XV
Авылга кайту үзе бер тарих булды. Аланнан ерак та китмәделәр, Нәфисә кисәк кенә туктады да, урман эчендә бик сирәк була торган чирәм калкулыкка утырып, кырт кисте:
– Юк, авылга кайта алмыйм мин, Хәлим. Аякларым атламый...
Тәмам аптыраган Хәлим хатынының алдына килеп тезләнде:
– Ничек инде кайтмыйсың? Нәрсә булды?
– Куркам мин, Хәлим... Мин бит үлгән кеше... Бөтен кеше өчен – үлгән... Мин юк бу дөньяда, беләсеңме?!
– Юкны сөйләмә, Нәфисә. Менә ул син – бар! Бөтен кеше белә синең исән икәнне. Күпме кеше сине күреп калган!.. Минем кайтуымны... безнең кайтуыбызны гына көтәләр.
– Шунысы куркыта да инде, Хәлим. Мин бит, өрәк кебек, убыр кебек, кеше куркытып йөргәнмен. Хәзер ничек кеше күзенә күреним?!
– Күренмә. Кем сиңа күренергә куша. Бу тарих бераздан онытылыр, кешеләр сөйләрләр дә бетерерләр... Синең балаң бар, безнең балабыз бар, иң мөһиме шул хәзер, кеше сүзе түгел... – Хәлим бераз йөзен чытып, уйчанланып торгач өстәп куйды: – Миңа күбрәк оят булырга тиеш әле монда. Кеше алдына чыкмаслык, кеше күзенә күренмәслек хәл бит: үз хатыныңны тереләй күм инде, йә... Адәм мәсхәрәсе!.. – Хәлим дә Нәфисә янына чүкте. Авыр уйларыннан йөзе кара янып чыкты...
Нәфисәнең дә күңел кыллары көрчегенә җитеп тартылган. Ул тирән уйга калган. Күзгә бәрелеп тора: ниндидер бер фикергә килә алмый изалана. Менә ул тынычланып калгандай булды, бераздан тыныч кына, үзалдына әйткән кебек кенә әйтеп куйды:
– Хәлим, әйтсәм дә әйтәм, әйтмәсәм дә әйтәм: мин ул баладан да куркам... Минем бала кебек тә түгел ул...
– Нәрсә-ә? Хәяттанмы?
– Әйе... Мин бит аны белмим. Ул да мине белми... Мине танымаса, ят итсә? Нишләргә кала? Кире урманга китәргәме? Кабергә кереп ятаргамы?..
Хәлим чак еламыйча торган Нәфисәнең башын күкрәгенә кысты.
– Чү, чү... Тынычлан, зинһар, беркая да бармыйсың, кабер турында да бүтән сөйләмә. Барысы да әйбәт булыр. Таныр, нишләп танымасын ди, үз анасын да танымагач... Тынычлан, җанашым, әйдә, кузгалыйк инде...
– Хәлим, тагын бераз гына утырыйк әле...
Шулай күпме утырганнардыр. Хәлим дәшмәскә булды.
Нәфисә үз уйларын үзе уйлап, күңел кылларын көйләп бетерсен. Күпне күргән, күпне кичергән, япь-яшь килеш чәче агарган, күз төпләрен җыерчыклар сарган бу хатын бәхетле гомергә, гомерле бәхеткә лаек түгелмени?! Таныр, баласы да таныр, ана исеннән, ана хисеннән, бала тойгысыннан табигать баш тартмаган әле! Андый заманнар җитмәсен, берүк! Алла сакласын!
Уйлана-уйлана, үзе утырган чирәмле түмгәктән үлән чемләү белән мәшгуль Нәфисә кинәт сикереп торды.
– Ай, нәрсә бу, Хәлим? Кабер өстендә утырам бит мин!
Хәлим Нәфисә күрсәткән урынны сыйпаштыра башлады. Шунда ук күзенә тигез, әмма кытыршы таш өслеге чалынды. Үлән чугы белән бергә кубып чыккан мүк элпәсе астында беленер-беленмәс кенә күренеп тора иде ул. Чынлап та, кабер ташына охшаган бу катылык. Әнә өстендәге кытыршылык үзе үк гарәп язуын хәтерләтә... Хәлим ниндидер үҗәтлек белән табылдык ташны өйрәнергә кереште. Иң элек аны үләннән, мүктән, балчыктан арындырды, аннары, чыбык очы белән тырнап, таш өстендәге сырларны туфрактан, тузаннан чистартты. Ташның бер башына ай уелган иде, шуннан кабер ташы икәнне белделәр дә инде.
Хәлим табылдык ташны торгызырга уйлады, әмма, күпме генә көчәнсә дә, аны урыныннан да кузгата алмады. Шунда аның хәтерендә кечкенә чактан кереп калган бер риваять яңарды. Аны кем сөйләгән булгандыр, хәзер инде исендә түгел, әмма ул кеше белеп сөйләгән кебек иде. Имеш, ханнар заманында ук бу якларга бер әүлия килеп яши башлаган. Бер тәүлек барырлык урман эчендә йорт салып, ялгызы тора икән бу. Тирә-як авылларга еш барып-килеп йөргән ул. Им-томны белүе, күрәзәлеге белән танылган булган. Әмма сихер белән түгел, күбрәк дога белән, аять-әфсене белән дәвалаган, фал ачкан. Ләкин бу якларда әле хак дин булмаган, кешеләр мәҗүси йолалар белән гомер иткән: туган, үлгән, дәвалаган, фал ачкан, имләгән-камлаган, келәү әйткән... Шуңа күрә аны еш кына авыллардан куганнар, эзәрлекләгәннәр, берничә мәртәбә кыйнап, канга батырып ташлаганнар. Ләкин бу әүлия кеше барыбер үз иманыннан ваз кичмәгән, кешеләргә дә рәнҗемәгән. Шулай авырлыклар күрә-күрә, гомеренең ахырына якынлашкан, авырлык белән булса да, ислам динен тараткан, иярченнәрен дә булдырган, әмма үзе гел ялгыз йөргән, үлемен дә ялгызы гына каршы алырга җыенган. Моның өчен нәрсә эшләгәнме? Зу-ур кабер ташы ясаткан да (үзе чүкеп эшләгән, дип тә сөйлиләр), кая барса, шуны аркасында күтәреп йөргән. «Үлем сәгате сукса, бер чокырга ятармын да, шул таш мине каплап куяр», – дигән ул. Шулай булгандыр да: урманда йөргәндә, кайсыдыр сукмакта үзе эшләгән кабер ташына басылып җан тәслим кылгандыр ул. Бу ташның, димәк ки, әүлия каберенең дә кайда икәнен беркем әйтә алмаган; ул шулай изгелек юлында юкка чыккан...
Табылдык таш шул атаклы әүлия үз аркасында күтәреп йөргән таш булса? Аның астында адәм әүлиясының Ходай тарафыннан эшкәртелгән сөяк-санаклары ятса? Шулаен шулай да... Ничә гасыр элек җан очырган мәрхүмнең рухын борчырга кирәкме икән? Хәлим куркынып куйды, таш тирәсендә әвәрә килүеннән туктап калды, «лә хәүлә вә лә куәтә» дип укынды...
Ә бит шул әүлия яшәгән нигездә Хәлим торып алды. Нәфисә белән икесенең мәхәббәт төне дә шунда узды... Аландагы бураны нигезгә утырту өчен, як-як- тан кәс-туфрагын күтәргәндә, ниндидер иске бура ниргәләренә очрап аптыраган иде Хәлим. Шул борынгы заманнардагы әүлия картның яшәгән йорты булып чыга ласа ул! Их, белгән булса! Икенче килгәндә, һичшиксез, Хәлим ул йортның түбәсенә кечкенә генә булса да манаралы ай беркетеп куячак, бу кабер ташын да торгызачак, мәрхүмнең сөякләрен исә йола буенча күмеп, дога белән урнаштырып калдырачак... Ә хәзер кайтырга, кайтырга!.. Болай да нык тоткарландылар, әллә нинди хатирәләр, шик-шөбһәләр күңелгә кереп тора, алар беренче карашка аңлаешлы булып тоелса да, сиздерми генә аң-зиһеннең егәрлеген, тоемын ала башлый...
Ләкин кайту юлында сынаулар, очрашулар бетмәгән икән әле. Төнгелеккә, ачыграк алан сайлап, кунарга урын әзерли башлаганнар иде, якында гына шәүлегән кычкырып куйды. Хәлим сискәнеп китте.
– Бу кош түгел, – диде ул, Нәфисәне янынарак алып, үзе, колагын куеп, сагаеп тыңларга кереште. – Бу тавыш кешенеке!
– Кешенеке икәнен каян беләсең, Хәлим?
– Табигатьне аның кануннарына буйсынып кына, аларны белеп кенә аңлап була. Бу вакытта инде шәүлегән кычкырмый. Икенчедән, бу тирәдә сазлык юк. Өченчедән... – Ул арада шәүлегән тавышы тагын кабатланды. – Әнә-әнә ул пар эзләгәндәге тавышы белән бала чакыру тавышын бергә куша. Дөрес ятламаган бу кеше кош аһәңен. Буташтыра. Шуңа да ышандырмый. Саташкан шәүлегәнне күргәнем дә, андый кошлар хакында ишеткәнем дә юк әле минем...
– Хәлим, кем булыр соң ул? Нигә ул кош булып кычкыра?
– Кем генә булса да, безгә төбәп килә. Әнә кем беләндер хәбәрләшеп килә... Ашыгырга кирәк. Төне буе кайтырга туры килер. Хәзер тукталу – афәт белән бер. Бу тавышка кадәр ярты чакрым ара бар. Димәк... унбиш-егерме минут... Бәлки, ярты сәгатьтер... Өлгерәбез, бераз кабалансак өлгерәбез. Зинһар, түз, Нәфисә, түз, җанашым, кайтып җиткәч ял итәрбез, яме...
Алар барган сукмакларында җәһәтрәк хәрәкәтләнә башладылар. Баштарак авыр булды, һәр куакны, агачны капшап диярлек барырга туры килде. Соңрак, Хәлим үзе яхшы белгән сукмакка төшкәч, адымнарын кызулаттылар.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/