич тә исеннән чыгармады. Дөрес, беренче урында аның өчен уку һәм эш булды. Тау техникумын “отлично”га тәмамлады, институтка туры барып керде, гомер буе укыды да укыды, белем эстәде, ә яшьлек дусларын хәтереннән сызып ташлый барды. Җайлап флотация фәненең төбенә төште дә төште.
Хәзерге тау сәнәгате шул өлкәдә эшли: рудадан мөмкин кадәр чиста минерал алу! Гыйльван аңлый, тау токымнарыннан барлык металл алынып бетми, төсле, кыйммәтле матдәләр күпләп калдыкка китә. Хәзерге көндә комбинат янындагы өемнәрдә әллә никадәр кыйммәтле чимал ята. Мәсәлән, Кактау тау баектыру фабрикасы чыгарган калдык өемнәр чит илләр игътибарын тарта. Алга киткән илләрдә флотация ныграк үсешкән, шуңа япон белгечләре бүгеннән шул калдыкларга яңадан флотация үткәрергә риза. Бездә исә бу эш киләчәк көнгә кала. Гыйльваннар әлегә тау токымнарыннан сиксән алты процентлап бакыр, җитмеш проценттан күбрәк цинк алу белән канәгатьләнә. Шулай да Катау фабрикасы илдә иң алдынгылардан санала. Күптән түгел фабрикага фин машиналары кайтарылды, флотация цехындагы машиналар яңага алмаштырылды.
Гыйльван практиканы Түбәдә үтте. Түбәдә эш шартлары күпкә начар иде. Цех идәне пычрак. Идән кипсә, тузан күтәрелә. Бер илле пычрак сылаша. Яшь белгеч моның белән көрәшеп тә карады, ләкин бушка гына.
Түбәдә Гыйльван Зифасын очратты. Ул – акыллы кыз. Егетне бигрәк тә кызның сагышлы күзләре әсир итте. Зифа, әйтерсең лә, гел көяләнеп тора. Үзенең хәсрәте булмаса, бар дөнья өчен кайгыра. Шул моңсу, хәсрәткә тулы зур күзләр Гыйльванны үзеннән ычкындырмады. Азак, әле килеп Катауга кабат кайткач кына, шуны аңлады тау инженеры: ул Дәрига кебек кызларны үз иткән, ирексездән, күпләр арасыннан шуларны эзләгән икән. Дәрига да йомык, моңсу карашлы бит. Дәриганың күзләре зур, нык ачылган... Дөньяны, кешеләрнең сызлануын ныграк тоя кебек андый күзләр. Ул да, Зифа кебек, тормышны, вакыйгаларны тирәнрәк кичерә, кеше хәсрәтен якын кабул итә! Тормыш, тирә-яктагы аяусызлык әкренләп яшь күңелне дә кыра, олы яшькәчә йомшак, кешегә ихтирамлы карашта калучылар бик сирәк бит. Мөгаен, алар көчле рухлы кешеләрдер. Һәрхәлдә, Гыйльван үзе андый түгел.
Ул үзендәге йомшаклыкны гел баса килде. Әнисе: “Сиңа табиб булып туарга иде!” – дип тирги торган иде. Ә Гыйльван гел үзен кырыс, җитди кеше итеп танытырга ашкынды. Дәрига белән мөнәсәбәтендә дә, бәлки, шул теләге өстенлек иткәндер. Гыйльван ул чакта яшь, көчле, берни белән дә исәпләшми иде. Исәпләшергә теләми, үзен тыя. Янәсе, ул – ир кеше.
Ул чакта егет Дәригага өйләнергә әзер дә түгел иде, курыкты, җаваплылыкны үз иңенә алырга, уртага басып, тиңдәшләре алдында: “Мин – әти, Дәрига – минем хатыным, безнең балабыз туачак”, – дип әйтергә йөрәге җитмәде. Хәзер нишләргә, үкенергәме, әллә кул селтәргәме? Әйдә, үткәннәр үткәндә калсын! Гыйльван артына карамый, артык күп уйланмый гына алга гына чаба. Үткәннәргә төкерә, Дәригага, Дәригаларга кул селти!
Дәрига белән Зифа аны сүзне үлчәп сөйләргә, чамалап кыланырга өйрәтте. Кызлар аңа дөньяны аңлатты, аның кире якларын күрсәтте. Тормышта аннан да тискәреләр бар икән, алар үзләреннән өстен мөнәсәбәтне, һавалылыкны яратмый, аларны бер тискәрелек белән генә җиңеп булмый.
Зифаның тискәрелеге егеткә шифа гына булды. Хәзер Гыйльван үзенең моның өчен Дәригага бурычлы икәнен аңлый. Дәрига аны тәрбияләгән, Дәрига аны юеш танаулы малайдан ир кешегә әйләндергән. Дәрига, Дәрига... Нигә шул чакта, нигә вакытында шуны уйламады, бу уйлар нигә теге вакытта башына кереп чыкмады?
* * *
Ике тәкә башы бер казанга сыймый. Ир баш, хатын муен булганда гына фәһем... Зифа муен була белде. Аларның гаиләсе тигезлектән яралды. Зифа – рәссам, шәһәр сәнгать берләшмәсендә агачны шомартып, тимерне юынып төрле әйберләр ясый. Иҗатташлар ялтыр кадаклар, җиз борынлы чәйнекләр, бизәкле савытлар коя. Ә уҗау аш сосарга да, кымыз болгатырга да җайлы. Аны агач чиләкнең читенә эләләр. Зур агач калак батманнан бал алырга тәгаенләнгән. Чиләк читләре бизәкле сырлар белән бизәлгән, күкрәк-түштә аю сыны. Аю балга тыгылып маташа, аны карт сунарчы күреп кала...
Сәнгать берләшмәсендә һәр әйберне кул белән эшлиләр, күп вакыт сарыф итәләр. Текәлеп утыра-утыра, һөнәрченең күзе таладыр, биле сызлыйдыр. Әлеге атом, автоматлар заманында да бу шөгыль кеше кулын таләп итә, автоматны хуп күрми.
Гыйльван цехка килсә, Зифа дәшми. Монда, гомумән, өнсез кешеләр эшли. Ә күргәзмәгә тезгән әйберләр күзнең явын ала, син үзеңне тылсым дөньясына килеп эләккәндәй хис итәсең. Савыт-сабаларда – әкият күренешләре, кашыкларда – чәчәк бизәкләре. Һәр бизәк, һәр сурәт рәссам кулы аша үткән. Зифа шул әйберләр хакында сөйли башласа инде, хискә бирелеп китә.
Сәнгать берләшмәсе товарлары төрле якка озатыла, ләкин цех бәләкәй, базасы ярлы. Урман хуҗалыгы, тәэминатчы буларак, үз бурычларына илке-салкы карый, сыйфатлы материалны вакытында тиешле күләмдә бирми. Зифа шул хакта иренә дә әйткән иде... Гыйльван нәрсә эшләсен. Бурычлар, әлбәттә, зур, хатыны да хаклы. Тик барысына да кул җитми.
Зифа шәһәрдә Дәрига исемле хатын белән танышып, дус булып китте. Еш кына хастаханәдә очрашалар, балаларының хәлен белешәләр Гыйльван бу хакта белми иде әле. Ул комбинатыннан бушамый, ә Дәрига, баласы чирләсә, бюллетень ала.
Зифа бигрәк тә яңа ахирәтенең дебет шәленә сокланды. Дебет шәл остасы – чын рәссам, шәл йөзендә сурәтләр ясый, чын хыял дөньясы тудыра. Рәссам, чын рәссам аның алдында. Ул – әкият дөньясы хуҗасы, шул шәл битенә үзенең борчылуларын, уй-хыялларын яза. Һәм ничегрәк итеп яза бит әле! Моның өчен бетмәс-төкәнмәс тылсым кодрәтенә ия булу кирәк ләса! Ә Дәрига ханым шул серләрне белә. Эшен әллә ни олы да итеп күрми бит. Их, шул шөгыльләрне сакларга, аларның эшен чын иҗат әсәре итеп танытырга иде! Әйдә, аларны бар дөнья белсен!
Зәвыклы ахирәтен Зифа эшенә дә алып барды. Дәрига цехны карады, һәр әйберне күздән кичерде диярлек. Күңеле сизгер, күзе очлы икәне күренә, тоела иде. Ул әллә ниләр дә сөйләмәде, цехта күбрәк дәшми йөрде, әмма ике оста өнсез генә фикер алышты. Шулай итеп Катауда Зифаның җитди фикердәше табылды.
Дәрига исә Зифада үзенең көндәшен күрде, аның Гыйльванның хатыны икәненә күптән төшенгән иде. Тагы тешен кысты, эндәшмәде. Яр салып, барабан кагып ни файда? Серен эченә җыйды. Аңа ничек тә үткәнен яшерергә, чит хатынга бер нәрсә дә сиздермәскә кирәк. Башы җитте шуңа. Болар – Гыйльван белән икесе арасындагы хәлләр, Зифага кагылмый. Әйдә, тормыш ничек бар, шулай дәвам итсен!
Аның тормышы, аның серләре кемгә хаҗәт? Үз көе, үз көне үзенә, кеше көенә көйләнә, кеше көенә яши торган чагы үткән.
Әйе, тормыш аны да әрләшергә, тешен күрсәтергә өйрәтте. Кайсыбер бәндәләр, әйтмәсәң, җилкәгә менәр. Дәрига кимсетүне авыр кичерә, кыерсытуны сизә, тик беркемгә дә ялынасы, ялварасы, беркем белән дә тиргәшәсе килми. Әле алдында көндәше тора. Берәү булса, ачуланып, әтәч кебек өстенә менеп кунар иде, һәрхәлдә, хатыннар шулай итә. Шул Зифага батар да иде. Әйдә, хас аңа, хас аның холыксыз иренә! Гыйльван үзе, үзе гаепле, әйдә, хатасын да үзе татысын! Тагы, тагы чигенә. Кирәкми, кирәкми! Түз, түз, җаным, синең хакың бар, тагын хакың да юк. Акыл-сыз-лан-ма! Үз-үзен тыя, әрнүен эченә яшерә хатын.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.