Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 сентябрь , 22:52

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (10)

— Эй, иллаһ-һым! Нинди хәшәрәт дөнья булды соң әле бу?! Шиһаб Мәликәсе иртәгә кичкә ашка чакырды. Әти-әнисенә Коръән ашы уздыра икән. Бара алмыйм инде — өстемә кияргә ямаусыз күлмәгем дә калмады. Кеше арасына бик чыгасым килә дә бит!

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (10)
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (10)

Кеше дигән затта холык дигән әйбер дә булырга тиеш. Чын кешедә чын холык! Үзендә чын, ныклы холык тәрбияләүне әле Рәшит максат итеп куя белми иде. Бик күп еллар узгач кына аңлады Рәшит. Әнә шунда Имән Үрендәге урман эчендә ул үзенең холкындагы үҗәтлекне тәрбияли башлаган.

Астына кепка салып кулбашына күтәргән коры имән агачлары арасында юаннары да бар. һәм андый юан агачлар бик авыр, агач аска баса. Чәч арасыннан, чигәдән тир ага, күзгә кереп әчеттерә, тын кысыла. Атлаган уңгайга тез буыннары калтырый. Агач авырлыгы билгә, аяк табаннарына төшә һәм алар инде сызлагандай иттереп авырта башлыйлар. Агачларны күтәреп ташый башлагач, Рәшит үзенә максат куя. Үсеп утырган берәр агачны сайлап ала да шуңа кадәр туктамастан атларга үзенә-үзе сүз бирә... Авыр агачны күтәрә дә кузгалып китә. Атлый кабаланмый гына. Тора-бара ул бер нәрсәне яхшы аңлады — күтәргән йөгең никадәр авыр булса, хәрәкәтең шулкадәр салмаграк, җайрак булырга тиеш! Чөнки тиз хәрәкәт итсәң, һава җитми — тиз туктыйсың, һәм Рәшит авыр агачны күтәргән хәлдә чабата кигән аякларын кабаланмый гына кузгатып атлый да атлый. Алга бара һәм эченнән генә ясаган адымнарын саный: берәү, икәү... унбиш... уналты... егерме өч, егерме дүрт... утыз җиде, утыз сигез...

Тукталыш өчен дип сайлап алган агач янына барып җитә дә... туктамыйча тагын берничә адым ясый. Ул аны “планны арттырып үтәү” дип атый. “Бишьеллыкны” арттырып үтәгән кебек! Авыр итеп тын алып, сулышы тигезләнә башлаганга кадәр басып тора да, кулбашында чыгып торган очлы сөяк өстендәге кепкасын төзәтә дә һәм авыр (авыр каһәр!), ләкин бик тә кирәкле имән агачын күтәреп тагын китеп бара. Арба ягында утырган тагын бер агач янында ял итү исәбе белән атлый да атлый. Барып җитә, әмма туктамый. Тик бу юлы бер генә адымга булса да күбрәк итеп атлап куя. һәм... ай үтәр- үтмәстә, туктамый-нитми генә күтәргән агачын арба янына алып килергә өйрәнә алды. Чөнки эшләгән саен көче, сәләте, үҗәтлеге артты. Буйга үсә алмыйча этләнсә дә, шул җәйдә Рәшитнең көче артты, ныгыды, күбәйде. Улының ярыйсы гына юан имән агачларын күтәреп, туктамастан, ял итмичә ташуына гарип атасы нык куана иде: “Шәп егет чыгачак бу малаемнан. Аллага шөкер!”

Никадәр авырга туры килсә дә, кечкенә гәүдәле малай әтисеннән авыр агачларны күтәреп ташытмады. Чөнки әтисенең уң якка кыйшайган хәлдә агач күтәреп җәфаланып атлавын ул тыныч кына карап тора алмый. Тизрәк авыр агачка барып ябыша:

— Әти, җибәр! Мин күтәрәм, җибәр!

Әтисе дә улының күңелен аңлый, ахрысы. Карышмыйча гына агачны Рәшиткә бирә дә, үзе нечкәрәген сайлап, сөйрәү исәбе белән җирдә яткан башка агач янына китә. Тора-бара Рәшит әтисен урманга йөртүдән бөтенләй туктатты. Ул эшне азрак хәйлә белән башкарды. Беркөнне чәй эчеп утырганда, ул мәсьәләне җайлады. Алдан уйлап куйганча.

— Әти! — диде ул чәй эчеп бетергәч, чынаягын каплап куеп. — Син иртәгә минем белән урманга барма, яме!

Әтисе һәрвакыттагыча кабаланмый гына сорады.

— Сәбәбе нәрсәдә, улым?

— Син, әти, йортта кал! Урманга мин берүзем генә йөрим. Ә син йорт тирәсендәге эшләрне кара, мин ташыган утыннарны кисеп, келәт янына өеп куй. Җәй кисүе җайлырак бит. Синең белән миңа барыбер кыш кисәргә бит этләнеп.

Әтисе күңелсез генә елмайды.

— Эшкә ярамаганнан син миңа “атлуп” бирәсең бугай.

— Юк, әти! Алай түгел. Күреп торасың бит, мин үзем дә кисәм, төйим, ташыйм. Инде печән өсте дә җитә, син чалгыларны кара. Хәзер чәчү бетте, сине тракторлар янына яланга каравылга куячаклар бит. Барыбер урманга йөрергә вакытың бетә — яланда күбрәк буласың бит инде.

— Анысы шулай ла ул шулайлыкка. Бакыйр абзаң кичә кереп әйтеп китте инде, якшәмбедән Локман Атрубына трактор янына караулга төнгелеккә дип. Син аны ишетмәсәң дә чамалыйсың, ахрысы. Анда да урман бар. Тик югары оч урманыннан күпкә ваграк. Шулай да коры-сары аннан да табылыр.

— Мин сиңа үзем әйтергә йөри идем инде, әти, шунда төнге каравылга бар дип.

Әтисе көлде.

— Эшлә, әти, димәкчесеңмени?!

— Юк, алай түгел. Печән кирәк бит кышкылыкка. Ә анда, су буйларында чабарга табып була. Колхоз анда атлы косилка кертә алмый — таллар арасы. Ә колхоздан чалгы белән керергә кеше дә юк, аннан авылдан ерак та. Матюшкин яланнарын чабып алсалар да җиткән колхозга.

Әтисе белән энесе сөйләшкәнне икенче уллары катнашмый гына тыңлап утыра иде. Рәшит аны да читтә калдырмады.

— Абый да килгәләр, чабышыр печән.

Минияр теләр-теләмәс кенә телгә килде:

— Мин бригатта ат белән эшлим иртәгәдән башлап. Көрпә Гарифлары белән бергә. Син юкка маташма миңа эш эзләп, бригадир Сәвәләй Бакыйры тапты инде миңа эшне.

Урыныннан торды да чыгып китте. Зур улының тәрәзә яныннан үтеп киткәнен сәкедә утырган җиреннән карап калган әтисе:

— Нәрсә эшләргә инде, әнисе? Тәки эшләтеп булмый бит бу малайны, — диде.

Әниләре, алдындагы кечкенә табакта шатор-шотыр китереп чәшке-тәлинкәләр юа-юа, үзенең уен әйтеп куйды:

— Без мәңгелеккә киткәч, үзенең башына төшкәч эшләр әле. Кайгырма юкка!

Көрсенде әтиләре:

— Алай түгел шул ул. Ялкау кешене Ходай Тәгалә үзе дә эшләргә өйрәтә алмый! Эшләргә яратмаса, гомер буе хәерчелектә яшәр.

Әниләре акыллы иде:

— Үскәч нәчәлник булыр. Була алмаса, берәр нәчәлник кызын алыр. Төскә чибәрлеге бар — Аллага шөкер диген. Ул балабыз безнең эшләмичә яшәр өчен туган. Бернәстә дә кыйратып булмый.

Әниләренең ярым чынлап, ярым шаяртып әйткән сүзләре әүлиянең “Амин!” дигәненә туры килде ахрысы. Минияр чыннан да бик чибәр егет булып җитеште. Мәһабәт гәүдә, сары, ефәк кебек йомшак чәч, сыек-зәңгәр күзләр, алсу бит. Укуны, эшне яратмаса да, солдат хезмәтеннән кайткач, бер Советлар Союзы Героеның сеңлесенең башын әйләндереп, шуңа өйләнә алды. Герой аны райком номенклатурасына кертеп “кеше итте”. Солдат хезмәтеннән ярым-йорты булса да урысчаны кушып сөйләшергә өйрәнеп кайткан иде ул чибәр егет. Свердловск каласында читтән торып укып “высшая партшколаны” тәмамлап, “нәчәлник” булып гомерен уздыра алды. Үзе дә юньләп эшли алмады һәм үзенең кул астында эшләгәннәргә дә юньле көн күрсәтмәде. Бушка узды гомере. Өстәвенә хәмерне дә бик ярата иде...

Җәй урталары узгач, бирим дигән колына, дигәндәй, Рәшиткә яңа кәсеп килеп чыкты. Урманнан кайтып килә иде, урман каравылчысына эләкмәс өчен, Иске юлның урман авызыннан чыгу белән үгезен уңга борды. Чөнки еракта үрдән төшеп килгән атлы тарантасны чамалап алды, “Елакка” охшаган иде. Урман ышыгыннан Карамалы елга ягына сузылган такыр юлдан үгезен куалады Рәшит. Юл азрак түбәнрәккә сузылган. Малай, чыбыркы белән суккалап, үгезне юыртуга күчерде. Атлы тарантас моннан күренми иде әле. Аны сул яктагы кечкенә калкулык каплады. Ат юлдан калкып чыкканчы, Рәшит Карамалы елга ярыннан чаптырып төшеп китте дә кечкенә елгачыкны чыккач, шуның икенче яры буйлап сузылган юл белән авыл ягына борылды. Тайды Рәшит Елак Абдулладан. Базарны уратып алган рәшәткә яныннан узды да үзләренең Пожарный урамы башына килеп керде. Уң якта урнашкан мәктәпне үтеп, больница янына җитә башлады. Шулчак больница капкасыннан фельдшер Маруся Голова дигән мукшы апа килеп чыкты. Авыл аны татарчалап Маруча диеп йөртә. Бик күп еллар татар авылында эшләгән ул апа чатнатып татарча белә иде. Бертуган энесе Николай Голов Уфа артистлары белән апасы яшәгән авылга концерт белән килеп чыккалый. Николай бик шәп баянчы һәм дә баянында искитмәле итеп татар көйләрен башкара белә. Шуның өстәвенә концерт белән җитәкчелек иткән, телгә беткән, типсә тимер өзәрлек гәүдәле бәндә сәхнәдән игълан итә:

—“Сандугач” җырын Башкортстанның атказанган җырчысы Рәисә Гәлимуллина башкара. Баянда — Наил Галиев. Икесе дә сезнең авылдан чыккан зур талантлы әртистләр...

Һәм дөрес тә. Рәисәнең әти-әнисе әле дә авылда югары очта яшиләр. Ә Наил Галиев дигәннәре шул Маруча апаның энесе Николай Голов була инде. Николайның Наил Галиев диеп игълан ителүен авыл халкы, әле генә беренче мәртәбә чалбар кию бәхетенә ирешкән өч-дүрт яшьлек юеш борынлы малай кисәге кебек шатланып, шаулап каршы ала.

Маруча апа больница ишек алдыннан килеп чыкты да йөк башында чабаталы уң аягын салындырып утырган Рәшитне күреп алды. Кулын болгап туктарга кушты:

— Рәшит. Тукта әле! Йомышым бар!

Рәшит үгезне туктатты да, йөктән төшмичә генә, Маруча апаның килеп җиткәнен көтеп алды. Маруча апа килеп җитмәс борын ук үтенечен сөйли дә башлады.

— Рәшит туганым! Миңа өй сыларга кызыл балчык, ком һәм ат тизәге кирәк. Пака кызыл балчык ике йөк, ком бер йөк, ат тизәге тоже бер йөк. Зинһар, миңа китер әле шуларны. Акчам бар, түләрмен. Сиңа да ярап куяр, миңа да помощь булыр.

— Аңа бүтән арба кирәк була бит. Ә минем андый арба юк.

— И-и туганым! Үгез җигәргә башың җиткәч, ул арбаны ничек табарга башыңны эшләт инде.

Мәсьәләне чишелгәнгә санап очлап та куйды.

— Кирәк санасаң, минем улым Генаны да иярт. Эшләт үзең кебек.

Рәшиткә акча бик тә кирәк иде. Чөнки атна тирәсе генә элек йөрәкләрен өзгәләп әнисенең әтисенә зарланганын тыңлады ул. Әтисе тәгәрмәчләр майлап маташканда:

— Эй, иллаһ-һым! Нинди хәшәрәт дөнья булды соң әле бу?! Шиһаб Мәликәсе иртәгә кичкә ашка чакырды. Әти-әнисенә Коръән ашы уздыра икән. Бара алмыйм инде — өстемә кияргә ямаусыз күлмәгем дә калмады. Кеше арасына бик чыгасым килә дә бит!.. — дигән иде ул.

Рәшит Маруча апага җавап бирде:

— Ярар, Маруча апа! Мин иртәгә кичләтеп сезгә кереп әйтермен. Буламы, юкмы. Әгәр инде кермәсәм, ачуланмагыз. Арба тапсам китерермен, эзләним әле мин.

Кичләтеп ат дворына чыгып китте. Дусты Хирахау Халитләр шул ат дворы өендә яшиләр иде. Халитнең әтисе Хирахау Мәҗите бригада атларын карый. Ул Рәшитнең әтисенең җан дусты. Рәшит шуңа гозерен әйтте.

— Мәҗит бабай! Дбурда бистарка арба бармы ул?

— Нәстәгә ул сиңа, Рәшит улым?

— Балчык, ком ташырга иде. Өй сыларга кирәк. Минем үгез арбасы фурман бит — балчык ташырга ярамый.

— Шулайдыр шул. Бистарка бар барлыкка. Тик, улым, запас тәгәрмәчләр юк бит бригатта. Тәгәрмәчләр тапсаң, бирәм, Сәвәләй абзаңнан рөхсәт тә сорап тормыйм.

Башын түбән иеп китә башлаган Рәшитне туктатты.

— Син, булмаса, улым, болай ит. Безең бер иске чүпрәк палас бар, өй алдында ята. Аннан мин сиңа атка яба торган берничә чыпта бирим. Син шуларны бик аккурат итеп фурман үрәчәләренә эчтән как кадаклар белән. Фурман алдына, артына иске калайлар куй. Тимерлек янында бар алар. Шул фурманыңа төя дә ташы балчыгын да, комын да. Ат тизәге дә кирәктер инде, өй сыларга булгач?

— Ы-ы! Кирәк!

— Фурманыңны рәтләп ал да күлгә төш. Шунда куна ике бригат атлары. Ашап туйгач, шунда тал ышыгына җыйналалар. Ул дабра анда инде! Фурман үрәчәсе араларын тал белән азрак үргән кебегрәк ит. Ком, балчык төягәч, палас-чыпталарың бүселеп чыкмасын да, кадак белән ныгыткан җирләре тартылып ертылмасын.

Авыррак булса да, Рәшит дүрт чыпта белән паласны бергә төреп, бер бау белән кысып бәйләп күтәрде. Шулчак дусты Халит иске чүпрәккә төргән зурдан булмаган бер төен тоттырды:

— Иске-москы кадак сиңа, дус. Кагарга кирәк булачак паласын да, чыптасын да. Кирәк дисәң чакыр мине дә, барырмын ярдәмгә. Кадак төзәйтермен!

Рәшит ризалашып баш какты да палас-чыпталарны, кадакларны күтәреп кайтып китте. Кайткач та тугайдан үгезен барып алды, аны җигеп башта тимерчелек янына әйләнеп килде. Анда ике иске генә калай тапты. Юл уңгаена калайларны ишек алдына ташлап калдырды да күлгә китте. Үгезне тугарып тормыйча, бер талга бәйләде, кечкенә балтасын күтәреп, таллар арасына кереп китте.

Балта бик үткен иде. Ул аны кардун кибетеннән 11 сумга сатып алды да саплап, шәп итеп үткерләде, һәм балтаны үзенә кирәккә агач юнырга, тал кисәргә, вак-төяк эшләр башкаруга куллана иде. Бармактан азрак юанрак унлап талны кисеп алды, аларны өстерәп арба янына чыкты. Чабатасы белән талларга басып, бөдрә яфраклы очларын кисеп чыкты. Үгезе алдына салды:

— Аша, дус! Шәп эшлисең соңгы вакытта! Аша!

Үгезнең тал яфракларын бөтереп авызына тыкканын карап торгач, таллар белән фурман үрәчәләрен аркылыга үрә башлады. Күп тә үтмәде, үрәчә аралары кирәгенчә үрелеп тә куелды. Үз эшенә үзе соклангандай әйтеп куйды.

— Ай да Пушкин, ай да сукин сын!

Рәшит крестьянча уйлый башлаган иде инде. Җигүле арбаны буш алып кайтасы килмәде, фурман эчен тутырып вак кына, куе яфраклы тал кисеп төяде. Көтүдән кайткан сарыклар, бозау һәм сыерлар өчен иде ул тал.

Кич булганчы фурман янында кайнашты Рәшит. Иң башта палас һәм чыпталарны кадаклар белән үрәчәләргә кагып ныгытып чыкты. Мәҗит бабай дөрес киңәш биргән — үрәчәләр арасына үрелгән таллар паласны да, чыптаны да яхшы тоталар иде. Калайлар белән озаграк маташырга туры килде. Арбаның алдына, артына ике калайны да куеп карады — ошамады. Аларны алып ташлады, фурманның алгы өлешенә дә, артына да аркылыга ике таяк бәйләде. Калайларны тиешенчә бөгеп фурманның эчке ягына, ачык җирләргә куйды. Игәүнең очлы ягы белән иске калайларга тишекләр тиште. Шулар аша баулар үткәреп, калайларны аркылы таякларга һәм фурман үрәчәләренә бәйләп куйды. Тас күтәреп абзар ягыннан килгән әнисе сорыйсы итте:

— Нәрсә кыйландырасың инде ул арбаңны тагын?

— Кирәк!

— Нәстәгә дим бит?

— Кирәк дип әйтеп торам бит.

Өйдән чыгып, болдырда басып карап торган әтиләре көлде:

— Төпченмә, нәстәмә хәҗәт сиңа аны белү. Мин менә сорамыйм бит. Эшли икән үзенчә, димәк кирәк. Шулаймы, улым?!

Әтисенең дә улының нәрсәгә әзерлек алып барганын бик беләсе килә иде, ахрысы.

Каенлы елга аша Хәлекәй авылы ягына китә торган юлда елга аркылы күпер салынган. Күпер киң, кырлары матур челтәрле. Күпердән 10-15 метр чамасы гына аста, елганың сул ярында, авылның түбән оч, Ясаклы урамында кызыл балчык ала торган төрле зурлыктагы чокырлар чәчелешеп ята. Рәшит Акбаш белән шул чокырларга бик үк якын килмичә тукталды. Палас-чыпталар белән корылган фурманының өске үрәчәсе аша җиргә сикереп төште. Дилбегәсен арба алдына бәйләде, чыбыркысын шуның янына элде. Берничә чокырны карап чыккач, яңарак кына ачылган чокыр янына килеп басты. Үгезен тугарып читкәрәк куйды, фурманын килгән якка борып, арты белән чокыр кырына ук китереп терәде. Үгезне дилбегәсеннән җирдәге камытка бәйләде. Үгез дә, вакытны бушка үткәрмик әле дигәндәй, шул тирәдә үскән юк-бар үләннәрне ялмаштыра башлады. Ул да инде хуҗасы белән бергә эшләүгә күнегеп бетеп бара иде. Аннан Рәшит тә үгезенең холык-фигылен яхшы гына өйрәнеп өлгергән иде. Үгезнең киреләнүе һәрвакыт эссе көннәрдә эш урынына китеп барганда була. Үгез эсседән тирли, кигәвеннән күләгәгә кереп качарга тырыша. Берәр якка борылып чабып китәр алдыннан үгезнең... койрык төбе азрак күтәрелә башлый. Шуны күреп өлгерсә, Рәшит арбадан яшен тизлеге белән сикереп төшә дә үгезнең башындагы йөгәнгә барып ябыша. Үгезнең тамак астын кашый, ике колак төбен дә кашып ала. Акбаш ләззәтләнеп, муенын суза биреп, тирән итеп тын алып басып тора. Берничә минуттан дуслашып тагын кузгалалар...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: