Мәктәптә зур тәнәфестә Рәшитне муеныннан сак кына кемдер тотты. Әйләнеп карады Рәшит — авызын ерып Рәвил Хәсәншин басып тора иде.
— Рәшит, нихәл?
Башын боргалап, Рәшит муенын азат итте. Дәшмичә генә Рәвилгә карады.
— Ну, бирдең тек бирдең әй! — диде Рәвил сокланган кебек. — Менә кара әле үзең дә!
Җылы йон күлмәген күтәреп корсагын ачты. Корсакның кендек янында аркылыга сузылган кызыл эз күренеп тора. Читләре аз гына сарылана башлаганнар. Рәшит бармак очлары белән тотып карады:
— Нык тигән, әй! Авыртамы?
— Азрак бар инде. Тик әллә ни түгел.
Рәшит куркып кына сорады:
— Әниең нәрсә ди?
Рәвил елмайды.
— Кая ди инде әнигә әйтү. Белеп калса, аңардан да эләгә инде ул. Кулы бит, әләлә-ә, малай!
— Ә-ә! — диде Рәшит. Эченә җылы йөгерде: өтермәгә утыртмыйлар болай булгач!
— Син дә инде! — диде Рәвил. — Сразы утын агачы белән корсакка! Мин бит синең шул утын агачын кулларыңнан гына алырга иткән идем. Балниста Маруча апа көлә: “Шәп егет кулы төшкән сезгә!” — ди. Мин, малай гына әле ул, дигән идем, Маруча апа әйтә: “Егет булгач бирә тек бирә инде бу малай сезгә!” — ди.
Минияр үсеп җитеп, солдат хезмәтеннән әйләнеп кайтканчы энесе Рәшиткә кул күтәрмәде башкача. Аны курку биләп алган иде...
Үгез җигү Рәшиткә ошый башлады. Көннәр, атналар узган саен үгез дә тыңлаучанлыгын арттырды һәм тырышып йөк тартырга өйрәнде. Рәшит тә үгезнең холкын исәпкә ала. Үгезне һәрчак яхшы итеп, күп итеп ашата. Үгез унөче белән киткән малайның башына төшкән авыр эшнең михнәт-нужаларын яхшы аңлаган кебек иде.
Әтисе тимерлек янында көз көннәрендә генә салынган сушилкада ашлык киптерү белән җитәкчелек итә. Көзен көшелләрдә туңган бодайны, лом һәм көрәкләр белән ватып, шул сушилкага ташыйлар. Хатын-кызлар мич авызларына икешәр-өчәр метр озынлыктагы агач утыннарны кисмичә тыгып яндыралар. Өстә яссы итеп салынган кирпеч һәм аның өстендәге калайда туң бодай башта эри, аннан кибә башлый. Сушилка эче көйгән, кызган, парланган бодай исе белән тула. Хатыннар бодайны көрәк һәм эткечләр ярдәмендә әйләндерәләр, бутыйлар. Кибеп бетте инде дип карар кылгач, бодайны капчыкларга тутыралар һәм ирләр ат белән килеп төяп заготзернога озаталар. Хөкүмәткә икмәк кирәк!
Сушилкада эшләгән хатыннарның ирләре сугыштан кайтмаганнар. Ирле хатыннар сушилкада эшләмиләр. Чөнки анда эш бик авыр. Монда килеп эләккән хатыннар авырлыктан зарланмыйлар. Чөнки сәбәбе дә бар зарланмауның. Туңнан корыга әйләнгән бодайның үлчәү тикшерүе юк. Шунлыктан урлап була ул “исәпсез” бодайны. Яшәргә кирәк! Әти юк дип тормый бала-чага, ашарга сорый һәр көнне, үсәргә тырыша сабыйлар.
Лотфулла абзыйның эш урынындагы исеме — “сушилка мөдире”. Колхоз рәисе Хамматов аны билгеләгәндә сырмалы-бормалы итеп “күрсәтмәләр” бирде:
— Син, Лотфулла абзый, күпне күргән кешесең. Әйе, Кызыл партизан да булдың Дюльдин командирда. Силсәвиттә дә сикритар булдың. Байтак еллар. Инде дә сиңа бик тә әтвитствинней эш йөкләнә — иген киптерү. Хөкүмәткә икмәк кирәк! Көздән юешләнеп, туңып калган бодайны киптереп байтак заданыены выпалнәйт иттек итүен. Тагын өстәделәр. Эшләгән халыкка трутка бирергә иде — райкум рөхсәт итми. Икмәк кирәк, ди, хөкүмәткә...
Төп уен сүзләре белән җиткерә алмый иде Хамматов. Җөрьәт итте:
— Синең кул астында бишәр-бишәр ике сминә хатыннар эшлиячәк. Уникешәр сәгать. Сминәдән алмашып кайтканда, бернәстә дә тутырмасыннар... э-э-э... Ни... э-э... тутыра торган җирләренә. Финагинт Зәйнәп... э-э-э — үзең беләсең... э-э-э... бик тә үткер хатын...
Лотфулла абзый ризалашып баш селкеде:
— Кайгырма, Хамматов иптәш! Бар да әйбәт булыр. Бар да!
Беренче смена хатыннары арасыннан икесе белән генә сөйләште Лотфулла абзый. Шүрәле Хәсбиямалы белән Иҗәләй Әсмасы иде ул хатыннар. Икесе дә бик үткерләр һәм уңганнар иде. Сүзне кыска тотты: “Беренче атнада — эшегезне бетереп өегезгә кайтканда — бер бөртек тә алмагыз. Аннан соң инде үзегез уйлагыз ничек кирәк икәнен. Мин өйрәтәсе түгел. Үткерлегегез җиткән — дөнья өйрәтте сезне...”
Хәсбиямал кыска гына итеп көлде:
— Ярар, Лотфулла абзый. Кайгырма да, курыкма да безнең өчен. Чолык Зәйнәбе ниен тотып калыр, шул аңа. Ә без... карарбыз.
Сушилкада эш башланып өч көн узгач, төнге сменаларын тәмамлап, иртән арып-талып эштән кайтырга чыккан хатыннарны финагент чолык Зәйнәбе туктатты да авыл советына алып китте. Янында милиционер мукшы Антипов та бар иде. Авыл советына алып кергән хатыннарны берәм-берәм сәрмәп тенти башлады. Ике кулын азрак күтәреп читкәрәк салындырган Шүрәле Хәсбиямалы “Чолыкка” китереп чәпәде:
— Син, Чолык, минем ыштан төбен Күлик Закирының ыштан төбе белән бутап сәрмәнәсең шикелле! Ә! Син эзләгән к... юк анда!
Чолыкның симез, шома бите кып-кызыл булды. Чөнки аның башкортларда колхоз рәисе булып эшләгән Күлик Закиры белән “йөрегәнен” бөтен авыл белә иде. Тик аның йөзенә болай итеп, турыдан-туры чәпәп әйткән кеше юк иде әле моңарчы. Чолык чәрелдәп җибәрде:
— Мин сине төрмәдә эчертмәсәмме? Яла якканың өчен! Шүрәлее тәресе юб...й! Мин синеме! Шаһитларың бармы-ы?!
— Егерме җиденче нуябердә Алтын бабайларда Күлик белән кунганыңны бөтен Дәминбай башкортлары белә.
— Мин сине-е!..
Хәсби Чолыкның кулын алып ташлады.
— Минем ирем Кәпәч Хәйрулласы Украинада Грайборын дигән авыл янында ил өчен сугышып кырык өчтә күмелгән. Шуның биш малаен үстерәм мин. Тагын өч-дүрт ел узсын әле — мин сиңа күрсәтермен күрмәгәнеңне, Чолык. Тентедең мине ыштан төбенә хәтле — таптыңмы? Юк безгә бернәрсә дә.
Икенче төнне Шүрәле Хәсбиямалының өен астын-өскә китереп тентү ясадылар. Тентү белән Чолык үзе җитәкчелек итте. Тик ярты пот чамасы әрем тәме килеп торган карарак төстәге оннан башка бернәрсә дә тапмадылар. Өй эчендә хәерчелек, ярлылык баштан ашкан иде...
Сугыш елларында хезмәте өчен бер грамм да ала алмыйча колхоз эшендә изелгән хатыннар урлашырга нык остарганнар иде. Сушилка Каенлы елганың текә ярында салынган. Яр буйлап җәен куе әрекмән, кара әрем, сукыр кычыткан үскән. Сушилкада эшләгәннәрнең "бәдрәфе" шулар арасында. Хатыннарда дүрт-биш кило гына сыярлык итеп авызын тарттырып бәйли торган икешәр-өчәр капчык, һәр капчыкка берәр төрле чүпрәк тегелгән. “Бәдрәфкә” чыкканда кипкән бодай тутырылган капчыкны хатыннар текә ярдан аска табан ыргыталар. Орлык тулы капчык елгачык бозы ярындагы көрткә барып төшә. Караңгы төшкәч, бодай тулы капчыкларны һәркайсының баласы килеп ала. Шүрәле Хәсбиенең Хәмидулла, Зиннәтулла исемле малайлары алмашлап киләләр, Сәвәләй Гайшәсенең Рәмиләсе, Әфисәр Зөһрәсенең Зөбәрҗәте. Балалар ташыйлар урланган бодайны. Тик алып кайткан бодайны өйгә алып керү юк. Икенче көнне үк шул урланган бодайга кышкы читән буйларында үскән әремнең башын җыеп кушалар да тегермәнгә алып барып тарталар. Тарткан оннан әрем тәме килә, ә урланган бодайда әрем юк. Азрак җыелган бодайны, кая туры килә, шунда яшереп тоталар. Тик өй эчендә, чоланда, келәттә түгел. Тирес асты, печән-салам асты, абзар кыегындагы салам асты... Беркөнне Лотфулла абзый Хупҗамалга, мичкә утын тыгып маташканда, пышылдап диярлек әйтте:
— Килен! Син теге чатан улыңны елга буена ыргыткан капчыклы... нине ташырга йөретмә. Бердән, кичә иртәрәк килгән, караңгы төшкәнче. Икенчедән, карда нык бата култык таягы белән — байтак этләнде чыгып китә алмыйча.
— Әй, Лотфулла абзый! Кызым куркам, дип елый. Гарифтан соң туган Шәрифуллама тугыз гына бит. Ул да курка.
— Гарифың белән шул малаең икәү килсеннәр бергә. Бергә йөрсеннәр...
Берничә тапкыр Рәшит үгезен җигеп сушилка янына барды, һәр баруында әтисе читкәрәк өеп куйган утынны төяп кайтты. Утыннар шәп иде — имән, каен, һәркемнең үз кайгысы — сушилкада эшләгән хатыннар Лотфулла абзыйның кечкенә буйлы, зур башлы, кырмыска кебек эшкә тырыш малаен “күрмәделәр” дә...
Рәшит белән әтисе утын ягын көйләделәр. Кыш буена Рәшит күлдән тал белән зирек кисеп ташыды. Әтисе чи агачларны кисте, ләүкәгә, өйнең мич арасына утыртып киптерде. Әниләре якты. Тал, зирек шулай да имән, каен, карама утыннары кебек кызулык биреп янмый иде. Күмере дә юк дәрәҗәдә. Яна баралар, көлгә әйләнә баралар. Шунлыктан әниләре урам тутырып йөргән чувашлардан, ике кадак сыер мае биреп, ике чыпта каен күмере алды. Шуның белән кыш буена рәхәтләнде самавыр куеп...
Кышлар үтте, язлар җитте. Кара каргалар кайтты, ат юллары карала башлады. Аннан соң сыерчыклар күренде, гөрләвекләр кузгалды. Беркөнне әтиләре ишегалдыннан елмаеп керде. Йөзендә малай-шалай шатлыгы бар иде:
— Дбур артындагы коры чокырда язгы ташкын шаулый, гүли. Бүген-иртәгә тургайлар кайтачак, Аллаһы кушса!
Чыбыркы буыны үреп мәш килгән Рәшиткә дәште:
— Иртәгә ышкулыңнан кайткач, сыерны, үгезеңне каршы тауга алып мен. Зират артындагысына. Кылган ашасыннар хайваннар. Кызыгып кылган яндырмагыз — мал ашасын.
Әниләре килеп кысылды:
— Сарыкларны да алып барсын.
— Кар тирән әле ерымда. Сыер, ат малы гына үтәрлек. Кар эресен инде.
Җир ачылгач, үгез җигәргә арбасы юк иде Рәшитнең. Тегеләй сугылды, болай сугылды — юк арба. Дусты Какыш Гариф киңәш белән ярдәм итәргә тырышты.
— Бер атна бар инде, Ырынбур ягыннан Ябрәй Хәсәннәрнең Фатима исемле кызлары кайтты. Үзләре җир ачылгач кар астыннан чыккан башактан пешергән ботканы ашап кырылдылар. Хәсән Ябрәй үзе дә, хатыны Нәкыя апа да, уллары Әхсән, тагын өч кызлары. Аларның ике тәгәрмәчле бәләкәй арбалары бар. Сорап карыйк барып. Сатсын яисә бирсен. Утын китерәм үгез белән, диген.
Фатима апа урта гәүдәле, ямьсез генә, вә сөйкемле эре шадралы унсигез яшьләр чамасындагы апа иде. Ризалашты тагын:
— Син, иркәм Рәшит, миңа ике йөк утын китерерсең. Аннан өй сыларга кызыл балчык, ком. Шуңа риза булсаң, хәзер үк чыгарып бирәм!..
— Риза, риза, Фатима апа! Утын да китерербез, өеңне сылап бетергәнче балчык, ком да ташырбыз. Тик ат тизәге үзеңнән.
— Ярар, килештек.
Келәт артыннан ике тәгәрмәчле бәләкәй арба өстерәп чыгарды.
— Игелеген күрегез!
Бәләкәй арбаны өстерәп алып кайтып киттеләр. Майланмаган арба колакларны ярып чыйный иде.
— Туктале, Рәшит! — диде Гариф. Арба тәгәрмәче янына килде, чалбарының алдын ычкындырды. Сиптереп, ике тәгәрмәчнең дә күчәр башларын юешләде.
— Киттек! — дип титаклады. Ике тәгәрмәч тә чыйнаудан шып туктадылар. Малайлар елмаештылар...
Әтиләре арбаны тирәләп карап чыкты.
— Каян алдыгыз моны?
— Ябрәй Хәсәннәреннән.
— Күпмегә инде?
— Ике йөк утын да өй сыларга балчык, ком.
— Кыйммәт түгел түгеллеккә. Тик тәртәләре кыска булыр. Әйдә, чанаң янына алып барып чамалыйк әле.
Тирес кырындагы чананы тартып чыгардылар, арбаның тәртә төпләрен чан¬ныкына тигезләп куйдылар. Арба тәртәләре ярты метрга кыскарак иделәр.
— Бу чана сиңа киләсе кышка бәләкәй була инде. Җәй эчендә үгезең үсәр, ныгыр. Чана тәртәләрен алып, арбаңа куярга кирәк. Мин иртәгә, син ышкулдан кайтканчы, тимерлеккә Мөхетдин бабаңа алып барып эшләтермен, — диде әтисе.
— Әти, балтаны да калдыр әле шунда. Без Гариф белән дәрестән соң барып үткерләрбез.
Икенче көнне мәктәптән икәүләшеп тимерлеккә юнәлделәр. Күн алъяпкыч буган, матур итеп китәрелгән сакал-мыеклы, башына түгәрәк эшләпә, аякларына күн итекләр кигән тимерче Мөхетдин Чәүкә аларны якты йөз белән каршы алды.
— Бик әйбәт киләсез, оланнар. Мин сезгә, сез миңа дигәндәйрәк булсын әле. Әтиегезгә бәләкәй арбаның тәртәләрен куеп бирдем, һәрберсен өчәр болт белән ныгыттым. Гомердә дә ватылырлык түгел — үгез генә чыдасын йөккә. Күп итеп учакка тимер тутырдым сез килүгә. Әнә күрүк, шуны бер ярты сәгать өрдерегез әле, тимерләрне кыздырыгыз. Аннан соң чарда балтагызны үткерләрсез.
Күректән ыжылдап чыккан һава агымы янган каен күмерләрен кыздырганнан кыздыра. Берничә минут үтүгә утлы кузалар акка әйләнә башладылар. Мөхетдин бабайның эше бар иде ахрысы, ул урамга чыгып китте. Гариф титаклап барып ишектән үрелеп карады да хәбәр әйтте:
— Иске молотилканың эченнән әллә нәрсә сүтә.
Күрүк янына килде дә кесәсеннән гәҗит белән кечкенә янчык чыгарды. Гәҗитне ертып алды да, янчыкка тыгылып, өч бармагы белән чеметеп төйгән тәмәке алды. Аны гәҗиткә салды да, теле белән гәҗит читен юешләп, оста итеп урап та куйды. Учак күмереннән тәмәке кабызды һәм ләззәтләнеп суырды.
— Кит, Какыш! — диде Рәшит — Син нәстә?!
— Һы, минем тарта башлаганга ай була инде. Егет кеше тәмәке тартырга тиеш инде ул.
— Тешләрең болай да сап-сарылар бит. Укытучылар белеп калса. Бактирия апа, безнең сыйныф җитәкчесе, белеп калса, шкулдан кудырта бит үзеңне.
— Мин, Рәшит, алты сыйныфны бетерәм дә башкача укымыйм.
Рәшит нилектәндер сагая төште.
— Күреп торасың бит — ашарга юк, кияргә юк. Аннан минем укуның да бит инде рәте юк — икеле дә өчле. Унны бетерсәм дә, ул билгеләр белән мин кая барам инде? Аннан соң аяк та гарип. Мин бит башка малайлар кебек ат белән йөреп калхузда да эшли алмыйм.
Чатан Гарифның башында зурлар чишеп бетерә алмаслык авыр уйлар икән.
— Укымагач, син нәрсә эшләргә итәсең инде?
— Аяк гарип булгач, миңа кул эше кирәк. Инвәлитләр әртиленә барган идем соранып. Бәләкәйсең, яшең җитми дип алмадылар. Шул әртил мөдире, минем кебек чатан Хәйбрахман абзыйның өенә барган идем, чабатаңнан идәнгә су ага дип, әнисе Газзә әби кертмәде. Иртәгә тагын туры эшенә барам әле. Утырып эшли торган эшкә, итек, батинка төзәтергә алыгыз дип...
— Мин аның улы Риф белән дус. Әйдә шуның белән сөйләшик. Әйтсен әтисенә, эшкә ал Гариф Рафиковны дип.
Икенче көнне Риф белән сөйләшеп карадылар. Риф сүзне кыска тотты:
— Әти, өйгә кайткач, беребез белән дә сөйләшми ул. Куркам мин аның белән сөйләшергә.
Үзе дә чатан булгангадыр инде, Хәйбрахман абзый Гарифны эшкә алды.
— Ашарга җитешми, шуңа күрә үсеп булмый диген, ә. Атдил кадр туу турындагы таныклыгыңны сораса, Хәйбрахман Усмановка бирдем, диген. Аңладыңмы. Бар, афармлятся ит!
Гариф алтынчы сыйныфны тәмамлап та тормыйча эшкә керде. Аның белән аерылышу моңсу һәм авыр булды Рәшиткә. Чөнки 1940 елның көзендә татар мәктәбенең беренче сыйныфына укырга төшкән 23 малайның Гариф соңгысы иде. Шул 23 малайдан Рәшит бер ялгызы торып калды. Аның белән бергә укыган малайларның күбесе инде икешәр, өчәр ел күчә алмыйча утырып калган малайлар иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру