ХVIII
Хәлим сизенә иде: Нәфисә төнне, караңгылыкны яратмый, төнгә керсә, күңеленә шом иңә. Борчыла, бик озак йоклый алмый, йоклап китсә дә, бик еш саташып уяна... Урманда кунып-төнеп йөргәндә дә, аланда да шундый хәл иде. Аны бу вакытта Хәлим бөтенләй дә таный алмый, – Нәфисә ниндидер табигый кыргыйлык белән усаллана, ямьсезләнә, каядыр чыгып китмәкче, кемнедер тотмакчы, кемнәндер үзе качмакчы була... Гүр караңгылыгында җан газабы кичереп чыккан кешедә андый гына шаукым буладыр анысы... Кыргый урманда төннең гөнаһ шомлыгына әверелүе аңлашыла аңлашылуын... Ә бит тыныч, җылы өйдә дә, якыннары, балалары янында да Нәфисә белән шул хәл еш кабатлана. Монысын ничек аңларга? Мунчадан кайткач, әнкәләренә «Менә, ниһаять, кайтып җиттем» дисә дә, бу фани тормышка әле һаман кайтып җитә алмыймы Нәфисәкәй-җанашы?
Күңел түренә никадәр җибәрмәскә тырышса да, Нәфисәнең төнге тынгысызлыгы белән бәйле шик-шөбһәләр Хәлимнең йөрәгенә барыбер тирән үтеп керде. Әмма ул аны әлегә үзендә генә тота, хәтта әнкәләренә белгертергә дә кыймый.
Кайтканнан соң беренче ике төнне ару гына уздырса да, өченче төндә Нәфисә аеруча нык тынгысызланды. Аңа карап Хәлим йокламады, балалар борчылды... Кече яктагы әнкәләре дә медер-медер нидер сөйләшеп чыктылар... Беренче карашка берни дә юк кебек. Ләкин сәер хәл бит: йоклаган җиреннән тора да утыра Нәфисә, тора да утыра. Күзләре шар ачык, йөзләренә кара коелган... Хәлим салмак кына хәрәкәтләр белән кочаклап кире яткырмаса, ул тормакчы була, тора калса, шул шардай күзләре, сәер йөзе, тузган чәчләре белән өй эчендә йөренә башлый... Таңга таба, оебрак киткән бер мәлдә, Хәлим күзләрен ачып җибәрсә, каршысында Нәфисә басып тора, аңа төбәлеп карап баккан да, менә хәзер тотам, буам дигән кебек, кул бармакларын ыргаклап алга сузган... Хәлим, торып, юмалый-юмалый, көйли-көйли, хатынын чак кына кабат түшәгенә яткыра алды. Нәфисә ыңгыраша-ыңгыраша, ах-ух килеп йоклап киткәч кенә, ир тынычлана алды. Ә курку калды. Нәфисәнең йокы аралаш томырылып карап торган күзләре, карашы йөрәгенә ягылып калды.
Иртә белән шул ачыкланды: Нәфисә төнге хәлләр турында берни белми иде. Таң алдыннан гына йокыга талган хатынның уянганда кәефе яхшы иде. Ул бертуктаусыз балалар белән уйнады, шаярды, Хәлим белән дә шаярырга тырышып карады: йә, арттан килеп, күзләрен каплый, йә кытыклап китә... Ләкин Хәлимнең йөзе таушалган, арыган, күңеле борчулы иде, хатынының шаян сүзләренә, балаларча кыланмышларына ул шундый ук шаяру белән җавап бирә алмады. Нәфисә моны сизде, әмма артык игътибар итмәде, балалары белән мәшгуль булды.
Нәфисә белән булган хәлләрне әнкәләре дә сизгән, ахры. Иртәнге чәйне эчкәннән соң, Хәлим чоланда коралларын урнаштырып йөри иде, Сания килеп керде. Аулакта туры китерүеннән файдаланып, Хәлимнең җиңеннән тартып тотты да сорашырга да кереште:
– Нәфисә терелеп җитмәгән димме?.. Җеннәре бар кебек. Әллә, мәйтәм, өшкереп карыйбызмы? Син ничек уйлыйсың?
– Сез дә сихер-михер дип йөрмәгез инде, әнкәй! Урманнан да шул сихердән, кара шаукымнан туеп, гайрәтем чигеп кайткан идем, монда да сихер-сихер дип яшикме инде, йә? – Әлбәттә, Хәлим бу сүзләрне үзен тынычландыру өчен генә әйтте. Әнкәсенең сүзләрендә дөреслек бар бит. Мең мәртәбә хаклы ул: нидер эшләргә кирәк, Нәфисәнең сихри авыру өянәген, төнге саташуларын тирәнгә – йөрәгенең җан тамырына – һич кенә дә җибәрергә ярамый!
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/