Өйләрне сылау сентябрь урталарында тәмамланды. Сигезенче сыйныфка укырга кергән Рәшит Иске юлның Имән Үреннән утын йөге белән төште дә, азрак баргач, Акбашны туктатты. Юлдан бик ерак булмаган Имән коесының бурасына тотынып су эчте. Су салкын һәм дә бик тә тәмле иде. Башын, муенын юды, аннары су тамчыларын кепкасы белән сөрткәләп авыл ягына кузгалды. Урманны чыгуы булды, юл читендәге куаклар арасыннан урман каравылчысы Абдулла пәйда булды. Атын трантасы белән агачлар ышыгына яшереп куйган — килеп җиткәнче күренми.
Абдулла кулында каеш чыбыркы иде. Ул юл уртасына басты да, кизәнеп, чыбыркысы белән үгезнең башына китереп сукты. Көтелмәгән сугудан үгез кисәк сулга тартылды, йөкне аудара язды. Рәшит дилбегәне тартып үгезне туктата алды, йөкне турылады. Сикереп җиргә төште. Абдулла йөк янына килде.
— Утынга ордерың бармы?
Рәшитнең эчен курку били башлады.
Тик ул үзенә эчтән генә курыкмаска боерды.
— Юк.
— Ә нигә кисәсең рөхсәтсез?
— Коры агач кына бит ул. Аңа нинди рөхсәт кирәк ди. Урман тазартам бит мин.
Эләксә, шулай “тазартам” дип җавап бирергә Рәшитне әтисе өйрәтеп куйган иде.
— Тагын кабатлап сорыйм мин син маңкадан, кем рөхсәт итте сиңа хөкүмәт урманын кисәргә?
— Итмәде.
— Ә нигә кистең?
— Ягарга кирәк. Шуңа кистем.
Рәшитнең үҗәтлеге кузгала башлады.
Абдулла сөйләшкәндә елау авазлары чыгара икән. Шуңа исеме дә “Елак Абдулла”. Тотынды “еларга”.
— Маңка-а гына-а ма-алайсың. Уже-е урла-аша-асы-ың. Болай барса-аң, башың өтөрмәдә эчери-и бит инде сине-ең. һәрбер өтек мала-ай кисәге, үгезен җигәргә өйрәтеп, урман урлый башла-са-а, нәрсә була, дип сорыйм ми-ин синнә-ән. Ә?
Рәшит җаваплый:
— Моңарчы бетмәгән бит әле. Кискән урнына яңасы үсәр. Үскәннәр бит әле!
Абдулла, “елаудан” туктап, алдында чыбыркы тотып басып торган Рәшиткә карый һәм башына бер уй керә: “Нигә курыкмый бу малай?!”
Ә Рәшит чыннан да курыкмый. Чөнки Елак Абдуллада авылдагы абзыйларныкы кебек гәүдә дә, тавыш та юк. Ябык кына, кибеп, катып беткән гәүдә һәм елак тавыш. Шулай да ул хәрәкәткә күчә.
— Балтаң кая?
— Әнә, йөк өстендә.
— Бир монда.
Рәшит алып биргән балтаны кулына тотып аты ягына китә. Үзе сөйләнә:
— Әйдә! Куала үгезеңне минем арттан. Утыныңны конфискавайт итәм...
Авылга кереп килгәндә, атын сулга Мелькомбинат дип йөртелгән бина янына борды. Утынны шул Мелькомбинат янында бушаттырды. Рәшит утынны бушатып бетергәч, Абдулла, балтаны тотып, үгез башы янына килде. Камытны тәртәләргә ныгыткан сүс бауларны балта белән чапкалады. Ике тәртә дә җиргә килеп төште. Камыт үгез җилкәсендә кыйшаеп торып калды. Абдулла аны бәйләгән бауларны да кисеп ташлады. Камыт шапылдап җиргә килеп төште. Елак камытны итеге белән читкә тибеп очырды да балтаның үткен ягы белән камытка китереп чапты. Агач камыт буйга икегә ярылып китте. Абдулла балтаны трантасына ыргытты да, каеш дилбегәсе белән атына сугып, югары очка өе ягына юыртып китте...
Елыйсы килүен көчкә тыеп, Рәшит үгез йөгәненнән дилбегәсен чишеп алды, аны җыеп бәйләп фурманга ташлады. Икегә ярылган камыт кисәкләрен дә фурманга салды. Үгезне йөгән тезгененнән арба артына бәйләде. Бераз уйлап торгач, арбадан утыннарны бәйли торган арканны чишеп алып, ике тәртәнең башларын бер-берсенә тартып, ныклап бәйләде. Өелгән утыннарга соңгы мәртәбә карады да китте арба тартып...
Шул көннән соң үсеп килгән Рәшит белән Елак Абдулла арасында ике елдан артыкка сузылган тартыш, сугыш башланды. Елак Абдулла, төрле хәйләләр корып, Рәшитне урманнан чыккан җирендә, авыл очындагы Карамалы елга күпере янында, авыл урамнарында сагалап торып эләктерергә өйрәнде.
Ул аңа берничә мәртәбә эләгеп, балтасыз, ярык камыт янында ачуыннан бүселеп калгач, Елакка бирешмәү чаралары турында уйланды. Иң элек үгезне шәпләп чабарга өйрәтте. Бик зур һәм үзе көрән төстәге кигәвен бар бит әле. Кышын ул кигәвеннең личинкасы үгез, сыер сыртының тиресе эчендә яши, шунда үсә. Июнь башларында тирене тишеп, якты дөньяга кигәвен булып чыгып очып китә. Рәшит шул кигәвен күк зыңгылдап тавыш биреп, Акбашны каеш чыбыркы белән ярырга тотына. Атнага якын шундый “күнегүләр” үткәргәч, Акбашны ярыйсы гына тизлек белән чабарга өйрәтте, һәм нәтиҗәсе булды да...
Абдуллага беренче эләгүеннән соң ай ярым узгач, көзге пычраграк бер көнне Рәшит тулы йөк белән урманнан чыкты. Урман каравылчысы каеш чыбыркысын тотып юлга аркылы тора иде. Рәшит дилбегәсен җыйнап сул кулына тотты да каеш чыбыркысын уң кулына алды. Абдулла, итекле аякларын азрак аера биреп, юл уртасында тора. Йөзе шатланып балкый. Рәшит йөк өстеннән аз гына күтәрелеп, нык итеп селтәнеп, үгез сыртына каеш чыбыркы белән китереп сыдырды. Үгез “хори” дигән кебегрәк тавыш чыгарды да алга, Абдулла өстенә ыргылды. Елак юлдан читкә сикереп өлгерде. Тик аякларында басып кала алмады, азрак бөтерелгән кебек бер хәрәкәт ясады да канауга тәгәрәде. Рәшит үгезен чыбыркылап юл буйлап авылга карап чапты. Исәбе, ничек кенә булса да, авылга барып керү иде. Үгезен куа-куа, артына борылып карады — Елак тарантасы ягына йөгерә иде. “Куарга итә, Елак!” — дип уйлады Рәшит. Эченә шом йөгерде: “Нәрсә булачак инде хәзер?” Үгезне тагын да ныграк куарга тотынды һәм тәвәккәллеген арттыра биреп карар кылды: “Бирешмәскә! Нәрсә генә булса да туктамаска!”
Абдулла инде куып җитеп килә иде. Ат тояклары, тарантас тәгәрмәчләре тавышына Абдулланың сырлап сүгенүләре кушылды:
— Анаңны...! Бетерәм мин сине! Сытаам!
Рәшит борылып та карамыйча үгезен чыбыркылады. Акбаш та хуҗасының эшләре хөртәйгәнне сизгән кебек чапты да чапты. Менә ат башы Рәшит белән тигезләшә башлады. Рәшит сулга борылып карады. Тарантас эчендә Елак та сул аягына тезләнгән хәлдә атын чыбыркылый иде. Рәшит нәрсә эшләгәнен уйлап өлгермәде, үзе белән тигезләнеп килгән атның башына каеш чыбыркы белән китереп сыдырды. Ат арткы аякларына басып кискен итеп сулга ыргылды. Дирбияләреме, бүтән нәрсәме шатырдап сындылар, өзелделәр. Алгы күчәре кискен борылганнан тарантас ава башлады. Үгезле арба юл уртасыннан алга тәгәрәде. Рәшит үгезгә тагын-тагын сыдырды да артына борылып карады. Тарантас юлга аркылы ауган, бер тәртәсе урталай сынган. Елак егылган җиреннән торып маташа. “Үлмәгән икән әле!” — дип уйлады Рәшит.
Карамалы елга күперенә кадәр үгезне чаптырудан туктатмады. Күпергә җитәрәк башына уй килде. “Өйгә кайтмаска! Утынны югары очка, апага кертергә Елаклар урамы түгел — бәлки сизмәсләр анда яшергәнне!”
Апасы өйдә юк иде. Ишекләрендә йозак. Рәшит өчен әйбәт иде бу. Утынлы арбаны абзар артына ук алып барып туктатты да, үгезен тугарып, урамга алып чыкты. Апалары урамы буйлап төшеп, Чишмә башы урамына чыкты. Аны үтте дә зират коймасы яныннан сузылган юл белән күл тугаена чыкты. Үгезен тышаулады да кайтып китте. Өйгә кайтуына да бәхет көтә иде. Әнисе өйдә юк. Утын түмәре янында иске куфайкасын җиргә җәеп, шуңа тезләнгән дә әтисе балта белән утын кисә. Вакларын. Юанракларын читкәрәк өеп куйган. Аларын пычкы белән кисәргә инде исәбе. Йөгәнен келәт диварының эчке ягына элде. Үзе уйлана иде: “Әтигә әйтергәме, юкмы? Качуын качты, ат башына сукты сугуын. Анысы булды. Ә Елак милицияләрне алып килсә? Утыртып куйсалар? Сөйләргәме, юкмы?”
Улының дәшми-тынмый йөгәнен элеп чыкканны әтисе чамалап алган инде. Урыныннан торды да якынлаша-якынлаша сорады:
— Нәрсә булды, улым? Арбаң кая? Үгезең кая? Берәр бәла-казага очрадыңмы әллә — төсең качкан?
Рәшит әтисенең борчулы йөзенә карады да... кыска гына итеп нәрсә булганны сөйләп бирде. Әтисенең йөзе каралганнан-карала барды. Улы сөйләүдән туктагач, байтак әле сүзсез генә уйланып басып торды.
— Эй, улым, улым! Тәвәккәллек белән бик үк ярамаган эш эшләп ташлагансың. Өлгерсәк, әйдә болай итәбез. Апаңнарга барып утынны бушатыйк. Арбаны тартып тимерлек янына илтеп куйыйм мин. Мөхетдин бабаң белән мин сөйләшермен — будты без арбаны кичә иткәнбез тимерлек янына, тәҗеләре тимерчыбыктан бит. Өзелгәннәр, шуны төзәттек, диярбез. Син апаңнарда кал. Кичкә хәтле кисеп бетер утыннарны. Бүген син беркая да чыкмадың, йөрмәдең үгез белән. Абдуллага башка малай очраган үгез белән, шул качкан. Монысы бер. Икенчедән, үгез белән аттан качып буламыни? Пүчтәк сүз. Качып булмый. Шушы мин әйткәннәрдә нык тор. Шаһитлары юк...
Югары очка барып утынны бушаттылар. Әтисе фурманны тартып, урамнар аша үтмичә, тыкрыктан тыкрыкка үтеп, колхоз келәтләре янындагы тимерлеккә китте. Рәшит кичкә утынны кисеп бетерде. Абзар дивары янына өя башлаганда, апасының тугыз яшьлек улы Марат кайтып керде.
— Кайда йөрисең син көне буена? — дип сорады Рәшит. Марат турсаеп азрак дәшмичә торды да абыйсына утын өешергә ярдәм итәргә тотынды. Бераз эшләгәч, кайда йөргәнен сөйләп бирде.
— Чияле төп яланына барганыек. Калхуз борчагына. Төшеп булмады.
— Нигә тагын?
— Шөшле бабай Борчакка каравылчы икән. Эте белән өстерә.
— Эте усалмыни?
— Кем белсен инде. Өреп безгә табан чаба бит. Качтык куркып.
— Иртәгә таяклар тотып барыгыз да, килә башласа, бәргәләгез әйбәтләп.
— Сугышкан өчен өтөрмәгә япсалар?
— Эт кыйнаган өченме?
Сорады соравын. Шулчакны үзенең бүген нәрсәләр эшләп ташлаганы исенә төште дә эченә тагын шом тарала башлады: “Өтөрмәгә утыртсалар?” Малайларча ваемсызлык белән уйлап куйды: “Әй, утыртмагайлары. Бер кайтырмын әле барыбер!”
Шул көнне кунарга өйләренә кайтмады, күп итеп утын китергәнгә апасы да Рәшиткә ачык йөз күрсәтте. Энесенә ике йомырка пешереп ашатты кичен.
Икенче көнне иртә белән Рәшит Маратны ияртеп өенә кайтып китте. Йортларына җитәрәк Маратны алдан җибәрде.
— Бар, безгә кер. Өйдә чит кеше булмаса, әтинең колагына пышылда, мине абзар артында качып тора дип.
Бераздан Марат урап килде.
— Карт әти караулдан кайтмаган әле. Өйдә карт әни генә. Бәрәңге пешергән, әйдә керәбез. Кеше юк анда.
Марат ашарга ярата иде. Керделәр. Улын күрү белән, әнисе аңа рәхмәтләрен әйтергә тотынды:
— И-и, бәб-бкәй-йем, минем. Апаңа кичә утын китергәнең икән. Әле Марат улым әйтте. Утырыгыз ашарга.
Бәрәңге ашый башладылар. Рәшит борчылуын тавышына чыгармаска тырышып сорады:
— Әни! Мине эзләп килгән кеше булмадымы?
— Юк, балам. Берәү дә килмәде.
— Кичә кич тә килмәделәрме?
— Юк. Килмәде берәү дә. Кем килергә тиеш инде сине эзләп?
— Чатан Гариф килергә тиеш иде. Утыннары беткән. Бер генә йөк утын китерик әле, мин сезгә шуның өчен пималарыгызны төпләрмен, ди.
— Ай, бар алайса. Кеше шулай дус-иш белән яши инде ул.
Әнисе сөйләнгән арада Рәшитнең күңеле күтәрелә башлады. “Килмәгән Елак! Килмәгән! Кичә кич, бүген иртән килмәгәч — булды гына! Килми инде ул! “Ундүрт яшьлек малайдан җиңелгәнен белдерәсе килми, ахрысы. Шәп бу!”
Тугайга барып үгезен алып кайтты да тимерлек янына фурманын алырга китте!
Рәшит үгезен башкача җикмәде һәм көне буена йортта яңа камыт ясап маташты. Малай башы белән генә булса да, Рәшит бер нәрсәне яхшы аңлады: Елак белән көрәш кискен һәм катлаулы булачак! Ул шуңа әзерлек күрергә тиеш!
Бер атнадан урман каравылчысы Абдулла Рәшитне урманнан чыккан җирдә эләктерде. Куаклар арасыннан йөгереп килеп чыкты да пәке белән камытны тәртәгә ныгыткан бауларны кисеп җибәрде. Сыңар тәртә җиргә барып төште.
— Төш, заразы нәрсә! Балтаңны ыргыт!
Рәшит йөктән җиргә сикерде:
— Балта кирәк булса, мен дә ал!
Абдулла балтаны үрелеп алды. Камыт бауларының икенче ягын да кисте. Агач камытны үгез җилкәсеннән алып каты юлга салды да балта белән китереп чапты. Тагын, тагын! Камыт икегә ярылды. Итеге белән ярык камыт агачларын юлдан читкә тибеп очырды, балтаны тарантасына салды. Атын кузгатып, Иске юл белән урман эченә кереп китте.
Елак күздән югалганчы, Рәшит аның артыннан карап калды. Аннан соң, миңа хәзер нәрсә эшләргә инде, дигән кебек, юл уртасында басып торган Акбашны йөгәненнән тотып, канау аша үләнгә чыгарды.
— Син ашый тор, Акбаш. Мин эшне карыйм әле.
Арба янына килде дә чабаталы аяклары белән җирдән этенеп гәүдәсен арба астына кертте, һәм... кичә кичтән арба астына нык иттереп бау белән бәйләгән өр-яңа камытны һәм балтаны чишеп юлга ташлады.
— Елак! — диде кинәнеп. — Китте үтмәс балтаны алып. Сиңа бирешеп торалар ди монда. Хайван!
Камытны арба астына әзерләп бәйләп куйган баулар белән ныгытып бәйләде дә Акбашны җигеп кайтып китте. Кәефе күтәрелде Рәшитнең. Чөнки хәйләсе яхшы нәтиҗә бирде. Ә балтаны әтисе барып алачак барыбер...
Ә беркөнне әтисе янына печән чабарга барды һәм икенче көнне иртән иртүк чүмәләдәге печәнне төяп алып кайту исәбе белән янә болынга җыенды. Тик көн ул теләгәнчә башланмады. Бик нык кигәвенләгән көннәр иде. Кояш чыгу белән үк кигәвеннәр умарта корты кебек зыңлап үгезнең сыртына куналар, корсак астына, ике бот арасына җыелалар. Рәшит үгез өстенә кунган кигәвеннәрне чыбыркысы белән бер сугуда бәреп төшерә-төшерә тәмам остарды. Үгез малы да акыллы. Төнен тамакларын туендырып, кигәвеннән качып куе тал арасына керә дә шунда качып ята бирә. Кигәвеннән бигрәк, эссе көнне авыр эштән кача. Үгезне ике сәгатькә якын эзләде ул. Юк үгез. Тал кырларын, чокыр-чакырларны урап чыкты — үгез юк. Аннары калкулыкка салынган иген келәтләре янына китте Рәшит. Сөяп куелган озын агач баскыч буйлап келәт башына менде. Биеклектән таллар арасына күз ташлады, һәм таллар арасында яткан өч үгезне күрде. Берсе Акбаш иде. Үгезләргә якынлаша башлаган иде, Акбаш хуҗасын күреп аякларына басты, һәм, син нәстә инде мине шулхәтлек озак таба алмый йөрисең дигәндәй, Рәшиткә табан атлады.
Авылдан чыгып киткәндә, кояш күк гөмбәзенә ярыйсы гына күтәрелгән һәм бик нык кыздыра иде. Кигәвеннәрнең иге-чиге юк. Рәшит, күлмәген салып, аны урталай бөкләп, үгезнең корсак астындагы кигәвеннәрне куды. Бакый Баткан үре сөзәк һәм озын иде. Аны менеп беткәч, юл икегә аерыла. Туры киткәне Бакыр Чагыл тау ягына сузыла. Ә сулга киткәне Локман Атрубы, Сәхәп, Байгара яланнарына китә. Рәшит сул юл белән китте. Аңа Локман Атрубына барырга кирәк иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру