XIV
Хәлим белән Нәфисә бер-берсен шулкадәр сагынышканнар иде – сөешеп туя алмадылар. Ашау-эчү дә, хәтта авыл кайгысы да онытылды. Төнлә дә йокламадылар – сөешеп, сөйләшеп чыктылар. «Якты хыяллар кара төндә туа» диләрме әле? Хәлим белән Нәфисә дә, алдагы тормышлары хакында хыялланып, кабат диванага сабыша яздылар... Иртәнге таң нурлары бураның кечкенә тәрәзәсеннән үрелеп карый башлагач кына, изрәп йоклап киттеләр.
Ир кеше иртәрәк торды. Хатын кеше, төнге тансык сөешүләрдән соң тәнен җыеп аласы бар иде, ахры, печән түшәктә озаграк назланды... Хәлим инде чыбык-чабык юнәтеп, учак ягып җибәргән, чишмәдән су алып менгән, сөйгәнен коендырыр өчен, аны җылытып ук куйган. Капчыклары төбендә калган барлы-юклы ризыктан шул учак янәшәсендә табын да әзерләгән...
Хәлим Нәфисәне үбеп уятты. Хатын хәйләкәррәк булып чыкты: юри йоклаганга сабышты. Хәлим дә беренче көн яшәми хатыны белән, ул да Нәфисәнең йоклаган булып кылануын шундук сизеп алган иде... Шулай бер-берсе белән уйнашып, назланышып килеп чыктылар алар нурлы аланга, яңа тормышларының беренче көнен шулай башлап җибәрделәр...
Юынып-төзәнеп алган Нәфисә, табынга килеп чүккәнче, нидер алырга дип, үзенең җир асты куышына кереп китте... Һәм озак чыкмый торды. Инде Хәлим аның артыннан кермәкче булып кузгалган иде, куыш авызында тәмам каушаган, аптырашта калган Нәфисә күренде. Ул куаклар арасыннан аланга чыгып җитмәде, куыш эченә төртеп күрсәтеп, ярым пышылдап, сузып эндәште:
– Хәли-им... Анда-а...
Хәлим, коты очып, ике-өч атлауда Нәфисә янына барып җитте.
– Нәрсә булды? Кем тиде? – Үзен үзе белештермичә, куллары белән Нәфисәнең йөз-битен, буй-сынын, кул-аякларын тотып-тотып карый башлады... Хатынның иртәнге матурлыгыннан, яшьлегеннән бер тамчы да калмаган иде. Ул кабат сихергә юлыккан, бала кайгысына баткан, дөньялыктан ваз кичкән дивана затны хәтерләтә иде...
Нәфисә куыш авызына күрсәтеп, һаман бер урында басып торуында булды. Хәлим аңа тагын бер тапкыр сораулы караш ташлады да нык-нык адымнар белән куыш эченә кереп китте. Керә-керешкә: «Әллә Нәфисәне кабат ялгыштырырга телиләрме?» – дип уйларга өлгерде. Ярым караңгы куыш эчендә иң беренче күзгә чалынган нәрсә тәртипсезлек иде. Бөтен нәрсә идәндә аунап ята, түшәмгә беркетелгән терәү ауган, аяк астында туфрак өемнәре барлыкка килгән... Түшәк, өстәл ише әйберләр туздырылган... Почмакта да нидер бар, ахры... Әнә ул хәрәкәтләнә, таган атынган кебек, әле бер якка, әле икенче якка таба селкенә... Хәлим якынрак барып карарга булды һәм алдында пәйда булган күренештән имәнеп, чирканып китте. Түр почмакта түшәм буенча сузылган матча агачына таныш төлке асып куелган иде! Ул гынамы, шул матча агачында пычак кадалып тора, Хәлимнең югалткан пычагы! Берничек тә бутарга мөмкин түгел: тоткасына аермачык итеп «Хәлим бәк» дип тырнап куелган. Хәлим пычакны, бар көченә тартып алып, арткы кесәсенә яшерде. Тышка чыкты. Нәфисә инде бераз тынычланган, учак янына барып, бер бүкәнгә чүккән... Йөзе борчулы булса да, күңеле үз урынына утырган.
– Нәрсә булган анда, Хәлим? Кем шулай әшәкелек кылып йөргән безнең аланда, ә?
– Нәфисә, тынычлан. Безнең алан түгел бу, кыргый урман! Үткән-сүткән исерек аучылар эше булырга тиеш. Башка берни дә түгел... Борчылма, оныт.
Хәлим, әлбәттә, барысын да сөйләп бирә алмый иде. Нәфисәне эзләргә чыкканда гына шушы аланлыкта пычагы югалуын да, куыш эчендә табылган пычакның шул югалган пычак булуын да әйтә алмый бит инде. Нәфисәне алып киткәннәрен белгәч, ары сугылып, бире бәрелеп йөргән иде, әллә аңы томаланып, Хәлим үзе кылганмы бу әшәкелекне?! Ул бу хакта хәтта уйларга да курыкты. Әгәр шулай икән, Хәлим үзе дә дәвага мохтаҗ булып чыга, үзенә дә сихерче, имче яисә табиб-экстрасенс кирәк, билләһи-валлаһи! «Албасты утары»ндагы карчыклар турында уйлыйсы да килмәде Хәлимнең.
Шул ук көнне Хәлим кайту ягын кайгырта башлады. Җир асты куышында булган вакыйгадан соң монда озакка калырга ярамаганын ул аңлый иде. Ниндидер кисәтү, куркыту, хәтта янау ишарәсе иде ул. Бу хәлне Хәлим кем белән бәйләргә дә курыкты. Тирәнгә кереп уйланырга җөрьәт итмәде. Ләкин күңелендәге бер шиктән барыбер котыла алмады. Бу башбаштаклыкны эшләгән кеше ул үзе булса? Урманның кара шаукымы аның җан түренә үрмәләп кергән булуы мөмкин бит? Нәфисәне эзләргә чыгасы көннең төнендә ул авыр төшләр күреп, саташып уянган иде. Кем беләндер сугышты, канга кан килде, бугазга бугаз алышты... Явыз җанварлар өстенә ыргылган вакытта, ул, пычагын чыгарып, аларны бугазлаган кебек тә булды... Юктыр, төш белән өнне бутарга соң... Булмас, Хәлим нинди генә хәлдә дә җан иясенә бармак белән дә кагыла алмый...
Нәфисә тәмам тынычланды. Йөгерек уйлары гына чәбәләнеп, чияләнеп бетте: «Урманда кем йөрмәс, качкыннары да, исерек аучылары да җитәрлек. Ходай гына үз ихтыярыннан калдырмасын, мәрхәмәтеннән мәхрүм итмәсен! Моннан соң хәерле гомер бирсен, аек зиһеннән аермасын, сихер-зәхмәтеннән сакласын! Яман уйлардан арындырсын, гөнаһлы гамәлләрдән тыеп калсын...» Һич кенә дә куркып түгел, хәерхаһ булып, теләк-догаларын пышылдый-пышылдый, Нәфисә бу минутта, кызыксынып, Хәлимнең төлке мәетен күмеп йөрүен карап тора иде. Төлкене җиргә иңдергәч, алар җир асты куышын бөтенләй томалап куйдылар, авызына балчык ташып тутырдылар. Бура өйгә тимәделәр, ул шулай алан уртасына җан биреп, ямь биреп торыр... Кунып-төнеп йөрүче аучыларга, урманчыларга, умартачыларга Хәлимнән бер изгелек – көтелмәгән бүләк булыр...
Ниһаять, җыенып беттеләр. Җыенырлык әйберләре дә күп түгел. Хәлимнең юл капчыгына сыярлык эш кораллары белән бер-ике кабарлык ризык та карчыклардан калган кайбер кирәк-яраклар – ике кешелек савыт-саба, шырпы, тоз, берничә тотым кипкән чыра, казан ише нәрсә... Хәлим шуларга өстәп пычагын барлап торганда, Нәфисә күреп калган:
– Хәлим!.. Бу бит теге пычак! Нигә дип аласың аны? Ул бит канга буялган...
Хәлим көтелмәгән хәлдән каушагандай итте. Әмма бик тиз үзен кулга алды:
– Юлда нәрсә булмас! Пычаксыз йөрергә ярамый, Нәфисә...
Бу киеренке хәл дә үтеп китте. Хәлим җиңел сулап куйды. Пычагын капчыгының төбенәрәк яшерде: «Бәласеннән баш-аяк!»
Кузгалып киттеләр. Кузгалгач та, Хәлим үзе җиткезгән йортны урап чыкты, читкәрәк китеп карап торды, аннары үз эшеннән канәгать булып баш кагып куйды да Нәфисә артыннан иярде. Нәфисәнең атлавы бик сәер. Ике-өч адым атлый да артына борылып карый, бераз атлый да тагын үткән юлына әйләнеп бага... Хәлимнең үзенең дә гел борылып карыйсы килә. Артыннан җилкә сөяген тишәрдәй булып кемдер карап торган кебек, валлаһи! Шулай артларына карый-карый киләләр иде, менә бервакыт Хәлимнең карашы Нәфисә карашына тап булды да туктап катып калды...
– Сиңа да шулай тоеламы, Хәлим? Кемдер карап торган кебекме?
– Әйе, кемдер арттан карап калган кебек...
– Ләкин беркем дә күренми бит...
– Әбиләрдер бу. Безне озатып калалардыр. Алар гына шулай сиздермичә, күренмичә йөри ала... Аларның гына карашы шундый – өтеп ала торган... Үзең беләсең...
– Бәлки, теге явыз затлардыр, ә, Хәлим? Төлке баласын харап иткән бәндәләр...
– Тәүбә диген! Сөйләмә юкны! Шулар инде – безнең әбиләр! Әйдә, урманга кереп киткәнче, борылып, аларга баш иябез, кул болгыйбыз... Күрсәләр, күңелләренә хуш килер... Күрмәсәләр, үзебезнең күңел булыр...
– Бездән бернәрсә дә кителми бит, әйдә соң!
Хәлим белән Нәфисә, артка дәррәү борылып, озак кына баш иеп тордылар, аннары, калкына төшеп, шактый гына кулларын болгадылар, «Рәхмә-ә-әт!» дип кычкырдылар...
Аларның «кәмит»енә беркем дә җавап бирмәде. Үз-үзләренең кыланмышларыннан кыенсынып, урман куелыгына кереп китәргә җыенганнар гына иде, аланның аргы башында урманнан аерылып чыккан ике кара тапны шәйләп алдылар... Ул таплар бераз бу якка килделәр дә, тукталып, кул болгагандай иттеләр, аннары урман каралыгында юылып юкка чыктылар...
– Әбиләр! Күрделәр безне, күрделәр! Хәлим, ышанасыңмы, күрделәр, кул күтәреп хушлаштылар... Алар бездән разый, разый... – Сөенеченнән сикергәләп торган Нәфисә бу мәлдә иң моңсу бәндәләрне дә елмаерга мәҗбүр итәр иде.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/