Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 сентябрь , 10:39

Сания ШӘРИПОВА. Җан ашаган Сәйфуллин

Укытучылар да хәйләкәр, Рәмилдән ничек котылырга кирәклеген белә. Беткәнмени мәктәптә кара эш? Брикет ташырга, такта бушатырга, җир казырга, чүп түгәргә кеше кирәксә, нинди дәрес булуга карамастан: “Сәйфуллин, син барасың”, – диләр дә чыгарып җибәрәләр.

Сания ШӘРИПОВА. Җан ашаган Сәйфуллин
Сания ШӘРИПОВА. Җан ашаган Сәйфуллин

Рәмил “ЗИЛ“да оча гына. Бер күзе
– юлда, икенчесе – ялтырап торган
машина көзгесендә. Ачык тәрәзәдән
терсәк яртылаш чыккан. Арттан куып
килүче юк. Куе кара калын чәчен җил
тузгыта, күрер күзгә чибәр генә егет
икән. Маңгайдагы күзлек тә бик киле-
шеп тора, терсәгенә кадәр сызганып
куелган шакмаклы күлмәгеме, авызын-
дагы “Казбек” папиросымы, кайсыдыр башка җиреме 
– ниндидер кино артистын хәтерләтә. Ул үзен чын-чынлап
кинода уйнагандай хис итә. Әйтерсең,
каршында видеокамера. Ул юлдан да,
юл читендәге тирәк полосаларыннан
да, борынны кытыклаган басу исеннән
дә, зәп-зәңгәр күктә ястык мамыгыдай
кабарып, камырдай күпереп торган ап-
ак болытлардан да, күзләрне чагылды-
рып кыздырган кояштан да, үз-үзеннән
дә бик канәгать. Радиоалгычтан
яңгыраган җыр да, күңелгә рәхәтлек
биреп, алга дәшә сыман:


Безне юллар, юллар чакыра,
Чакырган юл якын дус кебек…


“ЗИЛ”ының канатлары булса, чын-
чынлап очар иде. Үзен белә-белгәннән
бирле шофер булу турында хыял-
ланды. Нигәдер укудан ямь тапмады.
Мәктәптә аның өчен өч кенә дәрес
– дәрес: җыр, немец теле, физика.
Калганнары – чүп. Нинди этлек тели,
шуны уйлап чыгарып, ат кәмите урыны-
на кызык күрсәтеп, утыздан артык са-
бакташын көлдереп, укытучыларның
җанына тиеп ләззәт алулары бүген
дә хәтерендә. Урыс теленнән берәр
сүзне дөрес яза белде микән, аның
каравы, тәрәзә төбеннән чебен тотып
алып, канатларын өзеп җибәреп, парта
өстеннән узыштырулар, шырпы кабы-
на салып алып килгән тараканнарны
тимерчыбыктан ясаган арбага җигеп,
дәрестә иптәшләрен көлдерүләр
күптән инде артта калды. Үзе кебек
укырга яратмаучылар Рәмилнең авы-
зына гына карап торыр, ул кыланганны
кыланыр булды.
Укытучылар да хәйләкәр, Рәмилдән
ничек котылырга кирәклеген белә.
Беткәнмени мәктәптә кара эш? Брикет
ташырга, такта бушатырга, җир казыр-
га, чүп түгәргә кеше кирәксә, нинди
дәрес булуга карамастан: “Сәйфуллин,
син барасың”, – диләр дә чыгарып
җибәрәләр. Үсмер егеткә шул гына
кирәк, сөенә-сөенә ризалаша.
Берчак шулай сыйныф җитәкчесе
Әсләм абыйлары “Киләчәктә кем бу-
лырга җыенасың?” дигән темага инша
яздырды. Рәмилнең иң зур хыялы –
шофер булу. Тәпи киткәч тә самавыр
“түбәтәен” руль итеп тотып, выжылдап,
пипелдәп уйнап йөргән бала беркатлы-
лыгы белән үзенең бөтен планнарын,
уйлаган уйларын ап-ак дәфтәр битенә
ачты да салды. Мөгаен, иншасында
хаталар да күп булгандыр. Укытучы
аларны күргәндерме, юкмы, Рәмилгә
уктай күзләре белән тишәрдәй итеп
текәлеп карап торганнан соң, бугазын-
дагы төеренә тыгыла-тыгыла, ул язган
дәфтәр битен минут эчендә диярлек
вак-вак кисәкләргә өзгәли-өзгәли ерт-
калап ташлады. Аннары төкереген
чәчә-чәчә укучысының тетмәсен
тетәргә тотынды:
– Сәйфуллин, синме шофер
буласың? Сине бу укуың, бу тәртибең
белән чучка тизәге түгәргә дә ала-
сылары юк! – Күңеле бушаганчы тез-
де дә тезде. Тагын нәрсәләр әйтеп
бетергәндер, Рәмил хәзер башкала-
рын хәтерләми. Ә бу сүзләре нигәдер
күңелгә кереп бикләнде, тимерне аша-
ган тутыктай җанга тынгы бирмичә тик
тора.
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач,
имтихан тапшыра алмады Рәмил. Моңа
әллә ни пошынмады. Аның кебекләр
өчен алда әле көзге сынау бар, анда
да булдыра алмаса, белешмә тотты-
рып чыгарып җибәрсәләр җибәрерләр,
мәктәпләре үзләренә булсын, ике ятып
бер төшкә дә кергәне юк. Юка җилкә
түгел, эшкә урнашыр, беләкләре ны-
гып килә, гәүдә бар, кулбашлары ярый-
сы гына, җитмәсә, борын астыннан
кап-кара булып, үсмер кызларны үзенә
каратып, мыек йоннары күзгә күренеп
калкып килә.
Авылда эшче кулларның бик ки-
рәк мәле иде. Бригадир аңа хыялларга
бирелергә, тырай тибеп йөрергә ирек
бирмәде. Колхозның уңган комбайне-
рына ярдәмче итеп йөгәнләп куйды.
Егеткә иртән торуы кыенрак, шулай да
уку түгел инде, юккамыни, борынгы-
лар: “ Уку – энә белән кое казу”, –
дигән, эш ошады. Монысын илтеп ку-
ярга кушсалар – йөгертеп илтеп куя,
тегесен алып кил дисәләр – чаптырып
алып килә, майларга булса – шунда
ук майлап ташлый, сүтәргә кирәксә
– сүтә, җыяргамы – күз ачып йомган-
чы өр-яңадан җыя. Эшли башлавына
ай тулуга, кесә тутырып хезмәт хакы
бирделәр. Бу тагын бер башка үстереп
җибәрде. Мәктәптән чын мәгънәсендә
бизде. Кирәге бар иде укуның, укулары –
тишекле бер тиен. Укып кем мулла
булган да, чукып кем карга булган.
Август азакларында тимер-томыр
арасында тәмәке төпчеге суырып,
төтене белән уйнап, шуңардан тәм
табып, кояш бераз күтәрелеп чыкны
киптерүгә арышны сугып ташларга
җыенып утырганда, башын калкытып
караса, ни күзе белән күрсен, каршын-
да – исемен ишетү белән бала йон-
нарын кабарта торган мәктәп ди-
ректоры. Аны күреп, коелып төшә
язды, тәмәкесен артына яшереп,
кулын пешереп алырга да өлгерде.
Директорның усаллыгы каядыр югал-
ган, Рәмилнең кыланмышына игътиба-
рын әрәм итеп маташмады
– Сәйфетдинов, бөтен фәннәреңнән
“өчле” куеп аттестатыңны тутырдык.
Килеп алырсың, аннан дүрт ягың кыйб-
ла, мәктәпкә килеп кеше көлдереп
йөрисе булма. Мәктәптә эзең булма-
сын. – Директор сүзен шулай коры һәм
кыска тотты.
Бүре дә тук, сарык та исән. Рәмил –
мәктәптән, мәктәп Рәмилдән исән-сау
гына котылды. Авыл Советы рәисе бу-
лып эшләп йөргән икетуган абыйсының,
энекәшенең аттестатлы булуын
күргәч, башы күккә тиде. Әйтерсең,
документны үзе алган, әйтерсең
анда “өчле”ләр түгел, ә шыр “бишле”.
Аттестат алганның икенче көнендә
үк, рөхсәт сорап тору-нитү юк, район-
нан юллама юнәтеп, Стәрлетамакның
мәдәни-агарту техникумына башын
илтеп тыкты. Укуыңның юне булмагач,
төркемне дә, укытучыларны да гармун
уйнап кына шаккатырып, күңелләрен
күреп булмый икән биредә. Бөтен та-
лант монда җыелган, аның ише генә
уйный беләләр. Беренче семестрдан
ук, “икеле”ләргә баткан, башы керсә,
аягы кермәгән студент кисәгенең көен
көйләп тормадылар:
– Каян килдең, шунда кит. Юлыңа ак
җәймә, – дип, арт ягына типтеләр.
Сәйфуллин төшенкелеккә бирелә
торганнардан түгел, күңеленә авыр
алмады. Сагынуы да хак, кайтты туган-
үскән авылына. Эчендәген чәчеп сала
торган гадәте юк. Өйдәгеләргә уку
хәлләре турында ләм-мим. Әнисенең
ул кайткан саен тукый торган ятланып
беткән бер сүзе бар:
– Абзый сүзен тыңлап, шунда укырга
бармаган булсаң! Җүнле адәм артист
буламы? Ни эше, ни ашы, ни гаиләсе.
Көне-төне өенә кайтып керми, гүләйт
итүдән бушамый!
Шуны гына көтеп торган Рәмил, кала
икмәге ашап, теле ярыйсы гына чар-
лангангамы, кем белән сөйләшкәнен
үзе дә сизмәстән, онытып, дорфа гына:
– Каян беләсең? Нәрсә, әллә
берәрсе белән гүләйт итеп карадың?
Чәмгә тидең инде шул сүзләрең белән.
Башка әйтер нәрсәң юктыр. Укуыгызга
бармыйм, – дип, чыраен да сытмыйча,
чарлап куйгандай чатнатып, әнисенең
авызын тиз томалады. Каты әйтүен
төшенеп алганда, соң иде инде.
Әнисе дә ялгышрак ычкындырган
сүзен икенчегә борып җибәрмәкче бу-
лып, йомшак кына:
– Ни булды сиңа, улым, әллә укуың
начармы, “икеле”ләр аласыңмы?
Бәлки, шәһәр җирендә укытучыларның
сорауларын аңлап бетермисеңдер? –
дип сорап куйган булды.
– Киресенчә, әни, сорауларны мин
бик яхшы аңлыйм, нигәдер укытучы-
лар гына минем җавапны аңламый,
– дип җаваплады укудан куылган студент.
Рәмил авылда калды. Эшне тан-
сыклаган. Нәрсәгә кушсалар, шуңа
җигелде, кеше зарландырырлык түгел
иде. Икенче көзгә күрше Чакмагыш
районына барып, һөнәрчелек училищесының
тракторчылар курсында
укыганнан соң, җиң сызганып, эшкә
кереште. Әллә ни майтара алмады.
Ходай күктән көткәнне җирдән бир-
де: военкомат аны шоферлар әзерли
торган алты айлык курска тәгаенләде.
Кулга шыгырдап торган өр-яңа шофер
таныклыгы алуга, армия хезмәтенә
чакырып, повестка да тоттырдылар.
Менә шунда хыялы тормышка ашты.
Ике ел буена ике кулыңа бер руль.
Бер эләктергәч, ычкындырулар кая!
Башта йөк машинасында хезмәт итте,
соңыннан, остаргач, командирын
йөртте. Армиядән соң вооенкоматка
исәпкә баскан көнне үк район үзәгенә
шофер булып урнашты. Эшен үлеп
ярата Рәмил. Машинасының һәр тын
алышын, йөрәк тибешен тоя, кызларны
иркәләгәндәй, сыйпап-сөеп кенә тота,
юып-майлап кына асрый, көзгеләрен
һәрдаим алтын балдакны ялтырат-
кан сыман ялт иттереп, кадерләп кенә
йөртә. Начар гадәтләре булмаган,
спиртлы эчемлекләр белән мавык-
маган яшь егетнең эшендә абруе зур,
хөрмәт итәләр, яраталар. Гел яңа ма-
шинага күчереп торалар.
“ЗИЛ” тизлеген киметә төшеп
әкренәйде. Шофер күзенә маңгаендагы
күзлеген төшереп киде. Юл чатында-
гы тукталышта укыган чактан ук та-
ныш, уңып беткән куе яшькелт төстәге
пинжәктән бөкресе тырпаеп торган,
гомер буе киеп яньчелеп беткән соры
эшләпәле сыйныф җитәкчесе басып
тора. Бер кулында – иске лавсан
итәктән тегелгән шактый гына туз-
ган сетка-капчык, аннан литр ярымлы
шешә сөтле башын төрткән, икенчесен
машина туктатырга күтәргән. Рәмил
болай да туктыйм-туктыйм дип килгән
машинасының тормозларына басып
шып туктатты.
– Бүздәккә кадәр утыртып алып бар-
массыз микән?
– Утырыгыз, утыр. Кемгә, нәрсәгә
барасыз? Нинди җилләр ташлады? Ни
эш бетереп йөрисез? – дип, очраган
бер кешегә бирә торган дежур сорау-
лар белән күмеп ташлады шофер.
Пассажир сөйләшергә сусаган иде-
ме, иренмичә, җайлап кына һәр со-
рауга сабыр гына метекләп, дикъкать
белән җавап кайтарды. Аннан, ялгыз
гына сөйләнеп баруның тәме бетте-
ме, сүз чишмәсе саектымы, шоферны
да әңгәмәгә катнаштырасы килеп, сүз
иярә сүз чыксын диптер инде, юлдан
күзен алмыйча тыйнак кына сорап куйды:
– Син үзең кайсы авылдан буласың,
балам?
– Мин бу якныкы түгел, абзый.
Читтән килдем. Сезнең Бүздәк якла-
рыннан Рәмил Сәйфуллин дигән егет
белән армиядә бергә хезмәт иткән
идек. Хәтерләргә тырышып карыйм,
кайсы авылдан икәнен – тик искә
төшми, күрешеп чыгарга исәп бар, һич
югы сәлам тапшырырга иде.
Шуны гына көткән кебек, пассажир
җанланды, сүзне эләктереп алды да,
әйтми калмыйм тагы, дигәндәй:
– Безнең Түрештән бит служагың.
Менә монавы төшемдә утыра ул! –
дип, тамак төбенә төртеп күрсәтте. –
Тереләй гүргә генә тыкмады. Укыган
чагында кыланмаганы калмады.
Артыннан әз йөртмәде ул мин карт-
лачны. Дәрестән качу дисеңме, ачы
яздан дәрескә кермичә, мәктәп иха-
тасында туп тибү дисеңме! Эт малай
иде. Ике бармагына эрзинкә тагып,
рогатка ясап – кәгазь, ручкасын нечкә
торба итеп, борчак йә шомырт атып
утыру дисеңме! Әрләгәнгә селкенеп
кенә дә карамый, үз туксаны туксан,
тел озайтырга күп сорамый. Теленә
шайтан төкергән нәрсә. Үзең гаепле
булып каласың, лутчы эндәшмәгәнең.
Математика укытучысы:
– Нәрсә була ул синус белән коси-
нус? – дигән сорау биргән икән.
Рәмил кул да күтәрми, утырган
урыннан:
– Минем әти әйтә, – дип әйтә ди,
– “Безнең сүзләр түгел алар, улым,
урысча печән” дигән сүздән алынган.
Синус – әле чабылмаган печән. Ә ко-
синус – чабып, күбәгә өелгән печән.
Әтиләрне шулай дип өйрәткәннәр. Әле
дә шулайдыр инде, – дип кычкырган.
Дәрестә нәрсә теленә килә шуны
сөйләп, тартай теленнән таба дигән
шикелле, укытучыларны үзенә кар-
шы котыртып тик утыра. Иртәгә кон-
троль эш икәнен әйтеп җибәрсәң, ник
әйткәнеңә үкенеп бетә алмыйсың.
Икенче көнне һич тактага язып булмый.
Иртән-иртүк килеп, сыйныф тактасын
шәм белән ышкып куя икән чукынчык
малай. Мәктәптә нинди шуклык булса,
безнең класс уйлап чыгара. Кемнең
этлеге дисәң – шул Сәйфуллинныкы.
Каян башына килә, җитмәсә, башка-
ларны да үз кураена биетә, чукынчык.
“Чукынчык” сүзен ул аерым интонация
белән әйтте.
Укучысын сагындымы, мәктәптә
яшьлеге үткән гомер юлларын искә
төшердеме? Аңлавы кыен иде. Хатирәләргә
бирелеп килә торгач, юлның
озынлыгы сизелмәгән, бер саплам җеп
кебек кенә тоелды. Кирәкле урынга ки-
леп җиткәннәрен сизми дә калганнар.
– Шушында туктатырсың инде,
улым! Сәламеңне әйтермен. Ничә
тәңкә бирәем?
– Бер тиен дә кирәкми, Әсләм абый.
Сезнең җаныгызны ашаган Сәйфуллин
мин булам бит, – дип җаваплады егет,
мыек астыннан елмаеп.
Элекке укытучы, сөйләп эчен бушатуына
әз генә дә үкенмичә, юга-
лып та калмыйча, шоферга күзлеген
салырга кушты. Аннан соң энә кебек
кадап карый торган күзләре белән
Рәмилнең кызарган йөзенә туп-туры
карап, ихлас көлеп җибәрде һәм:
– Шайтан икәнсең Сәйфуллин, – дип,
кабина ишеген ачты.

Фото: Freepik.

Сания ШӘРИПОВА. Җан ашаган Сәйфуллин
Сания ШӘРИПОВА. Җан ашаган Сәйфуллин
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: