Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 сентябрь , 21:33

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (6)

— Сиңа, улым Рәшит! Тыңла! Абыең тагын берәр сиңа сукса, кулыңа, кичәге кебек, нәстә эләгә, ал да сал. Тик үзең беренче булып сукма. Ал да сал! Миннән рөхсәт!

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (6)
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (6)

Дилбегәне кирәк озынлыкта чамалап кисеп алды да камытны тәртәгә бәйләп ныгытты. Бер зирекне сайлап алып чанасы янына килде. Малай камытны тәртәгә бәйләп ныгытканда, чанасының торышына күзе төште. Чана килгән якка, азрак үргәрәк карап тора иде. Кулындагы күсәкне чана табаны астына алдан тыгып, чананы сөзәккә карап кузгатырлык итеп борып куйды. Үгезне җигә башлаганда, Рәшит инде авыр итеп сулыш ала иде. Үгезне җигеп бетергәч, йөгәннән тотты да әнисе өйрәткән доганы укый башлады: “Әгүе биллаһи минашайтан ирраҗим...”

— Әйдә, хайван, кузгал! Кайтырга кирәк!

Үгез дә, Рәшитнең хәлен аңлагандай, алга иелә биреп, чананы көчәнеп тартты, һәм... чана акрын гына кузгалып китте. Рәшит, шул белгән бердәнбер догасын кат-кат укый-укый, үгезне җитәкләп атлады. Атлаган хәлендә, дога укуын туктатмастан уйлап куйды: “Балта белән дилбегә кисәге торып калдылар бит!” Туктамады, атлады. Йөк ярыйсы гына авыр иде ахрысы. Үгез авыр итеп мышный башлады. Рәшит аны алга әйдәде. Дога укып йөкне кузгаткач, нилектәндер хайванга чыбыркы белән сугасы килмәде. Пионер иде, Аллага ышанмый иде. Алла юк дип мәктәптә өйрәткәннәр иде. Җылы хис белән уйлап куйды: “Алла бабай ярдәм иткәндер, бәлки, үгез белән миңа бу авыр йөкне кузгатырга. Өченчедә укыганда, әни “Әлхәм” дигән дога өйрәтергә иткән иде. Ә мин Алла юк дип аны тыңламадым. Бүген кич өйрәтә башласын әле..."

Кабаланмый гына атлап юлга чыктылар. Юлдан тыныч кына атлаган үгезне туктатып тормады, Рәшит балта белән дилбегәне алырга кире йөгерде...

Үгезне ул Мал күперенә кергән чагында куып җитте. Дилбегә белән балтаны йөктәге агачлар арасына тыкты да чана артыннан атлый башлады. Үгез шәп булырга охшый. Ат кебек атлый юлдан, дилбегәсез-нисез!

Капка төбендә Рәшитне җылы итеп киенгән әтисе каршы алды:

— Мин, улым, хафалана башлаган идем инде, нигә озакладың икән дип. Берәр хәвеф-хәтәр чыктымы әллә?

— Әллә ни юк, әти, вак-төяк кенә шунда.

— Ай-һай шәп төягәнсең, улым. Бу бит әле синең беренче йөгең генә.

Төялгән агачларга карады.

— Бәйләвен бәйләгәнсең. Тик тиешенчә түгел. Үгезеңне тугар да өстен сөртеп, абзарга керт. Мин сине утын йөген ныклап бәйләргә өйрәтим әле. Белмисең икән.

Исенә төште:

— Мин абзаңны җибәргән идем сиңа каршы. Сәгатьтән артык инде. Элекке чучка фирмасы янындагы таллыкта дип өйрәтеп тә җибәрдем мин аны. Килмәдеме?

— Юк, әти, килмәде.

— Кайда йөри икән инде?

Үгезне абзарга кертеп чыккач, әтисе йөкне аркан һәм озын агач белән ныгытырга өйрәтте дә, чанадан утынны бушаткач, аны балта белән кисәргә тотынды. Әзер утыннарны күтәреп җылы мунча ләүкәсенә, мич аралыгына тутырды. Кипсеннәр!

Рәшит юынып, ашап-чәй эчеп алгач, алгебра һәм урыс теленнән дәресләр әзерләргә утырды.

— Булды болай булгач, улым. Син алып кайткан утын бер атналык булыр дип уйлыйм мин...

Шулчак өй ишеге ачылып китте, өйгә елмайган Сәлим килеп керде:

— Әйдә, Нотфулла бабай, утын бушатырга. Баетам сезне.

Әтисе Рәшиткә карады.

— Мин тагын кисеп калдырган идем. Сәлим шуны китергән, әти. Шул утын исәбеннән иртәгә алар мунча яксыннар. Ярармы.

— И-и, улым, улым! Яксыннар! Анда бит бер йөк. Күбесе зирек өстәвенә. Кипсә, зирек каен кебек була ул.

Утын бушатырга Рәшит тә чыкты. Сәлим белән әтисенә азрак карап торды да әтисенең җиңеннән тартты:

— Әти! Сәлимгә бер стакан тәмәке бир инде син!

1911 елда Кырымда Керчь крепосте артиллериясендә наводчик булып хәрби хезмәт үтеп, шунда Кырым татарларыннан тәмәке тартырга өйрәнеп кайткан әтисе тәмәкене үзе үстереп, үзе эшкәртә иде. Әти кеше, ныклап кул арасына кереп эшли башлаган “кашык буйлы” улына азрак аптырагандай иттереп карап алды да тәмәке алырга кереп китте...

Рәшит ике көнгә бер җигүле үгез белән тугай ягына утын кәсебенә йөрде. Алып кайткан утынны әтисе кисә, җылы мунчага ташып киптерә. Өй дә җылынды, күңеллеләнеп китте. Идәндә, толып астында йоклаган Рәшит янында төн үткәрергә    яраткан песи, өйдә җылы беткәч, мич башына йокларга күчкән иде. Ул да Рәшит  янына төшеп, толып астында мырлап йоклый башлады...

Рәшит укуын йомшартмады. Дәресләр  барганда шаяруларын киметеп, укытучылар сөйләгәнне тагын да зуррак игътибар      биреп тыңлый торган булды. Парлап шаярырга иптәш калмагач, Какыш Гариф та         укуын әйбәтли башлады. Өстәвенә, география укытучысы Мария Хәмзина апа Гарифны мактап та җибәрде:

— Сине, Рафиков, икенче ел укытам. Икеледән, өчледән чыкканың юк иде. Бүген беренче мәртәбә сиңа дүртле куям. С плюсом өстәвенә. Молодец.

— Менә сңңа Какыш! — диде сыйныфта кеше көлдерергә яраткан Гамбәр Исхаков. — Болай булгач ударник та булыр  әле ул...

Утын ташыган Рәшитне әтисе белән  әнисе өйдә ешрак мактый башладылар ахрысы. Аны мактау табында, ашау вакытында була күбрәк. Тугызынчыда укучы, инде унҗидегә җиткән абыйсы Миниярның, Рәшитне мактарга тотынсалар, йөзе каралып чыга. Йортта бернәрсә дә эшләмичә диярлек яши бирә ул. Яз көннәрендә генә берничә көн йорт бакчасында бәрәңге утыртуда катнаша. Шуның белән вәссәлам! Көзгә кадәр, бәрәңге өлгергәнче, йортта да, бакчада да бернәрсә дә    майтармый. Бәрәңгене уташмый да, күмешми дә. Шулай да бу ел җәй әтисе      белән печән чабышты. Шуның өстенә укуга да ялкау. Хәмзина апа географиядән      карталар төшерергә бирергә ярата. Шул өйгә бирелгән карта төшерүләрне Минияр энесе Рәшиткә тапшыра. Ул карта төшерү атнасына ике мәртәбә була. Тик Рәшитнең утын да ташыйсы бар һәм үз дәресләрен дә карыйсы бар. Һәм көннәрдән бер көнне ул Минияр кушканны үтәмәде, карта төшермәде. Якшәмбе көнне    Минияр иптәше Хәсәншин Рәвил  белән чаңгыдан кайтып керделәр. Рәшит юкәдән өчләп яңа аркан ишеп маташа иде. Абыйсы белән Рәвил чишенеп түргә үттеләр. Портфеленнән үзе ясаган кәрт чыгарды.

— Әйдә, Рәвил, дураклы уйныйбыз! Чиртештән!

Утырдылар. Абыйсының исенә төште. Рәшиткә борылды:

— Син, Чуаш, миңа карта төшердеңме? Географиядән. Күрсәт әле!

“Чуаш” дигәнне ишетеп, Рәвил көлде. Рәшит үзенең кызарганын сизде. “Кәртчеләргә” карамыйча гына кыска гына итеп җаваплады:

— Мин Чуаш булсам, син — Насыйр!

Рәвил тагын да ныграк кычкырып көлде. Чөнки авыл урамнары буйлап, көннәр буе үзен-үзе кая куярга белмичә йөргән дивана Насыйрны ул яхшы белә иде. Минияр кәртен сәкегә ташлап урыныннан торды:

— Минме Насыйр?

Рәшит, аркан ишүеннән туктап, мич алдына чигенде:

— Әйттем бит инде, мин Чуаш булсам, син Насыйр, дип!

— Мин, Насыйрмы?

— Син, Насыйр!

Минияр аның чигәсенә сукты, Рәшитнең күзләреннән ут чаткылары көлтәсе белән очты. Тагын, тагын! Минияр аны ике куллап, алмашлап чигәләренә сугып кыйный башлады. Рәшит акырып мич алдына тезләнде.

Минияр аның эченә китереп типте:

— Күрсәтермен мин сиңа Насыйрны, Чу-а-аш!

Шулчак Рәшит тез астындагы утын агачларын чамалап алды. Үзе дә сизмәстән юанрагын эләктереп алды, тезләнгән килеш Миниярның уң аягының тез капкачына китереп тә чәпәде. Минияр акырып бер аягына тезләнеп идәнгә иелеп төште. Рәшит аның кәкрәеп торган аркасына утын агачы белән тондырды. Минияр идәндә бөтерелә-бөтерелә акырып еларга кереште. Рәвил, кәртләрен сәкегә ыргытып, ике кулын алга сузып, Рәшиткә ташланды. Рәшит үзенә ыргылган Рәвилнең корсагына нык итеп селтәнеп утын агачы белән

китереп сукты. Урталай бөгелеп, Рәвил Минияр янына тәгәрәде. Утын агачын кулыннан ычкындырмыйча, Рәшит ишек төбендәге чөйдән ямаулы бишмәте белән бүреген эләктерде дә өйдән юк та булды...

Ул көнне Рәшит өйләренә кунарга кайтмады, югары очтагы зур апасында кунды. Туп-туры шунда барды да мал асларын тазартты, апасы белән утын кисте. Аны ярды, өйгә ташыды. Ярылган утынны ташырга апасының улы Марат та ярдәм итте.

Китап, дәфтәрләрсез генә укырга барды. Минияр да, Рәвил дә мәктәпкә килмәгәннәр...

Дәресләр беткәч, тагын апаларына барды. Тик апасы кичәге хәлләрдән инде хәбәрдар икән. Шунлыктан “талканы коры булды”:

— Оятсыз! Ни бит белән үзеңнән дүрт яшькә зур абзаңны кыйнадың? Йөри алмый, өйдә утыра. Тез капкачын яргансың. Рәвилнең эчендә эчәкләре өзгәләнгән. Әнисе сине өтермәгә утыртам дип әйтә, ди. Минем, Лилин урдинлы укытучының улын эчәкләре өзелгәнче кыйнаган дип әйтә, ди. Өтермә аңа, дип әйтә ди. Килмә, йөремә монда башкача! Оятсыз!

Сәкедә күзләрен мөлдерәтеп караган Маратка күз ташлап алды да Рәшит сүзсез генә урамга чыгып китте. Ишек ябылганда Маратның кычкырып елаганын ишетте. Югары очтан үзләре ягына атлаганда, башында бер генә уй иде. “Кая барырга? Өтермәгә утыртып куйса Маһира апа?!” Ул апа Рәвилнең әнисе, һәм аның түшендә чыннан да Ленин бабай башы ясалган орден бар иде.

Башын иеп, күңелсез генә, кунып булмасмы дигән өмет белән Какыш Гарифларга барып керде. Тик бусагадан да төшә алмады. Гарифның әбисе Гайшә карчык аны кире куды:

— Бар, бар! Гүләй моннан! Алдыңнан артың матур! Бандит! Абзасын имгәткән бит, йә? Әниең килгәние измәңне изәргә дип. Бәхетеңә, булмады! Башкача монда киләсе булма!

Мич артыннан чатанлап, таяксыз гына Гариф килеп чыкты.

— Тукта инде-е, картәни-и! Минем дус бит у-ул!

Гайшә әби сукканнан Гариф мич арасына очып кереп китте. Рәшит тизрәк чыгып китүне зарур күрде...

Рәшит өйләренең тыкрык ягындагы читәне аша керде дә, мунча ишеген шыгырдатмаска тырышып, эчкә үтте. Мунча эче җылы һәм кибә башлаган зирек, тал утыннарының исе белән тулы иде. һәм җылы мунча эче аны үз итеп каршы алды. Ләүкәдәге утын агачларын читкәрәк алып, ятарга урын әзерләде. Бишмәтен ләүкәгә җәйде. Дивар янына берничә утын агачын өеп, шулар өстенә бүреген салды. Анысы мендәр була инде. Чабаталарын морҗа янына кибәргә куйды һәм ләүкәгә менеп китте. Кечкенә тәрәзәдән төшкән тонык яктыга карап, тагын Алла бабайны исенә төшерде. Берничә көн элек кенә әнисеннән өйрәнгән яңа доганы укыды. “...иррә- җим. Әлхәмделилләһи рабил галәмин! Иррахман иррахи-им”...

Доганы укып бетергәч, битен бисмилла әйтеп сыпырды да ятар алдыннан катгый карарга килде: “Нәрсә булса да булыр, Миниярдан башкача кыйнатмыйм барыбер!”

Иртән уянып киткәч, үзенең кайда икәнлеген аңлый алмый ятты. Тик корсагы янында мырлый-мырлый йоклап яткан песинең җылы йоннарын тотып карагач кына аңлады: ул идәндә, толып астында ята иде. Уянганын сизгән әтисенең йомшак тавышы ишетелде:

— Улым, Рәшит, тор! Ышкулыңа барырга вакытың җитеп килә! Дустың Гарифулла да килгән. Синең уянганны көтеп тора.

Рәшит торып утырды. Чыннан да, ишек янында, сәкедә, чишенмәгән көенә Гариф утыра иде. Тик ул һәрвакыттагыча елмаймый, күзләре дә җитди, сагышлы иде. Рәшит юынды, чәй эчәргә кереште. Сәке йөзлегендә бүкәндә утырган Миниярның уң аягының тезе ак бинт белән уралган. Әнисе зәһәрлеге аңкып торган тавыш белән телгә килде:

— Тагын бер абзаңа кул күтәреп кенә кара, җәллад! Мин сине-е...

Тик дәвам итә алмады, әтисе аны туктатты:

— Син, әй, азга гына туктап тор! Мин, әти кеше әйтим әле. Мин бар бит әле монда!

Малайларына карады.

— Сез икегез дә улларым минем! Рәшит, син дә тыңла һәм, Минияр, бигрәк тә син тыңла. Тигәнем юк иде сезгә моңарчы. Тагын берәр сугышсагыз, икегезгә дә эләгер. Мона моны күрәсезме?! — Биш бармагы биш якка караган уң кулын күтәреп күрсәтте. Дәвам итте: — Минияр, син зур Рәшиттән дүрт яшькә. Шулай да абый кеше була белмисең. Энең инде син эшли алмаганны булдыра — утын ташый. Дөнья нужасын кайгырта. Ә син тик трай тибүдәсең.

Сиңа, улым Рәшит! Тыңла! Абыең тагын берәр сиңа сукса, кулыңа, кичәге кебек, нәстә эләгә, ал да сал. Тик үзең беренче булып сукма. Ал да сал! Миннән рөхсәт!

Әнисе каршы төшәргә итте:

— Әти кеше шулай тиешмени инде...

Аталары сүзне кыска тотты.

— Сиңа да җитте. Мин нәрсә эшләгәнемне, нәрсә әйткәнемне һәрчак уйлап башкарам. Син аны үзең дә беләсең. Шуның белән бетте.

Рәшиткә борылды:

— Ләүкәдә йоклый идең кичә төнлә. Бубигыңа рәхмәт әйт. Төнлә тәрәзә тырнап өрә тыштан. Ул белдерде. Нигә өрә бу дип чыккан идем — мунчага йөгерә. Күтәреп алып кайттым. Сине бит эзләмәгән җир калмады кичә. Безне дә, әниеңне, әтиеңне кызган син азрак.

Аннары елмайды:

— Курыкмадыңмы мунчада?

— Җеннәрдәнме?

— Әйе.

— Курыктым да. Дога укыдым мин. “Әлхәмне”...

— Ярый курыкмагач. Тик мунчадан төннәрен сак булганың әйбәтрәк...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: