Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 сентябрь , 22:47

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (5)

Рәшит колхоз дворына барып кергәндә, алты малай печәнлектә кәрт сугалар иде. Бәләкәй булганга уенга кертелмәгән  Халит печәндә ауный... Махоркадан юан итеп ураган тәмәке көйрәтә. Кәрт уйнарга “яше җитмәсә дә”, тәмәке көйрәтерлек булып “үсеп җиткән” инде.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (5)
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (5)

Ике көн узгач, кичләтеп кенә, Рәшит Сәлимне мунчага чакырырга барды.

Рәшит үзе ярлылыкта үссә дә, Сәлимнәрнең өй эчендәге кебек хәерчелекне аның күргәне юк иде. Сәлимнең ике абыйсы — Равил белән Рашад сугышта булдылар һәм исән кала алдылар. Икесе дә һаман хезмәттә. Аларны сугыш беткәч тә кайтармадылар. Әтиләрен трудармиягә алдылар — ул шунда ачлыктан үлде. Кечкенә өй. Урамга, ишек алдына икешәр кечкенә тәрәзә карап тора. Эче-тышы балчыкка катырылган читән өй. Җир идән. Түрдә яртылаш теткәләнеп беткән чүпрәк палас белән ябылган сәке, уң якта киң агач карават. Дивардагы ярыклар, тәрәзә яңаклары, карават башлары кандалалар белән тулган. Нужадан картайган кечкенә гәүдәле әниләре, Мәрхәбә апа, тартынып кына әйтте:

— Син, Рәшит улым, утырмаска тырыш инде — бет күп бездә.

— Миңа, Мәрхәбә апа, Сәлим кирәк иде. Мин аны мунчага чакырырга килгән идем.

— Дбурга ат итәргә киткәние. Юк һаман. Дбур өендә кәрт сугадыр инде.

Өмет тулы күзләрен тутырып Рәшиткә карады.

— Рәшит! Кайтып әниеңнән рөхсәт сорасаң, ике кызым белән кертмәсме икән мунчага? Савабы күп булыр иде, илаһым.

— Соң инде, Мәрхәбә апа! Чакыргач сез ни дә, Сәлим ни?! Әйдәгез, барыгыз. Эссесе калса, аннан Сәлим белән Гәрәй абый барырлар.

— Аның Мөхәммәт Гәрәе дә шул дбурдадыр инде. Ул да өйдә юк бит. Рөхсәтсез чакырганга әниең әрләмәсме соң үзеңне?

— Әни әйбәт безнең. Мунчаның эссесе барыбер кала бит. Җыелыгыз да барыгыз. Суы җитмәве бар — үзегез белән алып барыгыз. Мин кайтышлый, урау булса да, калхуз дбурына сугылып, Гәрәй абый белән Сәлимгә әйтим, сез чыгуга барсыннар. Эссесе җитәр, күп кенә ягылган иде.

— Үзегез яктыгызмы?

— Юк, Папайлар якканнар иде. Утыннары күп аларның, Нигъмәт абзый ат белән йөри бит.

— Безнең малайлар да йөриләр лә ул ат белән. Тик теге урман каравылчысы Елак Абдулла ике рәт тотып балталарын алып калды. Инде балта булмагач бара алмыйлар. Утын кисәргә дә күршеләрдән алып торабыз...

Кызларына дәште:

— Рәйсә! Миннегөл! Җыйналыгыз! Әйдәгез мунчага! Ай, рәхмәт төшкере сиңа, Рәшит улым!

Рәшит колхоз дворына барып кергәндә, алты малай печәнлектә кәрт сугалар иде. Уйнавын “дурачуклыкка” уйныйлар, тик борынга чиртештән. Рәшит малайларны күргәч көлеп җибәрде — алты малайның да борыннары чиртешүдән тукмак хәтле булып зурайган. Бәләкәй булганга уенга кертелмәгән Хирахау Халит печәндә ауный... Махоркадан юан итеп ураган тәмәке көйрәтә. Кәрт уйнарга “яше җитмәсә дә”, тәмәке көйрәтерлек булып “үсеп җиткән” инде. Кәрт уйнаганнарның берсе, Көрпә Гарифы, кәрт тоткан көенә, Рәшиткә карады:

— Син, писер баласы, нәрсә эшләп йөрисең монда? Бар кайт, әниең ыштаныңны юам, ди бит!

Рәшит аңа җавап биреп тә тормады, Сәлимнең җиңеннән тартып:

— Әйдәле читкәрәк, әйтәсе сүз бар сиңа.

Читкәрәк киттеләр.

— Әниләрең безгә мунчага киттеләр. Гәрәй абый белән кайтыгыз да, алмашка эчке киемнәрегезне алып, бераз торгач мунчага барыгыз.

— Э-эй, рәхмәт, әй! Илләмә дә бетләтте инде. Тик алмаш кием юк безнең — эчкесе дә, тышкысы да. Бөтен байлык өстә менә!

Көлеп, сәләмәләренә суккалап алгач, абыйсы Гәрәйгә борылды:

— Тор, Гуркый! Әйдә кайтабыз. Бик важный эш бар.

Сәлим Гәрәйдән ике яшькә кече булса да, һәрчак абыйсы белән командалык итә. Чөнки Гәрәй тумыштан ук юаш, ә Сәлим үткер. Урам Гәрәйне Гуркый дип йөртә. Максим Горькийны укыганда Гәрәй дөрес итеп әйтә белмәгән өчен. Максимын әйтә инде әйтүен, ә Горький дигәнен үтер — булдыра алмый. “Гуркый” — бетте, китте.

Көрпә Гарифының, Папай Нигъмәтулласының ризасызлыгына карамыйча, Гәрәй печән өеменнән тора да, алар өчәүләшеп кайту ягына юнәләләр. Сәлим мунчага чакырганы өчен Рәшиткә “изгелек” эшләргә теләген белдерә:

— Иртәгә теге урынга кил үгезең белән. Печәнне күп итеп төшереп калдырырмын сиңа.

— Иртәгә бара алмыйм. Калдырма!

— Нигә бара алмыйсың?

—      Күлгә төшәм. Ягарга утын бетеп килә. Иртәгә тал, зирек алып кайтам кисеп.

Сәлим азрак дәшми торгач:

— Син күп иттереп кис. Талны да, зирекне дә. Мин дбурда печән бушаткач барырмын. Кайсы җирдә кисәсең? — диде.

— Чучка фирмасы янында. Мәте ала торган чокырның теге ягында.

— Ярар. Кис. Мин килеп төяп, сезгә илтермен. Шул мин китергән белән мунча ягарга рөхсәт итәрсез. Ул бетне юк итәр өчен әллә ничә тапкыр мунча керергә кирәк булыр әле.

Рәшит кыенсынып кына өстәде:

— Өй эчегездәге бөтен чүпрәк-чапракны ташып мунчада кыздырырга туры килер инде. Бетләгән кешеләр шулай итәләр бит.

— Шулаймыни-и?!

— Әйе шул!

Икенче көнне мәктәптән кайткач, Рәшит Күлгә зирек, тал кисәргә китте. Үгезен җигеп. Авыл халкы Тал дип йөрткән ул урын элекке заманнарда зур күл булган диләр. Рәшитләр урамының түбән очында җыелып яткан су урыны бар. Ул коры җәйләрдә дә бетми, корымый. Күрәсең төбендә чишмәләр бардыр инде. Ул урын яздан алып кара көзгә кадәр кыр үрдәкләренең һәм авыл бакаларының яраткан урыны. Иртәләрен, кичләрен мәхәббәт уенындагы бакалар кычкырышып түбән очтагы урамга үзенә күрә сәер генә матур сихрилек өстиләр.

Кечкенә булса да, ул сулыкның исеме дә бар авылда: Төрек күле. Тик ул исемнең әллә кайдагы Кара диңгез, Каф тау артларында урнашкан үзебезнең мөселман төрекләргә һәм аларның Төркстан — Төркиясенә бер төрле дә кагылышы юк. Сугыштан элек һәм әле дә шул күлгә терәлеп торган җыйнак кына итеп салынган, тәрәз алдында бөдрә тал агачлары үскән йортта дәшмәс, күп эшләүчән Төрек Басыйры яши иде. Аның бабасы (әтисе ягыннан) Рәсәй белән Төркия арасында барган сугышларның берсендә әсир төшкән төрек кешесе булган, һәм... иленә кайтмыйча татар авылында торып калган, өйләнгән, һәм авылда төрекләр нәселе тарала башлаган. Дәшмәс булса да, авыл кызларының гәүдәгә таза, иң чибәрен ала белгән әле ул төрек. Хатыны — Төрек Зөбәйдәсе. Хәзер инде әбигә әверелә башлаган Төрек Зөбәйдәсе шул Төрек күле янындагы йортта япа ялгызы яши. Ире, Төрек Басыйры, трудәрмиядән кайта алмады. Бәдретдин исемле бик тә юаш малайларын 1943 елның язында, бармыйм дип, сәке астына кереп качкан җиреннән чабаталы аягыннан өстерәп чыгарып сугышка озаталар. Юаш иде юашлыкка Төрек Бәдретдине. Шулай да ике елга якын нимескә каршы сугышып Берлинны алганда һәлак булды. Бер кызлары Хәлимәсе унике яшендә, кырык өченче елның язында, кар астыннан чыккан башактан пешергән ботканы ашап, шуңардан агуланып үлде. Ике кызы — Рауза белән Фатимасы, сугыштан исән кайта алган егетләргә кияүгә чыгып, тамак туйдыру исәбе белән чит-ят җирләргә чыгып киттеләр. Әниләре япа-ялгыз яши.

Төрек Зөбәйдәсенең йортын узгач, уңга бер тыкрык үтә. Тыкрыкның сул ягында Какыш Гарифының дәү әтисе Кәшшаф белән бертуган Шәйхел карт йорты. Тыкрык белән утыз-кырык сажин чамасы җир узсаң, аның читәне бетә һәм таллык башлана. Ул таллык Эстәрле елгасының ике ярын да каплап алган мүк, күрән баскан дерелдәп торган сазлыкка кереп китә. Шул сазлык башланган урыннарда әрсез талларга кушылып күп санлы зирек агачлары үсә.

Үгез тырышып атлый. Чөнки ул Бакый Баткан үре түбәсендә тәмле, яшел сарут печән ашап кайтырга өйрәнде. Колхоз дворын узгач, үгез кечкенә үрне кыеклап түбәсенә менеп җиткәч, Рәшит дилбегәнең очын чана үрәчәсенә бәйләде, чанадан сикереп төште. Үгезне җитәкләде дә үрнең кар тотмаган такыр сырты белән таллар ягына китте. Үгез юлга тартылды. Рәшит бөкләп тоткан каеш чыбыркы белән үгезнең муенына сукты. Тик үгез үзенекен итте, Рәшитне юлга табан өстерәде. Көче күп иде үгезнең. Рәшит чыбыркы белән үгезнең башына китереп чәпәде дә, йөгәннән тотып, таллар ягына өстерәде. Үгез тыңламагач, бөкләгән чыбыркы белән бер-бер артлы тагын каты иттереп сукты. Үгез, янтая биреп, Рәшит теләгән якка атлап китте. Аяк астында башта кар аз иде. Кайсыбер урыннарда туңган җир, корыган үлән башлары күренгәли. Ерактан ук кара-көрән төстә булып күренеп торган зиреклеккә юл тотты Рәшит. Зирек-таллыкка якынлаша башлаган саен, кар да тирәнләнә барды. Кар тезенә җиткәнче барды да үгезне туктатты. Агачлыкка 20-25 адымнар чамасы калган иде. Үгезне уратыбрак атлатып, чана эзенә борып куйды, тугарды. Үгезне камытына бәйләде, үзе белән алып килгән яшел печәнне алдына салды. Печәнгә үрелгән үгезнең аркасына шапылдатып бияләйле кулы белән сукты:

— Аша! Печән монда да бар!

Балтасын күтәрде дә таллар, зирекләр үсеп утырган урынга китте...

Юанрак талларны (авыл халкы мондагы талларны читән үрергә кисә, шунлыктан тал юан булып үсеп өлгерми иде), ярыйсы гына юанлыктагы (беләктән юанрак!) зирекләрне кисеп аудара барды. Ауган берсенең ботакларын тунап ташлады. Байтак булгач, чана янына өстерәп ташыды, төяде. Тик байтак дип уйлаганы ярты чана да булмады. Тагын кисте, тагын ташыды, тагын төяде йөккә. Эссели башлады. Бишмәтен салып ташлап, терсәкләре, кулбашлары ямаулы иске күлмәктән генә калды. Тик бүреген салмады — суык тиюдән курыкты. Йөк төялеп беткәндә, Рәшит ярыйсы гына арыган иде инде. Бишмәт кесәсеннән әнисе тыгып җибәргән кап-кара төче күмәчне тартып чыгарды. Төче күмәч алабута оныннан пешерелгән иде. Аны тырыша-тырыша кимереп бетергәндә үгезе исенә төште. Ул печәннән аерылып, башын күтәреп, Рәшиткә карап тора иде. Төче күмәч бетә язган икән, кечкенә кисәк булып кына калган. Рәшит үгез янына килде дә учындагы кисәкне аңарга сузды:

— Мә, аша! Көч керер! Шул гына сиңа!

Үгез пошкыргандай итеп ике борын тишегеннән күп итеп җылы һава чыгарды да озын, кызыл теле белән ипи кисәген ялмап алды. Алабутадан булса да, ипи үгезгә ошады. Ул борыны белән Рәшиткә төртеп тагын ипи сорады.

— Башкача юк бит, дус! Кайтуыңа әни сиңа тураган бәрәңге бирер. Син печәнне ашап бетер инде, мин тагын кисим әле. Сәлим алып кайтам диде бит.

Янып-пешеп байтак агач аударды тагын. Ботакларын чапты, озынрак зирекләрне урталай чапкалады. Рәшиткә бигрәк тә зирек агачын кисүе ошады. Тыгыз агач, тик каты түгел. Балта чапкан җире ак төстә, тик аз гына вакыт үтүгә кызара башлый. “Азрак киптерсәң, шәп янарга тиеш бу!” — дип уйлады малай. Бүрек астыннан агып чыккан тирне күлмәк җиңе белән сөртте.

— Җитәр бүгенгә! Кайтасы да бар бит әле.

Бишмәтен өстенә киде. Балтасын чанадагы агачлар арасына тыкты, үгезен җикте. Үгез ашап бетермәгән печәнне тал төбенә илтеп салды. Елмайды:

— Куяннар ашап бетермәсә, сиңа киләсе килүдә.

Йөкне аркан белән тарттырып кысып бәйләгәч, кайтырга җыенды.

— На-а! — диде үгезгә, дилбегә очы белән сугып. — На, хайван!

Үгез чананы кузгатырга исәпләп тарта башлады, тик чана кузгалмады. Агач төялгән саен аның табаннары карга батканнан бата барганнар. Рәшит чабаталары белән чана алдын таптап алды, карны читкә ыргытты. Дилбегәне сул кулына тотты һәм уң кулындагы чыбыркы белән үгез сыртына бер-бер артлы каты итеп сыдырды. Үгез, башын аскарак ия биреп, ыргылгандай итеп нык итеп тартылды һәм... кузгалып китте. Ә чана урыныннан кузгалмады да. Үгезнең аркылы камытын ике тәртәгә ныгытып бәйләгән юкә баулар өзелеп очканнар. Чана урынында, ә үгез китеп бара иде...

Рәшит, елардай булып, үгезне кире алып килеп йөккә бәйләде. Алдына теге калган печәнне китереп салды. Тик үгез, үзенең дә гаебе бар сыман, печәнгә кагылмады. Өзелгән баулар яңадан камытны тәртәләргә бәйләп ныгытырлык түгелләр иде. Нәрсә эшләргә? Башкача бау юк бит. Кем уйлаган, баулар өзелер дип. Рәшит җирдә яткан камытка, аны ныгыту өчен ясалган киртле агачларга карап, бераз уйланып торды. “Кайтып бау алып килергә кирәк инде — өйдә дә ишеп куйганы юк! Нәрсә белән бәйләргә?” Шулчак Рәшитнең күзе үгезне чана йөгенә бәйләгән дилбегәгә төште, “Менә бит бау!”

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: