Рәшит чокырга төште дә очлы көрәк белән кызыл балчыкны казый башлады. Фурман эчен яртыдан күп итеп тутырды. Балчык урмандагы коры агач түгел! Авыр булырга охшаган! Азрак уйлап торды да тагын бераз өстәде. Шул көнне Маруча апага Рәшит ике йөк балчык китерде. Икенче көнне көтү белән, арбасына көрәген, ике буш чиләк салды да күлгә китте. Ат тизәге бик күп иде күлдә. Ике сәгать чамасы үтмәгәндер, фурман туп-тулы булды. Буялмас өчен яфраклы тал ботакларын сындырып, йөге алдына салды да үгезен җигеп арбага менеп утырды. Ат тизәген Маруча апа ишегалдына бушатты. Өйлә җитмәгән иде әле, Рәшит бушаган фурманына утырып каршы тауга, комга менеп китте.
Көтү төшәргә байтак вакыт бар иде әле. Комны бушатып бетергәч, Маруча апа Рәшитне өенә чакырды. Башта зур кружка белән сарырак төстәге эчемлек бирде.
Рәшит тартынып кына сорады:
— Нәрсә бу, Маруча апа?
— Эч, эч! Шикләнмә! Ипи квасы! Сусаганны әйбәт баса ул.
Рәшит эчә башлады. Квас әчкелтемрәк һәм бик тә тәмле тоелды аңарга. Рәхмәт әйтеп, кружканы өстәлгә куйды. Шулчак аңа Маруча апа бер төргәк акча сузды.
— Менә, Рәшит, сиңа барысы өчен дә җитмеш сум акча. Ат тизәге утыз. Ике йөк балчыкка унбишәрдән тоже утыз. Комга — ун сум. Туганым, азсынма инде, яме. Бик тырышсың икән. Рәхмәт!
Рәшит акчаларны алды. Ике кызыл төстәге утызлык белән бер унлык иде алар. Малайның бу кадәр күп акчаны моңарчы кулында тотканы юк иде әле.
— Рәхмәт, Маруча апа! Иллесе дә җиткән иде инде.
— Ал, ал туганым. Күп түгел ул! Азрактыр да әле. Бүтән акчам юк. Синең физик көчеңнең нәтиҗәсе бит ул акча. Кирәк булса, тагын әйтермен әле мин сиңа, ярармы?! Тагын китерерсең.
— Ярар. Хушыгыз.
— Исән бул, туганым! Сусаганда квас эчәргә кер!
Өйгә кайтып җиткәнче чалбар кесәсендәге акчаны ике мәртәбә тоткалап карады Рәшит. Кесәсендәге акчалар тәнне җылыталар иде...
Үгезен тугарды да күлгә тышауларга алып китте. Кайтышлый, түбән очның елга буенда дүрт кенә йорттан торган урамына борылды. Шул урамдагы йортларның берсендә “эспикүлән Зөһрә” дип авылга исеме чыккан, ире сугыштан кайтмаган, дүрт балалы тол хатын яши иде. Икенчегә тагын исеме бар: “Әфисәр Зөһрәсе”. Әтисе офицер Абдулла Япон сугышыннан погоннарына аркылыга ак тасмадан өч лычка тагып кайткан. Япон белән сугышып батырлык күрсәткән өчен аңа ике мәртәбе Георгий тәресе биреп караганнар. Тик ул, мин мөселманга тәре тагарга безнең Коръән кушмый дип, аларны алудан баш тарткан. Аптырагач, командирлары Гатауллин Абдуллага ике түгәрәк медаль биреп, “унтер-офицер” билгесе итеп погоннарына шул өч лычканы такканнар. Һәм шуннан соң аңарга “лычка акчалары” түли башлаганнар. Авыл инде аның кайтканын көтеп алган да, Япон сугышы беткән елны ук исем таккан: Әфисәр Абдулла. Әфисәр Зөһрәсе — шул батыр Абдулла бабайның кызы.
Рәшит Зөһрә апаның бусагасыннан тартынып кына керде. Чөнки аның кызы Зөбәрҗәт, бишенче сыйныфта урыс теленнән күчмичә калып, Рәшит белән бергә укып җидене бетерде.
— Исәнмесез! Зөһрә апа өйдәме?
Зөбәрҗәт һәм өч кече энеләре генә өйдә иде: Габделәхәт, Габделхабыйр, Габделхәмит.
— Әйдүк, Рәшит! — диде Зөбәрҗәт, азрак кызара төшеп. — Әни колхозда эштә бит! Кирәк идеме?
Рәшит бусага янында баскан хәлдә генә әйтте:
— Кирәк иде шул.
— Миңа әйтеп кара. Мин йомышлармын, булдыра алсам.
Рәшит тотлыга биреп йомышын әйтте:
— Минем әнигә күлмәклек әйбер кирәк иде.
— И-и! — дип шатланды Зөбәрҗәт. — Акчаң бармы?
— Бар.
— Күпме?
— Җитмеш тәңкә!
— Ә-ә! Бик күп түгел икән шул. Күлмәк әниеңә көн дә кияргәдер бит.
Әнисенең зарланганы исенә төште Рәшитнең.
— Түгел шул. Кунакка йөрергә.
— Бик матур чәчкәләр төшкән ситса бар. Унбер сум метры. Акчаң җитә инде җитүен.
— Ә ничә метр кирәк әниләргә күлмәклеккә?
— Биш метр, алты метр. Синең әниең гәүдәгә бик зур түгел бит. Аңа биш метр ярым җитәр, дип уйлыйм мин...
Кызлар белән сөйләшкәндәге батырлыгына үзенең дә исе китте Рәшитнең. Азрак шадрасы булса да, Зөбәрҗәт аңа чибәр тоела һәм һәрвакыт ошый иде. Өстәвенә сыйныфта Әминә Ибәтуллинадан гына кала ул кыз шәп тә укый бит әле!
— Минем акчам җитмеш сум. Аннан соң, сатып алгач, аны бит тектерергә дә кирәк әле. Шуңа калырлык булсын иде!..
Зөбәрҗәт азрак уйланып торды да:
— Әйдә, Рәшит, болай итик. Мин сиңа биш метр ярым үлчәп бирим. Ә син миңа илле биш сум акча бир. Әнигә әйтермен, ярты метрына акчасы җитмәде дип. Мине әрләсә, тагын биш сум китерерсең. Әрләмәсә — китермәссең. Каян алдың син шушы хәтлек акчаны? Әллә берәрсенекен чүрттеңме? — дип елмайды.
—Юк, чүртмәдем. Балчык белән ком саттым Маруча апага. Өен сыларга алды. Ул бирде бу акчаны.
Ат тизәге дә сатканын әйтмәде. Тартынды кыздан.
— Син шулай кәсеп тә итәсеңмени әле?! Рәшит Зөбәрҗәтне “төрттерә” дип уйлады да нәрсә әйткәнен сизми дә калды:
— Менә сез дә сату белән кәсеп итәсез бит. Миңа да ярыйдыр инде.
Зөбәрҗәт ачуланмады. Тик йөзе азрак тоныкланды.
— И Рәшит! Әти юк бит! Әти булса-а... Рәшит ялгышрак әйтеп ташлаганын сизде. Җавабы да акрын гына чыкты.
— Минем әти бар да бит, авыр эшне башкара алмый.
Зөбәрҗәт, риза синең әйткәнең белән дигәндәй, баш какты һәм сәке астыннан кечкенә сандык өстерәп китереп чыгарды. Аны ачып, төрле төстәге өч төргәк ситса әйбере чыгарды. Сандык ачылганны күреп, өч малай сәке йөзлегенә килеп утырдылар. Иң бәләкәе Габделхәмите апасына туп-туры карап уң кулының учын сузды:
— Апа-а!
Зөбәрҗәт Рәшиткә тиз генә карап алды да сандыктагы тартмадан азрак озынчарак дүрткелле, кечкенә, яшел төстәге өч конфет алды. Энеләренең һәрберсенә бирде:
— Әнигә әйтмәгез, әгәреңки! Йә, Рәшит, кайсысын аласың?
Унбер сумлыгы яшел яфраклар, зәңгәр, кызыл вак кына чәчкәләр төшкән ситса иде. Рәшит каушый төште. Нәрсә эшләргә дә белмәде. Аның хатын-кызлар әйберен беренче мәртәбә сатып алуы иде. Башына шәп уй керде:
— Син, Зөбәрҗәт, үзеңә кайсысын алыр идең?
— Менә шушысын, унбер тәңкәлеген.
— Үлчә алайса шушысын.
Зөбәрҗәт агач метрда биш ярымны үлчәп кисеп ертты да иске генә бер гәҗит кисәгенә төрде.
Рәшит биргән алтмыш сумның биш сумын кайтарып бирде. Зурлар кебек итеп теләк теләде:
— Әниеңнең өстендә тузсын!
Рәшит баш селкеде:
— Рәхмәт сиңа, Зөбәрҗәт.
— Исән бул! Сау бул, Рәшит. Үзеңә рәхмәт.
Рәшит йөгән белән кечкенә төргәкне күтәреп өйләренә кайтып кергәндә, әнисе сәкедә чәй урыны әзерләп йөри иде. Йөгәнне сәке астына ташлады да мич яныннан сәкегә самавыр күтәреп алып куйган әнисенә эндәште:
— Әни! Мин сиңа бүләк алып кайттым бит әле. Мә, тот!
Әнисенә төргәкне сузды. Ана кулларын ашъяулык читендә яткан тастымалга сөртте, бисмилласын әйтеп төргәкне алды.
— Нинди бүләк икән инде, бу?! Эй бала, бала!
Төргәк эченнән килеп чыккан әйберне тоткалап, сәрмәп карый башлады.
— Бу, әни, сиңа күлмәклек. Менә тагын унбиш тәңкә акча. Мәликә әбидән үзеңә күлмәк тектер. Ул унбиш тәңкә ала икән теккәнгә. Күлмәкнең кунакка йөри торганын тектер.
Ана ситсаны яртылаш сүтте дә сәке йөзлегенә утырып елап җибәрде. Битен ике кулы белән каплап:
— И-и бала, бала! И-и...
Әтисе көлгәндәй итеп әйтеп куйды. Тик тавышы азрак карлыккан, утырган иде.
— Соң, куан! Ә син елыйсың! Малаеңның сиңа алган беренче бүләге бит.
Идәндә басып торган улына сокланып карады:
— Болайга китсә, миңа да бүләк эләгер әле. Кунакка йөрергә минем дә күлмәк тә юк, чалбар да юк. Кигәннәрендә ямау өстендә ямау. Берәрсе чакырса, барырга оят. Рәхмәт, улым, әниеңнән дә, миннән дә...
Өнисе тавышсыз гына торды да улын кочаклап битеннән үпте.
— Зур рәхмәт, улым! Шатлыгымның иге-чиге юк. Бигрәк зурладың анаңны. Гомерең буена игелек күр, рәхәт яшә. Хатыныңнан, булачак балаларыңнан үлгәнче игелек күр!
Атна эчендә Рәшитнең даны түбән очка таралды: “Лотфулла абзыйның үгезле малае кызыл балчык, ком, ат б... сата икән. Өй сыларга!”
Ятим, йортларында эшче ир кулы булмаган хатыннар, юк акчаларын бар итеп, Рәшиткә килделәр. Хатыннардан акча алуны Рәшит әнисенә йөкләде. Шуннан соң Рәшит әнисе әйткән кешеләргә балчык, ком, ат тизәген йөкләп-йөкләп ташый башлады. Көндез авылда эшләп, кичләтеп әтисе янына үгезе белән чыгып китте. Кичтән печән төяп, яланда, саф һавалы куыш эчендә йоклап, кояш чыгуга печән йөге белән авылга кайтып җитте. Көн аралаш балчык, ком сатты, икенче көнне әтисенә ияреп печән чапты. Эш күплектән ябыгып, кечерәеп калгандай булды. Шулай булса да, ком, балчык сата башлаганнан соң ашау ягы азрак рәтләнә төште. Әнисе базардан сарык ите алгалады. Сирәк кенә булса да бодай оныннан төче күмәчләр пешергәләде.
1947 елның көзе дә тыныч кына җитте. Колхоз рәисе Басыйр югары очтан чыккан кеше. Бакыйр таз малае. Рәшитләр урамында иң очта, елга ярына терәп үк салынган йортта яши. МТСта озак еллар баш механик булып эшләп йөрде. Ике ел элек “8-март” исемендәге зур колхозны өчкә бүлделәр. Түбән очтагы колхозга “Марс” дип исем куштылар да шул колхозга механик Басыйрны рәис итеп сайлап куйдылар. Белеме бик зурдан булмаса да, колхоз эшен яхшы итеп оештырып алып китте Басыйр. Ел саен яландагы игеннәрне урып-сугып, хөкүмәткә тапшыргач райкомнан... шелтә алды. Сәбәбе: хөкүмәт салган иген планын үтәгән көнне үк, идарә утырышында карар кылдыра: “Марс” колхозчыларына бер трудка 500 грамм бодай, 200 грамм арыш бүлеп бирергә. Иген бирә торган кәгазьләрдә әллә кайчан фамилияләр язылып, һәркемнең иген күләме күрсәтелеп куелган. Кичтән карар кылынган, ә иртән ындыр табагы тулы “Марс” колхозчылары, һәркем үзенә күпме иген тигәнлекне белә, көшелләр янында капчыкларга тутыра, үлчәүләрдә үзенең чираты җиткәнне көтә.
Иген ала башлаган көнне үк, сәгать уннар, унберләр тирәсендә, колхозга райкомнан килгән уполномоченный колхоз рәисен таба алмый. Идарә бүлмәләрен җыештыручы хатын, күзләрен тимер тавышлы уполномоченныйдан яшереп, бер генә дә ачык җавап бирми. “Мин бернәрсә дә белмим”нән уза алмый.
Икенче көнне райком секретареның кабинетында Басыйрдан “сорау алалар”.
— Райком рөхсәтеннән башка, колхоз игенен растранжировать итеп таратырга кем рөхсәт итте?
— Беркем дә запрещайт итмәде. Хөкүмәткә колхоз тарафыннан иген планы үтәлгән. Шунлыктан артып калган иген тулысынча колхозникларныкы булырга тиеш, дип уйладык без.
— Кем ул “без” дигәннәрегез?
— Колхозниклар сайлап куйган идарә әгъзалары ул “без” дигәнебез.
— Димәк, сез, колхоз рәисе, идарә членнары артына качарга маташасыз?
— Мин Курск Дугасын узган сержантмын. Танкта. Ә менә сез, сорау бирүче иптәш Насыйров, фронтта бөтенләй булмаган кешесез.
— Мин партия члены. Партиям кая куйды — шунда булдым мин сугыш вакытында.
Басыйр рөхсәтсез-нисез барып урындыкка утыра. Беренче аңарга кисәтү ясый:
— Сезгә кем утырырга рөхсәт итте?!
— Мин допроста түгел. Ә райком секретаре бүлмәсендә.
Насыйров тәкъдим кертә:
— Куарга кирәк партиядан. Колхоз игенен разбазаривайт итеп тараткан өчен.
Басыйр урыныннан тормыйча гына өсти:
— Сугыштан кайта алмаган ир-егетләрнең балаларына таратылып бирелде ул иген. Ирләрен сугышта югалткан алтышар балалы хатыннар бар колхозда. Көн-төн эшлиләр...
— Рәислектән азат итеп, партбилетыгызны алсак, партиядан куып, кая барасыз инде сез?
— Яңадан тракторга утырырмын.
— Утыртмасак?
— “Марс” колхозында эш җитәрлек. Әгәр бер эш тә бирмәсәгез, Донбасска шахтага китәчәкмен.
— Паспортсызмы?
— Анда минем белән танк эчендә бергә янган егетләр эшли. Алар чакыралар мине.
Басыйр азрак дәшми тора да өсти. Курыкмыйча:
— Сугыш беткәнгә өченче ел китте. Без Европаны һәм андагы крәстиәнне күреп кайттык. Ул тук һәм культурный итеп яши. Колхозникны тагын ике-өч ел ач эшләтсәгез, колхозда эшләргә кеше калмаячак...
Кабинетта авыр тынлык. Югары оч колхозы рәисе, бюро әгъзасы, сорау бирә:
— Басыйр! Хөкүмәткә планнан тыш тагын күпме иген бирә аласың?
Басыйр бирешми һаман:
— Райком күпме сорый?
Райком инструкторы Насыйров “кыза башлый”:
— Райком беркайчан да сорамый, ә боерык бирә.
Секретарь Шәймарданов кулын күтәреп тынычлык урнаштыра, Басыйрдан сорый:
— Колхоз үтәгән планга тагын унбиш процент өсти аласызмы?
Басыйр уйлана да кабаланмый гына әйтә:
— Булмас алай ук. Алты-җиде процент булыр, дип уйлыйм.
Секретарь учы белән шапылдатып өстәлгә суга:
— Торговаться итми генә килештек алайса — ун процент!
Шулай да, инструктор Насыйров тәкъдиме белән Басыйрга “строгий выговор с занесением в личное дело”ны чәпиләр. Тик...
Икенче көнне районның күпчелек колхозларында көтелмәгән хәл: трудка иген тарату бара! Райкомга “коверга” чакыртылган “колхоз игенен разбазаривайт” иткән колхоз рәисләренең җаваплары кыска һәм тыныч:
— “Марс” колхозына яраган нигә безгә дә ярамаска тиеш?!
Басыйр ике ел ярым эшләп калды колхоз рәисе булып. Югарыдан “колхозларны яңадан эреләтү” сәясәте килеп чыкты. Сәбәбен күпләр аңламады. Ә аның сәбәбе бик ерак яшерелгән иде һәм ул колхозлар ваклангач килеп чыккан көтелмәгән сәбәп иде. һәр авыл 1946 елда аерым колхоз булды. Ике-өч ел үтү белән бер нәрсә чатнап-яшенләп көн тәртибенә килеп тә басты: үзләре генә торып калган урыс колхозлары юньләп чәчмәделәр дә, урмадылар да. Чөнки урыс җир эшенә ялкау, өстәвенә тоташ эчкечелеккә сабышып бара иде. Тиз генә “укрупняйт” иттеләр дә чуваш, татар, башкорт, латыш, мукшы авыллары белән бергә сыекладылар...
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру