XI
Үткәннәр киләчәккә караганда барыбер якынрак. Киләчәк кенә түгел, үткән дә – язмыш. Язмышны киләчәктән генә түгел, үткәннән дә эзләргә кирәк. Язмышлар гына түгел, үткәннәр дә котылгысыз.
Бераз тынычлангач, Хәлим ныклы карарга килде: Нәфисәне кайчандыр үзенең язмышын кискен борылышларга кертеп җибәргән «албастылар утары»ннан барып алачак, бирмәсәләр урлап китәчәк... Беренче мәртәбә түгел бит. Карчыклар хәзер элеккеге көчләрендә түгел, Хәлимнән бер артык җирләре дә юк...
Ул барысын да үз урынына урнаштырачак: нәсел – нәсәпкә, тилчә – тамырга! Җитте, вакыт җитте! Гомер буе тәүбә кылып, соранып, өметләнеп, ышанып яшәү туйдырды. Үзе, үзалды хәл итәчәк ул дөнья проблемаларын, яшәеш барышын. Юк-юк, пәйгамбәрлеккә дәгъвасы юк аның, ә менә Аллаһы Тәгалә ихтыярын кешеләргә җиткереп торучы бер тәкъва зат булу Хәлим өчен берни түгел. Килер вакыт – бу качып йөрүләре өчен, ул гарьләнәчәк, оялачак әле. Хәзер генә аңлады: Нәфисәне авылга алып китәсе калган! Туган нигез барыбер мәрхәмәтле бит ул. Рәнҗетмәс, мыскылламас-көлмәс иде әле. Дәвалыйм, имеш, бераз вакыт кирәк, имеш... Их, йомшаклык күрсәтте ул, беркатлы булды!
Йә, күпме югалтырга була инде?! Гомер буе кемнедер югалтып яши ләса Хәлим. Югалткан саен, җаны кителеп, рухы зәгыйфьләнеп кала... Ә терелү шулкадәр авыр, газаплы... Табышлар, табылганнар шулкадәр аз... Алары да, читкә борылдыңмы, кабат югалырга тора!..
Анысы бар икән: югалткан саен ныгыйсың да. Хәлим хәзер нык, өреп кенә урыныннан кузгатып булмый. Тормыш аны җиргә беркетеп кенә түгел, кадаклап куйды. Дөресен генә әйткәндә, Хәлим үзенең көчен белми әле. Менә хәзер кирәк булды ул рух көче. Хәлим шушы көчне җан түреннән сөйрәп чыгарырга тиеш һәм яңача яшәп китәргә тиеш! Яңача яшәү ул – курыкмыйча яшәү. Курыкмыйча «албастылар утары»на барырга, курыкмыйча Нәфисәне алып кайтырга, курыкмыйча авылда яшәргә, Нәфисәне аякка бастырырга, курыкмыйча гомер кичерергә балалар, оныклар белән бергә бәхетле картлыкка кадәр яшәргә...
«Кеше өчен иң куркыныч нәрсә – бернидән дә курыкмау» дигәннәр йөзьяшәр картлар. Бернидән дә курыкмаска ният кылган Хәлим дә курка, әлбәттә. Сөйгәнен, хәләлен югалтудан курка, сихер каршында аң-зиһенен, иманын югалтудан курка, яшәүгә, киләчәккә ышанычын югалтудан курка... Аның «курыкмыйм» диюе дә алдагы сынаулар алдыннан күңелен, рухын ныгыту әфсене кебек кенә яңгырый. Андый «әфсеннәр» күп булды бу көнне, догалы теләкләр, иман яңартулар, тормышка ашардай һәм ашмастай хыяллар, күңелдә туып, шул ук күңелдә беренче һәм соңгы тапкыр яңгыраган шигырьләр... Барысы да булды...
Күренеп кенә киттең лә...
Ә күңелдә – җил-давыл!
Меналмый торам
гомернең
Иң кирәкле бер тавын.
Ул тау очында синең җан
Кояштай балкып яна.
Чалкан килеп чәчрәп төшәм,
Кавышыйм дисәм, аңа...
Гел ымсындырып торасың,
Таудагы кояш кебек.
Сиңа илтер сукмак сорыйм,
Кыя ташларын үбеп...
Әйе, бу көн Хәлим өчен уйланулар көне булды. Ә кайчан әйбәт уйланыла? Эшләгән вакытта. Хәлим кабат бура өенә ябышты, авылдан алып килгән кирәк-яракларны, коралларны бушатып, өс-башын җиңелрәк киемнәргә алыштырып алды да эшкә кереште. Шулай көне буе эшләде, кичке эңгер-меңгердә дә күзләр ялгыша дип тормады, кисте, агартты, чутлады, какты, баш очында тулы ай тәгәрәп күтәрелгәч кенә, коралларын җыеп, бурасына кереп ятты, беренче мәртәбә үзе салган йортта кунды. Иллә дә татлы, шатлыклы булды бүгенге йокы яңа чапкан үлән өстендә!..
Хәлим юлга чыкканда, бөтен табигать татлы йокысында иде. Шушы юаш табигать каршында Хәлимнең ярсу, дәртле йөрәге тантана итте. Ул бүген бөтенләй башка кеше булып уянды. Омтылышлы, максатчан, тәвәккәл. Хәтта бераз гына шаукымлы да... Иң мөһиме, үз-үзенә нык ышанган бер кеше ул хәзер. Үзенә нәрсә кирәген белә торган ир, ата һәм Хода бәндәсе.
Хәлим утарның кайсы яктарак икәнен чамалап белә иде. Нәфисә дә гел бер якка күрсәтә иде. Кояш күтәрелгән офык буйлап уң яккарак аласың да шул утарга килеп төртелгәнче барасың... Иң мөһиме, карчыклар йөри торган сукмакка чыгарга кирәк. Әллә чыктымы инде? Шомлырак җирдә кош та сайрамый бит. Юк икән, бөтенләй башка сәбәп белән сайрамый икән кошлар. Гөлҗимеш аланына килеп чыккан икән ул. Хәлимнең хәтерендә кайчандыр әнкәсе сөйләгән тарих яңарды. Имеш, гөлҗимеш чәчәк аткач, сандугач тына, чөнки ул гөлҗимеш чәчәгенә гашыйк була...
Менә ул сукмак! Каян беләме? Туп-туры сукмак – шуннан белә. Туры, димәк, ышанып, белеп йөргәннәр. Сихерче халкы юл бутап, урап-урап йөрмәс инде, аларга барысы да ачык бит... Хәлим беленер-беленмәс кенә сукмактан шомлы урман бугазына кереп китте... Монда инде аланнар юк, кайчакта гына юеш сазлыклар, авызын ыржайтып торган чокыр-чоңгыллар очрый... Алар яныннан Хәлим тизрәк үтеп китәргә тырыша. Бу урыннарга кеше аягы тимәгән, ахры, дөнья яралганда ничек булган, хәзер дә шулай... Кайчандыр күп йөрде ул мондый шомлы, җенле сукмаклардан. Шушындый сукмактан кереп, Майяны тапты... Хәзер менә Нәфисә артыннан бара... Сихернең авызына үзе кереп бара...
Кайчакта кискен генә туктап кала. Бер ноктага карап, озак кына басып тора. Читтән кемдер күреп калса, аны тиле йә дивана дип уйлар иде... Авыз эченнән генә мыгырданып торган Хәлимнең күңелендә шигырь туып килүен бу мәлләрдә кем генә фаразлый алыр икән? Үзалдына дога урынына шигырь укып барган героебызны битәрләмик әле, аның шул шигырен тыңлап карыйк:
Дөньялыкка илткән юл чатында
Аңым җуеп басып торамын.
Нигә һаман чыгып җитә алмыйм
Ике атлам тормыш урманын?
Яратуга түзәр идем дә бит,
Менә сагышына түзалмыйм.
Гомергә тиң тормыш юлы буйлап
Башны горур тотып узалмыйм.
Кара урман биргән бу сагышны
Берничек тә инде басалмыйм.
Сагышыма төелеп басып торам,
Изге догам кайда? Йа Раббым!
Нидер җитми, нидер артык җанда, –
Ник тормышны шулай яраттым?
Елар идем шашып – яшем кипкән,
Зәңгәр күктән иңгән нур беткән;
Яратырга яратылган җанны
Албастылар чыгып өркеткән!..
Бик озак бара инде ул. Ярты көн бара. Карчыклар ничек йөридер бу кадәр авыр юлны?! Алар йөрмидер шул, очадыр... Алайса, сукмак каян? Нинди сукмак бу? Җеп белән сызганнар диярсең – туп-туры бара да бара... Ниндидер җан иясенә хет бер ым-ишарә булсын! Әллә аны буташтыралармы? Кире борылыргамы? Әһә, әнә ул ым, ишарә! Юл читендәге бер корыган агач ботагында бер чүпрәк кисәге талгын гына җилфердәп тора. Яулык? Юк, бу башка – балалар чүпрәгенә охшаган. Шунда гына Хәлим авылдан Нәфисәгә бирер өчен алып килгән бала чүпрәген танып алды. Нәфисә бу чүпрәккә уенчык «бала»сын төреп йөртә иде. Хәзер ташлап калдырган. Үткәндәге авылдагы тормышын, әнкәләрен, балаларын, Хәлим белән булган тормышын шулай ташлап калдырмакчы булганмы? Юктыр. Нәфисә алай итмәс. Карчыклар эше бу. Нәфисәне Хәлимнән, авылдан каерып алмакчы булалар. Ышанмыйлар алар хәзер авылга, авыл кешеләренә. Үпкәләгәннәрме, әллә рәнҗеп үк беткәннәрме?
Хәлимнең эченә җылы керде: димәк, ул дөрес юлда. Нәфисәне шушы юлдан алып киткәннәр. Күпме барырга кирәк булса да барачак, табачак ул хатынын. Тик озак барырга туры килмәде. Иң элек киселгән агач төпләре очрый башлады. Ә бу инде тормыш билгесе. Аннары Урман басып киткән ташландык каралты-куралар, иске абзарлар очрады, ниһаять, алда ачыклык – утар күренде. Хәлим йөгерә-атлый ике имән арасыннан шул ачыклыкка килеп чыкты, әмма якты дөньяга чыгып бетә алмады, кояшка күзләре чагылып, учлары белән йөзен каплады. Иркен һавага, якты көнгә бераз күнегеп, күзләреннән учын алганда, тагын бер галәмәткә тап булды. Бу юлы ул күз нурларыннан гына түгел, җан нурларыннан да мәхрүм кала язды. Аның каршысында гына, кулларын күкрәгенә кушырып, албасты карчыкларның берсе – Тәкыя басып тора иде. Озын кара җилән ябынган, башына түбәсе очлаеп торган башлык кигән, йөзләрен җыерчык баскан, кылыч борынлы, күзләре күренмәслек булып эчкә баткан бу әкияти зат аның урманнан чыгуын көткән кебек тора. Әнә бит шулай булырга тиеш кебек, артык тыныч, ник кымшанып карасын?!
Хәлим карчыкка таба бер адым да атлый алмый калды, карчык үзе аңа төбәп килә башлады. Хәлим авыз ачканчы, беренче булып сөйләшә башлады...
– Без сине көттек... Озакладың...
– Ничек инде көттегез? Минем монда килгәнне каян белдегез?
– Синең монда икәнне бөтен урман белә.
– Нәфисә кайда? Мондамы?
– Монда.
– Мин аны алырга килдем.
– Ул бер тәүлектән әзер була. Аннары карарбыз... Үзең яшәгән алачыкта кунарсың. – Карчык, минем эшем бетте дигән кебек, тагын бер тапкыр Хәлимгә күтәрелеп карады да китәргә борылды...
Ул шактый киткәч кенә, Хәлим аңына килде. Арыганнарын да онытып, карчыкның артыннан йөгерде.
– Нигә бер тәүлек көтәргә? Нәрсә булган Нәфисәгә?..
Карчык аның ярсынып сорашуына игътибар итмәде, үз юлы белән баруында булды. Хәлим иярергә тырышып караган иде, бу нияте дә барып чыкмады. Карчык ике алачык арасында томан кебек таралып юкка чыкты. Хәлим япа-ялгызы утар уртасында басып калды...
«Иң элек тынычланырга! – дип уйлады ул. – Куркыныч берни дә юк. Нәфисә монда. Мине көткәннәр. Беркемгә дә явызлык кылырга җыенмыйлар... ахры. Ә менә Нәфисә белән нишлиләр? Бу хакта ныклап беләсе иде. Моңа бер төн, бер... Карчыклар, мөгаен, Нәфисә белән мәшгуль... Шуннан файдаланып калырга иде...»
Хәлим як-ягына каранды. Зур үзгәрешләр юк. Таныш алачыклар, корылмалар, кайдадыр эт өрә, сыер мөгри... Барысы да элеккечә. Кайда соң әле ул – таныш алачык?
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/