XII
Саташкан ябалак тавышына уянып китте Хәлим. Алачык эче дөм караңгы, кечкенә, бер генә өлгеле тәрәзәдә яктылыкка ишарә бар, – күрәсең, урамда яктыра башлаган, офыкта таң сызыгы шәйләнә... Нинди оятсыз ябалак соң бу?! «һу» да «һу», «һу» да «һу»... Тәрәзә алдында ниндидер шәүләләр йөри түгелме? Нидер күтәренгәннәр, баш очларында болгыйлар, үзләре «һу-һу» дип кычкыралар... Шунда гына Хәлимнең башына барып җитте: каршы йортны әйләнгәләп йөреп, сихерләмәкче булалар бит болар! Хәлимне шунда дип уйлыйлар, күрәсең... Аның элек торган йорты шул булып чыга... Димәк, ул бүген төнлә тагын сихер капкынына эләгергә тиеш булган!
Ул арада, Хәлим кечкенә тәрәзә аша сихерче карчыкларны күзәткән мәлдә, алачыкта ниндидер хәрәкәт сизелеп алды. Кискен генә артына борылып караган Хәлимнең күзләре каршы почмакта сүнеп бетмәгән ике бөртек күмер кебек сүнәр-сүнмәс пыскып торган күзләр белән очрашты... Хәлимнең кабат утарга килүен белеп, элеккеге җеннәр уянамы әллә? Карчыклар уйлап чыгарган башка берәр галәмәтме?
– Син Хәлим бит әле?
«Кара, теге җеннәр сөйләшә дә башладымы әллә?» – дип уйлап алды Хәлим, урамдагы хәлләр хакында бөтенләй дә онытып.
Әмма бу җен, җеннәрдән бигрәк, күбрәк кешегә охшаган иде!
– Син кем? – дип сорады Хәлим, стенага сыланып торган килеш. Ул, чыгып качар өчен, ишек катын чамалый башлаган иде инде. Ләкин чыгып качарга туры килмәде. Үз сәкесенә торып утырган теге җен-кеше Хәлим белән күптәнге танышлар кебек сөйләшә башлады:
– Хәлим туган, син кая килеп кергәнеңне чамалыйсыңмы? Син бит сихерчеләр утарына килеп эләктең.
– Мин эләкмәдем, хатыным эләкте, ә мин аның артыннан килдем. Ләкин мин аңлый алмыйм әле: ниндидер сәер хәлләр бара монда...
– Бер дә сәер хәлләр түгел. Иң гадәти хәлләр. Карчыклар менә инде икенче көн бер хатынның җеннәрен куа, авыр бара, ахры, бик усаллар...
– Минем хатын ул, Нәфисә...
– Нәрсә булды соң аның белән?
– Без аны мәрт йокысында килеш күмгәнбез. Ә ул туфракны күтәреп чыкты... Шул шоктан кайтып җитә алмый...
– Алайса... әбиләрнең генә көче җитмәячәк... Алар үлем белән бәйле сихерне кайтара алмыйлар. Үзләре дә инде моны аңлыйлар. Шуңа да аны утарда калдырырга тырышачаклар. Аермас өчен, беррәттән сине дә сихерләп калдырырлар, мөгаен... Бүгенге «җен туе» сиңа багышланган, кем... Хәлим туган.
– Син боларны каян беләсең соң? Гомумән, син кем?
– Мин Ирәмәл дигән шаман. Урал тауларыннан. Бу мари ягына, атаклы «албасты утары» хакында ишетеп, махсус килдем. Аннары... Бабам да шушы якларда йөреп ятып калган дип беләм...
– Мин үземне тиле дип йөри идем, син миңа караганда да тилерәк икән. Кем үзе теләп шушы җәһәннәм тишегенә керә инде?!
– Мин бит шаман. Ягъни... сезнеңчә әйтсәк – сихерче. Шушы албасты әбиләр кебек үк мин. Ләкин алардан көчлерәк. Мин ике дөнья чигеннән чыгып-кереп йөри алам. Ә бу карчыклар бер дөнья сихере белән генә яшиләр...
– Үзең теләп килдең, алайса? Ә карчыклар беләме синең кем икәнеңне?
– Юк, әлбәттә. Алар мине очраклы юлчы дип беләләр, сихерләгән булдылар, өшкереп, ырымлап, зиһенемне томаларга теләделәр...
– Бирешмәдеңме?
– Мин исә алар ихтыярына буйсынган кебек кыландым... Көндез төрле эшләренә йөрим, күбрәк тимерчелектә яисә ат абзарында булашам, аларны күзәтеп, сихер ысулларын өйрәнәм... Мин моңа кадәр дә хәтсез сихерчеләр янында булдым, ә болар барысыннан да уздыралар! Ләкин минем өчен кызык түгел инде алар. Шушы араларда китәрмен дип тора идем. Әбекәйләрнең бөтен шаукым-серенә төшенә алмасам да, шуны аңладым: мин алардан көчлерәк. Шул җитә миңа. Инде ары китәргә кирәк, башка имчеләр, сихерчеләр белән аралашырга да вакыт... Бәлки әле... әүлия бабамның эзенә дә юлыгырмын. Мин аны сизеп, тоеп торам: шушы урман белән бәйле ул.
Шулвакыт урамда тавышлар көчәйгәндәй булды. Ирәмәл шаман, үрелеп, тәрәзәгә карады. Күк йөзенә яктылык җәелә башлаган иде инде.
– Сиңа китәргә вакыт, Хәлим туган. Нәфисәңне ал да китү ягын кара... Бераздан карчыклар, йолаларын төгәлләп, син кунарга тиеш булган алачыкка керәчәкләр... Шуннан ни буласын чамалыйсыңдыр инде?..
– Бик китәр идек тә... Нәфисәнең кайдалыгын белмим. Аны эзләп табасы бар. Йә, хуш, туган... Мин киттем!
– Тукта! – Шаман, һаваны эткән кебек, кулларын алга сузып, бармакларын тырпайтып, Хәлимне җир идәнгә «кадаклап куйды». Чынлап та, ул бу мизгелдә беркая да китә алмый, хәтта урыныннан да кузгала алмый иде...
– Нәрсә? Син мине нишләтәсең?
– Син чыгып чапмасын өчен генә кулландым бу ырым йоласын. Мең гафу! Мин бит әле барысын да әйтеп бетермәдем. Нинди түземсез адәм син, йә?! Чыгып китсәң харап була идең бит, туганым...
– Тыңлыйм... – Хәлимгә болай «кадакланып тору» шулкадәр җайсыз иде, бу минутта аның бөтен җаны-тәне, рухияте ирексезләп тоткарлауга каршылык күрсәтергә өнди иде...
– Исеңдә калдыр: Нәфисә кое янындагы кечкенә йортта. Карчыклар үзләре яши торган зур алачык белән янәшә. Ул әлегә йоклый. Бу минутта беркем дә уята алмый Нәфисәңне. Миннән башка...
– Ну, ну? Ничек уятырга соң?
– Ашыкма, туганым, башта тынычлан, йөрәгеңне тигезлә...
Ниһаять, аңлаштылар. Хәлим аякларын кузгатып йөри ала башлады. Ул арада Ирәмәл Хәлимгә төп серне ачты:
– Син ишектән дә, тәрәзәдән дә кермә, алар сихерләнгән. Андый чакта йә күктән төшәргә, йә җир астыннан керергә... Бу алачыкта икесе дә бар, тиешлесен үзең табарсың... Кергәч, белгән догаңны укып, бер бөртек чәчен өзеп алырсың... Ул шуннан соң гына уяныр. Бар, тиз йөр, яфрак өзелеп җиргә төшкәнче генә вакытың бар...
Бу юлы Хәлим үзе тоткарланды. Ишеккә барып җиткәч, кылт итеп хәтеренә Ирәмәл әңгәмә башында ук әйткән сүзләр килеп төште. «Миннән башка Нәфисәне бүтән беркем дә кешеләр арасына кайтара алмаячак», – диде бит ул...
– Ирәмәл, кордаш, Нәфисәне коткару беләнмени?! Аны кешелегенә кайтарырга булыш... Башка беркем дә бу эшне эшли алмаячак... Нәфисәне тормышка кайтара алмаячак... Балалары янына...
– Бу хакта соңрак, Хәлим туган. Үзем эзләп табармын. Ләкин авылга кайтмагыз. Урмандагы йортыгызда көтегез... Барысы да әйбәт булыр, очрашырбыз, Ходай язган булса... Бала дигәннән, уенчык баласын алырга онытмагыз. Нәфисә аңардан аерылырга тиеш түгел. Карчыклар аның җанын шул агач кисәгенә бәйләп куйганнар. Аннан аерылса, Нәфисә сүнәчәк... Килер вакыт, карчыклар ихтыяры белән бу агач кисәген ул үзе ташлап калдырыр йә җиргә үк күмеп куяр... Менә шул... Тагын бер сүз бар икән әле: килгән сукмактан йөрмәгез. Башка сукмактан, чит юлдан урап кайтыгыз... Артка борылып карамагыз. Шикләнсәгез, үткән юлыгызга менә шушы таякны ыргытырсыз, ул артыгыздан килүчеләрне елан булып куркытыр, беразга тоткарлар... Мөгаен, аның кирәге дә булмас. Үз биләмәләреннән чыккач, карчыкларның көчләре кими. Шуңа күрә яшәгән урыныгызда алар сезгә начарлык кыла алмаячак... Аннары... – Ирәмәл, башлаган сүзен әйтергәме-юкмы дигәндәй, бераз уйланып торды, – алар боларның берсен дә явызлык кылабыз дип эшләмиләр, ниндидер афәттән, авырлыктан коткарабыз дип эшлиләр... Бөтен хикмәт тә шунда. Боларын хәтта мин дә аңлап бетерә алмыйм...
Хәлимнең үзенең дә бу сүзләрне аңларлык зиһене дә, сабырлыгы да юк иде; ул теленә килгән беренче сорауны бирде дә чыгарга кузгалды:
– Ә син? Син каласыңмы?
– Мин аларны монда тоткарларга тиеш. Хәзер синең урынга кереп ятам. Мин бит аларның күзләренә күренмичә йөри алам... Калганы инде минем эш... Барыгыз, бар, тизрәк кыланыгыз! Тукта! Тагын шуны истә тот: син яшәгән гомерне бүтән беркем дә яшәмәячәк, син кылган гамәлне бүтән беркем дә кылмаячак, син яратканны бары тик син генә яратачаксың...
Әфсен кебек яңгыраган бу сүзләрне Хәлим ахыргача аңлап, күңеленә дә алып бетерә алмады, әмма аларның Хәлимнең хәлен җиңеләйтү өчен әйтелгән булуы көн кебек ачык иде.
Кирәкле йортны табу кыен булмады. Офыкта беленеп килгән көн яктысында барысы да аермачык күренеп тора. Бу йортның киң базы бар икәнен белә Хәлим. Бердәнбер идәнле йорт ул утарда, чын йорт. Анда Майя торган иде. Их, Майя, Майя, белсәң иде син Хәлимеңнең бу минутта нишләп йөргәнен!.. Үлгән җиреңнән сикереп торыр идең...
Хәлим, идән тактасын күтәреп, бүлмәгә керде. Нәфисә, «баласын» кочаклап, түр сәкедә ята. Тынгысызланып боргалана. Ыңгырашып, ухылдап куя, саташып үрсәләнә...
– Нәфисә! Нәфисә, тор, киттек әйдә, кайтабыз!.. Мин сине алырга килдем, Нәфисә, балаңны ал да китәбез... Нәфисә! – Хәлим тезенә төшеп, түшәк читендә күпме генә өзгәләнсә дә, Нәфисә күзләрен ачмады, саташып ятуында булды. Шунда гына Хәлимнең исенә Ирәмәл әйткән сүз килеп төште, «чәчен өзеп ал» дигән иде ул. Дөрес әйткән икән: Хәлим хатынының толымыннан бер бөртек чәчне аерып, өзеп ташлавы булды, Нәфисә сикереп тә торды. Хәлим тезләнгән килеш аны кочаклап алды, башын хатынының күкрәгенә куеп елап җибәрде... Нәфисә, бала иркәләгән кебек, аның башыннан сыйпарга кереште:
–Хә-лим, Хә-лим... – Шулай берничә мәртәбә кабатлагач, ике як яңагыннан сак кына тотып, Хәлимнең башын күтәрде һәм текәлеп күзләренә карады: – Хәлим... Кил-дең...
– Килдем, килдем, Нәфисә, сине алырга килдем. Әйдә, вакыт бик аз, сабыеңны ал да кузгалабыз... – Ул шунда гына Нәфисәнең чистарып, шомарып киткән йөзенә игътибар итте. Карчыкларныкы кебек чал чәчләр дә бу чибәр йөзнең ямен җибәрә алмый иде. – Йөзләрең... Нинди матур син, Нәфисә! (Шунда ук «карчыкларның сихере файдага да була ала икән» дигән тыйнак кына уй зиһен савытында чәбәләнеп куйды.)
Бу юлы инде аны Нәфисә кочаклап алды, иренең аздан гына акылыннан язмый калган башын кабат күкрәгенә кысты.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/