Арба ике тәгәрмәчле генә, кечкенә булса да, Рәшит үгез җигүен туктатмады. Әҗмәт урманына ияләшеп алды да утынны шуннан ташыды да ташыды. Шулай итеп айга якын вакыт узды. Беркөнне урманнан кайткан иде, әнисе улына шатлыклы хәбәр җиткерде.
— Әтиең калхуз тимерлегенә китте. Дусты Мөхетдин Чәүкә янына. Ул әтиеңә дүрт тәгәрмәчле арба ясыйм дигән. Бер сарыкка килешкәннәр...
Рәшит үгезен тиз генә тугарды һәм тугай ягына куып җибәрде. Үзе кабаланып колхоз келәтләре ягына ашыкты. Тимерлек шунда иде. Мәктәпне узып, базар рәшәткәсенең мөешен үткән генә иде, каршысында келәтләр ягыннан дүрт тәгәрмәчле арба тарткан әтисе күренде. Салмак кына атлап, бик зурдан булмаган арба тарткан әтисе, сабыр гына елмаеп улына каршы килә. Якын килгәч туктады да шатлыгы сизелеп торган сүзләрен әйтте:
— Менә, улым, яңа фурман арба сиңа. Мөхетдин бабае ике көн ясады. Кара инде үзең!
Арба бик шәп һәм матур иде. Ике күчәре дә тимердән. Тәҗеләре юан гына тимерчыбыктан. Алгы ике тәгәрмәч лабогрейканыкылар, ә арткы икесе — “Коммунар” дигән комбайнның хидр тәгәрмәчләре. Арба утын, печән төяр өчен махсус үрәчәләп ясалган. Бу якларда андый арбаны фурман дип йөртәләр. Озынлыгы ат фурманының өчтән ике үз өлеше булыр. Тәгәрмәч аралары, ат юлының эзләре киңлегендә иттереп, үлчәп ясалганнар.
— Әнә карале, арба астына тимердән савыт ясап асты. Капкачы да бар. Бу арбаны салидул белән майларга туры килер. Чөнки күчәрләре, тәгәрмәчләре тимердән бит — дегет тотмаслар. Әйдә кайтыйк.
Әтисе бау белән бәйләнгән, җирдә яткан тәртәләрне күтәрде. Рәшит әтисен тәртә арасыннан чыгарды:
— Бир, әти, мин тартыйм. Син арттан гына атла.
Икенче көнне арбага үгез камыты беркетеп, аны көйләп үтте. Шуннан соң киләсе көн иртәсендә Рәшит, үгезен яңа арбага җигеп, урманга китте.
Арба җиңел, юлдан келтерәп тәгәрәпме-тәгәри. Утын да ике тәгәрмәчле арбага караганда байтакка күбрәк сыя. һәм... йөк артка салынамы, алгамы дип уйлыйсы юк — төя дә төя. Әҗмәттә тагын атна-ун көн утын кисте Рәшит, һәм бер кичне аш вакытында әтисенә сорау бирде:
— Әти! Олы урманның кайсы тирәсендә коры агачның күбрәк булуы ихтимал?
— Нигә сорыйсың, улым?! Әҗәмәттә әллә коры агач беттеме?
— Бетте шул. Чине кисәргә ярамый — штрафы бик зур була диләр.
Әтиләре ашавыннан туктап азрак уйланып утырды. Аннан соң гына сөйләп китте:
— Мин үзем белгән ике урын бар ла ул барлыкка! Берсе югары оч төпкелендә. Тик анда күпчелек карама агачы да усак. Имән, чаган бик аз анда. Ә инде икенче урын шәбрәк, тик юл өсте. Әлмәч Габдулла анда урман караулчысы. Икенчесе урыс. Петр “Кызыл Әтәч” дип йөртәләр. Бик җирән шул. Ул урын инде иске юлда, Имән үрен менеп бераз баргач, сул якка керергә. Шул үрне менеп беткәч, урман эченә бер-бер артлы өч юл кереп китә. Аралары 150-200 метрлар булыр. Анда инде тоташ имән урманы. Иртәгә барыйк шунда икәүләшеп. Юлларның өчесен дә күрсәтермен. Шул юллар өчесе дә, тирән сусыз чокырга барып төшеп, шуны аркылыга үтеп, аның икенче ярына менәләр. Чокырда коры утын күп булырга тиеш. Барыйк, карыйк иртәгә.
Икенче көнне киттеләр икәүләшеп Иске юлга чыгып. Рәшит әтисеннән сораша.
— Әти! Нигә Иске юл диләр бу юлны. Яңасы кайда инде, искесе булгач?
— Бу юлның исеме җисеменә төгәл килә, улым. Урыслар, Агыйдел суының сул ягына чыгып, Ырынбур исемле крипычләрен салганга кадәр, шушы юл борынгы Бохара — Болгар калалары арасындагы сәүдә юлы булган. Бик борынгы юл бу, улым. Моннан Абдуллинга — Шарлыкка — Каргалыга — Тозтүбәгә — Җаек каласына барып җитә. Аннан инде Арал дигән диңгезне сулда калдырып, Бохарага барып җитә. Урыслар Ырымбурны салгач, бу юлны юк итәр өчен Самарага яңа юл үткәргәннәр. Шул юлга 15 чакрым саен крипычлар салдырганнар. Барысының да исемнәрен белмим, шулай да берничәсе истә: Гөберле, Берд, Караул, Тоз, Бозаулык. Соңгысында төрмәдә ятарга туры килде. Ундүртенче елда...
— Нәрсә өчен, әти?
Әтисенең төрмәдә ятканын Рәшитнең беренче ишетүе иде.
— Сугышка озатканда, ундүртенче елның аугус аенда Эстәрлетамакта, без, сугышка китүчеләр, фетнә күтәрдек. Шуңа.
— Нәрсә өчен, әти, ул фетнә?
— Кортлаган иттән пешерелгән аш ашатканнары өчен. Иске юлны сөйлим әле. Фетнәне башка вакытта сөйләрмен. Менә шул Ырынбурны салгач, сәүдә юллары безнең авылдан читкә киткәннәр. Самара, Бозаулык якларына. Шуннан безнең авылның бик зур сәүдәгәре Сәгыйдулла исемле бай, тагын авылның унике баен котыртып, Ырынбурдан егерме чакрымдагы урынга, Сакмар елгасы буена күченеп киткәннәр. Каргалы исемле авыл салып утырганнар. Үзбәк белән, кайсак, төрекмән белән барган сәүдәне үз кулларында тотканнар. Кашгар, Индостанга йөрегәннәр сәүдә итеп, кәрван белән. Шул Сәгыйдулла абзый күченеп киткәч, Эстәрлебашка кунакка кайта торган булган. Мәҗлестә җырлаган җырын беләм. Болай:
Сезгә кунакларга килдем,
Атларымны җигепме.
Сәгыйтски слабуда,
Мин Эстәрле егете...
Менә шуннан калган исем бу: “Иске юл”. Ә яңасы Пүгәч явыннан соң салынган. Пүгәч фетнәсе вакытында безнең шушы Иске юлда утырган татарлар Әби. патша гаскәрләрен Ырынбурга үткәрмичә сугышканнар. Ике Пүгәч полковнигы бик көчле булганнар. Канзәфәр батыр белән Каранай Мораты. Пүгәчне җиңгәч, Әби патша Эстәрлетамактан Агыйдел елгасының сул як яры буйлап барып Ырынбурга яңа таш юл салырга боерык биргән. Җиргән, Мәнәвез, Федоровка аша. Шул юл салынгач, безнең Эстәрлебашлар кыйбла тарафына Бакый авылы аша Мәнәвезгә яңа юл салганнар. Тик аңа Яңа юл дигән исем ябышмаган. Нилектәндер — белмим. Шул Мәнәвез аша сузылган юлны борын-борын заманнарда ат караклары сукмагы да булган дип сөйлиләр. Тик Рәвил карак дигән бик гайрәтле, батыр йөрәкле егет Ырынбурны, Каргалыны уңда калдырып, Урта сырт буйлап Әҗәл тавы ягыннан, Шыңгак күлгә ат каракларының яңа сукмагын салгач, тегесе онытылган. Иске сукмакны фибрал-март бураннары вакытында кар баскан, ат та үтәрлек булмаган. Ә яңа ат караклары сукмагы ел әйләнәсендә атлылар йөрерлек булган.
— Әти! Ул Ырынбур янындагы Каргалы авылы алайса безнең Эстәрлебаштан аерылып чыккан авылмыни?
— Шулай, улым! Эстәрлебашның иң баштагы исеме дә Каргалы булган. Казаннарның Кама елгасында утырган Чистай исемле шәһәрләре бар. Шуңардан ерак түгел Казан Каргал ысы дигән бик зур авыл булган. Бүгенге көндә аның “Казан” дигәне төшеп калып, аны Каргалы дип кенә йөртәләр. Татарлар Эстәрлебаш урынына шуннан күченеп килеп утырганнар. Ул күченүгә өч йөз елдан артык вакыт үткән инде. Безнең татарлар шушы җиргә килеп утыргач, яңа авылга Каргалы дип исем кушып караганнар. Тик мондагы җирле исем тора-бара өстенлек алган — Эстәрлебаш. Өс төрле башы. Безнең авыл утырган җирдә өч елга кушыла бит бергә: Зирекле елга, Имәнле елга, Карамалы елга.
Үрне менә башладылар.
— Төшим әле мин. Хайванга тартырга авыр.
Икесе дә төштеләр.
— Менә бу үрнең исеме Имән үре. Имән күп үсә шушы тирәдә. Унтугызынчы елның язгы пычрагында кызыллардан качып аклар шушы Имән үре аша аступайт иттеләр...
Үр астына төртеп күрсәтте:
— Әнә шуннан, урман авызыннан алып шушы үрне менеп җиткәнче аклар ташлап киткән орудиеләр, эснәрәт ящикләре, снәрәтләр, башларына аткан атлар, чокырларга тутырган өем-өем яңа шинилләр туп-тулы иде. И-и, мондагы мәхшәр, улы-ым...
— Ә шинельләрне нигә ташлаганнар, әти?
— Орудиеләре баткан, шуларның тәгәрмәче астына тутырганнар. Чыгып булмасмы дип инде.
Әтисе көлде:
— Ярты авыл йөреде, бер ун ел чамасы, шинел сукнасыннан теккән бишмәтләр киеп. Кем нинди буяу табалды — шуңа манганнары да байтак булды әле.
Үрне менеп җиттеләр.
— Сиңа бер нәстә әйтим әле. Әниең дә, абыең да юкта. Бик тырыш малайга әйләнеп барасың син, улым. Шәп итеп укыйсың да, эшләргә дә өйрәнеп киләсең. Тик син көчең җитмәгәнне күтәреп имгәнә күрмә. Агачларның бик юанын кисмә дә, күтәрмә дә. Сиңа имгәнмичә чын егет булып ныгырга кирәк әле. Мин әйттем әти кеше буларак, ә син исеңдә калдыр, улым. Инде килеп җиттек. Әнә юлы күренеп тора. Мин алдан кереп китим, ә син үгез белән миңа ияр.
Урман юлы белән сулга борылдылар. Үлән белән капланган юл урман эченә үрмәли иде. Йөз метрлар чамасы керделәр дә туктадылар.
— Син юлның бу ягын кара, мин — теге ягын. Коры агачлар бармы икән?
— Бар, әти! — диде Рәшит. — Әнә утыра ике коры имән! Үзләре бик юан да түгелләр.
— Шулай да карап килик әле. Безгә бик күп кирәк коры агач. Кышлыкка, утынга...
Салмак кына атлап, агачлар арасына кереп югалды. Рәшит үгезен бер имән агачына бәйләде дә үзе дә юлның икенче ягына, агачлар арасына атлады. Байтак кына йөреп килгәндә, әтисе арба янында узган елдан калган коры яфраклар өстендә тәмәке тартып утыра иде.
— Байтак, улым, монда коры агач. Урман караулчысы моннан еш үтеп йөрегәнгә, ахрысы, тимәгәннәр. Сиңа очрадылармы коры агачлар?
— Унике штук утыралар, әти. Илләмә шәпләр инде. Кайберләренең каерылары да куба башлаган.
— Инде мине тыңла хәзер. Урман караулчылары, ашап-эчкәч, сәгать тугыз, унынчы яртыда гына авылдан чыгып китәләр. Начар эшләсәләр, куалар аларны эшләреннән. Ә эшләре бик тә төшемле. Жалуниясы да бара, урман да саткалыйлар, хуҗаларына сиздермичә. Бергә дә саталардыр әле, бәлки, хуҗалары белән. Урман үзендә, печән җитәрлек. Шунлыктан, урын шәплектән, кешелек дигән нәстә күпчелегендә бөтенләй юк. Гөмбәз урманнарында утынга йөрегәндә син андагы урман караулчысы Ермаковны очратмадың әлегәчә. Юньләп эшләми ул. Шулай да бик усал тужы. Ә инде бу урманга йөри башлагач эләгүең ихтимал. Бигрәк тә Елак Абдулла дигәне әшәке шул урман караулчылары арасында. Ай-Һай, әшәке. Үзендә ни гәүдә, ни буй юк. Катып беткән бер заразы нәстә...
— Әти! Нигә аңа Елак Абдулла диләр ул?
— Чамалаганың юкмыни, зарланып, елаган кебекләр итеп сөйләшә бит сөйләшкәндә. Тавышы һәрчак еламсырап тора... Утыз беренче елны мин куйдырган идем аны шушы урман караулчысы урнына. Завфермы булып эшли бит түбән оч сарык фирмысында Гобәйдулла бабаң?!
— Әйе.
— Шул елакның бертуган азбасы ул.
Бергә үстек, бергә солдатка киттек. Бергә калхузлар оештырып йөредек егерме тугызынчы елларда. Шул Гобәйдулла сорады миннән, ярдәм ит дип. Ә минем ул вакытта авыл советында сикритар булып эшләгән чак. Урман хуҗалыгында хуҗа булып эшләгән Зәйнетдиновтан мин үтендем, шуны ал инде эшкә дип. Ул Елак Абдулла авыр эшкә ярарлык түгел бит — исәнлеге дә чамалы, көч-куәте дә юк.
Әтисе, урыныннан торып, арбадан балтаны алды да тукталды:
— Сөйләнеп, читкә кереп киткәнбез. Шул Елак Абдулла, көн саен шушы юлдан үтеп, урысларның Заикин, Берюзывка, Васильевка тирәләрендәге урманнарны карарга китә. Васильевкада марҗасы да бар диләр — анысы ничектер. Иртәнге ун тирәләрендә, унбергә кадәр шушыннан үтеп китәргә тиеш. Син авылдан иртүк көтү белән чыгып кит тә җиде тирәләренә монда килеп җит. Килә алсам, мин дә килермен сиңа ияреп. Ике сәгать чамасы кис тә кис. Вакытны кояшка карап үзең чамала. Аннан киселгән агачларыңны ташы арбаң янына, төя йөккә. Кабаланмыйча, ял итә-итә эшлә. Шул төягән чакларың караулчы үтеп киткән чакка туры килсен. Иң авыры урманда — киселгән агачны күтәреп ташу. Төяп бетергәч, җитмәсә, тагын кис. Ничек кенә булса да эләкмәскә тырыш инде син, улым. Мин булсам, бирешмәбез инде, тик сине ялгызыңны куркытуы мөмкин...
Рәшит кинәнеп елмайды азрак.
— Мин бит әти курка белмим.
— Ничек була инде ул, курка белмим диюең?
— Бернәрсәдән дә курыкмыйм мин. Миңа иң усал этләр дә өрмиләр. Урманга балтырганга да, утынга да берүзем йөрим бит мин. Төнлә белән мунчага да берүзем барам бит...
Әтисе сүзсез, уйлангандай торды.
— Карале, мин игътибар итмәгәнмен моңарчы. Чыннан да шулайрак икән бит... — Моңсу гына елмаеп өстәде. — Синең ике бабакаең шулай курку белмәс егетләр иде. Берсе миннән ике яшькә бәләкәй Гатаулла бабакаең, икенчесе дүрт яшькә кече Фазулла бабакаең. Бернәрсәдән, беркемнән курыкмаслар иде...
Моны ишеткәч, Рәшит әтисенә бер “серен” ачты:
— Мин, әти, укытучылардан да курыкмыйм мәктәптә. Шаярган өчен әрли башласалар, туп-туры күзләренә карап алам да, дәшмичә генә, кычкырышмыйча гына басып тик торам. Озак әрли алмыйлар алар, туктыйлар.
Әтисе, нәрсә әйтергә дә белмәгәндәй, бераз дәшмичә торды.
— Укытучыларга каршы әйтмә, улым. Алар бит сиңа белем бирәләр, тәрбия, — диде аннары. — Ярар, әйдә тотыныйк без эшкә. Вакыт үтә, ә без синең белән гәпләшәбез генә...
Гаебе бар кеше кебек елмаеп улына карады.
— Бик зур игътибар итеп тыңлый беләсең син, Рәшит улым. Сиңа сөйләгән саен сөйлисе килә. Нигә алай икән ул?
— Тыңлаган кешегә сөйлисе килеп тора ул. Абзар башына куна барганда, мине дә сөйләтәләр малайлар. “Чыңгыз хан” дигән китапны өч көндә сөйләп бетердем мин.
— Ярар, улым! Әйдә киттек кереп. Мин көчем барынча кисим, син ташы. Аннан алышырбыз урыннарны.
Эшкә тотындылар. Нечкәрәкләрен өстерәп ташыды Рәшит. Ә инде менә юанрак имәннәрне өстерәүләре бик авыр иде. Шунлыктан ул андый агачларны кулбашына салып ташый башлады. Тик көтелмәгән бер нәрсә килеп чыкты. Рәшит бик ябык иде. Үзе ул ябыклыкны ашау җитмәгәннән дип уйлый. Кулбашларының ике ягында да сөякләр өскә калкып, тиредән чыгардай булып очлаеп чыгып тора икән. Тик моңа кадәр Рәшит ул сөякнең шулай итеп чыгып торуына әһәмият итмәгән дә икән. Тиредән чыкмаган бит әле! Ә инде менә юанрак, авыр имән агачын кулбашына салып күтәргәч, ерак бара алмады, авыртудан туктап, агачның юан башын җиргә төшерде. Нәрсә эшләргә? Өстерәп алып баруы авыр, тын тиз кысыла, куллар тала. Кулбашына салып күтәрсәң, теге сөяк авырта, атларга ирек бирми. Азрак басып, уйланып торгач тапты чарасын Рәшит. Башындагы кепкасын салды да кулбашына куйды һәм шул кепка өстенә имән агачын күтәреп салды. Китте арбага карап, кепка өстенә салган агачны күтәреп...
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру