XX
Нәфисәнең кайтканын, ниһаять, белеп алдылар. Тәрәзәләрнең дә – күзләре, стеналарның да колагы бар, диләрме әле? Ләкин кеше сер бирмәде. Хәлимнәрнең йортларын урап узмасалар да, якын килеп капка кагучы күп булмады. Бер атнага берничә кеше генә кереп хәлләрен белгәндер. Аз гына элгәрерәк алар йорты тирәсендә милиция, прокуратура вәкилләре йөргәнен дә күргән халык тәмам аптырап калган, ахры, урамга чыгып, исәнлек-саулык сорашырга да куркалар.
Ләкин Хәлимне бу хәл борчымый. Киресенчә, алар бусагасында кешенең аз булуы яхшыга гына. Алда кылынасы гамәлләргә чит-ят күзләр бөтенләй дә кирәк түгел. Аңа Ак бабай җиткән. Аның белән башкарасы эшләрдән соң хет өйләрендә Сабантуй ясасыннар, бер сүз әйтмәячәк Хәлим. Ә хәзергә... башка мәшәкать, башка гамь...
Ниһаять, көн билгеләнде. Дөресрәге, төн. Сания белән Тәскирә Кампәрледән ике генә чакрымда урнашкан Кыйгытамак авылына, яшьлек танышлары тегүче Хөппиҗамал янына утырмага киттеләр. Бигеш белән Гөләшне дә үзләре белән алдылар. Сөйләшеп тә утырырлар, берочтан яңа күлмәккә заказ да бирерләр. Хатын-кыз күлмәкләрен коеп кына куя бит ул. Әллә каян сорашып киләләр. Балаларга да яңа күлмәк-ыштан кирәк. Кибеттә күрешеп сөйләшкәннәр. Хөппиҗамал яшьлек дусларына чиратсыз тегеп бирергә вәгъдә иткән... «Минем янда торып торырсыз, ике көннән әзер булачак», – дигән. Бер кочак чүпрәк-чапрак күтәреп, иртән үк чыгып киттеләр. Нәфисә, хуҗабикә булып, өйдә ялгызы калды. Барысы да аның өстендә: мал-туары, кош-корты, хуҗалык эшләре, аш-суы дисеңме... Өй стеналарын да сөрткәләп алды; ул «сөрткәләү» үзе ярты көнгә сузылды. Кичкә, арып-алҗып, кече якның аш өстәле артына килеп утырды Нәфисә.
– Шундый арыдым... Кем әйтмешли, җеп өзәрлек тә хәлем юк. Хәлим, бүген йокым тәмле булыр инде, әйеме?..
Хәлим, кулыннан Хәятны төшермичә генә, өстәл хәстәрен күреп йөри иде, Нәфисәнең сүзләре аны сискәнергә мәҗбүр итте. «Карале, бик җайлы вакыт ласа бүген! Ак бабайга хәбәр бирергә кирәк әле!» – дип уйлап та өлгерде, йолага яраклы шартлар булдыру чарасына да кереште:
– Нәфисә, бала бүген минем белән йоклар, син рәхәтләнеп ял ит, арыгансыңдыр, яме! – Артык үҗәтлек күрсәтүен Хәлим бераздан гына аңлап алды. Аңа Нәфисә башка бу темага сүз кузгатмаслык итеп җавап бирде:
– Сабыебызны изеп-сытып бетерер идең бугай. Юк-юк, бу турыда авыз да ачма... Йә ими сорый башлар... Бу турыда оныт!.. – Әйткәннәре белән генә канәгать булмыйча, Нәфисә ире кулында мыгырданып яткан баланы барып алды. – Хәят үз әнисе белән булачак, ишеттеңме, әтисе? Йә, әйт инде... «Әтием, мине әниемнән аерма» диген.
Хәлимнең күңеленә кергән уй аны тәмам тынгысыз итте. Ул, үзен үзе кая куярга белмичә, юк йомышны бар итеп, Ак бабайларга кереп китте.
Ак бабайның кәефе шәп иде. Хәлим әйткән хәбәрдән соң («Нәфисә үзе генә куначак! Хәлим белән, әлбәттә...») ул елмаеп-көлеп үк җибәрде:
– Бик вакытлы! Моннан да ары калдырырга ярамый. Районнан прокурорлар килергә җыена дип ишеттем. Безнең силсәвит шалтыраткан... Кабул итү бүлмәсендә утырган скотник Хәмәй тыңлап торган үзен...
– Ак бабай, син безгә кайчан керәсең? Барыбыз да йокларга яткачмы? Кайчан куабыз убыр-өрәкне, диюем...
– Ә нигә мин? Мин кирәк түгел сиңа.
– Ничек инде?! Мин синсез берни дә эшли алмыйм, Ак бабай!.. Мин... мин... көлкегә генә калачакмын...
– Тыңла. Аның берние дә юк. Тыңлыйсыңмы?
– Тыңлыйм.
– Иң элек хатыныңны матур гына итеп йоклатып җибәр. Төнге уникеләрдән соң аңардан бер нурланыш – үзенә үк охшаган, үтә күренмәле нур шәүләсе аерылып чыгар да, сузылып, мичкә кереп китәр, аннары ул, шул мич юллыгы аша үтеп, морҗа буйлап тышка очып чыгар...
– Ә бала? Балага зыян килмәсме?
– Моңа кадәр берни дә булмаган бит... Бу хәл көн саен кабатлана, олан, шуны белеп тор. Өегез башында уйнаган аҗаган әнә шул убыр-өрәк уты була инде, хәерсез! Бу юлы без хәйләгә керешәбез, ул ут йомгагын кызык итәбез. Дөресрәге, син аны кызык итәсең. Әйт әле, сезнең морҗада юшкә бармы? Юшкә ул – мич җылысы чыгып китмәсен өчен, түшәм астындарак мич юлының морҗага күчкән урынында урнашкан, ачыла-ябыла торган чуен капкач...
– Бар-бар, бездә ул ике урында.
– Ике урында да булгач, кайтыр юлы ай-һай нык бикләнә дигән сүз.
– Аңлатыбрак сөйлә әле, Ак бабай, уратып сөйләшәсең. ..
– Нәфисәнең убыр уты, өрәге мич аша, ачык юшкәдән мичнең төтен юллары, морҗасы буйлап тышка, һавага очып чыгып китте ди... Шуннан йоклаган булып көтә башлыйсың... Беренче әтәч кычкырганчы, ягъни таң атканчы, үз оясына кайтып керергә омтылачак ул. Таң атканчы кайтмаса, ул кояшның беренче нурларында ук көеп, янып, шартлап юкка чыгачак, аңладыңмы?
– Шуннан? Нишләргә соң миңа?
– Хатыныңның ут шәүләсе төнге күккә очып чыгып китү белән, син әнә шул юшкәләрне шапылдатып ябып куй. Мич авызының капкачын да томала. Калганын Ходай Тәгалә ихтыярына тапшыр.
– Шул гынамы?
– Тагын ни кирәк?! Монысы да зур эш инде! Тик... сабыр бул, ул ут йомгагы кешенең рухын какшата, зиһенен гарипләндерә. Ипләп кылан, хатыныңа берүк сиздермә... Ул вакытыннан алда уянырга тиеш түгел. Уянса, йоклаган килеш үз өрәген үзе эзләп чыгып китәчәк, билләһи... Мондый шаукымнан инде дәвалап та, терелтеп тә булмый.
...Хәлим бүген хатынына гадәттәгедән дә игътибарлырак, ягымлырак булды. Хәтта түшәкне дә үзе җәеште, бала карашты, аны юындырып, йокы чүпрәкләренә төреште... Нәфисәне дә гел кочаклап-назлап кына торды, тәмле сүзләрен кызганмады. Хатын, чыннан да, нык арыган иде. Өйдәге, абзардагы бөтен эш берүзенә калды бит. Ул Хәлимнең назларына җавап бирерлек хәлдә дә түгел иде. Башын мендәргә тидерү белән йокыга китте. Анасының күкрәгенә чат ябышкан Хәят та йоклый инде, әмма төш аралаш, безне аермагыз, минем әле ризыгым бетмәде дигән кебек, ашыгып-каударланып имеп ала... Хәлим бу гаҗәеп хәлгә шактый вакыт сокланып карап торды. Ул бу юлы да күңелендәге хис ташкынын тыеп кала алмады, шигырь гаменә бирелде:
Әнкәсенең бөтен сөтен имеп,
Сабый йоклый йомшак күкрәктә.
Иренендә сөт тамчысы калган...
Әнә шул сөт җанны тетрәтә...
Нәсел рухы керә шул сөт белән,
Ватан хисе бардыр бу сөттә.
И Ходаем! Шушы сабыйның да
Язмышкаен, берүк, буш итмә!
Хәлим йокыга китеп баручы Хәятны Нәфисәнең күкрәгеннән аерып алды да баскан урынында тирбәтеп тора башлады. Шулай чайкалып торган килеш, бер кулы белән хатынының кура җиләге кунган сөттәй ак күкрәген изү эченә яшерергә тырышып карады. Зифа тәннең тиз генә тоткынлыкка ябыласы килмәде, эре чәчәкле ак күлмәк эченнән килде дә чыкты, килде дә чыкты... Хәлим, берни дә барып чыкмасын аңлап, бөтен буе белән Нәфисәне юка юрганга төреп куйды. Хатынның ап-ак чәчләрен ястыгына таратып ташлаган, кутыр шадралыгы әле һаман бетмәгән башы, йөз-бите генә торып калды. Ниһаять, төнге йокысына китеп барган баланы Хәлим тагын бераз кулларында тирбәтеп торды да әнисе ятагына терәп куелган караватына илтеп салды. Үзенең Нәфисә белән янәшә ятасы килмәде, шикләнүдән түгел, төнге галәмәтләргә комачау итәсе килмәде бугай, түшәмдәге зур утларны сүндереп, стенадагы тонык утны кабызып, янәшәдәге диванга барып ятты.
Төн уртасына ерак иде әле. Уйланырга вакыт бар. Ә уйланасы килә... Дөрес эшлиме ул? Сихер белән алышмакчы бит. Убыр, өрәк белән... Ак бабайга ышанмыйча да булмый. Башка кешесе юк... Ул әйтсә, дөрес әйтә инде... Әле дә өендә алар хакына, аларга багышлап дога укып утырадыр... Нык булырга кирәк, диде бит ул. Димәк, нык булырга кирәк. Курыкмаска. Шикләнмәскә, һәрнәрсәне төгәл эшләргә...
Төнге унике тулып килгәндә, Хәлим тәмам басылды. Үтереп йокысы килә башлады. Сулышы тарайды, тәне авырайды, буыннары йомшады... Ләкин ул әле йокламый. Йокламас өчен, бүген эшләгән эшләрен санарга кереште: арткы абзарны рәтләде, бәрәңге базын чистартып чыгарды, аны җилләтергә ачып куйды... Тагынмы? Ә! Ындырны уратып алган коймаларны барлап, ауганын торгызып, сынганын алыштырып чыкты, үрелеп-үрелеп кенә бераз бәрәңге чүбе утады... Тагын... Тагын... Та... гын...
Хәлим сәер тавышларга уянып китте. Мич башыннан мәче сикереп төштеме? Мич катындагы бу тавышларның мәченеке түгеллеген белсә дә, Хәлим шулай уйлаган булды... Янәсе, аның уен да сизмәсеннәр... Мәче түгел икәнен белә бит ул. Нәфисә белән кайтып кергән көннән башлап аларның мәчеләре өйдә кунмый. Әнкәсе көнгә әллә ничә мәртәбә шул хакта искә ала. «Бүген дә мич астында тычкан шыбырдады, бу мәчесе өйгә дә кереп карамый хәзер, нәрсә булгандыр?» – дип сукрана.
Хәлим сәгатькә карады. Беренче ярты! Бәй, ул уникене йоклап үткәргән ләбаса! Их, соңга калды, теге, мичтәге тавышлар шул убыр-өрәк галәмәте булгандыр әле... Ул тиз тынычланды. Күрми калуы әйбәт кенә булды. Күреп, акылдан шашар иде бугай... Андый сихер-зәхмәтне күрмәвең хәерле...
Хәзер иң мөһим эшне эшлисе калды: мичне томалап куясы! Хәлим сак кына торды да, аяк очларына гына басып, ике якны бүлеп торган зур мичкә якын килде. Мич артыннан аның авызын томалап куя торган капкачны үрелеп алды. Тавыш чыгармаска тырышып, тоткалы калай кисәген сак кына мич авызына кидертеп куйды, тышкы яктан олы чуен белән терәтте. Аннары юшкәләргә күтәрелеп карады. Аларның икесе дә ачык иде. Хәлим, җәһәт кенә килеп, аларны ябарга ашыкты. Ышанычлы булсын өчен, юшкәләрне көчәнебрәк, ахыргача этеп куйды. Як-ягына каранды. Тагын нәрсә эшлисе калды? Көтәсе. Шул.
Менә ул, бераз таптанып торганнан соң, диванына сузылып ятты. Йокысы тәмам ачылган иде. Шулай да исәнгерәткән, шайтан кулындагы төнге сәгатьләр зиһенен кинәт кенә йолып алуы, йокы ягына көйләве бар. Йоклатмый торган әйберләр хакында уйларга кирәк! Менә монысы йоклатмый да йоклатмый инде: прокуратура килергә җыена диме? Нәрсә дигән сүз инде бу? Нәрсә булыр? Нәфисәне тереләй күмгән дип бәйләнерләр инде... Хәлим җавап бирергә әзер. Гаепле, әлбәттә. Ничек гаепле булмасын?! Тереләй кабергә тыктылар бит, их, те-ре-ләй!.. Карчыкларга рәхмәт, алар килеп тапмаса, тартып алмаса, Нәфисә үзе генә чыга алыр идемени ул гүр тишегеннән?! Чыгар иде! Нәфисәдәге көч беләнме?! Рухы көчле бит аның. Рухы нык булмаса, шул хәлләрдән соң исән каламы, тормышка кайта аламы адәм баласы?! Адәм рухы җир кануннарына гына буйсынмый, чөнки ул, илаһи нур булып, кайчан да булса күктән иңдерелгән бит... Нәфисә кайтты. Аның кайтуы Хәлимне аклар да, мөгаен. Ә менә милициядән качып китүе, аларга буйсынмавы каршылык күрсәтүгә, закон бозуга тиңләнергә мөмкин. Менә монысы хәтәр гамәл булган. Әмма Хәлим һич үкенми. Аның каравы ул Нәфисәне авылга, кешеләр арасына, балалары, якыннары янына алып кайтты. Милициягә ияреп китсә, бәгырькәе йә борынгы әүлия аланында, йә «албасты утары»нда мәңгелеккә калачак, шунда әрәм булачак иде...
Ә барыбер төрмәгә китәсе килми. Инде кабат кавышкач кына, зур гаилә булып туплангач кына тагын аерылыргамы? Хәлимнең йөрәге тагын бер аерылышуга түзмәячәк, билләһи! Шартлап ярылачак. Чәлпәрәмә киләчәк... Болай да яраланып, теткәләнеп беткән инде ул, бу урман юлларында йөри-йөри... Ярый, килсеннәр хакимият вәкилләре... мылтыклы кешеләр... Сөйләшербез... Сөйлә... шер... без...
Йокылы-уяулы яткан Хәлимнең ярым-йорты төшләре кабат яңарды. Имеш, ул урманга таба йөгерә... Аның артыннан бер төркем кеше куып бара. Араларында милиция формасындагылар да, кара кием, кара эшләпә кигән тикшерүчеләр, яшерен агентлар да, авыл советы рәисе дә, хәтта Ак бабай да бар... Ул иң арттан нидер кычкырып бара. «Тимәгез аңа, ул – әйбәт кеше, ул болай да күпне күрде инде, зинһар, тимәгез безнең Хәлимгә, җибәрегез аны!..» ди кебек. Ләкин алдарак йөгерүчеләр аны тыңларга уйламыйлар да, баш очында утлы коралларын болгый-болгый, адымнарын тагын да кызулаталар гына... Мылтыктан атып барулары гына җитмәде, менә бервакыт туптан ата башладылар: каяндыр авыл ягыннан ядрәләр сызгырып очып киләләр дә Хәлим барган сукмакка гөпелдәп төшеп ярылалар... Хәлим үзе йөгерә, үзе, ядрәләр тимәсен дип, башын иеп-иеп ала, әмма артына борылып карамый, борылып караса, ядрәләрнең берәрсе нәкъ башына килеп төшәр кебек...
Шул туп тавышларына, ядрә шартлавына уянып китте Хәлим. Баксаң, ул өендә икән бит, диванда саташып ята. Ә төштәге тавыш һаман шул килеш: «Дөп-дөп! Шап- шап!..» Нинди галәмәт бу? Мич җимерелеп төшә диярсең... Бигрәкләр дә каты кылана бүген җиле... Тукта! Нинди җил булсын?! Бу бит Нәфисәнең убыр-өрәге! Кабат иясенә кайтып җитә алмыйча иза чигә, мескенкәй... Аның юлын юшкәләр, мич капкачлары бүлгән, шуңа котырына хәшәрәт!
Ул арада абзарлар ягыннан таң әтәче гайрәтләнеп кычкырып җибәрде. Аңа икенчесе, өченчесе кушылды. Шулвакыт баягы хәтәр тавыш тукталып калгандай булды, мичнең төнлек юлларын ниндидер ачы сызгыру, иңрәү тавышлары ярып үтте, аннары бу ачы тавыш иясе сызгыра-сызгыра морҗадан чыгып очты... һәм берничә мизгелдән өй түбәсендә тонык кына шартлау яңгырады. Ул тавышка күршедәге тупылны сырган кошлар чыр-чу килеп күккә күтәрелде...
Хәлим як-ягына каранды. Урамда сызылып килгән көн яктысы, тәрәзәләр аша суырылып кереп, өй эчен сихри нурланышка күмгән. Бу нурланышның бер көлтәсе үз түшәгендә җәйрәп йоклап яткан Нәфисәнең йөзенә төшкән. Хатынның нурлы йөзе сабыйларныкы кебек яшәреп, шомарып киткән, аның янында яткан Хәятның йөз балкышы исә, киресенчә, илаһи бер сурәткә кергән, олыларча җитдиләнгән, хәтта картайган кебек тоела... Нәфисәнең сылу йөзенә тир тамчылары бәреп чыккан. Аның йөзендәге илаһи нурланыш нәкъ менә шул тир тамчыларының чагылышыннан барлыкка килә икән!..
Йокысы туепмы, Хәлимнең яратып, сокланып карап торуыннан сискәнепме, Нәфисә күзләрен ачты. Шундук Хәлимне күреп алды.
– Хәли-и-им... Син... – Аннары карашларын мичкә юнәлтте. – Карале, Хәлим, мич авызын син яптыңмы? Иртән коймак пешерермен, бераз җилләсен дип, мин аның авызын ачык калдырган идем, кемдер тагын томалаган...
– Мин ул, Нәфисә. Мин томаладым, бәхетебез мич морҗасыннан очып чыгып китмәсен дип томаладым. Хәзер ачарга да була... Өебездә бәхет кенә калсын. – Хәлим, иелеп, Нәфисәнең дымлы битеннән үбеп алды, аннары маңгаеннан, чәчләреннән үпте... Кызып китеп, Нәфисә өстендәге юрганны алып атты да аның зифа муеныннан, ярым ачык күкрәкләреннән, җыерылып менгән күлмәк итәгеннән күренеп торган уймак кендегеннән, мәхәббәтле ботларыннан, аякларыннан үбеп чыкты... Нәфисә, кулларын баш астына куеп, бөтен тәнен Хәлим карамагына тапшырды... Табигать уйлап чыгарган иң гүзәл, иң серле-тылсымлы мизгелләрнең берсе иде бу...
Мәхәббәт ояла белми.
Гашыйк җаннарны изге дога гына аера ала, изге дога гына куша ала. Бу доганы гашыйклар үзләре эзләп таба.
Дуамалрак кыландылар, ахры, янәшәдә яткан Хәят тынгысызланып шыңшый башлады... Түшәктән беренче булып Хәлим калкынды. Ул кызларын кулына алды, гадәт буенча, юеш түгелме дип, чүпрәкләрен сыйпаштырып чыкты, аннары гына Нәфисә янына китереп салды һәм баланың чәчәк кебек алсу иреннәрен әнисенең күкрәк җимешенә якын китерде...
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/