XXII
Хәлим яран гөлләр аша шәйләп калды: аларның капка төбендә ниндидер кешеләр бар. Күрше-күләнме, үткән-сүткән юлчылармы, берәр ерак кунакмы, юлчы дәрвишме, имче-сихерчеме? Шактый торалар инде, тавыш күтәреп, бәхәсләшеп тә алалар, тагын тыналар... Кермәсләрме дип көтебрәк торды-торды да, капка ачылмагач, Хәлим үзе урамга чыгарга уйлады. Ләкин чыгуының мәгънәсе булмады. Ул урамга килеп чыкканда, авыл советына таба китеп баручы дүрт кеше шактый ерагаеп өлгергән иде инде. Хәлим, берни уйламыйча, әле генә чыккан көтү исен, яңа сауган сөт, яңа чапкан печән, яңа тарткан он исен иснәп, бераз иләсләнеп, хушланып торды да керергә дип капка тоткасына кагылды... Шул мәлдә якындагы бүрәнәләр ягыннан тонык кына тавыш ишетелде:
– Нәфисәнең хәлләре ничек?
Тукта, кем булыр бу? Таныш та, таныш түгел дә... Җитмәсә, Нәфисәне сорый. Берәр нинди сихерче яисә җен-пәри булмасын тагы! Кеше затыннан бугай – тотышы, итагатьле кыланышы белән ярыйсы гына тәрбияле күренә. Ләкин сәерлеге дә бар. Кыланмышлары, күз карашлары... Гадәти кеше түгел бугай. Кулында... курай. Башкорт курае. Табигатьтән алып ясалган, тишекләр уелган чын башкорт курае!
Ирәмәл? Ирәмәл! Хәлим шик-шөбһәгә калып кына түгел, куркып, тетрәнеп ис-акылына кайтты. Кызган тимер тоткан диярсең, кулларын капка тоткасыннан тартып алды. Кабатлап сорады, инде бу юлы кычкырып, исемләп дәште:
– Ирәмәл? Ирәмәл, синме бу?
– Мин... Нәфисәнең хәлләре ничек?
– Әйбәт... Ничек таптың мине, Ирәмәл туганкай?
– Таптым инде. Карчыклар утарыннан сезнең йортка салынган сукмак шактый тапталган икән бит, аны күрми мөмкин түгел...
– Син... әнә теге кешеләр белән түгелсеңдер бит?.. Аптырап соравым, узып та китмәделәр, кермәделәр дә...
– Кермәделәр... Әмма керәчәкләр. Хәзергә мин аларга керү юлын яптым. Ләкин барысын да бертөрле камлап булмый, кемдер тиз бирешә, кемдер бөтен рухы-күңеле белән тартыша... Шуңа да бераз биешеп, сатулашып тордылар.
– Кемнәр соң алар?
– Сине алырга килгән кешеләр. Гаепләүчеләр, тикшерүчеләр, хәтта араларында яла ягучы да бар... Анысының кара җаны әллә каян күренеп тора... Ләкин бу вакытлыча гына. Бераз вакыттан соң тагын да киләчәкләр. Сиңа... Сезгә аларны каршыларга әзер булырга кирәк. Бүген сез әзер түгел, шуңа да мин арага керергә мәҗбүр булдым. Урманнан хәлсезләнеп чыктыгыз, чыккач та, хәл китәрлек вакыйгалар булган... күреп торам. Сиңа ныгырга кирәк, Хәлим. Күңелеңдәге шикләрдән арынырга тиеш син. Нәфисә дә юлда гына... Терелеп җитмәгән әле...
– Ирәмәл туган, нишләп терелмәсен?! Ул инде өрәгеннән котылды... Төне буе шуны саклап чыктым, кирәген дә бирдем бирүен... Теге хәшәрәт бүтән килмәс инде...
– Алай димә. Ә-әнә күрәсеңме тупыл очында караеп торган ябалдашны?
Хәлим, әлбәттә, ул янган ботак турында белә иде. Шуңа күрә дә сер бирмәгән кебек кенә әйтеп куйды:
– Беләм... Ну, шуннан?
– Ныклап, игътибар белән кара: бүген бер җил әсәре дә юк, ә ул ботак бертуктаусыз селкенеп, уйнаклап тора. Сәер түгелме?
Хәлим чын-чынлап сагаеп калды:
– Шулай икән шул... – Аннары кискен генә Ирәмәл шаманга борылды: – Бу ни дигән сүз инде?
– Тере ул синең өрәгең, һәм ул кайчан да булса бервакыт иясенә кайтырга тырышачак.
– Нәфисәгәме?
– Мин бит аңа димәдем. Иясенә, дидем...
– Тәмам башны катырдың син! Нинди иясенә тагын?
– Бәлки, аның иясе синдер? Бәлки, Нәфисәне ул яшәү өчен генә сайлагандыр?!
– Мин? Һәр сүзең табышмак синең, егеткәй. Каян килеп чыктың соң әле? Инде тынычлангач кына, күңел урынына утыргач кына борчуларны кабат кузгатасың... Теге чакта син миңа «терелтәм» дип вәгъдә бирдең, үзең, бәгырьне телгәләп, йөрәкне авырттырасың, аңа яңа җәрәхәтләр өстисең...
– Терелтәм. Менә әле дә дәвалап утырам. Син аны сизмисең генә. Рәнҗеш кайтарам. Сиңа ургылып килгән рәнҗеш агымын басып торам. Теге шикле бәндәләрне тоткарлавым, өй морҗасыннан суырып алып, агач башына тондырылган өрәк исәпкә керми, алары – юл уңаеннан гына эшләнгән гамәлләр...
– Рәхмәт... Туктале! Ирәмәл туган! Нинди рәнҗеш хакында сөйлисең син? Миңа кемнең рәнҗеше төшәргә мөмкин соң? Минем начарлыгым беркемгә дә тигәне юк...
– Кеше үзе белмичә дә гөнаһ кылырга мөмкин. Сиңа килә торган рәнҗешне, шаукымны ачыкламыйча, белмичә торып, тормышың җайга салынмаячак. Мин моны төгәл әйтә алам. Нәфисә белән булган хәлләр дә синең язмыш белән бәйле – анысын да белеп тор. Сәбәбе бик тирәндә. Ул Нәфисәгә кадәр булган хатын-кыз фаҗигасенә барып тоташа. Шул җанкайның рухы бәхил түгел, әлегә мин шуларны гына беләм...
– Майя рухымы? Ни сөйлисең син? Мин аны үлеп яраттым! Ул да мине яратты... Безнең уртак балабыз бар... Уртак язмышыбыз бар...
– Ничек үлде ул? Юк-юк, дәшмә! Авыз да ачма! Уйла гына... Дәшсәң, аның әрвахын чакыру була... Анысы артык бу урында.
Хәлимнең хәтерендә кайчандыр авылны тетрәткән, үзен бәхетсез иткән фаҗигале вакыйгалар яңарды. Ул Майяның үзен дә, рухын-әрвахын да ныклап бәхилләтә алмады шул... Шул килеш онытылды бәгырькәй, истән чыга язды. Нәфисә аны алыштырыр дип уйлады, ахры. Бер генә искә алу мәҗлесе дә, Коръән ашы да җыймады, уздырмады, каберенә барып, дога-мазар да укып мәшәкатьләнмәде. Мәрхүмнәр ризыгы дога икәнен онытты, ай-һай онытты Хәлим...
Хәлим уйланган арада, Ирәмәл кураен уйнап алды. Бу моңлы көйдә гүя Майяның җан «аһ»лары яңгырый, әле сызгырып, әле ыжылдап, язмыш җилләре исә иде...
– Майя корбан сорый, бәхиллек сорый, моңа ниндидер үзгә, аеруча изге, нәзберек йола аша гына ирешергә мөмкин. – Ирәмәл ниндидер эчке бер инану белән сөйләп китте: – Бер бөртек чәч биреп кенә котылып булмый бу рәнҗештән. Бөтен башның чәче кирәк, һәм ул баш фәрештәнеке кебек гөнаһсыз, ихлас булырга тиеш.
– Аңладым. Бар андый кеше. Ул – яңа туган сабыебыз Хәят. Кырыгы узып бара, чәчен алдырырга да бик вакыт... Рәхмәт сиңа, туганым... Шулай да әйт әле, нигә син миңа булышасың?
– Хөрмәт йөзеннән яисә «син миңа ошадың» дисәм ышанмыйсың бит?
– Юк, ышанмыйм.
– Сиңа булышуымның сәбәбе бар. Син миңа бик мөһим хәбәр җиткерергә тиеш. Тиешлеген генә беләм, ә менә нинди хәбәр икәнлегенә төшенә алмыйм.
– Синең шаманлыгыңнан да узып, мин нинди юньле-башлы сүз әйтә алам соң, йә, Ирәмәл? Син шуны күз алдыңа китерәсеңме?
– Уйла, Хәлим. Моңа кадәр беркемгә дә әйтмәгән нинди серең бар? Шул сер миңа кагыла...
Хәлим тәмам аптырады, тирән уйга калды. Нинди сер булырга мөмкин соң? Карчыклар турында барысын да белә, Нәфисә турында Хәлимнең үзенә караганда да күбрәк белә... Тагын нәрсә? Соңгы сәяхәтендә очраган сәер хәлләр хакында әйтергәме? Төлке баласы... Җил-гарасат булып йөрүче шүрәлеләр... Әүлия кабере... Аландагы йорт, аның күптәнге нигез калдыклары... Шул! Шул әүлия хакында сорый бугай бу шаман заты.
– Ирәмәл туган, мин, урман аша чыкканда, бер әүлия каберенә юлыктым, аннан ерак түгел аланда бер йорт нигезен дә казып чыгардым... Картлар әйтүенчә, ул әүлия шул йортта торган, безнең якларга ислам тәгълиматын, хак динебезне иңдергән... Бәлки, сине шул әүлия язмышы кызыксындырадыр?..
Ирәмәл сикереп үк торды, кискен борылып, Хәлимгә таба укталды... Аның шар кебек ачылган күзләре куркыныч дәрәҗәдә бәхетле иде.
– Шул! Шул изге урын – әүлия кабере чакырып китерде мине монда. Хәзер төгәл беләм. Ул бит... минем бабамның кабере... Рәхмәт, син мине бер авыр газаптан коткардың, шуның белән үз хәлеңне җиңеләйттең...
– Нигә алай дисең, Ирәмәл?
– Шаманнарга булышу иң изге гамәлләрдән санала, тормышта боларның барысы да исәпкә алына... Догалы шаман бәхиллегенә, рәхмәтенә ирешү иминлеккә, бәрәкәткә ирешү кебек ул... Әүлия бабам өчен рәхмәт сиңа! Атабыз Хәербай шаманның теләге һәм үтенече ул – атасының каберен табып, аның рухы каршында баш ию...
– Болай булгач, безгә кермичә китмисең инде, Ирәмәл. Ашап-эчеп, юынып-киенеп чыгарсың, олы кунагыбыз итеп тәрбияләрбез, туганыбыз кебек кабул итәрбез...
– Юк, Хәлим, миңа тизрәк китәргә кирәк. Бүген – әманәтемнең соңгы көне. Әманәтне үтәү – хәзер минем өчен иң мөһиме шул. Тамырын корытсаң, рух үлә.
– Нинди әманәт ул, Ирәмәл?
– Атам алдында биргән сүзем ул, бабамның каберен эзләп табачакмын, аның алдында баш иеп, дога багышлаячакмын дигән антым, вәгъдә-әманәтем.
– Ни өчен бүген соңгы көне?
– Бүген атамның соңгы көне, кичкә җан очырачак ул... Бер гомердән икенче гомергә, бер тормыштан икенчесенә күчәчәк. Аңынчы мин әүлия бабам каберен барып табарга тиеш.
– Ничек, бүген атаң үләчәкме?
– Әйе, ләкин үлмәячәк, күчәчәк кенә. Шаманнар бервакытта да үлмиләр, үзләреннән соң килгән буынга көчләрен бирәләр дә башка халәткә генә күчәләр.
– Әүлия каберен табарсыңмы соң?
– Табам. Кайда икәнен белгәч, аның рухы белән элемтәгә керү җиңеләя, үзебезнең янга Уралдан атамның җанын да чакырып китерәчәкмен... Миңа бүген һич кенә дә ялгышырга ярамый. Бөтен нәсел җебе, атаклы шаманнар нәсәбе өзелергә тиеш түгел. Шуңа күрә дә мин тизрәк бабам каберенә барып җитәргә тиеш.
Ирәмәл урман юлына таба карана башлады. Кемнедер көтә идеме?
– Бик тиз генә ничек барып табарсың икән? Ике көнлек юл бит ул. Бүген кирәк, дисең бит...
– Син бит инде беләсең, очрашканың да бардыр. Сезнең урманда Давыл белән Җавыл яши. Сез аларны Шүрәле дип тә йөртәсез... Алар да күптән түгел әле сезнең якларда. Урман юлында очрасалар, куркырга ярамый, ләкин юлларында тормаска тырышырга кирәк, җилтерәтеп алып китеп, ерактагы берәр саз чокырына илтеп ташлаулары бар... Кайта-кайта җаның чыгар. Имгәнмәгән булсаң инде... Күзгә-күз очрашканда, «Ата-анаңа миннән сәлам әйт» дисәң, тимичә китәрләр, ярдәм итәрләр. Хәзер шуларны чакырам... – Менә ул кураен ирен читенә куйды да җил-давыл тавышлары чыгарып уйный башлады. Шуны гына көткән кебек, якындагы тупыл очында да җил малае шыбырдап уйнап алды...
– Исән-сау йөр, Ирәмәл... Без әле очрашабызмы?
– Очрашабыз, теге тупылда калган зәхмәт тә бар бит әле... Әлегә аның зыяны булмас, әмма болай гына калдырырга ярамый. Гомерегез озын булачак сезнең, бер каныкмаса, бер каныгыр... Ул чакта инде «үтерәм» дип тотыныр... Майя бәхиллеге турында да онытма, Майяны онытма... Ул – синең гомерлек юлдашың, җан юлдашын, саклаучың һәм коткаручың... Бу – язмыш, үзең сайлап алган язмыш... Шуңа күрә аны түбәнчелек белән кабул ит һәм йөрәгең ничек куша – шулай яшә! Ничек туры килгән бит: дога белән шаукым синең җаныңда бергә яши, түземлек һәм сабырлык күп кирәк булачак... Мине онытма, мин дә онытмам, үзем килеп табармын... Бик кирәк булсам инде... Давыл белән Җавыл аша хәбәр итәрсең... Үзем әлегә син әйткән әүлия аланында яшәргә уйлыйм...
– Анда йорт та бар...
– Беләм... Инде барысын да беләм... Рәхмәт!
Ирәмәл, иңендәге канатын барлаган кебек, җилкәсен сикертеп алды да, җәһәт кенә атлап, урманга таба китте. Анда аны, чынлап та, ике бәндә култыгыннан тотып каршы алды, алар күз ачып йомганчы урман куелыгында юк та булдылар...
(Дәвамы бар)
Фото: culture.ru