Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 сентябрь , 08:25

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (13)

Нәфисә, тыйнак кына елмаеп, карашларын аска төшерде һәм, һаман әле тезләнеп торган Хәлим янына чүгеп, бантын йомшак кына иттереп иренең киң кулбашына куйды.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (13)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (13)

XIII

Юл авыр булды. (Кайчан урманда юлның җиңел булганы бар инде?! Һәм кайчан Хәлимнең юлы, бигрәк тә билгесезлеккә илткән юлы җиңел үтелде соң?!) Ул үзе генә тизрәк тә, җайлырак та үтәр иде. Йокылы-уяулы барган Нәфисә күп мәшәкатьләр тудыра: әле «балам елый» дип, чүгәләп, баласын көйләргә керешә, әле әбиләрне таптырып, кире якка китмәкче була, әле Хәлимнән чәчен таратасы килеп еламсырый башлый... Хәлим гомердә булмаганча сабыр; аның рухын Ирәмәл дигән егет ныгытып җибәрде, ахры. Ул аңа өмет бирде, канатлар куйды, кабат табышырга, очрашырга сүз биреп, киләчәккә ышаныч уятты. Үз авызы белән «Нәфисәнең рухын дәваларга көчем җитә» диде бит, ул сүзне беркем дә көчләп тартып алмады...

Бер аланлыкка туктап, куыш кебек ышык урын әзерләделәр дә төн кундылар. Хәлим чамалап бара: алар бераз ураурак сукмактан киттеләр. Ирәмәлне тыңлап, утарга алып баручы туры юлдан читтәрәк йөрергә тырыштылар. Нәфисә йокламый, «баласын» тирбәтеп тик утыра. «Албастылар утары»нда йокысын туйдырган, күрәсең. Хәлимнең үтереп йокысы килә. Алдагы төндә дә юньләп йокламаган иде. Аннары... «сихерчеләр утары» көчне күп ала, бу – элек-электән билгеле факт. Урманнан чыккач, Хәлим атналар буе йоклый торган иде. Бу юлы да башы күкрәгенә төшә дә китә, төшә дә китә... Хәлим үзе өчен түгел, күбрәк Нәфисәне уйлап борчыла. Ул һаман утарга таба тартыла, «әбиләр» дип өзгәләнә. Моны чытылган, кара коелган йөзеннән белеп була. Хәлим килеп тапкандагы матурлыктан, ак, нурлы йөздән берни дә калмаган инде.

Хәлимнең күңелендә урманга керү белән яралган, менә хәзер тагын да көчәя башлаган бер шикле уй йөри: ниндидер сер бар бу әбиләрдә. Алар Хәлимнең дошманы түгел бит. Хәлим дә аларга дошман түгел. Нәфисәгә – изгелек, Хәлимгә игелек кылмакчы үзләре, һәрхәлдә, шулай тоела. Ниятләрендә явызлык булса, әллә кайчан бер-бер хәл эшләгән булырлар иде. Ирәмәл дә карчыкларның начар уйда булмауларын сизенгән кебек сөйләнде... Тик... менә болай Нәфисәне алып китүләре, Хәлимне сихерләргә тырышулары һич кенә дә башка сыя алмый...

Әнә Нәфисә дә бертуктаусыз шулар янына кайтаруны сорый. Коткарса, алар гына коткара ала димәкче була инде, бичаракай. Әйтеп кенә бетерә алмый... Их, ничек тә терелтеп булсын иде сине!.. Тик менә кемгә ышанырга, кем кулына тапшырырга сине, Нәфисәкәй?!

Гәүдәсен әле алга, әле артка ташлап, алдындагы «баласын» тирбәтеп утырган Нәфисә бик кызганыч тоелды Хәлимгә. Ике дөнья арасында эләгеп калган, ни артка китә алмыйча, ни алга бара алмыйча изаланган бу җан кисәге – аның газиз балаларының анасы, үзенең хәләл хатыны, Майясының игезәге, ниһаять, яшәячәк гомеренең тугры юлдашы... Моннан да якын, кадерле кешенең булуы мөмкин түгел!

Хәлим, торып, якындагы куаклардан бер уч бөрлегән җыеп килде. Аны учларыннан Нәфисәгә каптырды. Ике бөртек хатынның итәгенә төште. Нәфисә шуны бармак очлары белән алып капмакчы булды, әмма кире уйлады, җимешләрне кочагындагы «баласына» ашатырга булды... Әмма «сабый» әнисен тыңламады, җимешләрне кабарга теләмәде. Моның өчен Нәфисә аны бераз гына мәэмәй итеп тә алды...

Боларны күреп, Хәлимнең үзәге өзелде, йөрәге шартлар дәрәҗәгә җитеп типте... Ул, торып, бу урыннан тизрәк китәргә ашыкты.

Икенче бер тукталышта Хәлим Нәфисәне югалта язды. Берничә мизгелгә генә күзләрен йомып торган иде югыйсә. Күзләрен ачса, каршында йокымсырап утырган Нәфисә юк! «Сабые» гына аяк астында тәгәрәп ята. Хәлим, сикереп торып, ары-бире чабарга тотынды. Кычкырып та карады. Юк, әкиятләрдәге кебек, хатыны кинәт кенә гаип булды да куйды... Кире әйләнеп килгәндә, менә хикмәт, Нәфисә үз урынында иде инде. Берни булмагандай, «кызын» сөя, үзе бертуктаусыз шелтәләп сөйләнә:

– Менә кайда яткан бит ул, нарасыем минем... Икенче юлы болай әниеңне куркытма, яме... Әтиеңне дә мәшәкатьләмә... Ишетсен колагың!

«Нәфисә әллә үзе дә сихер иясе инде? – дип уйлап алды Хәлим. – Әнә бит, ничек итеп күз буып, күз алдыннан югалып алды... Әллә аның да шаукым көче кузгала, уяна башлаганмы? Әллә?.. Әлеге дә баягы карчыклар галәмәтеме бу? Ирәмәл шаман да «алар Нәфисәгә сихер көче иңдермәкче булалар» дигән кебегрәк әйткән иде... Шулай булса, ай-һай, эшләр җитдиләнә. Бу очракта солдаттагы хезмәттәше – хохол Митрәйчүк – «кругом обложили» дип әйтер иде.

Хәлим үзенең шик-шөбһәләрен Нәфисәгә сиздермәде. Алар, бер тамчы ял итмичә, тагын ике сәгать бардылар. Хәлимнең исәбе буенча, үзләренең «утары»на күп калмаган иде инде. Ләкин кунмыйча да булмый, караңгыда кайтып керәсе килми Хәлимнең. Шикләндерә... Аннары бу дөрес тә түгел, сихер ияртеп кайткан кебек була... Төн – рухлар иле, бигрәк тә түбән рухлар тантана иткән вакыт. Иртән, беренче таң нурлары белән якты, бәхетле аланга, өр-яңа өйгә кайтып керүгә ни җитә?!

Ләкин төп сәбәп бөтенләй башка иде: урман сәфәрендә Хәлим бик нык арыды, талчыкты. Үлән өзәрлек тә егәре калмаган иде. Күбрәк рухы белән, уйлары белән арыды. Аяк яки тән арыса, үзеңне көчләп булса да барып була, җан арыса, башыңны катыга терәп хәл алмыйча, ары китеп булмый шул.

Бер агач төбенә янәшә утырып, аның кытыршы кәүсәсенә аркаларын терәделәр дә күзләрен йомдылар. Йокысызлыктан, юлдан, җан газапларыннан тәмам миңгерәүләнгән Хәлим шундук йокыга китте. Нәфисә турында кайгыртырлык та хәле, тәкате калмаган иде аның.

Күзләрен ачканда, таң беленгән иде инде. Шул ук агач төбе. Хәлимне җайлап сузып салганнар, баш очына бер кочак үлән түшәлгән, өстендә – капчык бавында асылынып йөри торган бишмәте... Нәфисә генә юк. Бар да, юк та. Кайдандыр аның тавышы гына килә. Медер-медер кем беләндер сөйләшә... Якында гына, ә үзе юк... Хәлим, сикереп торып, күзләрен дә уып карады. Беләген чеметеп куйды. Юк, йокламый... Җен кебек гаип булган хатынын эзләп, як-ягына каранды. Ә тавышы бар... Әллә тагын күзне буамы?

– Нәфисә! Нәфисә-ә-ә-ү!..

– Хәлим? Мин монда бит, нигә кычкырасың?

Шунда гына Хәлим янында утырган хатынын шәйләп алды.

– Нәфисә? Син каян?..

– Мин беркая да китмәдем. Әнә теге аланга барып килдем.

– Мин сине югалттым...

– Хәлим, мин Хәятны күмдем.

– Ничек? Ни өчен?

– Әбиләр колакка пышылдап киттеләр. Хәят үлде, диделәр... Мин аны илтеп күмдем...

– Әбиләр? Алар монда булдымы?

– Булган шул. Йоклаган идем. Колакка килеп әйттеләр.

– Син кем беләндер сөйләштең.

– Мин үз-үзем белән сөйләштем, үз-үзем белән аңлаштым, бер сәҗдәгә киттем, бер тәүбәгә килдем, Хәлим...

– Аңлаша алдыңмы соң?

– Аңлаштым. Үз-үзең белән аңлашу иң авыры икән. Күп нәрсәне аңладым, ләкин барысын да күңелемә алып бетерә алмыйм әле... Авыр миңа, Хәлим, тизрәк барысын да белергә, искә төшерергә кирәк, юкса тагын ялгыша башлармын дип куркам.

– Менә хәзер... ничек соң? Хәлең? Кәефең? Әбиләр килеп киткәч тынычландыңмы?

Нәфисә җавап бирмәде, үзе сорашырга кереште:

– Хәлим, син миңа авылдагы балабыз турында сөйләгән идең... Тагын бер сөйлә әле. Нинди ул безнең Хәят?..

Хәлим Нәфисәдәге үзгәрешне шунда гына, авылдагы балалары турында сорагач кына сизде. Бу бит бөтенләй башка Нәфисә! Иң элек аның кыяфәте башкача: чал чәчләрен артка җыеп, бәйләп куйган, күлмәк итәген бил бөрмәсенә кыстырып, шактый гына кыскарткан, зифа балтырларын көн яктылыгына чыгарган... Аннары... аның сөйләшүе башка! Хәрәкәтләре җитез, өлгер... Зиһене ачык, уйлары якты. Күз карашлары да туры, тере һәм мәгънәле... Терелгән Нәфисә, терелгән! Бер төн эчендә, билләһи газыйм, нидер булган аңа; карчыклар эшеме бу, Ирәмәл шаман йогынтысымы, әллә Бөек Табигатьнең илаһи көче аңа бәрәкәтле дулкыннары белән шулай тәэсир иткәнме? Юктыр, Ходай Тәгалә эшкәрткәндер аның Нәфисәсен... Бөтен күргәннәре, кичергәннәре өчен, Ул аны барыбер кешелеккә, фани дөнья гаменә бер кайтарырга тиеш иде. Шуңа да аның Нәфисә соравына бик теләп җавап бирәсе килә, тыңласын гына, ләкин элеккеге халәтенә бүтән кайтмасын...

– Тыңла, Нәфисә, сөйлим. Барысын да сөйлим. Балабыз турында да, йортыбыз, гаиләбез, авылыбыз турында да. Тыңла гына һәм моннан соң мине... безне куркытма, яме!

Нәфисә, тыйнак кына елмаеп, карашларын аска төшерде һәм, һаман әле тезләнеп торган Хәлим янына чүгеп, бантын йомшак кына иттереп иренең киң кулбашына куйды. Ял иткән, кәефе күккә ашкан, күз карашлары офыкка таралган, нык рухлы, таза бәдәнле иргә хәләл җефетен кысып кочасы гына калды...

Хәлим сөйләргә кереште. Нәфисә таң калып тыңлады. Аңа хәтер яңарту татлы да, газаплы да иде, ахры. Аңлаганнарын тиз генә күңеленнән үткәреп, аңламаганнарын кат-кат сорады. Бигрәк тә үзенең мәрткә китүен, карыныннан баласын исән-сау алып, үзен соңгы юлга озатуларын төшенеп бетерә алмады, әллә төшенмәгәнгә салышты гынамы? Бераздан барысын да исенә төшергәндәй булды...

– Тере килеш күмдегезме? Мин бит бала елаган тавышны ишеттем. Синең елаганны да ишеттем, Хәлим... Тик берни дә эшли алмадым, җеназа догалары колагымда, әнкәйләр тавышы, тагын бала үксегән тавыш, ул берөзлексез елый да елый... Нигә тынычландырмыйлар икән инде дип уйлыйм. Ә үзем берни дә эшли алмыйм, беләсеңме, Хәлим, берни дә эшли алмыйм... Шулай үләләр икән дип уйлыйм. Балабыз ятим кала икән дип ачыргаланам, эчтән генә елыйм... Син минем күздәге яшьне сөртәсең, яшемне сөртә-сөртә: «Карагыз әле, үлмәгән бит ул, нигә күмәсез аны?!» – дип кычкырасың... Сине беркем дә тыңламый... «Ул бит инде үлгән, – диләр, – тизрәк күмәргә кирәк», – дип ашыктыралар...

– Аннары, аннары нәрсә булды, Нәфисә?..

– Аннары – төн... Дөм караңгы дөнья... Тыныч, җылы, хәтта рәхәт... Бик бәхетле мизгелләр кичердем мин анда. Бервакыт дөнья яктыра башлады, алдымда ап-ак нурлардан салынган юл ачылды... Очып баргандай, шул юлдан барасың... Аякларың атламый, йөрәгең типми, бер җирең авыртмый, өрфиядәй җаның гына синең белән янәшә оча... Ул һаман читкәрәк китә, ул киткән саен, ямансурак була бара... Үлгәч, җан белән аерылышу иң авыры икән, Хәлим...

– Җаның тәнеңә барыбер кире кайтты, шулаймы? Син бит үлеп беткәч терелгәнсең, Нәфисә! Каян кинәт кенә шулкадәр куәткә ирештең, ничек үз җаныңны кабат тормышыңа тартып ала алдың? Бәгырең, йөрәгең эшләп китәрлек көч каян таптың? Ходай Тәгалә булышмаса, бу кадәр көч табу мөмкин булмас иде...

– Ходай Тәгалә гел янымда булды, мин Аны да, Аның фәрештә-мәләкләрен дә һәрдаим сизеп тордым. Шулар көч биргәндер дә инде. Тагын якты дөньяга туып кына калган балам ярдәм иткәндер. Ак, нурлы юлдан барганда, сихри догаларның моңлы мәкаме белән янәшә бала елаган тавыш ишеттем. Ул көчәйгәннән-көчәя барды. Ул көчәйгән саен, тәнемнән аерылып киткән җаным миңа таба ныграк якыная иде. Бервакыт ул минем тәнемә бәгыремне авырттырып кайтып керде. Мин хәтта бу авыртуга түзә алмыйча кычкырып җибәрдем. Шулай әрнеп кычкырганнан соң, йөрәгем эшләп китте минем, Хәлим, әкият дисәң дә, чын дисәң дә, ихласы шул. Йөрәккә җан керү белән, икенче мизгелдә үк ник үлмәгәнемә үкендем. Чөнки ләхет астында тере килеш томаланып ятуның үлемнең үзеннән дә авыррак икәнен аңладым. Иң кызыгы: теге бала тавышы бетми дә бетми. Ул тавыш минем үзәкләрне өзде, яшәүгә, өскә өндәде, ахры... Ләкин, җил ихтыярындагы мамык кебек, җаным өскә күтәрелсә дә, тәнем гел аста басылып кала, шулай шактый җәфаландым. Чыгарга өметемне өзгәч кенә, ниндидер куллар, тире белән сөяккә калган, сөялдән генә торган карт куллар мине өскә тартып алдылар, шуны хәтерлим... «Баламны бирегез, ник елый ул? Нигә аны тынычландырмыйсыз?» дигәнемне беләм... Чыгуын чыктым, әмма җир тырнап өскә калыкканда, хәтерем юылып, күңелем ялгышып калды... Шуны ачык беләм: җир өстенә чыкканда, минем өчен баламнан башка беркем дә, берни дә, бер генә изге әйбер дә калмаган иде. Ничек тә шул баланы табарга кирәк иде, һәм мин, аны эзләп, авылларда йөри башладым. Болары барысы да төштәге кебек кенә... Ул миңгерәп йөрүләрдән минем тәнемдә бик күп яра-җәрәхәт калды. Чөнки йорттан йортка, тәрәзәдән тәрәзәгә йөргән кешене кем яратсын, үз итсен инде?! Йә күсәк тотып чыгалар, йә этләрен өстерәләр...

– Мин бит сине агач бала күтәреп йөргәндә таптым, Нәфисә. Анысы каян килде соң аның?

– Ә-ә, әлеге дә баягы әбиләрем тоттырып киткәннәр миңа. Бала эзләп, миңгерәүләнеп, дивана булып йөргәндә, тагын урман буенда килеп тапканнар алар мине. Кызганып, башка кыйналып йөрмәсен дип, шул курчакны бүләк иткәннәр. Шуннан соң алар миңа күз-колак булып тора башладылар. Аулак алан табып, җир йорт әмәлләп бирделәр. Ризык китерделәр, өшкерделәр, якыннары кебек күреп тәрбияләделәр... Алар бит миңа Майя дип эндәшәләр, Хәлим... Мине үзләренең Майяларына охшаталар.

– Охшатырлар да, син бит Майяның игезәге. Оныттыңмыни?

– Онытмадым, Хәлим, онытмадым. Синең Майя белән булган тарихыңда минем дә катнашым бар. Гомерлек гөнаһка ия булдым, пычрандым мин ул тарихта... Хәзер шуның әҗерен күрәм...

– Әҗер күрү түгел бу, син, Нәфисә, сыналып, үлеп-те-релеп, элеккеге саф, ихлас, гөнаһсыз чагыңа кайтасың...

– Шулай гына булса ярар иде!..

Хәлим күзләрен сыпыра башлаган Нәфисәне бу авыр хатирәләрдән алып китәргә теләде һәм бик матур тема уйлап тапты.

– Нигә балабыз хакында сорашмыйсың, Нәфисә?

– Бик сорашасы килә дә... куркам.

– Нидән куркасың?

– Исәнме ул? Бик борчылмыймы? Күкрәк сөте сорап интектермиме? Минем сөт югалды бит, Хәлим, бу хәлләрдән соң нинди сөт калсын инде...

– И-и, сыер сөтенә күнекте инде ул безнең Хәятыбыз. Бик майлы бит сыерыбызның сөте, туклыклы, үзең беләсең. – Бу хакта хәбәрдар булмаса да, күбрәк Нәфисәне тынычландырыр өчен, белдеклеләнеп сөйләнеп алды Хәлим. Үзе Нәфисәнең йөз-битен, чәчләрен, кул-беләкләрен сыйпады, кутырдан калган аксыл тап-эзләрне кат-кат сыйпап, дәвалаган кебек, җылы тынын өреп куйды. Аннары кискен генә башын калкытты: – Әйдә, кайтыйк инде, Нәфисә. Үз аланыбызга кайтыйк. Беләсеңме, мин сиңа нинди матур йорт салып куйдым?!

– Беләм, Хәлим, беләм...

– Каян беләсең?

– Күреп беләм. И-и, исәрем минем! Без бит инде кайтып җиттек. Әнә бит ул синең матур өең. – Нәфисә, үрелеп, каршыдагы куакның яшел күбектәй күпереп торган ботагын читкәрәк этте.

Чынлап та, каршыдагы кечкенә алан уртасында Хәлим төзегән бура йорт тора иде!

Хәлим үз күзләренә үзе ышанмады.

– Без кайтып җиткән булганбыз бит... Нигә миңа әйтмәдең, җанашым?

– Сиңа әйтергә ярамый иде... Син йоклагач, мин качып китмәкче булганмын. Үзем дә белештермичә, шушы йортка юлыкканмын. Эченә кереп, ятып йоклаганмын... Ә бу вакытта... Бу вакытта карчыклар көтеп торганнар, һәм үз эшләрен эшләгәннәр...

– Кит аннан! Килеп тә җиткәннәрме?

– Мин моны төгәл беләм, чөнки аларның җылы тыны колагымны әле дә иркәләп торган кебек. Ниндидер сәер-серле дога-ырымнары истә калган... «Хәтереңә сеңдер: бу балаң үлде, аның җаны кабат сиңа күчте, җан белән бергә аң-зиһенең, һушың, сулышың кабат үзеңә кайтты, син балаң белән хушлаш, аны җир куенына иңдер...» дигән сүзләрен дә тонык кына хәтерлим...

– Бер төн эчендә ниләр генә күрмәгәнсең, кичермәгәнсең, бәгырь кисәгем! Сиңа хәзер, чынлап та, ял итәргә кирәк. Әйдә йортыбызга кайтабыз, мин учак ягып җибәрәм, чишмәдән су алып киләм... – Инде торырга кузгалгач, Хәлим күптән сорыйсы килгән сорауны бирде: – Әйт әле, Нәфисә, әбиләр нигә миңа тимәделәр икән? Үз утарларында миңа карата явызлык кылмакчы иделәр бит...

– Ышанмыйм, дөрес нәрсә түгел бу... Сине сихерләп, ырымлап калдырсалар да, минем хакка гына калдырырлар иде, мөгаен... Чынлыкта алар сине үз күрәләр, яраталар... Майя белән тиң күрәләр. Синең исем телләреннән дә төшми, билләһи! Алар хакында начар уйлап, гөнаһысына кермә берүк...

Хәлимгә шул җитте. Күңелендәге бик авыр бер төер таралгандай булды... Ләкин ул күңел канатларын киереп сөенергә өлгерә алмый калды, утарда күргән Ирәмәл хәтеренә килеп төште. Аның хакында уйламаска тырышса да, бу имче-шаман егетнең язмышына ул битараф та кала алмый иде. Ышана Хәлим: язмыш юллары аларны тагын бер очраштырыр әле, дуслаштырыр...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (13)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (13)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: