Җәйнең тәүге, беренче сулышы булган июнь ае, яз иленең китәргә теләге булмаганын күреп, аллы-гөлле алкалар тагып, ишек шакымыйча гына уң аяктан килеп керде. Аның килеп керүе һичкемне гаҗәпләндермәде дә, куркытмады да, киресенчә, һәммәсен сөендерде.
Ул үзен төрлечә тотты: бер караганда, ул ягымлы, мөлаем гына караш ташлады; аның карашында ниндидер аңлашылмаган сер, хәтта тылсым бар сыман тоелды, ә инде икенче караганда, башка еллардагыча гап-гади җәй кебек иде инде. Җәй – ул хатын-кыз, мәсәлән, күктә бар көче белән тырышып Кояш кыздыра, хәтта тын алырга һава юк. Ә бераздан, әллә каян кап-кара куе болытлар килеп чыгып, ак тешләрен күрсәтеп, коеп, яшенләп яңгыр ява башлый. Күккә, Җир түбәсенә үрелеп, горур башларын һич аска төшерә белмичә үскән агачларның берничәсен яшен атып үтерә. Яшен атуының сәбәбе дип, борынгы ата-бабаларыбыз җенне санаган. Имеш, җен агач астына утыра, ди, бигрәк тә имән һәм каен агачларын үз итә. Яшен, җенне күреп, шул агачларны ата башлый. Агачлар, шартлап, башка агачларның аяк астына авып төшә. Коры агач булса, хәтта бар урман илен харап итеп, янып та китә. Күп тә үтми, бу күренеш тәмамлана һәм әкияттәге сыман җәй кәефе хакимлек итә башлый, күңелле минутлар башлана.
Бар дөнья ямь-яшел, әйтерсең дә, яшел ашъяулык ябынган. Ашъяулык астыннан җәйнең кап-кара озын калын толымы күренеп тора. Җәй үзен мулла гаиләсендә туып-үскән, яңалыкка бар куллап каршы торган усал хәзрәт кызы сыман тыйнак, түземле, сабыр тотарга тырыша, ләкин аның күңеле хыял күкләрендә очып йөри, кешеләрнең көнкүреше нинди хәлдә икәнлеген карап, Җиһан буйлап сәяхәт итә.
Картәтиемнең ихатасыннан чыктым да әкрен генә атлап, басуга таба юл тоттым. Шушы тузанлы юлдан кайчандыр минем борынгы ата-бабаларым, туган илне сакларга дип, сугышка киткән, шушы юлда аларны сөйгәннәре озатып калган. Ул вакытта әле кечкенә булган картәтием, печән чабып кайтып килгән әтисе каршысына шушы тузанлы юлдан йөгереп каршы чыккандыр. Уйлар, уйлар...
Иртән, тәрәзә янына килгән чыпчыклар чыркылдашуыннан уянганымнан башлап, башымда әллә нинди уйлар йөреп, көн тыныч үтмәде. Бәлки, бу уйларны ат арбасына утыртып куып кайтарырга да мөмкиндер, яисә, каян килдегез, шунда китегез дип, ишек ябарга кирәк булгандыр, әмма уй ул бит күктән төшә. Аны кире күккә баскыч куеп мендереп җибәрергә ярамый һәм, әлбәттә, күк белән без бертигез түгел. Шулай ук безгә килгән уйлар безгә юкка гына бирелми. Аларны бары тик аңларга гына кирәк.
Урам буйлап карый-карый барганда, кечкенә шаян кошчыкларның шатлыклы тавышлары ишетелә. Еракта, кайдадыр йөгерешә-йөгерешә балалар уйный. Аларның тавышы, үзләре еракта булса да, әллә кайлардан килеп җитә. Боларның тавышы кечкенә дусларымның чыпчыкларның җырлаганнары белән кушылып, гүя бер ансамбль хасил итә. Аларга ияреп минем дә берәр моңлы җыр көйлисем килеп китә.
Шулай җәйге дөньяга чумып, уй-фикерләремнең йомгагын сүтә-сүтә, авыл башына җиткәнемне сизми дә калдым. Иреккә чыккач, канатын җәеп очарга әзерләнгән горур кош сыман, ике кулымны күтәреп, күккә карадым: зәп-зәңгәр, һичбер болыт булмаган ап-ачык күк. Югарыда, Җир түбәсендә, бөтен Җир шарын җылытып, яктыртып, нурлары белән иркәләгән, сыйлаган бөек Кояш балкый. Кайбер вакытта ул хәтта миңа күз кысып куя, ә озын якты керфекләре – нурлары чәчләремне сыйпап иркәли. Аның җылы мәхәббәтеннән соң күңел күккә күтәрелә, тагын да югарыга ашкына, иңемдә канатлар үсеп чыга.
Табигать кочагында гына үземне шулкадәр тыныч, иркен хис итәм. Ул, чыннан да – чын дус, чөнки бары тик чын дус кына синең күңелеңдә булган сары сагышларны ахыргача тыңлап, кирәкле, дөрес киңәш бирә ала. Күңелемә ишек шакымыйча кара кайгы керсә дә, ак бәхет очып килсә дә, табигатькә барам. Табигать – минем яшел бишегем, изге йортым, тугры дустым, сердәшчем, киңәшчем, шатландыручым, юатучым да...
Күз явын алырдай искиткеч күренеш. Басуга терәлеп куе калын урман үсә, бераз ерактарак горур, биек, күккә тиеп торган таулар. Авыр чакларымда сокланып тауларга карыйм – алар һәрвакыт горур бит, һич бирешми.
Әгәр, авырлыкларга бирешсәң, башкалар, сине кызганып тормыйча, үз тормыш юлларын дәвам итеп, туктап тормыйча таптап китәчәк. Шуңа күрә картәтием дә: "Кызым, балакаем, Урал тауларыннан үрнәк ал", – дип әйтә.
Җайлап кына алга атлыйм. Берчак кинәт кенә туктап калдым, күзләремә ышанмыйча, тордым. Нинди генә чәчәк юк!.. Күңелеңә нинди кирәк, шунсын сайлап ал. Шушы гүзәллеккә чумып, юлымнан тукталып, тезләнеп ямь-яшел йомшак үлән түшәгенә утырдым. Алдымда үскән һәрбер чәчәкне күзәтә башладым. Кайсыдыр чәчәкнең керфекләре озын, хәтта күзләрен каплап тора, ә кайсысыныкы бөдрә; бер төркем чәчәкләр башларын өскә күтәреп, үзләреннән кече чәчәкләргә өстән генә карый, ә менә бу чәчәкләр, әллә алар башка чәчәкләр белән әрләшкән инде, борылып баскан шикелле. Ни генә дисәң дә, алы, кызылы, сарысы, зәңгәре, агы – һәммәсе гүзәл, искитәрлек гүзәл! Хуш исле чәчәкләр янына һәркөн саен җиң сызганып бал кортлары бал җыярга килә. Аларының кечкенә чиләкләре бал белән тула, җиңел генә үтә күренмәле канатларына йөк өстәлеп, янә дә өйләренә баллы азык бушатырга ашыгалар. Әгәр ялкаулык сиңа кунакка керсә, син шушы уңганнарның уңганы – бал кортларына игътибар ит. Алар бит нинди кечкенә, ә үзләре без сездән кече дип тормый, җиң сызганып эшли, тырыша, ә араларында ялкаулары булса, тиз генә акылга утырталар, шуңа күрә дә алар арасында ялкаулар юк. Картәтием умартачы булганлыктан, бал кортларының көнкүрешен беләм, хәтта аларда кунакта булганым бар; кечкенә дусларым безгә күчтәнәчкә бал да биреп җибәрә.
Менә күңелем пәрдәсен ачып хуш исләр килеп керде. Бер-ике минуттан чәчәкләр янына кунакка күбәләкләр очып килде. Төрле төстәге искиткеч күбәләкләр оча-оча да тукталып хәл ала, ә ямь-яшел шаян шук чикерткәләр басу буйлап сикерә-сикерә азык эзләп күңел ача. Бу әкият түгелмени?.. Бал кортымы ул, яисә күбәләкме – чәчәкләр янына килеп сөйләшә, серләшә, яңа хәбәрләр җиткерә һәм юлын дәвам итә. Бар чәчәкләр дә искитәрлек сөйкемле, гүзәл, серле, ләкин һәрберсенең бер-берсеннән аермасы, үзенчәлеге бар. Аерма чәчәкнең төсендә яисә формасында гына түгел, ә күңелендә. Әйе, әйе, күңелендә! Чәчәкләрнең күңеле буламыни? Бик сәер тоеладыр, әмма һәрбер агачның, чәчәкнең, үләннең, хәтта ничә еллар буена хәрәкәтсез яткан ташның да җаны, димәк, күңеле бар. Шуңа күрә табигатьне беркайчан да рәнҗетергә ярамый. Рәнҗешне күпләр аңлап та бетерми, бу сүзне исәпкә дә алмый, моның хакында сөйли башласалар, күзләрен туптай зурайталар да, булмас инде дип, дөнья мәшәкатьләренә күмелергә ашыга. Тик рәнҗеш – ул күзгә күренмәгән, тотып каралмаган күк сере.
Шулай табигатьнең җылы кочагында моңланып, иркәләнеп, уйланып утырганда, игътибарымны бер зәңгәр чәчәк җәлеп итте. Бу чәчәкне мин күптәннән беләм, балачакта картәтием белән урманга кунакка барганда да аны өзмичә сокланып, хуш исен тоеп китә идем, тик бүген күргәч, күңелемнең кыллары өзелде.
Бар чәчәкләр арасында ул нигәдер бик тә аерылып тора иде: зәп-зәңгәр башын аска игән, мескен күзләреннән яшь саркып яшел үләнгә тама. Бу зәңгәр чәчәкне халыкта "күкбаш" яисә "күкчәчәк" дип атыйлар. Ул июнь аеннан сентябрьгә кадәр матур чәчәк ата. Чәчәкләрен әнием бик ярата. Без әткәй белән көтү көткән чакта, төшке ашны китергәндә, әнкәм аларның башларыннан сыйпый иде.
Шулкадәр сөйкемле, гүзәл чәчәк күз алдымда моңаеп елап утыра. Чәчәк янына якынлаштым да чәчләреннән бармак очларым белән генә сыйпадым. Ул, сискәнеп китеп, әкрен генә башын күтәрде, гаҗәпләнеп, зәп-зәңгәр күзләрен тутырып, минем күзләремә карады. Ул да, мин дә бер-беребезгә эндәшергә кыймый, җил исмәгән, хәтта яфрак селкенмәгән тынлыкта телсез калган төсле торабыз. Күкбашның күл кебек зәңгәр күзләре мине хәйран калдырды. Үземнең кайда икәнлегемне, нәрсә эшләгәнемне берничә мизгелгә онытып, аннан аңыма килеп, бар кыюлыгымны йодрыгыма җыеп, беренче булып сүз башларга булдым:
– Ник елыйсың син? Нәрсә булды?
– Мин... Мин сөйгәнемне сагынып елыйм... – Тозлы яшьләренә буыла-буыла шулай дип җавап бирде чәчәгем.
– Кемне сагынасың? Бәлки, ярдәм итә алырмын?! – дидем мин, гаҗәпләнеп.
– Ничек ярдәм итәсең инде... Бар, юлыңны дәвам ит. Миңа хәзер беркем дә... Беркем дә ярдәм кулы суза алмас... – дип, сүзен әйтеп бетермичә башын кабат аска иде.
Тозлы яшьләре үзе янында үскән үләннәрне борчый башлады. Алар, яшькә тончыкмас өчен, нечкә башларын өскә таба күтәрәләр, әмма буйлары кыска булганга, ниятләре үтәлми тора.
Күкбашны юатырга дип, һәрвакыт җырлап йөргән җырымның көен моңладым. Картәнием җырларга яратканга күрә, мин дә бәләкәй чагымнан ук аңа ияреп җырлый башладым. Кайчак, бакчада кып-кызыл чияләрне кайнатма ясарга дип җыйганда, миңа кушылып, ботакларын сузып, минем белән чияләр дә җырлый.
Көемне ишетү белән күкчәчәк башын күтәрде дә:
– Нинди көй бу? – дип сорады.
– Бу – халык җыры "Зөләйха", – дидем.
– Шушы җырны мин сөйгәнемә җырлый идем, – диде ул.
Мин нәрсә әйтергә белмичә аптырап калдым. Ничек инде гомер буе басуда яшәгән чәчәк бу җырны сөйгәненә җырласын? Каян белә ул җырны?
Күкчәчәк, башын күккә күтәреп карады да, күзләремә текәлеп, хикәясен дәвам итте:
– Мин бит гомер буена яланда үсмәдем, әле дә күз алдымда: сөйгәнем белән йөгерешеп шушы басуда уйный идек. Ул күккә карый да бар дөньяга тутырып: "Мин сине яратам һәм беркемгә дә бирмим", – дип кычкыра. Ә мин аңа: "Мин дә сине я-ра-там һәм беркая да китмим. Синсез бер көн дә яши алмыйм", – дип җавап бирә идем. Күктә ике күгәрчен сөенә-сөенә канат каккан кебек, без каенлыкта ап-ак каеннар арасында йөгерешә-йөгерешә шаярып йөрибез.
Ул вакытта бу сәгадәт беркайчан да бетмәс, югалмас сыман тоела иде, ләкин бәхетебез ярты юлда өзелеп калды. Минем зәп-зәңгәр күзләрем, билемә җиткән озын чәчләрем, кап-кара керфекләрем, кып-кызыл чиядәй иреннәрем, пешкән алмадай битләрем һәркемне гашыйк итеп, үзенә карата, тарта иде, ә мин бары тик аны, аны гына яраттым. Шушы гүзәллегем аркасында без аерылыштык та инде. Гүзәллек – ул зур бәхет, әмма кайвакыт кайгылар да китерә икән, шуңа чибәрлек белән шаярырга, уйнарга, һичшиксез, ярамый.
Чибәрлек күктән һәм бик сирәкләргә бирелә...
***
Автор турында
Баллы чәчәк кебек
Июльдә юкә чәчәк ата. Юкә чәчәге бал ярата. Шуңадыр, бәлки, Тәңре аңа бал ашата. Юкә балы сәламәтлек өчен шәп. Июль ае кайчандыр "Балкуар" дип аталган. Димәк, илне бал белән баета торган ай. Июль башында Зөлфирә Сөнәгатуллинаның "Кыр чәчәкләре" исемле хикәясен укып чыктым. Җәйнең матур, гүзәл, нәфис, күркәм чагы. Шөкер, Зөлфирә хикәясендә дә – табигать сөйкемлелеге. Сөйкемлелек мәхәббәт, йөрәк, кешелеклелек, намус сыйфатлары белән бәйле. Әсәрнең эстетик кыйммәтлелеге сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы кардәшлегендә гамәлләшә. Нәфис тел, йөрәк өслүбе, күңел шәфкатьлелеге бизи әсәрнең нәзакәтлелеген. Кыскасы, әдәбиятның иманлы дөньясына яңа талант килә. Аның йөрәк белән язылган шигырьләре дә нәзакәтлелекне ныгытачак. Бирсен Ходай!
Зөлфирә Сөнәгатуллина фән белән дә җитди шөгыльләнә. Сүз сәнгате остасы булу өчен аң да, акыл да, белем дә кирәк булачакны аңлый ул. Бер уйласаң, баллы чәчәк кебек бит ул әдәбият!..
Суфиян ПОВАРИСОВ,
Башкортстанның халык язучысы.