XIX
Кайтуларына бер атна дигәндә, Ак бабайны чакырдылар. Ул Мәдинәттәйне ияртеп килеп кергәндә, барысы да өйдә иде. Хәлим белән кул биреп күреште, хатын-кызлар белән баш кагып кына исәнләште. Яшьләрнең өйдә булуына һич аптырамады. Аның аптырамаганына өйдәгеләр гаҗәпләнде. Ләкин алар да сер бирмәде. Тәмле телләрен кызганмыйча, күршеләрен түргә, өстәл артына чакырдылар.
– Нәфисәбез кайтты бит әле, – диде Сания, анысы болай да билгеле бит инде дигән кебек, Хәлим турында әйтеп тормады.
– Беләм, – диде Ак бабай, – кайтканнарын күреп калдык. Мәдинәттәң белән мәтрүшкә җыярга чыккан идек. Таң атканда җыйган үлән файдалы була бит ул... Кайтканнар икән, әйбәт... Шул хакта, ягез бер дога... – Карт кушучларын алдына күтәрде, яшьләрнең исәнлегенә, тормышның иминлегенә, иманның ныклыгына, күңелләрнең Аллаһы Тәгаләгә сыенган булуына багышлап, кыска гына берничә дога укыды. Күренеп тора: барысына да рәхәт булып китте. Ләкин Ак бабай үзе, гомердә булмаганча, үтә дә җитди иде. Йөзе-чырае, күзләре, тән хәрәкәтләре, тавышы ук әйтеп тора: нәрсәдер борчый аны, күңелендә ниндидер серле уй бар, тамагында ниндидер төер бар... Ләкин ул тиз генә ачылырга теләми, сынаулы карашы белән һаман-һаман Нәфисәгә карап ала, әлбәттә инде, аның күңел гаме, уе иң элек Нәфисә белән бәйле, ахры. Шулай булып чыкты да: – Ничек соң хәлләрең, Нәфисә балам?
Хәятны күтәреп бер читтәрәк торучы Нәфисә, Ак бабайның бу сүзләрен чакыру дип белеп, өстәл артында аның өчен калдырылган буш урындыкка килеп утырды.
– Барысы да әйбәт, Ак бабай. – Аннары төзәтеп әйтеп куйды: – Хәзер... барысы да әйбәт.
– Әйбәт булсын, барысы да әйбәт булсын, балам. Әнә бит нинди сынаулар төште язмышыңа... Баш җитмәслек хәлләр бит... Барыбыз да шайтан коткысына бирелгән булганбыз. Барыбыз да гаепле монда... – Бераз тын калып торганнан соң, тавышын күтәребрәк дәвам итте: – Хәзер яшәргә, оланнар! Ничек тә сер бирмәскә – тормышыңа да, теге яман нәрсәгә дә!.. Әҗәлне әйтәм...
«Әйбәт булсын» дип әйтүенең сере бар. Ак бабай да, Мәдинәттәй дә Нәфисәдә нинди «чир» барлыгын төгәл белеп кергәннәр иде. Мәрт йокысына киткән кешеләргә өрәк ияләшкәнен дә, бу хәшәрәтләрнең күбрәк хатын-кыз тәнен сайлавын да беләләр. Аларның күбесе гомер буе хатын-кыз сурәтендә калып, артык зыяннары да булмаска мөмкин. Ә менә кайберләре... сихер шаукымы, ырым-гипноз белән кеше җанын зәгыйфьләндерергә, хәтта һәлак итәргә дә мөмкин... Иң хәтәре – кешенең үз өрәге үзенә керсә. Аны танып та, чыгарып җибәреп тә булмый. Бер генә юл кала: аны бәхилләтү. Тагын бер юл бар икән әле: куркыту! Нәфисә бүген ике кеше булып яши. Үлеп күмелгәннән соң, аның мәрт тәнендә туган ут йомгагы да, исәнлеген, фанилыгын кайтарып, бу дөнья мәшәкатьләре белән яши башлаган Нәфисә дә чынлыкта бар, аларның берсен дә беркая куеп булмый...
Бәхилләтү мөмкин түгел. Өрәк җанга җан сорый. Хәтта хайван җаны да кызганыч бу очракта. Чөнки хайван җанын да изгелек юлында гына, изге гамәлләргә багышлап кына корбанга чалып була. Куркытырга? Менә монысы турында Ак бабай күптән уйланып йөри инде. Карчыгы белән дә мең мәртәбә киңәште. Бер курыкса килми, диләр бит аны, ләкин килмәслек итеп куркытырга кирәк.
Алларына ясап куелган чәйне эчсәләр дә эчтеләр, эчмәсәләр дә эчтеләр. Шуңа да чәй өстәле бик тиз ябылды. Хатын-кызлар кече якка чыгып китте. Ак бабай Хәлим белән генә калды.
– Бу – авыру түгел, – дип, ерактан башлады ул, нәрсә турында сүз барганын аңлатып та тормыйча. – Бу – кабер шаукымы. Мәрт йокысы, бер иярсә, китми жәфалый, еш кына гомер буе интектерә. Нәфисә очрагы өметсез түгел. Мин авыррак булыр дигән идем...
– Урманда үзебезнең Нәкыя карчык белән Тәкыя карчыклар эшкәртте... Дәвалап, имләп-өшкереп, кешелегенә кайтардылар...
– Шулай түгел микән дип уйлаган идем аны... «Рәнҗешкә – үч» кануны кешеләр арасында гына шул, табигатьтә андый әйбер юк.
– Тәкыя, Нәкыя әбиләр...
– Беләм-беләм, ни әйтәсеңне чамалыйм. Алар да Хода бәндәләре димәкче инде син. Хәлим олан, дөресе шул бит: алар кешеләргә караганда табигатькә ныграк якын, табигатьнең бер өлеше, күзәнәге кебек. Хәтта, әйтер идем, аларның аңы, зиһене – табигать үзе! Ә табигать сихерле. Син, Хәлим олан, моны миннән дә яхшырак беләсең... Табигатькә якын булганга күрә генә ул карчыкларның сихер көче бар да инде, чөнки табигать үзе баштанаяк сихерле, ырымлы... Ходай Тәгалә яратканнан бирле... Монда мин тамчы да шикләнмим.
– Нәрсә эшлибез соң, Ак бабай? Нәрсә әйтсәң дә, мин күтәрәм...
– Үзен куркытмый гына, убыр-өрәген куарга кирәк. Нәфисә аны гына аңлар, аңламый калса, тагын да әйбәтрәк... Бердәнбер таләп: йоклаган булуы шарт. Өрәк йоклаган иясенең авызыннан яисә башындагы башка тишек яки уентык аша чыгып йөри. Кешесеннән аерылгач, морҗа тишеге аша тышка чыга да кеше куркытып «күңел ача», беренче әтәчләр кычкырыр алдыннан гына кабат иясенә кайтып керә. Шуннан файдаланып калырга кирәк, Хәлим олан...
Нинди убыр, нинди өрәк? Нинди тишек баш, ачык авыз? Нинди морҗа, нинди әтәч? Боларны тыңлап, Хәлимнең башы исәнгерәде. Үз хатыны белән шундый хәл булыр дип уйлаган идемени ул! Иң якын кешесеннән убыр, өрәк куу мәшәкате белән йөри бит ул хәзер! Ак бабай хаклы, шулай ук теге Ирәмәл шаман да дөресен әйткән булып чыга: урман карчыклары Нәфисәне терелтеп бетерә алмаганнар. Кайда икән ул хәзер Урал тауларыннан төшкән шаман егет? «Мин генә терелтә алам» дигән иде бит ул. «Үзем табам» дип тә мактанган иде... Аның урынына карчыклар янына кереп киткән иде, исәнме ул хәзер? Карчыклар аны бер-бер нәрсә эшләтмәгәннәрме? «Мин алардан көчлерәк» дигән кебек булган иде дә... Кем белә бу сихер дөньясын?! Бу табигать көчен... Дөнья галәмәтләрен...
Җавап биргәнче, Хәлим шактый башын иеп, уйланып утырды. Бер карасаң, болай да яшәп була. Ну бераз тынгысызланыр да тынычланыр, күңеле, җаны урынына утырыр, бәлки? Бик җитди микәнни хәле? Догадан авызы бушамаган, намаз иясе булган күрше карты да мәҗүси йола, им-том, ырым хакында сөйләгәч, җитдидер шул...
– Мин риза, Ак бабай. Хатын-кызларга җентекләп сөйләп тормыйбыз, яме... Балаларны...
– Балаларны ул көнне башка җирдә кундырырга кирәк булачак.
– Кайсы көнне соң?
– Анысын тормыш үзе күрсәтер. Бик сузарга ярамый. Шушы көннәрдә хәл итеп бетерергә кирәк. Бу көннәрдә сезнең йорт өстендә ут көлтәсе күрәләр, әлегә халык бик сөйләнми, гел кабатлана башласа, сүз чыгачак... Аннары... – Әйтергәме-юкмы дигән кебек, карт бераз уйланып торды. – Озакка китсә, сине алып китүләре дә бар. Әнкәләрең әйтмәдеме әле? Юкмы? Димәк, кызганганнар... Сиңа карата районда җинаять эше кузгатылган. Сезнең кайтуны гына көтәләр. Тикшерүчеләр әллә ничә килде инде. Тентүләр дә булды, сорау алулар да... Без, әлбәттә, тыныч кына аңлатырга тырыштык, тик безне аңлап бетерә алмадылар, ахры... Төрмә белән янадылар. Өй борынча йөреп, ниндидер рәсми кәгазьләргә куллар куйдырттылар...
– Шулай булыр дип уйлаган идем... Шулай тиештер инде бу очракта. Кешене тереләй күмдек бит, гарьлеге ни тора! Хәзер шуның әҗерен күрәбез... – Хәлим тәмам күңелсезләнде. Башын аска игән килеш, өстәлгә сукмакчы булып, йодрыгын баш түбәсенә күтәргән иде, сукмады, бары тик йомшак кына итеп өстәл читенә төшерде... Аннары өметле, җылы карашы белән картка күтәрелеп карады: – Барысы да җайланыр бит, Ак бабай, сез ничек уйлыйсыз?
– Җайланыр, олан, җайланыр... Тик безгә бик нык тырышырга туры киләчәк. Влач алдында да сер бирергә ярамый, нык торырга кирәк. Ахыр чиктә Нәфисәне һәлакәттән, аяныч язмыштан син саклап калдың, аны авылга син табып алып кайттың. Бу исәпкә алынырга тиеш! Кеше гомере бөтен закуннан да өстен ул!
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/