...Ул ел ярымнан төнлә үлде.
...Әни елый.
...Бүлмәгә керү белән картәнинең күз кабаклары ачык булуын күреп калдым. Аларны яптырырга тырышып, озак кына тотып тордым. Тынычлана төшеп, бераз черем итәргә дә өлгергәнмен. Ләкин берничә мизгелдән сискәнеп уянып китсәм, картәнинең күзләре ачык, һәм алар гүя мине күзәтә иде.
* * *
...Ул кичне мин авылдагы өебезнең ишегенә шактый озак шакып тордым. Тәрәзәгә килгән картәни мине караңгыда танымады. Юк, танымады түгел, ул мине күрми, аның карашы, минем аша, башка вакытка, башка үлчәмгә төбәлгән иде. Көч-хәл белән ишекне ачтыра алдым. Күзләрендә гадәттәгечә шатлык чаткылары да биешмәде, ул битараф, аңа барыбер иде.
Чәй куйдык, мин залдагы диванга барып утырдым, картәни өстәл әзерләргә тотынды. Буш йортның авыр тынлыгын бозып, аның тапочкалары бетон идәнгә җәелгән линолеумда салмак кына шапылдый. Вакытны белергә теләп, өйдә булган сәгатьләргә күз салдым: дивардагы күкеле сәгать күптән туктап калган, йөргәне дә әйле-шәйле. Аптырагач, телевизорны кабызып, аның гөрелтесен тыңлый-тыңлый чәй эчәргә керештем.
Безнең гаиләдә чәй эчү беркайчан да сусын кандыру гына булмады. Чәй табыны – гаиләнең бергә җыелу, ял итү урыны. Чәй эчкәндә ниндидер уртак мәсьәләләр тикшерелә, нәкъ менә чәй эчкәндә генә балалар әти-әниләренең ихлас игътибарын һәм кайгыртуын тоя, сорауларына җавап ала. Әти шаярта, кызык хәлләр турында сөйли, мин рәхәтләнеп көләм. Бик күңелле һәм искиткеч рәхәт. Шуңа күрә чәй эчүләрнең мөмкин кадәр озаккарак сузылуын тели идем. Инде кунак килсә, аны шунда ук чәйгә утырталар, һәм озын-озак әңгәмә башлана. Аларны озатыр алдыннан тагын чәй табыны җыела. Бик тә ярата идем мин кунак килү-китүне.
Тәүдә картәнинең, без икәү генә булсак та, өстәлгә өч чынаяк куюына игътибар итмәдем: ул бит инде өлкән яшьтә, һәрчак нәрсәне булса да бутый йә оныта. Мин инде моңа аптырамый идем. Тавыш-тынсыз гына чәй эчтек, аннан картәни нидер сөйләргә тотынды. Үземнең уйларыма батып, аны тыңламадым да диярлек. Бераздан гына ниндидер кешеләрнең, бер хатын һәм бер ирнең, аның танышларының, килгәнлеген, тәрәзә шакыганнарын, аны каядыр чакырганнарын, тик картәнинең бармаганлыгын аңладым. Өстәвенә, бер таныш булмаган иркәй дә килгән, әрсезләнеп, диванга җәелеп яткан да үзенең туган-тумачасы белән шушы өйдә яшәячәген белдергән. Туганнары шунда ук өйгә тулган, аларны картәни көч-хәл белән куып чыгара алган, бары тик бер кечкенә кызны гына жәлләгән: ул бик ач, киеме дә начар икән, ә җәй күптән үткән. "Менә шуннан бирле без икәү яшибез дә инде", – дип, картәни үзенең хәбәрен тәмам итте. Мин шунда гына аңыма килдем һәм: "Кем белән?" – дип сорый салдым. "Теге кыз белән!" – диде картәни, минем авыз ачып торуыма ачуы килеп.
Миңа хәбәр җибәргән күрше хатыны килеп керде, картәнинең байтактан ялгыша башлавын, үзен акылдан язган кеше кебек тотуын сөйләде. Яңарак кына авыл кибетенә йөгереп барып, "йортым яна" дип кычкыруын өстәде. Барысы да янгын сүндерергә йөгергәннәр, ә янгын юк, ди. "Аны карарга, дәваларга кирәк, чынлап торып ут төртмәс борын алып китәргә тырышыгыз", – дип киңәш бирде ул. Күрше хатынын рәхмәтләр әйтеп озатып калдым. "Кичтәнге акыл иртәнгә ярамый, иртән күз күрер әле", – дип, йокларга яттым.
Төнлә картәнинең тапочкалары шапылдауга уянып киттем. Аның үзалдына нидер мыгырдана-мыгырдана бүлмәдән бүлмәгә йөрүе ишетелә иде. Бу хәл бик озак дәвам итте. Мин, түзмичә, йокы бүлмәсеннән чыктым. Гаҗәп, диванга урын җәелгән иде. Кемгә икән инде?
Картәни бик дулкынланган иде. "Ни булды?" – дип сорадым мин, борчылуымны басарга тырышып. "Юньсез кыз", – дип сукранды ул, – тыңлашмый, миннән качарга гына тора. Таба ал-
мыйм үзен!" Һәм һаман эзләнүендә
булды. Мин ни булырын көтәргә ка-
рар иттем. Күпмедер вакыттан аш
бүлмәсеннән тавышы ишетелде: "Кара
аны, кая менгән!" Картәни җылыткыч
батареясе багы өстенә, түшәмгә
төртеп күрсәтте. Баскыч та сөяп ку-
елган. Әлбәттә инде, анда беркем дә
юк иде, картәни исә күзгә күренмәгән
кызчыкны бак өстеннән төшерде дә,
урынына илтеп салды, өстен юрган
белән ябып куйды.
Иртән әтинең абыйсына шылты-
раттым. Ул җәһәт килеп җитте. Көч-
хәл белән картәнине аларга барырга
күндердек. Кунакка гына барасың,
тиздән кайтасың дип алдаштык.
Машинага утырыр алдыннан картәни
миңа борылып, моңсу гына: "Син ул
кызчыкны искә ал инде", – диде.
Мин вәгъдә бирдем.
* * *
Кайтуыма хатынымның яраткан со-
равы әзер иде: "Кайда йөрдең?" Мин
хәлне аңлаттым һәм өстәп куйдым:
"Тик мин берүзем түгел, бер кыз
белән". Хатыным миңа сәерсенеп
карап алды да бармагы белән чигә
тирәсен "бораулады". Әйе, мин дә ул
чак шаяртам дип уйлаган идем.
Ә ярты елдан картәни абыйның
абзарын яндырды. Сәбәбе нидә бул-
гандыр, белмим. "Ут төртелүне көтеп
кенә торган абзар-сарайлар дөньяда
әкәмәт күп бит". Ләкин җиңги моны
аңларга теләмәде. Ул абыйга басым
ясады, һәм картәнине тиз генә безгә
күчерделәр. Аның алдагы ярты елы
тулай торакта үтте.
Хатыным картәнине караудан
баш тартты: "Минем белән киңәшләшмәдең",
– дип, ишекне шап итеп
япты да чыгып китте. Киңәшләшеп
торырга вакыт булдымыни! Һәм,
әйтерсең, башка юллар бар иде!
Шулай итеп, картәнине карау миңа
торып калды.
Без картәни белән аерым бүлмәдә
яшәдек. Көн дә баш ватам: нәрсә
ашатырга? Көндез, эшкә киткәндә,
аны бикләп китәм, һәм, ул-бу була
күрмәсен дип, бик курка идем. Озын
кыш буена бер генә тапкыр урамга
чыгып әйләндек, аның башкача теләге
булмады.
Ярый әле, якында гына яшәгән
энекәш ярдәмләште. Кыйммәтле да-
рулар алдык, килен, энекәшнең хаты-
ны, картәнинең киемнәрен юды, юын-
дырды, уколлар кадады. Даруларның
файдасы тимәде диярлек. Хәтере
көннән-көн начарланды. Приступлары
торган саен ешрак кабатлана башла-
ды. Үзен бөтенләй белештерми баш-
лап, тамаша кылырга бар тулай торак
җыелган чаклар да булгалады.
Минем тормышым тәмугка
әверелде. Боларны күрмәс өчен, мин
тагын да ныграк эчә башладым. Энем
тәүдә кайсыбызны көйләргә белми ап-
тырый иде булса кирәк.
Шулай кыш үтеп китте, ә җәен
картәнине әни үзенә күчерде. Көз ба-
шында картәни вафат булды. Әҗәле
алдыннан ул һушына килде, хәтта
шаяртырга итте. Килене, ягъни әни
белән электән бик тату булмасалар
да, авыр чакта ташламаганы өчен, аңа
рәхмәтләрен укыды...
* * *
Мине ялгыз эчкече иткән бу сынау
беткәндер инде дисәм, тормыш сюр-
призларын әзерләп кенә торган икән.
Ниһаять, ис-акыл җыя башлаган
чагымда, ишек шакыдылар. Барып ач-
тым. Бусагада гади генә алсу күлмәк
кигән бер кызчык басып тора иде.
– Син кемне эзлисең? – дип сора-
дым мин, аны ишекне ялгышадыр дип
уйлап.
– Синдә уйнасам буламы? – диде
ул. – Мин бер ялгызым. Миңа шун-
дый... шундый күңелсез!
Мондый көтелмәгән үтенечтән мин
югалып калдым. Ә ул инде бүлмәгә
үтте, һәм миңа бары елмаеп сорарга
гына калды:
– Чәй эчәсеңме?
Кыңгырау чыңын хәтерләтеп, ул
көлеп җибәрде:
– Әйе, кәнфитләп!
Әлбәттә инде, кәнфит табылмады,
һәм миңа кибеткә чыгарга туры килде.
Кайтуыма кызчык уенга баткан һәм
мине күрми дә иде сыман.
– Исемең ничек? – дип сорадым мин.
Ләкин ул уенга чумып, җавап бирмәде.
Ярар, соңыннан белермен әле, дип
уйладым мин. Аннан без чәй эчтек,
аның кыбырсыклыгы аркасында чәй
түгелде, кекс валчыклары уңлы-суллы
чәчелде, кайнатма таплары өр-яңа
эскәтер өстендә күлләвекләр хасил
итте. Мин үзем дә артык пөхтәләрдән
түгел, нишлисең, җыештырырга туры
киләчәгенә күндем һәм үз эшемдә
булдым. Ләкин кызның уены уйларым-
ны тупларга комачаулый һәм ачуымны
кузгата иде, өстәвенә, ул бихисап ах-
мак сорауларын да яудыра:
– Ә нишләп синең пәрдәләрең гел
тартып куелган? Син нәрсә, кояш як-
тысын яратмыйсыңмыни?
– Мин кайберәүләрнең минем
дөньяма тыкшынуларын яратмыйм,
– дидем, шактый тупас итеп. – Һәм,
гомумән, сиңа өеңә кайтырга вакыт
түгелме?
Ул көрсенде, курчагын алды һәм
ачуланып кайтып китте, хәтта саубул-
лашмады да.
Төнлә бала елавына уянып киттем.
Утны кабызуга, минем диванга кар-
шы караватта утырган теге кызчыкны
күреп, шок хәлендә калдым. Ишекне
ябарга онытканмындыр, күрәсең.
Кызчык үксеп беткән иде. Соңгы
арада хатын-кыз яшенә ышанмаска
өйрәнсәм дә, хәленә кереп, сорый
салдым:
– Ни булды, каян син?
– Мине беркем дә яратмый, – дип,
яшь аралаш көчкә әйтә алды ул.
– Ничек инде беркем дә? Менә мин,
мәсәлән, – дип алдаштым мин, һәм ул
нәзек кенә куллары белән муеныма
сарылды. Мондый көтелмәгән ыша-
нычтан күңелем нечкәрде, һәм, кыз-
чыкны йокларга яткыргач, шактый озак
уйланып утырдым.
Шул көннән, дөресрәге – төннән
башлап, минем ялгызлыгыма нокта ку-
елды. Тәүдә күндем, аннан өйрәндем,
ә соңыннан аңардан башка күңелсез
үк була башлады, икәү, барыбер дә
күңеллерәк бит. Шулай ук мин аны уй-
ламыйча булдыра алмый идем, ә бит
кемдер турында хәстәрлек күрәсең
икән, үз хәсрәтләреңне онытасың һәм
яшәешеңдә нинди дә булса мәгънә
барлыкка килә...
(Дилбәр БУЛАТОВА тәрҗемәсе.)
***
Автор турында
Салават Венер улы Вахитов 1961нче елның 6нчы июнендә Красноярск өлкәсенең Ачинск шәһәрендә туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган, филология фәннәре кандидаты, жаргонология буенча белгеч. РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы.