Инвалидлар артелендә Гариф өч ел буе итек, ботинкалар ремонтлады, киез итекләр төпләде, сандали, чүәкләр текте. Аннан соң авылдагы колхозның өч чакрымдагы мал фермасына күчте. Шунда яшәде, мал карады, төнге каравылда торды. Шунда өйләнде. Берсеннән-берсе чибәр өч кыз үстерде, аларны кияүгә бирде, оныклар үстерде. Кырыкны узгач, култык таягын бөтенләйгә ташлап, гарип аягына бик тә калын табанлы ботинка киеп йөри торган булды...
Тимер кызуга, Мөхетдин бабай ярдәмчесе Хаҗи Танауны ияртеп тимерлеккә керде. Учакка тимер тыгып, кызган корычларны кузгатып карады. Мактады малайларны.
— Илләмә шәп кыздыргансыз. Шәп егетләр икәнсез.
Рәшиткә карады:
— Чарда балта тота беләсеңме?
Рәшит кызара төште:
— Юк. Тотканым юк.
Мөхетдин бабай гади генә итеп әйтте:
— Юктыр шул, бик бәләкәй күренәсең. Син Лотфулланың төпчеге бит әле.
— Әйе.
— Әйдә, өйрәтим әле балтаны чарда тотарга. Балта үткерләгәндә, Мөхетдин бабай өйрәткәнне дип, сагынып исеңә төшерерсең. Ярармы?
Рәшит дәшми генә баш какты. Мөхетдин бабай әйбәт бабай иде!
— Әйләндер чарны!
Рәшит чар әйләндерә башлады, Мөхетдин бабай балтаның әле бер ягын, әле икенче ягын түгәрәк ташка тотты, балта йөзенә тиешле эзне салды.
— Менә кара инде, улым. Күрдеңме, эз салыйды, ә үткен була торган җиренә чар әле тими. Шушы эзне тотып, балтаның йөзенә, кисә торган җиренә чыгарырга кирәк. Ике ягыннан да. Аңладыңмы?
— Аңладым.
— Аңласаң тот балтаңны чарга. Дустың әйләндерсен. Тиз әйләндермәгез — үткерләү бер сәгатьтән дә ким булмас. Мин Хаҗи абзагыз белән чүки башлыйм әле. Үзем үткерләп бирер идем дә, эш күп...
Гариф әйләндерде чарны, Рәшит балтаны тотты. Балта үткерләү аның тик зурлар гына эшли торган беренче эше иде.
Тагаракка салынган су, әйләнгән чарга ияреп, корыч балтаның өстенә менеп җитә. Ә чар корычны ашап әйләнә дә әйләнә. Рәшит балтаны байтак тоткач, белгән кешедәй алып карый. Гариф та, чар әйләндерүен туктатып, балтаны “караша”. Үткерләү җай гына барса да, балта йөзен таш чар ашый да ашый. Байтак тоткач, Рәшит балтаның икенче ягын әйләндереп чарга куя. Ә Гариф салмак кына, бер уңгайга чарның кәкре тоткасыннан тотып әйләндерә дә әйләндерә. Тавыш юк, сөйләшү юк.
Ярты сәгатьтән артык вакыт үткәч, Мөхетдин бабай, эшен калдырып, балтаны карап китте. Елмаеп мактады малайларны:
— Тиз эләктерәсез икән өйрәткәнне. Дарым чту түбән оч малайлары! — Тагын сандал янында тимер чүкергә китте. Икенче мәртәбә килгәндә, Рәшиткә әйтте:
— Иптәшең ял итсен азрак. Әйләндер, улым, чарны. Мин балтаның йөзен чыгарып бетереп куйыйм.
Тимер чүкеп каткан, каралган көчле бармаклары белән балтаның үткерлеген сәрмәп, чамалап карады. Йөзе яктыра төште — балта үткер иде.
— Бик нык үтмәсләнгән иде балтаң. Эш коралы шәп көйләнгән, яхшы итеп үткерләнгән булырга тиеш ул. Килеп йөре балта үткерләргә дигән исәп белән. Исән булыгыз! Эшләгез шулай, малайлар!
Рәшит, Акбаш исемле үгезен ике тәгәрмәчле кечкенә арбага җигеп, кибеп бетә язган ялан юлы белән түбән оч төпкеленә урманга китте. Юл читендәге карлар тоташ эреп юк булганнар. Кышкы юлдан үгез читкә чыкмый иде. Чөнки юлдан читкә тайпылуга аяклары йомшак карга баталар иде. Ә хәзер арба өстерәп теләсәң кайсы якка чап. Юан муены көчле үгезнең — урман ягына борырга тырышып тартканны уйлап та бирми. Хайван тыныч кына барган җиреннән читкә сикерә дә, томырылып, җан-фәрманга борылып авыл ягына чаба башлый. Андый чакта даңгыр-доңгыр килеп түмгәкләрдә, сикәлтәләрдә сикергән арбадан сикереп төшәргә кирәк. Аякларың сөрлегеп киткәндә, аяк өсте калып, сул кул белән үгез башына кидерелгән йөгәнне эләктереп, уң кулдагы икегә, өчкә бөкләнгән каеш чыбыркы белән хайванның башына кундырырга кирәк. Берне, икене, өчне — үгез туктаганчы. Укуларын ташлап колхозда эшләгән малайларның икешәр, өчәр катлап, аты-юлы белән сүгенүләренең сәбәбен үгез белән сугышкан чакларда аңлады Рәшит. Үгез, ат белән көрәшеп, өзелгән, ватылган дирбияләрне ачы суыкта, эсседә тәртипкә китереп җәфаланганда, күперсез елгачыкларны кичкәндә баткан, авыр төялгән арбаларны чыгара алмыйча этләнгәндә, ул сүгенүләр үзеннән-үзе килеп чыгалар икән. Сүгенү сүзләре үзеннән-үзе акрын чыга да, һавага очып, нужадан, авыр эштән тапталган җаныңа азга гына булса да дәва була. Синең нервлар киеренкелегеннән яргаланган, изелгән вөҗүтеңә тынычлану өчен азык була. Аз гына булса да!
Язгы сулар китеп бетеп, ялан-кырлардагы юллар кибеп, җигүле арбалар үтәрлек булгач, Рәшит кыш буена хыялланган уйларын тормышка ашырырга тотынды. Аның исәбе, әтисе белән берлектә, кышлык утын һәм малга кыш чыгарлык печән әзерләү иде. Шул уйларын әтисе белән уртаклашты. Әтисе, очлары тәмәке төтененә саргайган мыегын сул кулының бармак очлары белән сыдыргалап, төпчеген тыңлады, һәр вакыттагыча, кабаланмый гына улы сөйләгәнгә үзенең мөнәсәбәтен белдерде.
— Уйларың дөрес, улым. Кышкылыкка утын да, печән дә күп кирәк. Сыерга, үгезгә, сарыкларга печән байтак кирәк. Тик менә утын мәсьәләсе...
Азрак уйланып торды да өстәде:
— Кардунда утынга кисәргә дә рөхсәт бирмиләр бит.
Авыл халкының “кардун” дип йөрткәне авылдан ике чакрым чамасында Ак Чагыл тавы астында утырган урман хуҗалыгы идарәсе иде. Аның хуҗасы — сугыштан сул аягын өздереп кайткан Зәйнетдинов Зөфәр. Аның кул астында җигүле ат белән йөрүче тагын алты урман каравылчысы бар. Алар иртән атларын җигеп чыгып китәләр дә кичкә кадәр урман-кырларда, киселә торган делянкаларда, юл кырында, куак араларында качып-по-сып “хөкүмәт урманын урлаучыларны” сагалап торалар. Ирләрнең утыннарын “кардунга” иттереп бушаттыралар. Бушатмый кара — кичен синең йортыңа милиция ияртеп урман каравылчысы килеп тә җитә, һәм сине... алып та китәләр. Өч-дүрт ел төрмә сиңа, чөгендер суы. Ә инде куркып, үзенең юк гаебен бар дип таныганнарны чыгаралар. Урман ягына рөхсәтсез мәңге карамаслык иттереп...
Рәшит урман каравылчысы йөрми торган бер урын табып алды. Ул урын түбән оч төпкеленә җитмәстәрәк уң якта урнашкан вак кына куе агачлык иде. Бу вак урманны Әҗмәт урманы дип йөртәләр. Анда барып җиткәч, урманга керер алдыннан, каеннар белән уратып алынган зур аланлык җәелеп ята. Исеме — Заһри чабынлыгы. Шул аланны кыйбла тарафына кисеп, сөзәк кенә үргә ат юлы үрмәли. Рәшит ике тәгәрмәчле арбага җигелгән үгезе белән эшне көйләп алды. Көн саен шуннан бер йөк утын алып кайта. Урман каравылчысы — Ермаков фамилияле урыс. Рәшитләр авылыннан көнчыгышта алты чакрым ераклыкта Байгара тау башында утырган Потаповка авылында яши ул. Ермаков илле биш яшьләр чамасындагы эчкече, картаеп барган бер урыс: чалара башлаган, чуалып үскән сакал-мыек, җәен- кышын иске күн бүреге астыннан җилкәсенә төшеп торган озын, юылмаган чәч, өстендә иске тун, тузып бетеп барган каткан итекләр. Эшенә бик исе китми, ахрысы, урман юлларында сирәк күренә. Әҗмәт агачлыгы ул караган урманнарның иң читендә, Хәлекәй юлы янында урнашкан. Ермаков, кардуннан үзенең авылына кайтып барышлый, Хәлекәй юлы белән Әҗмәт урманын сулда (юлдан ул күренми дә!) калдырып үтә дә, урман беткәч, Тарлавык дигән урында сулга борылып, урман артлап үзенең Потаповкасына кайтып китә. Ул һәрчак салмыш була.
Әҗмәт урманыннан Заһри чабыны дигән алан белән авыл ягына килеп чыксаң, Бакый Баткан таулары башына килеп чыгасың. Тау башыннан Бакый Баткан елгасы аша салынган күпергә төшә торган, ике чакрым чамасы озынлыкка сузылган тау юлы бар. Тау юлын исән-имин, йөгең аумыйча үтсәң, елга аша салынган начар гына, иске күпергә җитәсең. Күперне чыккач, үргә кыеклап юл үтә. Шул юлны узсаң, ярты чакрымда гына сине авыл үзенә чакырып көтеп ята...
Кыш көне, җиргә лапылдап ябешеп яткан чанага салам яисә утын төягәндә, Рәшит йөкнең төялешенә һич тә игътибар итми иде. Төялгәнме-төялгән. Утынны чанадан төшеп калмаслык итеп бастырып, арканнар ярдәмендә ныгыткач, үгезеңне куала да, йөгең таралып китмәсен дип, шуны караштырып бар.
Рәшитнең үгез җиккән арбасы ике генә тәгәрмәчле һәм ул тәгәрмәчләр сабанныкылар.
Рәшит барып җиткән уңайга Акбашын тугарып дилбегәсе белән бер агач төбенә бәйләп куйды. Үгез тирә-яктагы агач арасында, юл кырында үскән үләннәрне ашап тамагын туйдырды да күләгәрәк бер урынга, куе гына юкә агачы төбенә ятып күши башлады... Малай Әҗмәт урманында өч сәгатькә якын корыган яисә яртылаш корыган имән, чаган, карама агачларын кисеп, аларны өстерәп арбасы янына ташыды.
Йөге ярыйсы гына булды. Агачның күбесе имән, чаган. Аркан белән бәйләп, агач белән шәпләп ныгыткач, кайтырга чыкты. Заһри чабынын узгач, бисмилласын әйтеп, тау төшә башлады. Үгез башын нык итеп тота биреп, аңарга чабарга ирек бирмәде. Үзеннән-үзе тәгәрәгән ике тәгәрмәчле авыр арбаны тыюны үгез тик ике мөгезе ярдәмендә генә башкара. Ат дирбиясендә тауларны төшкәндә арбаны тыеп барыр өчен эшлия, бауыргалык була. Ә үгездә тик аркылы камыт кына. Алай да кыеклап төшкән сул якка кырынрак юлны үтә алдылар. Күперне чыккач, мәхшәр башланды. Үгезгә әллә нәрсә булды. Ул берничә адым атлый да бара алмыйча туктый, башын һавага күтәреп ыңгыраша, авыр итеп хырылдап тын ала, башын чайкый. Үрнең озынлыгы күп булса ярты чакрым булыр. Шуны менеп җитә алмыйча, Рәшит ярты сәгатьтән артык интекте. Үрнең яртысын этләнә-этләнә менгәч, үгез тәмам хәлдән таеп туктады. Чыбыркы белән яру да аңа инде тәэсир итми иде. Шул чакта җигүле ат белән югары очта яшәгән Әптә Миниәхмәте килеп җитте. Ул абзый үзе төскә чибәр, гәүдәсе егетләрчә җиңел һәм ул клуб сәхнәләрендә матур итеп җырлый, пьесаларда да җырлы рольләрдә катнаша иде. Ә үзе гал-гади колхозник. Чөнки белеме юк.
Үгезле арба янына килеп җиткәч, Миниәхмәт абзый атын туктатты да арбасыннан төште. Нәрсә эшләргә дә белмичә еларга җитешеп торган Рәшит янына килде.
— Нихәл, энем? Нәрсә, тартмыймы хайван?
— Әйе! — дияргә генә көч тапты Рәшит.
Абый дәшми генә утын төялгән арбаны, үгезне урап чыкты. Нәрсәгәдер үгез камытын тотып аска басып карады да:
— Мондый ике тәгәрмәчле кул арбасына син элекләре утын төягәнең бар идеме? — дип сорады.
— Юк, Миниәхмәт абый! Беренче мәртәбә.
— Кем малае син?
— Түбән оч Лотфулланыкы.
— Кайсы Лотфулла ул? Шүрәлеме?
— Юк! Писер Лотфулланыкы.
Миниәхмәт абзый куангандай елмайды:
— Син алайса минем сугыштан кайта алмаган дустым Пиреч Хәмитенең кайнеше буласың бит.
— Ы-ы!
— Шулай диген. Менә карале, йөгең үр менә башлагач артка шуган. Арканны нык тартмагансың, аркылы агач куеп нык итеп ныгытмагансың. Карале менә!
Сул кулы белән үгез камытын басып аска иде. Шуны гына көткәндәй, үгез йөкне тартып алып та китте. Миниәхмәт абзый камытны басып тоткан хәлдә аңлатма бирде:
— Йөгең артта. Үгез камытын өскә күтәрә, астагы агач үгезнең бугазын буа. Хайванга тын бармый...
Үрне менеп җиттеләр.
— Син, энем, йөгеңне алгарак салып төярсең инде. Мин бушатып китим.
Ул үгезне тугарды да арканны чишеп арбаны күчәреннән күтәреп утынны юл читенә аударды.
— Үзең төя. Нык итеп бәйлә. Өйрән йөк төяргә. Йөкнең авырлыгы күчәргә туры килергә тиеш. Дүрт тәгәрмәч булса — төйисең, уйлап тормыйсың. Ә монда бит тәгәрмәчләр икәү генә. Йөк алга салынса, тәртәдән өскә күтәрелеп барырга кирәк. Ә инде йөк артка салынса, тәртәдән аска басып барырга кирәк. Төягәндә үк тәртәдән күтәреп-күтәреп кара. Йөк дөрес төялсә, азга гына авыр кебек булырга тиеш. Ә инде тәртәләр тиз күтәрелеп китсәләр, йөгең артка салынган булыр. Мин төяп тә бирер идем сиңа, тик син үзең өйрән инде, сиңа яшәргә бит.
Гомерлеккә дәрес биреп, үз юлы белән китеп барды Әптә Миниәхмәте дигән әйбәт абзый.
Рәшит кабаланмыйча гына, тәртәне күтәреп карый-карый, утынны кире төяп бетерде. Арканны җилкәсенә салып, кулларына урап көчәнеп-көчәнеп, тырышып-тырышып тартты. Ныклап бәйләп куйгач, аркан астына аркылы имән агачын кисеп салды да, аркан алдыннан озын имән тыгып, йөкне ныгытты. Дилбегәсен кулына тотып йөккә үрмәләде. “Булды бу! Утырып кайтырга өйрәним әле. Нигә җәяү атларга?!”
Дүртенче бригаданың ат дворын уңда калдырып, Исхак бабай тыкрыгына кереп үргә менеп барганда, кулларын артына куеп тыкрык башында басып торган әтисен күрде. Йөрәге түзмәгән, улын каршыларга килгән әти кеше.
— Озакладың, улым! Әллә бер-бер хәл булдымы икән дип чыктым каршыңа. Әниең дә, бар алып кайт баланы, бер-бер хәл булгандыр, ди.
— Әй, әти! Аңлап бетмичә йөкне артка төягәнмен. Бакый Баткан үрен менә алмыйча җәфаландык үгез белән икәү...
— Ала-ай! — диде әтисе. — Дүрт тәгәрмәчле арба кирәк, улым, безгә. Моның белән яфа чигәчәксең син. Әле ярый юл каты. Яңгырлар китсә, бу ике кечкенә тәгәрмәч белән юл йөрүләр, ай-һа-ай! Бик авыр булачак. Батачак алар!
(Дәвамы бар.)
Фото: intertat.tatar