XVI
Авылга җитәрәк ике чакрымлап кала, печәнчеләрнең ат юлы башлана. Бару җиңелләште, әмма шушы берничә көндә баш җитмәслек вакыйгаларга тарыган ир белән хатынның аяк атларга тамчы да хәлләре калмаган иде... Хәлим шунда Юламан картны исенә төшерде. Аның белән сөйләшкән кебек: «Иң кирәк чакта юк шул син, кирәкмәгән чакта көтеп торган буласың...» – дип, үртәлеп әйтеп куйды. Үзе бертуктамый артына борылып карый – кош тавышының иясе күренмиме? Ул инде баядан бирле ишетеп килә: урман эчендә ботак сынган тавышлар бар. Төннәрен бу тавышлар аермачык булып ишетелә. Алар әле якыная, әле ерагая...
Күк өслегенә томан җәелде. Әле таң үзе беленми, әмма бу инде ак төн, ал таң хәбәрчесе. Офык чите күренмәсә дә, аның буе-буенча сызылып яткан алсу сызык барлыгын Хәлим күңеле белән тоя. Таңның яктылыгын, җылысын тоя. Мәрхәмәтле таң булырга тиеш ул. Чөнки Хәлим белән Нәфисә урманнан бу юлы да чистарынып, сафланып чыгалар, бөтен гомер авырлыгын артка ташлап, язмыш сынауларын кичеп кайтып киләләр... Тик менә атлауларының гына рәте-чираты юк. «Туган җирдән кеше булып чыгып китәләр, кош булып очып кайталар» диләр тагын, кая ул кош булу, кеше булып атлау да тән генә түгел, җан газапларына тиң. Авылларына барлы-юклы бер чакрым ара калгач кына, ниндидер сихергә, шаукымга юлыгып бирешмәсләрме? Өзлегеп кенә куймасалар ярар иде! Бу очракта адәм балаларына булыша торган Ходай кулы, илаһи ишарә кайда соң?
Юлга вакыт хуҗа. Әмма вакытны да кулга ияләштергән затлар бар икән бу дөньялыкта.
Юл буендагы шомырт куагы ышыгында торган атлыны беренче булып Нәфисә күреп алды. Аякларын чак өстерәп килүче, гөрселдәп егылмас өчен бер-берсенә тотынышкан, сыенышкан ике Хода бәндәсен күптән көтеп торган, ахры, ул...
– Менә кайтып та җиттегез... – диде ул, утырырга урын күрсәтеп.
Хәлим елмаеп куйды. Бәхетле иде ул бу минутта. Юламан карт очраган өчен генә дә түгел. Үзенең күрәзәчел сәләте, сихри куәте өчен күбрәк куанды ул. Чынлыкта, сорап алгандай алды бит ул әлеге изге картны. Бу шаукымлы урманда ярты гомерен йөри бит инде, ниндидер сихер-михергә генә каршы торырлык, изге бәндәләрне ярдәмгә чакырырлык күңел шаукымына, зиһен куәтенә ия дә булгандыр инде, шәт. Әлбәттә, күңелен күтәрер, җанын тынычландырыр өчен генә шулай уйлана Хәлим. Урманны ул бервакытта да аңлап бетерә алмаячак. Ничә керсә дә, гел көтелмәгән хәл-вакыйгалар, серләр, зәхмәти шаукымнар белән чыга. Чыккач та, шактый вакыт шул урман рухиятен тоеп яши.
Менә бу картны гына ал инде. Кем ул? Рухмы, Хозыр-Ильясның берәр туганымы, риваятьләрдән күчкән Зәңге бабамы, Чулпан атамы? Яшәештә яхшы кешеләр күңелгә күбрәк кагыла... Әллә бер урманчы, утынчы яисә умартачы картмы, күп мал асрап, көне-төне печән кайгысы белән йөрүче иң гадәти авыл абзыемы? Күпме сорыйсы килсә дә, Хәлим бу хакта сорарга базмый. Сорап, бик матур бер әкияттән мәхрүм калыр кебек... Иң мөһиме, ул кирәк Хәлимгә. Ниндидер сихри җепләр, язмыш юллары белән аның язмышына килеп тоташа бу изге бәндә. Изге рухтыр, бәлки? Бәлки, Хәлим дә аңа кирәктер? Без бит белмибез – кеше тирәсендә ниләр генә юктыр... Ә арырак? Тагын да ерактарак? Карашларыбыз да борын төбендәгесен генә күрергә күнеккән. Кайчакта дөнья офыкларына күтәрелеп карасак та, күңел офыкларына, бигрәк тә хыял офыкларына, фанилык белән бакыйлык чикләренә күтәрелеп карарга бөтенләй дә онытабыз. Ә бит яшәү мәгънәсенең, кешелек асылының, бәхет тойгысының иң элек әнә шул рухи офыклар белән бәйләнгән булуы мөмкин!
– На, малкай!.. – Гомердә булмаганча, юлчы карт үзе дә җенне хәтерләткән алалы-колалы атын куалый башлады. – На! На!..
Гайрәтне чигерерлек дәрәҗәдә йөнтәс ат кинәт кенә алга тартылып алды да юыртып, хәтта очып китте. Карале, әллә чынлап та оча инде? Хәлим бервакыт тәгәрмәч калтырануын тоймый башлады, гүя арба кытыршы урман юлыннан түгел, судан йөзеп бара иде... Җирдән күтәрелебрәк «йөзеп барган» арба агач башларына тиеп-тиеп ала... Таң яктылыгында астагы юл аермачык күренеп тора. Анда сәер тынлык. Шомлы тынлык... Бөтен урман дөньясы сагаеп калган кебек, хәтта моңа кадәр ара-тирә ишетелеп торган вак кошлар чыркылдавы да ишетелми...
Ул арада, астагы юлны тутырып, бер өермә килеп чыкты. Менә ул тукталып калды, басылды, аның урынында ике бәндә заты калыкты. Алар сәләмә киемнәргә төренгәннәр, колакчын бүрек кигәннәр, йөзләре, кояшта януданмы, усал җилдәнме, каралып, кытыршыланып беткән, күзләре эчкә баткан, иякләре алга чыккан, бөкре борынлы, кул бармаклары гадәттән тыш озын бу адәми затлар (бәлки, рухи кавем ияләредер), як-якларына каранып, кемнедер эзли башладылар. Тапмагач, тагын өермәгә әверелеп, үз юлларына җилделәр...
Кат-кат уйланырсың: Кеше – табигатьтә иң зәгыйфь, иң йомшак җан иясе. Әмма ул табигатьтә иң аңлысы да!
Йокылы-уяулы бара торган Хәлим, арба тәгәрмәченең җиргә – юл катысына бәрелүенә айнып, сискәнеп китте. Менә ул тирә-ягына каранып бакты – барысы да үз урынында иде: Юламан карт та, аның җен кебек котсыз аты да, башын иренең алдына куеп изрәп йоклап ятучы Нәфисә дә, юл үзе дә, урман да, аның иртәнге сихри тавышлары да...
Хәлим, үрелеп, барасы юлның очына карады. Исәр дә инде: урман юлының очын күреп була димени?! Юк, әлбәттә. Әһә! Була икән! Әнә ул юл очы – бу караңгы, шомлы-шаукымлы дөньядан кешеләр иленә алып чыга торган кояшлы ачыклык – урман авызы...
– Тыр-р-р, малкай!
Нәфисә уянмады. Балалар кебек җиңеләеп калган хатынын күтәреп, Хәлим шулай урман авызында басып калды. Уйланмаган җиреңнән уйланырсың: әллә булды ул атлы бәндә, әллә – юк... Булгандыр, Хәлим аякларында, буыннарында ниндидер җиңеллек, рәхәтлек тойды, әнә Нәфисә дә йокы гамендә, димәк, алар ныклап ял итеп алганнар... Хәлим янәшәдә генә хәтфәдәй тигез, тыгыз үләннәре белән кызыктырып торган калкулыкка игътибар итте. Нәфисәне күтәргән килеш ике-өч адым атлады да шул калкулык каршына тезләнде, хатынын сак кына хәрәкәтләр белән яшел хәтфә өстенә куйды, башын үзенең беләкләрендә калдырды. Шунда ук искә алды: бар табигать, урман тынып калган. Нәфисә ял итсен, уянмасын дип шулай тынганнармы? Ниндидер сихри, шаукымлы хәлләр бармы алар юлында? Тынлык... Тынлык – табигатьнең иң бөек могҗизасы. Тынлыктан соң давыл гына була ала. Яисә дәртле, бәхетле тормыш...
Тирән йокысыннан уянып җитә алмаган хатынына карап, Хәлим үзе дә иләсләнеп китте, төрле уйлар шаукымына бирелде.
Мәхәббәтнең икенче исеме булса, ул – язмыштыр. Нинди генә хәлләрдә калмады алар: әле Хәлим үлем каршына барып баса, аны Нәфисә коткара, әле Нәфисә үлеп терелә, Хәлим аны кыргый, албастылы урманнан йолып алып кайта... Язмыш булмый нәрсә булсын инде бу?! Кемдер әйткән бит: «Мәхәббәт күзләрендә үлем шәүләсе бар», – дигән. Шуңа күрә дә бер-береңә ихлас хисләр, ихтирам, хөрмәт әнә шул сөю артында сагалап торган афәтләрдән өстенрәк, көчлерәк булырга тиеш. Ике арага рәнҗеш керергә тиеш түгел! Анысы шулай: сөюдә аңлашу өчен һәрвакыт бер сүз җитми кала... Хәлим дә ул сүзне гел генә әйтеп бетерә алмады, ахры... Моңа, бәлки, Хәлимнең йөрәгендә гомергә төзәлмәслек җәрәхәт булып калган Майяның аянычлы язмышы да, Нәфисәнең шаукымлырак холкы да комачау иткәндер. Моннан соң бөтенләй башкача булачак! Көчле йөрәктә генә мәхәббәт матур була. Ә алар урманнан көч алып, җан-рухларын ныгытып, мәхәббәтләрен тагын бер мәртәбә сынап чыгалар. Ә бу хәзер иң мөһиме!
Хәлим белә: таң йокысыннан кеше үзе уянырга тиеш. Бигрәк тә мәрт йокыларын «татыган» Нәфисәне кинәт уятсаң, ныгып та җитмәгән җан-рухының кабат какшавы бар. Ул хатынының уянганын сабырлык белән көтәргә булды. Инде ашыгасы да, алда нәрсә булыр дип шомланасы да юк. Әнә, урманны чыгуга, авыл капкасына ярты чакрым ара кала, ак буралары белән әллә каян балкып-күренеп торган йортларына да күп калмый... Анда – әнкәләре, балалары, Хәят...
Ничек очрашырлар? Үлеп терелгән, каберен күтәреп чыккан кеше белән кабат очрашу ничек булыр? Кайда, кем белән мондый хәлнең булганы бар? Бер-берләрен күреп, акылдан гына язмасыннар иде... Күңелләре ничек тә чыдасын, йөрәкләре ярылмасын иде...
Нәрсә көтә аларны авылда? Качкын-җинаятьчене куган кебек, мылтыктан ата-ата, милиция өстереп, явызларча куып җибәргәннәр иде, ничек каршы алырлар бит? Әлбәттә, Хәлим барысына да тыныч карый (шулай дигән булыйк, ничек тыныч карасын инде?!): кирәк икән – кулга алсыннар, кирәк икән – төрмәгә утыртсыннар... Ул гаебен танырга әзер, тиешенчә җәзасын күрергә дә каршы түгел, тик Нәфисәсенә генә тимәсеннәр, аннан качкын-җинаятьче, шайтан коткысы яисә җен карчыгы ясамасыннар.
Ул арада йоклап яткан Нәфисә йөзен чытып, ыңгырашып куйды: уяныр сәгате сукты, ахры. Авыр таш күтәргәндәй, озак итеп, җаны-тәне белән көчәнеп, күз кабакларын ачты ул. Хәлимнең күз карашлары белән очрашкач, сискәнеп киткәндәй булды. Җитдиләнде. Аннары, нигә аптырап торам әле мин дигән кебек, керфекләрен челт-мелт йомгалап алды да күзләре белән генә түгел, бөтен йөзе белән елмаеп җибәрде...
– Без кайда, Хәлим? Әбиләрдәме, әллә үзебезнең аландамы?
– Без җир белән күк арасында, Нәфисә... Юк-юк, без инде авылда. Ә-ә-нә күренеп тора ул, чакырып тора. Әйдә тор, китик, бу урманнан тизрәк чыгыйк, котылыйк, кешеләр янына кайтыйк, Нәфисә... – Хәлим, иелеп, бөтен йөзе белән капланып, хатынының тулы иреннәреннән суырып үпте. Аннары бит очларыннан, маңгаеннан җиңелчә генә пәп итеп алды...
Нәфисә оялган, кыенсынган кебек кыланды, аннары җәһәт кенә торып утырды. Итәкләрен, өстен каккалап алганнан соң, торып, урман авызына таба китте. Тизрәк авылны күрәсе килә иде, ахры. Менә ул, бер калкулыкка менеп, авылны күзәтергә кереште. Ләкин карашлары авылга барып җитмәде, авыл белән урман арасындагы зират коймаларына, шул коймалар эчендә шаулап утырган йөзьяшәр тупылларга эләгеп туктап калды.
– Хәли-им, зират. Әйдә зират аша кайтабыз. Минем үз каберемне күрәсем килә.
Хәлим ни уйларга да белмәде. Теленә нәрсә килде – шуны әйтте:
– Курыкмыйсыңмы? Мин, мәсәлән, куркам...
– Юк, курыкмыйм, мин бит анда яткан, күпмедер вакыт яшәгән... Ул – минем бакыйлык йортым, мине әрвахлар дөньясы белән тоташтырган җир... Һәм кабат бу дөньяга кайтарган җир... Минем өчен изге урын...
– Тәүбә диген! Бүтән исеңә дә алма бу хәлләрне, хәтер төбенә сал да бүгенге көн мәшәкатьләре белән бастырып куй. Ә мәшәкатьләр күп булачак... Әйдә, тизрәк кайтыйк, зиратта йөрер вакыт түгел, әнкәйләр белән күрешер, балалар белән сөешер вакыт...
Нәфисә, карашын зираттан алып, авыл ягына таба борылды.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/