Дәрига өшеп уянды. Одеялы шуып төшкән. Бер хисләнде, бер шомланды. Куанычлары да бар. Профессор ханым керер... Хатын-кызлар үзара аңлашыр. Сеңелкәшләре, Фәнил туганы килер... Сеңелләре ихлас, апа дип өзелеп тора. Дәрига аларны тик көтеп ята инде. Сызлана, көтә. Сызланганда берни уйлыйсы, берни турында баш ватасы килми. Авыртыну бар көчен ала, уйланырга да хәле калмый. Тәне тоташ ут эчендә. Калтырый, гәүдәсе караваттан шуып төшеп бара.
Кинәт бөтен палатаны шом баса. Буылып, һушсыз ята.
Әминә ханым якында гына икән.
– Кислород мендәре! – дип кычкыра профессор. Шәфкать туташлары йөгерешә.
...Соңгы приступ профессорны тирән уйга салды. Үз фикерләрен барлады. Әлегә кадәр барысы да уңай бара кебек иде, ә авыру көтмәгәндә өзлегә, табиблар өчен көтелмәгән хәлләр туа. Син эшеңне төгәл үтәгән, кулыңнан килгәнне барын да эшләгән кебексең, ә нәтиҗә юк... Әллә организмның бирешүе, бүтән көрәшергә теләмәве галәмәте микән? Бу нык аптырата.
Фәнил туганы да аптырады. Апасы элек шат, сылу иде. Аларны биергә, шигырь ятларга өйрәтте. Әле үзе көйсез... Беләкләре салынган... Фәнил апасын ничек тә коткарырга, чирдән алып калырга тырыша. Күңеленнән ул аңа әллә нинди кадер, хөрмәт күрсәтер иде. Шушы чирдән савыгу чаралары булырга тиештер бит! Берәрсе, кодрәте җитеп, шул серне белсә, аңа ачса иде! Бу дөньяда юллар, әмәлләр күп, аларның берсе генә апасын савыктыра алса икән!
Фәнил – яшь кеше, дуамал җан. Хәзер шул яшьлек дәртен апасын савыктырырга бирәсе килә. Әгәр кулыннан килсә, ул Җир шарын айкар, чараларын табар иде... Дәрьяларны гизеп, тыю-чикләүләрне аша атларга да әзер. Аңарда чәм, ныклык бар, ул сынауларга бирешмәячәк.
Фәнил йокы аша апасына күз сала да тына. Тагын нәрсәгә өлгерә, нишли ала? Ул – үзаллы юл башында, кулыннан күп нәрсәләр килер төсле, бары апасының шул хәлдә ятуы гына җанын ашый. Нишләргә, нинди чараларын табарга?
Бичара хатын өмет, әрнү белән тулган күзләрен ача. Туганының әле ниләр тоеп, ниләр кичергәне, әлбәттә, аңа караңгы.
– Килдеңме? – Башка сүз тапмый, шушы сүзгә аның барлык хисе, теләге сыйган. Янәсе, туган кешем, син хәлемне беләсеңме?
Фәнил дә апасы уен аңлый. Шул сүздә әллә ничаклы җылылык, якынлык бар. Алар – әллә ничаклы күп итеп сөйләшер кешеләр. Тик сөйләшер өчен дә көч кирәк. Иң яхшысы – сөйләшмәү, юк-барга хәбәр куертмау.
– Апа, хәлең ничек?
Фәнилгә апасының өнсезлеге сабырлык билгесе кебек. Табигать тә өнсез. Апасының өнсезлеге дә шул тынлык белән катыша. “Берни дә кирәкми”, – дигән өн ишетелгәндәй.
– Монавы вареньены үзеңә алып кайт... Барыбер ашамыйм.
– Ә Миләүшә апам чия вареньесы китерәм дигән иде...
– Китерде.
Шунда күрше караваттагы мыштым хатын терелә: тәлинкәләрен, банкаларын шалтырата башлый. Ашау вакыты җитте, күрәсең. Ул үзенең ашый алуына сөенә: ул ашый, ул Дәригага караганда тизрәк савыгачак. Дәрига аның исемен белми, Мыштым дип кенә атый.
...Дәрига еш кына төшендә скрипка уйный, я шәл бәйли. Сабыен сагына, чарасыздан әрнеп ята. Ул ак дөнья эчендә. Беразга гына исенә килә. Кеше күзе шундый сәләткә ия: стена йөзендә әллә нинди сурәт-бизәкләр хасил итә ала. Дәрига уйлый, Мыштым үз эше белән маташа. Мыштым бүген көне буе йоклый. Мыштым аның белән ярыша, тормышның һәр карышына, һәр чеметем туфракка чат ябышкан, ә Дәрига – юк. Дәрига бары, сызлануларым яңадан башланмасын, дип курка. Озак ятудан аркасы чиләнеп беткән.
Аның хәзер күзләре генә калды. Күзләре генә тере. Ә Әминә ханымның күзләре моңсу, анда тирән, аңлатып бетергесез сагыш яшерелгән. Дәрига моны тоя. Һәр авыру табиб күзләренә өмет белән карый бит. Дәрига да профессор йөзендә үзенең якын кешесен, үзенең коткаручысын күрә.
Башка вакытта Дәрига өнсез, я күз алдына әтисе Морзагаянның стена буендагы скрипкасы килә. Кайсыбердә шул коралның моңын ишетә. Сызыла гына скрипка. Җанга сихри тавышлар тула. Ишетә, моңсулана. Моң җанына үкенеч, әрнү булып сырыла. Көй кешене җәзалый, интектерә генә. Ул үзе дә тетрәүдән, сагыштан яралган. Ул колакка тула, булмышны яулый. Азактан тирә-юнь үзе тибрәнә, тетрәнә башлый.
...Фәнил кайтырга чыкты. Кешеләр эштән кайта. Фәнил дә ашыга. Миләүшә апасы янына да сугыласы бар.
Шәһәр көчергәнешле тормыш белән яши. Биек йортлар, кешеләр агымы. Фәнил үзе дә аңа катышып китә. Ул – шул агымда бер бөртек кенә.
* * *
Алласөяр төбәге Урал итәгендә. Ерактан елтыр күзләргә охшап яткан төпсез күлләргә, карурманнарга бай. Кайсыдыр галим фикеренчә, борын тау астыннан атылган вулкан изелмәсе еллар үткәч казылма байлыклар хасил иткән.
Уралда руда табу, аны эшкәртү электән үк башланган. Дөнья кирәк-ярагы, корал әзерләү, алтын, көмеш, бакыр җитештерү үсешкән, алтын юуу приисклары барлыкка килгән.
Алтын юу эше хәтәр: олы савытка руда бушаталар, шуны су белән юалар. Әлбәттә, хәзер күпчелек шахталар җимерелгән, бөртекле алтын табу сирәгәйгән. Алтын юу алымын флотация ысулы алмаштырган. Русиягә ул Англиядән егерменче гасыр башында килеп керә. Башта вакланган руданы май, сумала белән болгаталар. Соңыннан изелмәне су белән юалар. Май бөрчекләренә ябышкан сульфид минераллары су өстенә күтәрелә, ә буш токымнар аска бата.
Тау техникумын тәмамлагач, Гыйльван белемен тирәнәйтү өчен Магнитогорск тау институтына керде. Кеше дөрес юлдан барырга тиеш. Аның язмышы шул юлның ничек башлануына бәйле. Нәкъ шунда аның аралашу даирәсе, башкалар белән мөнәсәбәте билгеләнә. Тормыш максаты, яшәү рәвеше дә шуңа бәйләнгән. Юл башы – кеше тормышында бик тә әһәмиятле чор. Нәкъ шул дәвердә ул үзенә маяклар сайлый, үрләр чамалый. Соңыннан шул маякларына таба атлый. Бу чорны яшьлекнең старт мәйданы дип әйтсәң дә була. Гыйльван да үзенең киләчәк язмышын таучы һөнәре белән бәйләде. Техникумда укыганда спорт белән нык мавыкты. Тренеры: “Үзеңне тукмый-тукмый яки тукмак ашый-ашый боксчы буласың”, – дип өйрәтә торган иде, Гыйльван үзен вата-җимерә төзеде, яңадан корды. Спорт аны үстерде, психикасын ныгытты. Ул кечкенәдән тиңдәшләреннән көчлерәк, җитезрәк булырга омтылды. Үсә төшкәч, кызлар алдында да моны исбат итәсе килде. Кызлар каршында шәп, беренче егет иде ул. Моны ул үзе дә белә, моңа үзе дә омтыла. Гыйльван шаяра гына, сынап карый, ә кызлар моны күз ату, йөрәккә ут салу дип саный. Әмма егет гамьсез. Шулай да арадагы йомык, егетләрнең кыланышларына битараф кызга игътибар итте. Ул кыз Дәрига иде. Йомык Дәрига, төртмә сүз әйтсәң дә, вестибюльдә күз кысып китсәң дә, боз күзләрен тутырып карый да тора. Шулай үзен бер серле зат итеп куя, егет яулый алмаслык горур таудай тоела. Ә егетләр һәрвакыт шундыйга тартыла, шундый үрне яуларга омтыла. Гыйльван – техникумда беренче егет, ә ул Йомык кызга барыбер, ул шәп Гыйльванны сукыр бер тиенгә дә санамый.
Чәмләнде егет. Аның чәменә тиделәр, аны чыгырыннан чыгардылар. Мәшәкатьләре күбәеп, спортзалда шөгыльләнеп, онытылып та йөргән иде, бер кичә бар тынычлыгын алды, җанын кузгатты. Төркемдәш кызлар оештырган иде аны, шунда Йомык та катнашты. Башта кичә тыныч кына барды, син дә мин чәй эчеп утырдылар, Гыйльван да иптәшләреннән аерылмады. Андый җирдә ала карга булып булмый, килешми дә.
Азак уеннар башланды, кемдер җырлады, Гыйльван баянга тотынды, шунда теге кызлар Йомыкка бәйләнергә тотынды:
– Дәрига, уйна әле!
– Дәрига, скрипкаңны ал!
– Минем скрипка тыңлаганым юк...
Ринат Камал – республикабызда билгеле әдип, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Бар әсәрләрен бер кыек астына җыеп, “Кеше драмасы” дип атый. Укучыларыбыз игътибарына шул шәлкемнән “Дебет шәл” әсәренең журнал вариантын тәкъдим итәбез.
Кошлар тубы берәүгә ябырылды, ала карга итеп берәүне сайлады: Дәрига, Дәрига!
Йөгертеп әллә каян скрипка да табып китерделәр. Йомыкка учына салынган коралга тотынмый чара калмады. Кыз ирексездән елмая (елмая да белә икән, дип уйлый егет). Кинәт дөнья тына, барысы да авызын ача. Сихри илгә сихри авазлар тарала. Буталчык, әллә нинди аңлап булмый торган тавышлар... Тора-бара алар бергә укмаша, бер уңайга агыла башлый, тыңлаучы сискәнә, аның колагы-зиһене үткерләнә. Аһәңле авазлар тарала, тугайларга ак томанмы, ак болытмы тула... Инде барлык галәм, барлык тере җан колагын тырпайта – барысы да шул сихри авазларны тыңлый, чөнки алар бер тәртипкә салынган, бер үзәккә оешкан. Алар әллә нинди сихри дулкыннар хасил итә, ул дулкыннар синең җаныңны дә үз кочагына ала, сине дә үзләре белән әллә кайларга җитәкләп китә. Җай гына, ипләп кенә алып бара. Ирексездән, үзең дә уңай гына буйсынасың шул көйгә. Ул илаһи көй – синеке, синең җаныңа иш. Ул сине үзе белән илләр гизәргә, далалар буйлап үтәргә чакыра. Син – инде кол, аның уңаена иярәсең. Ә көй шул арада күтәрелә, җәелә. Ул – синең балачакта ишеткән бишек җырың, буран ул, көзге җилнең тәрәзә чиртүе... Ул сиңа әллә кайчаннан таныш, син аның иркендә.
Көй агыла да агыла, үзенең дулкыннарында тибрәтә дә тибрәтә.
Бу көй, бу скрипка моңы күңелләрне актарып ташлый, аның ерактагы әллә нинди яшертен катламнарын ача, син инде – яралы, яп-ялангач... Шул көй белән ишләшеп барасың да барасың, шул көйгә туганың кочагына сыенгандай сыенасың, аны үзеңнең ишең күреп, бөтен күңелеңне ачасың, аңа бар серләреңне сөйлисең, ул көй – инде синең якының.
Илаһи скрипка тыңлаучыларны әсир итә, күңелне бер ярдан алып икенчесенә ташлый, шунда бакыйлык белән фанилык кушыла. Илаһиятнең-сәнгатьнең шул көче – бүгенге белән мәңгелекне тоташтыра алуы, бәлки, безне шулай әсир итәдер, безне дә моң иясе белән бергә моңланырга, сызланырга мәҗбүр итәдер дә... Нәкъ шул кичәдә Гыйльван Йомыкны үзе яңадан ачты, аның күңел дөньясын үзенә иш итте. Ул аның тылсымына сокланды, үзенең дә шул тылсым иясенә якынрак буласы килде.
Шул кичәдән соң алар якынлашып китте. Гыйльван үзе дә баянда сыздыра иде, үзе дә чәмле. Баянын алып гүя Йомык белән бәйгегә чыкты, азак та алар еш кына көй алмашты, таныш көйләрне бергәләп яңгыратты. Шулай якынайды, шулай катышып киттеләр алар. Техникумда концертлар, төрле кичәләр еш үткәрәләр, Дәрига скрипкачы белән Гыйльван баянчы – аларның уртасында.
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында:
Ринат Әлтаф улы Камалов (тәхәллүсе - Ринат Камал) (1954 елның 28 июнендә туган) - Башкортстан Республикасының халык язучысы (2022), Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2010). Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
***
(Әсәрне башкортчадан Дилбәр БУЛАТОВА тәрҗемә итте.)