XVII
Нәфисә белән Хәлимне өйдә көтәләр иде. Ләкин очрашу бу кадәр көтелмәгән булыр дип беркем дә уйламаган. Очрашу башта барысын да телсез итте. Көтеп-көтеп тә көтеп ала алмаган, инде өметләрен өзә язган, шуңа да тынычлангандай булган Тәскирә белән Сания, капкадан килеп кергән Нәфисәне күргәч, ни әйтергә, ни эшләргә дә белмичә, тәмам аптырашта калдылар. Ике як иңбашына асылынып төшкән ап-ак чәчләре, матурлыгын, зифалыгын югалтмаса да, тәнендәге кутырлардан соң бераз чуарланыбрак калган йөз-бите, муен-түшләре, беләкләре шикләндердеме, Нәфисә артыннан ишегалдына Хәлим килеп кермичә, урыннарыннан кузгалмадылар. Хәлимне күргәч, барысын да аңладылар, берьюлы «кызым» дип кычкырып, икесе ике яктан Нәфисәгә ябырылдылар. Шулчаклы дәррәү кузгалдылар, аны кочаклап кына калмадылар, күңел ярсулары белән килеп, бәреп ега яздылар. Капка баганасына килеп бәрелүдән Нәфисәне артында торучы Хәлим генә йолып калды, ахры...
– Кызым!
– Кызым, Нәфисә! Син бит бу!.. Аллаһының ярдәмнәре, рәхмәтләре белән табылдың бит син, и Раббым!..
– Аллаһының мәрхәмәте белән исән калдың, үлеп терелдең ләса!
– Ай Аллам, нинди зур гөнаһлар кылдык бит без сиңа карата, зинһар, кичер, кызым... Балалар хакына кичер!
– Изгеләрнең изгесе бит син безнең өчен! Ходай катына барып кайткан кеше... Без сиңа бик рәхмәтле, кызым, терелүең өчен рәхмәтле, терелеп кайтканың өчен...
– Шуның белән безне кичереп булмый торган гөнаһтан саклап калдың... Ә үзең... үзең, бала хакын хаклап, бик зур савапларга ирештең...
Нәфисә «телсез» иде. Бу очракта ни әйтергә кирәген, әнкәләрен ничек тынычландырырга икәнен ул белми иде. Шуңа күрә ул бары тик елый гына иде... Кычкырмыйча, үксемичә, тыныч кына елый иде. «Әнкәй» дип, әнкәләрен кочаклыйсы килә, әмма шул иң изге сүзне дә әйтә алмый... Аның «әнкәй» сүзе дә яшь булып агып чыга... Хәлимнең дә күзләре дымланды, тик ул еларга, җебеп төшәргә тиеш түгел, бу хатыннарны бары тик ул гына тынычландыра алачак. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, күңелләрдә, татарларның гомер юлдашы булып, күңел түрендә тыйнак кына яшәп яткан сабырлык белән тынычландырырга тиеш ул бу газиз җаннарны...
Ишегалдында шактый озак торып керделәр. Озак аңлаштылар. Өйдән бала елаган тавыш ишетелмәсә, тагын торалар иде әле. Ул тавышка беренче булып Сания игътибар итте.
– Тәскирә, карале, Хәят уянган бит... Кереп тынычландырасыңмы әллә? Синең кулны ярата бит ул...
– Нишләп мин керим? Аның үз әнкәсе бар бит, ул керсен!.. – Үзе шундук Нәфисә ягына борылды. – Әйдә, кызым, керик, ул синең кайтканыңны сизеп елый... Синең бит Хәят исемле кызың бар, Хәлим әйткәндер инде. Бар, кер, кызың белән таныш...
Өй эченә дәррәү килеп кергән халыкны тоепмы, әллә алар арасында газиз әнкәсенең барлыгын сизепме, бала бераз тынычланган кебек булды. Ул инде еламый, үксеми, бары шыңшый гына, аның бу тавышында бераз үпкә бар, яшәргә омтылыш бар, иң мөһиме, бәхеткә ымсыну бар...
– Балам, Хәят... – Авыр сынау кичереп, ерак аралардан өенә кайтып кергән Нәфисәнең иреннәреннән калтыранып чыккан беренче сүзләр шушы булды. – Зинһар, кичер мине... Мин сине беренче булып сөя алмадым. Күкрәк сөтемне имезә алмадым... Мин сине югалттым, кичер мине, балам, газизем!..
Хәят Нәфисәне шундук кабул итте, каяндыр кинәт кенә табылган әнкәсенең кулына җиңел барды. Якын кешесенең кулларына күчкәч, ул тәмам тынычланды, дөресрәге, җитдиләнде. Хәтта күзләрендә олылар карашында гына була торган шикләнү, шомлану тойгылары да чагылып китте... Әмма хәл бик тиз үзгәрде. Фәрештәләр кулы уйнадымы: үзенең нәни генә гомерендә бер мәртәбә ана назы күрмәгән, ана күкрәгенең җылысын да тоймаган сабый, Нәфисә куенына күчкәч, борыны белән төртә-төртә, ими эзләргә кереште... Бу хәлгә шаклар катып торган ана кеше кинәт кенә күкрәгенә ургылып сөт керә баруын, бу сөтнең җылы тәненнән саркып чыгып, күлмәген, аннары муенына, түшенә сыдырылып төшкән яулык шәлен юешли башлавын тойды...
Нәфисә ни сәбәпледер Тәскирә белән Сания ягына түгел, Хәлимгә таба борылып:
– Хәлим... Сөт төште... – диде.
Шунда беренче тапкыр барысы берьюлы елмайдылар.
Калганы инде гадәти тормышта ничек булырга мөмкин, шулай булды, яшәү дәвам итте.
Гадәти микән? Хәлим белән Нәфисә беренче көннәрдә кеше күзенә күренмәделәр. Ял иттеләр, өйгә, балаларына ияләштеләр. Бигрәк тә Нәфисәгә барысына да өр-яңадан күнегергә кирәк иде. Аның белән булган күңел тетрәнүләре, зиһен алмашынулары, ике дөнья чигендә әле бер якка, әле икенче якка чыгып-кереп йөрүләре яшәүгә, тормышка карашын шактый үзгәрткән, күңелен моңсуландырган, шул ук вакытта рухын ныгыткан иде. Ул бик еш уйга кала, бер ноктага карап, озаклап уйланып тора, хәрәкәтләре салмакланган, күп сөйләшми, элеккеге кебек уйнап-көлеп, шаярып йөрми... Ләкин балалары янында үзгәрә. Аларны ул кулына алып үсендерә, үчтеки иттерә, түшәктә әвәләп, борыны белән тәннәрен иркәләп назлый, кытыклый, көлдерә... Хәлим дә гел аның белән, бу минутта ул үзенең иң элек Нәфисәгә, балаларга кирәген яхшы белә. Әнкә кешеләр олы якны тулысынча аларга бирделәр. Сания дә, Тәскирә дә ул якка сирәк керә, ашарга-эчәргә, алмаш кием-салым кертергә кирәк булса гына...
Ниһаять, ана белән кыз икәү генә калдылар. Ишек төбендә басып торган Тәскирә баштарак түргә үтәргә кыенсынып торды. Нәфисә аны барып ук алды:
– Әнкәй, ник анда торасың? Әйдә үт, түргә уз. Хәят йоклады, калганнар урамда, бер иркенләп сөйләшик...
– Сөйләшергә кирәк иде шул...
Нәфисә кискен генә әнкәсенә таба борылды:
– Ничектер кыенсынып кына сөйләшәсең, әнкәй...
– Кыенсынам шул, балам... Мин хәзер ничек яшәргә дә белмим... Әни кеше булып, синең җаныңны, тыныңны, исәнлегеңне тоймаганмын, сине җиргә иңдергәндә, кабык колашасына аркылы ятып, кабергә иңдерүдән тыймаганмын, гүр газабыннан йолып калмаганмын... Кичерә алсаң, кичер, балам... Кичерә алмасаң, мин аның авырлыгыңа да түзәрмен... Гөнаһым зур икәнен беләм, кичермәсеңне дә беләм. Синең алда гафу соравым үзем өчен генә... Аннары... Ходай Тәгалә өчен. Ул үз хатамны тануымны, сиңа карата хәерхаһ, изге нияттә булуымны белеп торырга тиеш...
– Әнкәй, ничек кичермим инде, кичерәм... Аннары, анда синең нинди гаебең бар соң?! Табиблар эше бит ул. Аларга үпкәләргәме? Юк, әнкәй, мин беркемгә дә үпкәләмим, рәнҗемим дә. Димәк, шулай кирәк булган, димәк, Ходай Тәгалә миңа шундый сынау аша узарга кушкан. Шул гына. Тынычлан, әнкәй, әйдә, тату гына бергә, бер гаилә булып яшик. Балалар үстерик, исән-сау булыйк, имин булыйк, бәхетле яшик!..
Тәскирә бер сүз дә дәшмәде, кызы янына килде дә аның ап-ак озын чәчләрен сыйпый башлады, аннары, бармак очлары белән бөтереп тотып, толымлап үрергә кереште...
Бу минутта ябылып бетмәгән ишек артында торучы Саниянең күзләреннән ургылып яшь ага иде.
Хәлим ике төн буе мунча якты. Нәфисәнең тәнен, хәтта җанын да, бәгырен дә мунча парында җебетергә, «эретергә» кирәк иде. Әнкәләр үләннәрнең иң шифалысын күптән әзерләп куйганнар иде инде. Балын, катыгын да юнәткәннәр, аларны имләп-өшкереп тә өлгергәннәр.
Нәфисә бу юлы иреннән кыенсынып кына чишенде. Аландагы йортларында, чәчләрен түшәккә таратып, кулларын артка ташлап, аяк-ботларын табигать кушканча җайлап, бу дөньяга ничек килгән, шулай җәйрәп ятса да, бүген ул тыйнак, сабыр һәм... шуңа күрә дә сөйкемле, мәхәббәтле! Хәлим аңа ир буларак тимәде, кагылмады, әмма үзенең кулыннан бер генә мизгелгә дә ычкындырмады. Башта җылымса су белән Нәфисәнең бөтен тәнен чылатып чыкты, су тимәгән бер генә күзәнәген, уентыгын, калкулыгын, чәч бөртеген дә калдырмады. Аннары, ләүкәгә сузып салып, җылы парда «җебетте», тир бәреп чыккач кына, майларын, балларын, катыкларын сөртте... Бераздан эссене арттырды, миллеккә чират җитте. Каен ботакларына артыш кушып ясалган миллек Нәфисәне бөтен булган һәм булмаган чирләреннән, тән һәм җан җәрәхәтләреннән, моңсулыгыннан, авыр уйларыннан арындырырга тиеш иде.
Ир белән хатын мунчадан кызарынып-бүртенеп чыктылар. Балалары инде төнге йокыга киткән иде – иртән юындырырга булдылар. Сания олы якта яңа бал белән чәй өстәле әзерләп йөри. Тәскирә кызы белән киявенә түшәк, урын-җир хәстәрли.
– Яңа туган кебек булдым, – дип әйтеп куйды Хәлим.
Нәфисәнең үз фәлсәфәсе:
– Әнкәй! Сания әнкәй! Мин менә әле генә кайтып җиттем... Исәнмесез-саумысыз! Хәзер барысы да үз урынына утырды... Йөрәгем, җаным үз урынына кайтты...
– Ходай рәхмәте белән диген, кызым.
– Ходай рәхмәте белән.
Хәлимнең дә кушып әйтәсе сүзе бар икән:
– Әнкәйләр! Тыңлагыз, хәзер бик мөһим сүз әйтәм. Ходай Тәгаләгә рәхмәт әйттек. Шул ук Ходай Тәгалә ихтыяры белән йөрүче бәндәләргә дә рәхмәт белдерергә кирәктер. Нәфисәнең исән-сау кайтуында безнең карчыкларның өлеше зур булды. Алар кайтарды кызыгызны, киленегезне тормышка, кешеләр арасына, алар саклап калды безне – балаларыгызны – кара сихердән, кирәкмәгән шаукымнардан... Алар өчен дә бер дога кылыйк, аларга да иң изге теләкләребезне багышлыйк...
Тәскирә озаклап Коръән сүрәләре укыды. Укып бетергәч, бу догаларны пәйгамбәрләрдән, сәхабәләрдән башлап китеп, бүгенге көн әрвахларына, әүлияларына, изгеләренә кадәр багышлап чыкты, Тәкыя белән Нәкыя карчыкларны аерым телгә алды һәм сүзен «Ходай Тәгалә Тәкыя һәм Нәкыя дигән бу ике бәндәсенә балаларыбыз хакына кылган барлык изгелекләре өчен ике дөньяның да һидаятен насыйп итсен!» дип тәмамлады.
Бу теләк-догалар, һичшиксез, үз урынына барып ирешкәндер, чөнки нәкъ шул мәлдә тәрәзә артында иртәнге кояш адәми затларның бишеге булган җир йөзен үзенең Шифалы нурлары белән балкытты...
(Дәвамы бар)
Фото: ru.pinterest.com