(Ахыры.)
Берзаман авылның бер бай еге-
те миңа бәйләнеп артымнан калмый
йөри башлады. Башта мин моны ша-
яру гына дип уйладым, чөнки ул –
бай гаиләсеннән, ә мин – хәлледән.
Ул вакытларда бай халкы ярлырак
кешеләрдән көлеп, аларны мыскыл
итә иде. Бай улының тупас кыланы-
шы мине аңардан тагын да этәрә,
җирәндерә. Ләкин ул бер сүземне
дә колагына алмыйча, һаман артым-
нан калмыйча бәйләнеп тик йөри.
Сөйгәнем, моны белеп калгач, аның
белән тыныч кына сөйләшеп кара-
ды, ләкин бай егет тыңламады. "Әгәр
минеке булмасаң, егетеңне үтереп
каенлыкта җирлим", – диде. Минем
бу коточкыч сүзләрне ишетү белән
йөрәгем киселеп, өзелеп төште.
"Ул барыбер мине җиңә алмый, си-
не аңарга бирмим", – дип, сөйгәнем
мине юатты. Шушы сүзләре белән
йөрәгемнең әрнегән ярасына бал та-
мызды, тынычландырды, ләкин ты-
нычлыгым озакка бармады.
Җәй көннәренең берсендә, июнь
башында, бай егет, теләгенә ирешә
алмыйча, бәхетебезне кисәкләргә
кисеп, тәмуг утларына салды. Ка-
ра күңелле кешеләр, ак, ачык
күңеллеләрне күреп, көнләшеп,
эчләре көеп, аларга начарлык эшли,
ди. Ләкин минем сөйгәнем: "Нинди
генә кеше булса да, хәтта күңелендә
зур канатын җәеп кап-кара козгыннар
очса да, аңарда бер бөртек, бәләкәй
генә яхшылык бар", – дип әйтә иде.
Безнең көчле мәхәббәтебезгә
кызыгып-көнләшеп, бай егете сихер-
че әбигә егетемне юк итәргә боерган.
Сихерченең йорты авылыбызның
читендә, зират каршысында урнаш-
кан. Начар эшләр белән мавыккан-
га, халык аны авылдан куган. Яман
карчык, бай егете – Карабайның
сүзен тыңлап, Вәсилемне сихерләде:
зәңгәр чәчәккә әйләндерде һәм
мине япа-ялгыз калдырды. Мо-
ны белгәч, сөйгәнемнән башка яши
алмыйча, Вәсилем өчен хәтта го-
меремне бирергә әзер булуымны
әйттем, үземне дә шушы чәчәккә
әйләндерүен үтендем: "Зинһар, си-
херче әби, Вәсилемне кайтара алма-
гач, мине дә зәңгәр чәчәккә әйләндер.
Әгәр, әйләндерә алмыйсың икән, үз-
үземне һәлак итәм", – дидем.
Әйләндерүен әйләндерде, тик
яланның икенче ягында, Вәсилемнән
еракта япа-ялгыз тамыр җәеп үсә
башладым. Менә инде ничә еллар
буена ул – анда, мин – монда, бер-
беребезне күрә алмыйча, интегеп
яшибез. Ә минем исемем – Вәсилә.
Зәп-зәңгәр күзле Вәсил вә Вәсиләнең
бәхетен өзделәр... – дип, күкчәчәк
сүзен тәмамлады да башын аска иеп,
үксеп еларга тотынды. Аның кайнар
яшьләре күктән коелган тамчылар
сыман берәм-берәм көй чыгарып та-
ма иде.
Ишеткәннәремә гаҗәпләнеп, бер-
ни әйтә алмыйча тик утырам. Мон-
дый хәлләр буламыни? Бу нинди
могҗиза? Бәлки, бу төштер, бәлки,
мин йоклыймдыр дип, үземнең кул-
ларымны тотып-тотып карыйм; әллә
күзләрем мине шаяртып алдыйдыр
дип, күзләремне дә уам, юк, мин йо-
кламыйм, төш күрмим. Бу, чыннан да,
хак, һич тә алдакчы түгел, табигать
минем белән уйнамый.
Күкбаш чәчәгенә карадым да ба-
шыннан сыйпый-сыйпый сорау бир-
дем:
– Ә кая соң әле Вәсил? Кайда ул?
– Ул әнә тегендә үсә, басуның икен-
че ягында... Анда бик күп чәчәкләр,
йөзләгән, меңләгән, миллионлаган
чәчәкләр... Горур зур чәчәкләр аны
үпкәләтмиме, ул исән-сау микән?
Чык төшеп су эчә аламы, Кояш аны
якты нурларыннан мәхрүм итми-
ме? Сөйгәнемә иркен суларга һава
җитәме? Йә, Ходам... – дип, күкчәчәк
күктән яуган яңгыр тамчылары сыман
күп-күп сораулар бирде.
Мин нәрсә дип җавап бирергә
белмичә, үзем дә сизмәстән,
күкбашның шулкадәр борчылуына
хафаланып, иренемне тешләдем.
– Әгәр... Әгәр мин аны синең яныңа
күчереп утыртсам, ул шиңеп сул-
масмы? Тамырлары урыныннан
күченгәнгә корып кипмәсме? Бәлки,
бу бөтенләй мөмкин түгелдер...
Уйлап әйтелмәгән сүзләрем
өчен үкенергә дә, гафу үтенергә дә
белмәдем, күңел әрнеп сызлый ба-
шады.
Чәчәк берни әйтергә белмәде, кат-
ты да калды. Азрак торгач, йөзендә
яңадан кояш нурлары балкып чыкты,
таҗлары канатларга әверелеп күккә
очкандай булды, үзе дә сизмәстән,
минем бармак очларыма орынды:
– Зинһар, үтенәм, ярдәм ит. Әгәр
ярдәм итә алсаң, кылган яхшылыгың
үзеңә артып кайтыр, изгелегеңне
беркайчан да онытмам. Күрәсең бит,
ничек йөрәгемнең өзелгәнен, кисәкләргә
телгәләнгәнен, көйгәнен...
Елый-елый күзләрем дә сукыра-
еп бетеп бара, әлегә күзләрем күрә
алганда, бер генә минутка, бер се-
кундка гына булса да, Вәсилемне
күреп каласым килә. Үтенәм синнән,
алларыңда тезләнәм, ярдәм ит...
Бу кадәр дә көчле сөю була алмый-
дыр ул, дигән уй йөгерде зиһенемнән.
Чәчәк бер генә секундка, нибары бер
секундка сөйгәнен күрергә тели.
Күкчәчәк иелеп, минем алга чүгә
башлады, ул хәтта бөтен таҗларын,
әгәр мин сорасам, үзе өзеп куллары-
ма салыр иде. Хәлне бик тиз аңлап,
сикереп торып бастым да киң зур ба-
су буйлап Вәсилне эзләргә тотын-
дым. Гүзәл чәчәкләргә тулган чуар
киң ялан шулкадәр гүзәл, әмма бу
вакытта гакылым аның чибәрлеген
иңли алмады. Гакылым галәмдә Җир
шары кояш тирәли әйләнгән шикелле
әйләнә дә әйләнә, башка чәчәкләр
арасында гомеремдә бер тапкыр
да күрмәгән, беркайчан да аның
кыяфәте белән таныш булмаган, ба-
ры тик басуның бер ягында сөйгәнен
сагынып яшь түккән чәчәкнең җан
ярын эзли иде.
Эзли-эзли хәлдән таеп кул
селтәргә уйлаган идем, күз алдым-
да Вәсиләнең яшел үләнгә тозлы
яшьләрен агызып сыкрануы килеп
баса. Берәм-берәм яшь тама… Тып-
тып тама яшь… Тып-тып…
Үзем эзлим, үзем елыйм. Янам,
пешәм, көям, утта батам... Сабыр са-
вытым әкрен-әкрен чатнап, ватыла
башлады. Үзем һаман эзлим, абы-
нам, тагын торам, күзләрем талып
күрми башлый. Өч сәгатьтән артык
эзләгәннән соң, арып, үләнгә утыр-
дым.
Кояш көне буе ял итмичә бар көчен
салып эшләгәнгә күрә, ял итәргә дип,
мендәрдәй йомшак ак болытлар ар-
тына ашыга; аны бер секундка да
туктатып булмый, чөнки мамык ак бо-
лытлар гайрәтле Кояшны көтә, са-
гына, түземсезләнеп үзенә чакыра;
үтенеп-үтенеп сорасаң да, ялварсаң
да, әллә күпме яшьләреңне агызсаң
да, йомышыңны үтәмичә кереп китә.
Караңгылык кунакка килә. Кап-
кара козгын күкне чолгап алгандай,
җиһанны уратып ала. Аны кап-кара
куе урман эчендәрәк урнашкан саз-
га тиңләргә мөмкин: сазга керү белән
гәүдәң әкрен-әкрен аска, төпкә ба-
та башлый, син моны сизмәскә дә
мөмкинсең, әмма күбрәк хәрәкәт
ясаган саен тагын да тирәнрәк
батасың, инде тулысынча аска төшеп
беткәндә, үзеңнең мәңгегә монда
каласыңны аңлый башлыйсың, ләкин
вакыт ул ат арбасы түгел, бер минут-
ка да туктап хәл җыя алмый, шуңа
күрә сине көтеп тормый. Шулмәл,
син Ходайның яраткан адәме булып,
Тәңре сине якты дөньяга төшергәндә
кочак-кочак сәләт белән бәхеткә
төрсә, берәр нинди могҗиза килеп
чыга: йә каравылчы урман буйлап
күңеленә тынычлык табарга тыры-
шып, агачлар карап йөридер, йә кем-
дер тансыклап гөмбә эзлидер, яисә
урманның үз каравылчысы Шүрәле,
бармагын кысып калдырган өчен
елап, Былтырны әрлидер... Ни генә
булмасын, караңгылык баткагыннан
тартып чыгара алсалар, син гомергә
моны хәтер китабыңнан чыгармыйча,
яшәүнең Ходайдан бирелгән бүләк
иткәнен аңлап, аның кадерен белеп,
күп-күп рәхмәтләр укып яшисең. Тик
сине бу сазлык баткагыннан тартып
чыгара алмаска да мөмкиннәр бит...
Караңгылык басымына түзә ал-
мыйча чәчәкләр ябыла. Кайва-
кыт чәчәкләргә кунакка килгән бал
кортлары, күбәләкләр онытылып,
яисә йоклап китеп, чәчәк кочагында
иртәнгә кадәр кала.
Караңгылык уратып алды. Нишләргә?
Ничек Вәсилне табарга?
Көчсезлегемне
аңлап, күзләремнән
тамчы-
тамчы яшьләр коела. Вәсиләгә
ярдәм итә алмадым, сүземне
тотмадым дип, елый-елый җырлап
җибәрдем:
Ай югары, ай югары
Айга менәсем килә;
Айга менеп, түбән карап
Сине күрәсем килә...
Җырлавымнан туктап тынып кал-
дым. Шулчак яңа гына моңаеп
җырлаган көем кайдандыр ерактан
ишетелде. Берәр кеше яланга ки-
леп, җырымны ишетеп, җырлап уты-
ра микән дип уйладым, гаҗәпләндем,
тик уйларым акланмады. Бөтенләй
башка күренешкә шаһит булдым: бер
зәп-зәңгәр чәчәк, суда көймәләр чай-
калган, җилдә агачлар селкенгән сы-
ман тибрәнеп, моңлы итеп җырлап
утыра. Тизрәк аның янына йөгердем.
Үзем елыйм, үзем абына-сөртенә
ялан буйлап тавыш янына йөгерәм.
Инде бу яшьләрем кайгы түгел, шат-
лык яшьләре иде. Башымда меңләгән
уйлар, Сабан туенда чабышкан ат-
лар сыман, йөгереп үтте. Ат-уйларны
туктатып булмаганын аңлап, үзем
дә алардан калышмаска тырыштым.
Ниһаять, ни күрим: зәп-зәңгәр күзле,
озын керфекле күкчәчәк җырымны
көйли. Менә бит ул Вәсил, Вәсиләнең
сөйгәне!..
– Вәсил! – дидем мин. – Син бит
Вәсил?
– Әйе, мин – Вәсил. Ә син кем? –
диде ул.
Йөрәгем зур шатлыктан дөп-дөп
килә, күкрәгемнән сикереп чыгар-
га тора, үзе сикерә, үзе шатлык
диңгезендә йөзә!.. Димәк, мин аны
таптым, әйткән сүземне үтәдем.
– Мин – Вәсиләнең дусты, Вәсилә
миңа мәхәббәт тарихыгызны сөйләде,
сезнең тормыш юлыгызны
беләм. Теләсәң, сине аның янына
алып бара алам. Сез яңадан бергә
була, кавыша аласыз! – Сүзләремне
бүлә-бүлә, чак әйтеп бетердем.
Үземнең йөрәгем дөп-дөп тибә,
үзем калтыранам, үзем Вәсилнең
сүзләрен түземсезлек белән көтәм.
Чәчәк башын иде һәм башка бер сүз
дә әйтмәде.
Төн уртасында түгәрәк ай як-
тысында Вәсилне Вәсилә яны-
на күчереп утырттым. Басу буйлап
чәчәкне учларымда алып китеп бар-
ганда, учымда Кояш сыман тоелды.
Шулкадәр аңлатып бетереп бул-
маган җылылык! Әйтерсең, чәчәк
күңелендә янган мәхәббәт нуры бар-
лык җил-давылдан, усал, кара елан
эчле бәндәләрдән, караңгылыктан
саклап бара. Үзем шушы нурны ял-
гыш кулымнан төшереп җибәрергә,
яисә аның таҗын өзәргә, йә сабагын
имгәтергә куркам.
Вәсилне Вәсилә янына күчереп
утырткач, алар шатлыкларыннан,
эчләренә сыймаган сәгадәтләреннән
нәрсә эшләргә дә белмәде. Вәсилә
башын Вәсилнең иңенә салды да
әкрен генә җырлап җибәрде. Ай
яктысы, җәйге төн, ямь-яшел ба-
су, хуш ис һәм шатлык диңгезендә
йөзгән, күкнең җиденче катында оч-
кан йөрәкләр... Әйе, алар яңадан
кешегә әверелмәде, ләкин аларның
гашыйк йөрәкләре яңадан кавышты.
Вәсил вә Вәсилә... Менә кайда ул
мәхәббәт, мәхәббәт кенә түгел, чын
мәхәббәт! Ничә еллар үтүгә карама-
стан, бер-берсен һаман ярсу хисләр
белән яраткан, бернинди авырлыкларга
карамыйча, мәхәббәтләренә
хыянәт итмичә яшәгән саф йөрәкләр!
Ышансагыз – ышаныгыз, ышанма-
сагыз – юк, ләкин Вәсил вә Вәсиләнең
ай яктысында моңлы җыр көйләп
утырганнары һаман да күз алдымда.
Фото: Freepik.